Укытучыны юбилее белән котлау
Ап – ак булган бистә урамнары,
Талгын гына йомшак кар ява.
Таныш сукмак буйлап, ашыга – ашыга
... мәктәпкә бара.
Канатланып бара, очынып атлый,
Дәфтәр тулы сумка кулында.
Шаян йөздә - бәхет очкыннары,
Изгелекләр – һәрчак уенда.
Бу дөньяның гүя бар шатлыгын
.... ханым үзенә җыйган.
Кечкенә генә җитез бу гәүдәгә
Тау кадәрле шәфкать, наз сыйган.
Аның сабырлыгы һәм ныклыгы
Бик күпләрне таңга калдыра.
Ярдәм кирәк чакта кул сузуы,
Кешелеклеге гел сокландыра.
Мәктәп сукмакларын урый – урый,
Юбилей да җиткән, рәхим ит!
“Хатын – кызның яшен сорамыйлар”, -
Күңел һаман 18 дә бит!
Киләчәктә тагын бик күп еллар,
Бергә - бергә язсын эшләргә,
Насыйп булсын саулык, шатлык белән
Тормыш ямен тоеп яшәргә!
Чын күңелдән Сезне шушы олы
Бәйрәм белән тәбрик итәбез,
Бүген Сезгә, ..., иң – иң изге
Теләкләрне бүләк итәбез!
Ап – ак булган бистә урамнары,
Кыш тигезли ак кар җәймәсен!
... бүген бигрәк чибәр –
Бигрәк сылу, күзләр тимәсен!
Гатауллина Гөлгенә Равиловна
“Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы С. К. Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе” муниципаль бюджет белем бирү учреждениесенең башлангыч сыйныфлар укытучысы