Ирнең хатынга яисә хатынның иргә туган көне белән котлавы.
Мәхәббәт җимешем минем!
“Кояшта тудың микән,
Айларда булдың микән”,
Әллә йолдызларның матурлыгын үзең җыйдың микән?
Туган көнең белән котлап,
Күңелеңә август аеның кайнарлыгын,
Өлгереп җиткән игеннәр муллыгын,
Җаныңа сусауны баса алмас саф мәхәббәт телим.
Мәхәббәт хисеңнең очы да, кырые да булмасын,
Ул татлы тойгыдан мөлдерәмә тулып торсын, бәхет кояшың мәңгегә балкысын.
Нурлары җаныңда сүнмәсен, сүрелмәсен, түгелмәсен.
___________________________________________________________________
Бердәнберем!
Йөрәгемнән ташып чыккан хисләр,
Таң җилләре аша, 17 яшең тулган көндә сиңа
Котлау булып барып ирешсен!
Әгәр дә син ай нурлары булып кичтән килсәң,
Кояш булып иртән көлсәң,
Яшьлегеңнең таңнарында ташкын булып агармын,
Бәгъремә тамчы-тамчы булып тамармын.
Кояшларга мнеп китсәң,
Мәхәббәтле күзләреңне күрер өчен,
Кояштан да табармын.
Яшьлегең күмелсен гөлләргә,
Изге ниятләрем, изге теләкләрем бедән, бу мин әле – дустың ... .
... туташ!
Җир җиләге пешкән, сыгылып җиргә төшкән,
Гаҗәеп матур, сихри вакытта тугансың.
Туган көнең дә, чәчәк атарга бөреләнгән
Янар чәчәк кебек, мәхәббәтеңә нур өстәсен.
Акылың камил, йөзең кояш,
Йөрәгең мәңге яшьлек бишегендә тирбәлсен.
Яшь каеннар зифалыгы телим сиңа,
Тәңрең сау булсын, ягымлы көлүең,
Гашыйк иттереп, күңелдә яңгырап торсын.
Тел белән йөрәк берләшсә, мәхәббәт сүзе туа.
Ул татлы кичереш Сине дә читләтеп үтмәсен.
Хыялларың тормышка ашып,
Күңел күгеңдәге бәхет йолдызың,
Җаныңны җылытып,
Йөрәгеңне нык тотып, җемелдәп торсын.
Хатын-кызга котлау.
Хөрмәтле ...!
Туган көндә хатын-кыздан яшен сорамыйлар,
Шулкадәрле яшьтер моңа, диеп карамыйлар,
Бәлки тәлгәш-тәлгәш теләк телиләр.
Бүгенге бәйрәмеңдә син гөл-чәчәксең,
Ап-ак төнбоектай тирә-юньгә нур чәчәсең.
Киләчәктә мәхәббәтең ташып торсын,
Йолдызлы аяз күгеңдә бәхеткәең
Ак болытларга ашып торсын.
Яшәү ялкының һич тә сүнмәсен, мәхәббәтең, хис-тойгыларың сүрелмәсен,
Җан-бәгырьдән түгелмәсен. Юлларыңа гөлләр сибелсен!
18 яшь белән котлау.
Кадерле ... !
Бүген сиңа 18 яшь. Балигъ булып, тормышның ыгы-зыгылы, аклы-каралы, шатлыклы һәм бер үк вакытта мәшәкатьле дә юлына чыгып бастың. Аның һәр мизгеле җаваплы да, рәхәт тә, авыр да, күңелле дә.
Шушы шатлыклы, куанычлы көнеңдә сиңа язның дәртле сулышын, җәйнең сафлыгын, айның серлелеген, йолдызларның гүзәллеген, җан-бәгырьнең түземлеген, мәхәббәтнең олысын, бәхетнең тулысын телим!
... ! Туган көнең белән!
20 яшь ул, май аеның үзе кебек, иң дәртле, иң көчле, искитмәле шәп, гүзәл, күңелле чак. Бәхет инешең тулып аксын, көннән-көн артсын, мәхәббәт чишмәң чиста, саф булсын. Йөрәгеңә дә, беләгеңә дә ил танырдай көч-куәт өстәлсен.
Имәндәй тазалык, саулык телим.
Яшьлегең гомере озын булсын.
Иң изге теләкләр белән Куряева Людмила Петровна
Татарстан Республикасы
Түбән Кама шәһәренең
19 нчы урта мәктәбенең
югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
_____________________________________________