• Печать
Рейтинг:   / 16
ПлохоОтлично 
   60 яшьлек юбилей белән котлау.

                                  Кадерле_____________!
      Сине чын күңелебездән 60 яшьлек юбилеең белән котлыйбыз! Кадерлебез, үзеңнең тирә-ягындагы кешеләргә шатлык өләшәсең, укучыларыңа белем бирәсең.
 Олысына да, кечесенә дә син кешелекле һәм игелекле, абруйлы киңәшче, шуңа күрә үзең олы ихтирам казангансың. Алдагы гомер юлларыңны шулай ук сау-сәламәт, уңышлы, күтәреңке кәеф һәм туган-тумачаларың, якыннарың белән бәхетле көннәрдә үтәргә язсын! Шатлык тулы якты көннәр сиңа гел юлдаш булсын, бүгенге матур мизгелләр гел кабатланып торсын! Күңелең гел игелектә, сокланып һич туймыйбыз, Юбилей бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз!

                                     ____________ 

 Син бик гүзәл, сөйкемле! Күзләреңнең нуры сүрелмәсен,  сәламәтлек, бәхет, мәхәббәт даими юлдашларың булсын! Ходай ике дөнья бәхете насыйп итсен!  Хыялларың чын тормышка ашсын! Гаилә бәхете, эшеңдә зурдан-зур уңышлар телим! Гел шундый ягымлы, көләч йөзле, мөлаем, тормышны яратучан оптимист булып кал! без сине бик нык яратабыз!


Ахмедзянова Зульфия Раисовна, учитель татарского языка и литературы МАОУ"Гимназия №139"