• Печать
Рейтинг:   / 14
ПлохоОтлично 
 

2014 ел, 15 февраль. Дания апайга 60 яшьлек юбилей котлавы. Т. Фәрдия.

1.Бүген менә апабызның туган көне,

Бик олылап чакырды ул һәрберебезне.

Сый-нигъмәтләр  -  сезнең өчен кунакларым,

Җырлыйк-биик , гомерлеккә истә калсын  , - диде.

2.Дания апай, синең  юбилейга диеп,

Берничә юл шигырь сызган идем.

Теләкләрем чынга ашсын һәм сөен син,

“Апам“диеп күпме еллар узган инде.

3.Нәкъ  60 ел элек Васыйл бабай нигезендә,

Туган икән Газзә әбинең шушы кызы.

“Дания ” атлы булсын ! -диеп аңа исем куша,

Бит сыпырып карт мулланың йомшак кулы.

4.Алга әйдәп балкый, дәшә һаман

Тормыш кояшының нурлары.

Зур хыяллар, ак өметләр белән

Каршылый ул килер елларны.

5.Әмма, сыный язмыш, сындырмакчы була

Утларына сала, суларга.

Башкаларга авыр булмасын,- дип

Ак өметләр шулай югала.

6.Язмыш чоңгылыннан аяк терәп

Барыбер өскә үрли ,көнләшәләр хәтта  берәүләр.

Ялгыз гына азапланган тормыш  йөген

Хәзер тарта алар икәүләп.

7.Яшим,  яшьним, алга барам,- диеп

 Аямый ул  һичбер вакыт үзен.

Ярдәмчел ул, ләкин һич мактанмас,

Күп сөйләшми үзе, гел түзем.

8. Кадерле Дания апабыз!

Һәр кешегә җитә наз һәм игътибарың,

Бушка китми синең тырышлыгың.

Якты йөзең, тәмле сүзең белән

Тутырасың  тормыш  бушлыкларын.

9.Син җирдәге һәрнәрсәгә гашыйк,

Гашыйк таңга, зәңгәр кичләргә.

Яшә мәңге шундый матурлыкка,

Тагын матур бер  ямь  өстәргә.

10.Балаларың, оныкларың синең

“Дәү әни”, - дип үлеп торалар.

Үрнәк тәрбияңне өлге итеп,

Киләчәккә план коралар.

11.АНА  бит син, авыр чакта ике балаңа да

 Елмаюлар бүләк итәсең.

Явыз телләр “чаккан чакта” хәтта ,

Сабыр булып түзә беләсең!

12. Имән кебек нык рухлы шул  син,

Давыл көче яши җаныңда.

Шатлык- борчулары бу дөньяның

Йөрәгеңдә кайный, каныңда.

13. Тормышта син үз урыныңны белеп,

Ныклы адым белән атлыйсың.

Барчабызны каршы искән җилдән

Көчең җиткән кадәр саклыйсың.

14.Сокланмаган кеше сирәк сиңа,

Син – күпләргә яшәү өлгесе.

Яшә, Дания апай, йөз яшеңә кадәр

Булып безгә вөҗдан көзгесе.

15.Рәхмәтеннән Ходай ташламасын

Дөньялыкта күр син савабын.

Тоеп яшә калган гомереңдә,

Күңел назын һәрбер балаңның.

16.Сиңа карап сокланабыз һәрчак

Күңелләрдә туа горурлык.

Рәхмәт, сиңа! Әле ярый син бар,

Безгә үрнәк булып торырлык.

17.Тормышның иң ямьле чагы,

60 яшь - ул аз әле.

Алда әле күпме шатлык,

Күпме бәхет, наз әле.

18. Гомереңнең бу мизгеле

Туктап бер җырлап алу.

Үткәннәргә шөкер итеп

Киләчәккә юл салу.

19.Яшик әле булганына сөенеп,

Каршы искән җилгә кушылмый.

“Күп сөйләдең инде ,Фәрдия!”- диеп

Кулымдагы шампан пышылдый.

20.Дания апай , бәгърем, туган көнең белән!

Һәр таң алып килсен шат хәбәр.

“Апам” итеп сине сайлар идем, фәрештәләр

Тагын бер кат  гомер бирсәләр.

21.Изге теләк, назлы сүздән башка

Табып булмый затлы бүләкне.

Безнең өчен бик тә кадерле син,

Бик тә якын, бик тә кирәкле.