• Печать
Рейтинг:   / 12
ПлохоОтлично 

Кадерле дустым!
Сине Яңа ел белән котлыйм! Яңа ел сиңа кары белән бәхет-шатлык, суыгы белән күңел күтәренкелеге, яхшы кәеф, эштә уңышлар алып килсен! Яңа ел белән яңа өметләр, хыяллар өеңә керсен! Кайгы-хәсрәт сине урап узсын! Барлык изге теләгең кабул булсын! Бәйрәм белән!
___________
Түргә менсен бәхет белән Яңа ел! 
Бураннар белән китерсен мул уңышларны быел!
Юмарт булып яусын саулык, ай-йолдыз күктә янсын!
Киләчәктә иминлектә яшәргә Ходай язсын!
____________
Ак кар булып яусын җиргә киләчәккә ап-ак өметләр, 
Ак карлардай ак бәхетләр телим, 
Кабул булсын барлык теләкләр! 
Яңа ел белән!

                                                                    Ахмедзянова Зульфия Раисовна, учитель татарского языка и литературы.
                                                                    МАОУ “Гимназия №139