Туган көн белән котлау
Җан тирбәлеше яктылыкка, илаһи кояш нурына омтылып, дөньяга пәйда булган көнең белән тәбриклим сине. Сиңа бер генә теләк – саулык, саулык, саулык. Ә саулык ул – озын гомер, шатлык, бәхет һәм мәхәббәт нурының тамчысы. Күңелең күгендә көн дә кояш, көн дә яз булып, җаныңда чәчәкләр атсын. Мәхәббәт җимешең, хыялыңдагы серле һәм изге теләкләрең тормышка ашсын.
Автор: Набиуллина Назлыгуль Фаляхутдиновна
Учитель татарского языка и литературы
МАОУ «СОШ № 16» г.Альметьевска, РТ