Рейтинг: 



/ 31
- Подробности
-
Категория: Татарча котлаулар
-
Создано 27.12.2013 17:37
-
Автор: Альянс
-
Просмотров: 10546
_______________!
Яңа башлаган тормышыгыз аяз күкле, нык нигезле, озын гомерле булсын!
Һәр туар таң сезгә бәхет, шатлык, бәрәкәт бүләк итсен!
Мәхәббәтегез тигез, хисләрегез саф булсын!Өй түрегезне бала тавышы бизәсен!
Олы юлга сез чыгасыз бүген
Бергә кушып ике йөрәкне.
Юл алдыннан әйтеп калыйк әле
Чын күңелдән изге теләкне:
Бал-май кебек татлы, затлы сүзләр
Кызганмасын тәмле телегез,
Ике булып сез үскәнсез,
Инде икегез бер була белегез!
Уйнап-көлеп яңа юлга сезне
Озатабыз туйда бүгенге.
Авыр чакта таянычың булса,
Тормыш ямьле, яшәү күңелле!
Хыялларыгызга нигез булсын
Безнең теләкләр дә - бер өлеш.
Без татулык телик сезгә бүген,
Бәхет йорты төзү – сезнең эш!
Икегезгә тиң мәхәббәт сезне
Хыял күкләренә күтәргән...
Теләк җитә юлга чыгар өчен,
Терәк кирәк юлны үтәргә!
Салкын җилләр сезгә кагылмасын,
Усал сүзләр сезгә тимәсен,
Беркайчан да сезнең өегезгә
Әче хәсрәт, кайгы килмәсен!
Сезнең өстәлдә һәрвакыт
Сый-хөрмәт тулып торсын!
Сыйлагыз дусны яратып,
Туганнар килеп торсын!
Тасма телләр белән сезгә
Дошманнар сыенмасын!
Якты нур сүнмәсен йөздә,
Мәхәббәт суынмасын!
Тәмле булсын телләрегез,
Тәмле сүз – җан азыгы!
Татулыкта, тынычлыкта
Яшәешнең кызыгы.
Тормыш – бик йөгерек елга,
Агар да агар гына.
Сезне һәр көн, сәгать саен
Сынар да, сынар гына.
Авырлыклар килгән чакта
Иңне-иңгә куегыз!
Җирдә хәләл көчләр белән
Матур эзләр уегыз!
Ахмедзянова Зульфия Раисовна, учитель татарского языка и литературы.
МАОУ “Гимназия №139”