Күршене юбилее, туган көне белән котлау
Май ае чәчәкләр белән
Бөтен җиһанны күмгән!
Ямьле майның бер көнендә
Бу дөньяга син килгән!
Шушы айда тугангамы,
Үзең дә чәчәк кебек!
Сөбханалла диеп әйтәм,
Күзем тимәсен берүк!
Сердәшем дә, киңәшчем дә,
Туганымдай күршем син.
Ярдәмчел, изге күңелле
Миһербанлы кеше син!
Яхшы әни, шәп кайнана,
Шәфкатьле дәү әни син,
Һәммәсенең күңелен күреп,
Нурлар чәчеп йөрисең.
Бүген олы бәйрәмең бит,
Шатланышыйк бергәләп!
Дус – туганнар җыелыштык –
Табыныбыз түгәрәк!
Күршем, телим теләкләрнең
Сиңа бары изгесен:
Сәламәтлек юлдаш булсын,
Гел шатланып яшә син,
Балаларның, оныкларның
Хәсрәтләрен күрмә син!
Гатауллина Гөлгенә Равиловна
“Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы С. К. Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе” муниципаль бюджет белем бирү учреждениесенең башлангыч сыйныфлар укытучысы