
- Подробности
- Категория: Технология
- Создано 07.02.2017 10:05
- Автор: фардия
- Просмотров: 2952
8 класста технологиядән дәрес эшкәртмәсе.
Технологик процессларны үзләштерү нигезе буларак, проектлар методы аша укучыларның активлыгын, иҗади фикерләвен үстерү.
ДӘРЕС ПЛАН-КОНСПЕКТЫ
Укытучы: Төхфәтуллина Фәрдия Римхәт кызы
Предмет - технология . 3 нче бүлек. Дәрес №4
Дәрес темасы: Иҗади проект. “Электр куркынычсызлыгы буенча плакат эшләү”
Дәреснең максаты:
- көнкүреш электр приборларын куллану һәм кеше организмына электр тогының тәэсире турында аңлату;
- электр тогы белән зарарлану сәбәпләрен ачыклау; электр тогы белән зарарланучыга беренче ярдәм күрсәтү һәм куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштыру; укучыларның иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү;
- төркемнәрдә эшләгәндә үзара хезмәттәшлек, дуслык хисләре тәрбияләү ;
Материал: методик ярдәмлек, электрон дәреслек, автореферат , презентация, видео-материал.
Җиһазлау: проектор, эш тартмасы, плакатлар, брошюралар, эш дәфтәрләре, дәрес алгоритмы.
Дәрес тибы: катнаш
Предметара бәйләнешләр: технология ,физика,сәнгать.
Төркемнәрне оештыру: группада эшләү сәләтен формалаштыру, үзара яхшы мөгамәлә булдыру .
Планлаштырылган нәтиҗә: проект эшчәнлеге этапларын ныгыту, төрле чыганаклардан мәгълүматлар туплау һәм күләмле материалдан мөһим, иң кирәклесен аерып ала белүләренә ирешү.
Эшчәнлек максаты: иҗади проект эшчәнлеге аша теманың эчтәлеген ачып бирерлек “Электр куркынычсызлыгы” һәм “Электр белән зарарланганда беренче ярдәм” турында плакат ясау.
Белем бирү максаты: көнкүреш электр приборлары белән эшләгәндә КТК е белән таныштыру, электр тогы белән җәрәхәтләнгәндә беренче ярдәм күрсәтергә өйрәтү, проект эшчәнлеге эзлеклелеген кабатлау .
Тәрбия бирү максаты: укучыларда үзара хезмәттәшлек, сәламәтлекне саклау, мөстәкыйльлек сыйфатларын үстерү, эстетик зәвык тәрбияләү, электротехник эшләр һәм электрон технологияләр белән бәйле һөнәр ияләренә хөрмәт хисләре уяту.


