
- Подробности
- Категория: Татар теле
- Создано 19.02.2014 17:41
- Автор: Гельфия
- Просмотров: 27965
МБУБМ»ТР Нурлатмуниципаль районы Якушка урта мәктәбе”
Инша
“Туган телем- татар теле”
Башкарды:
8 нче сыйныф укучысы
СәйфетдиноваЛәйсәннең
иҗади эше.
Укытучысы:
Гайнуллина Гөлфия Рафыйк кызы
2014 ел
Чәчәк кебек матур бит ул туган тел,
Гөлләр-гөлләмәләр бизәп торган тел.
Татар теле... Тугач та иң газиз кешенең ишетә башлаган , күп гасырлык тарихы булган , 7 миллион халык сөйләшкән , дөньядагы иң дәрәҗәле 14 тел исәбенә кергән ,чит илләрдә дә өйрәнелә торган , утларга – суларга салсалар да ,чукындырсалар да , ассалар – киссәләр дә исән калган ,иң – иң авыр кимсетүләргә дә түзгән, сынмаган – сыгылмаган ,баш имәгән горур татар теле! Шушы телдә сөйләшә,аралаша ,укый-яза Шушы телдә фикер йөртәалуыма, шушы телдә аңлаша, аралашаалуыма чын күңелдән горурланып яшим. Һәркемгә үзенең туган теле якын һәм газиз.
Мин үзем катнаш гаиләдән. Әтием –татар, ә әнием –чуваш милләтеннән, ләкин безнең гаиләдә беркайчан да нинди телдә сөйләшү турында сүз булмады.Әнием матур итеп татар телендә сөйләшә һәм без кечкенәдән татар телен ишетеп, өйрәнеп үстек. Тукай бабай да бит башта әткәм, аннары әнкәм теле дигән.Мин чуаш телен дә камил беләм, ләкин татар телен туган телем дип саныйм.
Күп телләрне белү - яхшы шөгыль,
туган телең үги калмаса.
Ләкин бүгенге көндә телебезгә саксыз, кимсетеп карау, аны санга сукмау очракларын адым саен очратып торабыз. Көндәлек тормышта телебезнең куллану даирәсе кимегәннән - кими бара, үзебезнең булган сүзләрне кысрыклап чыгару, аларны урыс телендәге сүзләр белән алыштырып куллану нәтиҗәсендә телебез ярлылана бара. Телебезгә игътибарсыз, ваемсыз караш, күңелне рәнҗетә торган фактлар аеруча соңгы елларда көчәйде.
Туган телләрен белмәүчеләргә, шул телдә сөйләшергә, аралашырга теләмәүчеләргә һәрвакытта да гаҗәпләнеп карыйм. Мин спорт белән кызыксынам, район ярышларында еш катнашырга туры килә.Шунда татар егет һәм кызларының чытакланып русча гына аралашуларына гаҗәпләнеп кайтам. Ә.Атнабаев мондыйлар турында:
Күкрәк сөтедәй саф ана телен
Әйдәндердем мама теленә.
Ни урысча, ни татарча белмәс
Имгәтелгән буын тилерә, - дип язды.
Ничек инде үз телеңне шул дәрәҗәдә яратмаска , хөрмәт итмәскә мөмкин?! Мин моны авыз эчендәге телне өзеп төкереп ташлауга тиңлим.
Ана телен ватып-бозып сөйләп,
кешелегең генә төшә бит!
Корама тел, яман чир булып,
яңа буыннарга күчә бит!
Туган телне белмәү проблемасы, татар теленең югала баруы киң җәмәгатьчелекне күптән борчый. Соңгы елларда әнә шул хаталарны төзәтү өстендә эшли халкым. Әмма бик авырлык белән бара. Ата-бабаларыбызның дан һәм намус варислары булган яшьләрдә Туган телгә кимсенеп карауны тиз көннәрдә бетерәсе иде. Моның өчен Татарстан хөкумәте дә көч куя. Бу өлкәдә кыю адымнар ясала. Туган телнең мәсьәләләрен яктырткан язмаларга вакытлы матбугатта урын бирелә. Бүгенге көндә Татарстан һәм Европа
илләре арасындагы элемтәләрнең ныгуы да куанычлы хәл. Сабан туе бәйрәмен үткәрү матур гадәткә әйләнде. Бу татарлар өчен генә түгел, башка күп халыклар өчен уртак бәйрәмгә әверелде. Гомумән, татар телен саклап калуда республикабызның, мәктәпләрнең, галимнәрнең роле зур. Әмма – минем ассызыклап шуны әйтәсем килә - ана телен өйрәтү иң элек гаиләдән башланырга тиеш. Тормышта кеше нинди генә югарылыкларга күтәрелмәсен, ул нигездә балачакта, гаиләдә алган гадәтләрне, күнекмәләрне ташламый диярлек. “Бала чакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”, - дип юкка гына әйтмәгән бөек мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддин.
Ә бит телнең нечкәлекләрен белү һәм саклау өчен, аны һәрвакыт куллану кирәк. Бөек шәхес Садри Максуди менә нәрсә дигән:“Телебезне өйрәнми башлаган көннән башлап без бетә башлаячакбыз. Безнең бер милләт булып тора алуыбыз телебезне саклый алуыбызга бәйледер. Телебезне саклый алсак, бер милләт булып тора алырбыз, әгәр телебезне саклый алмасак, милләтебездән мәхрүм булырбыз”
Үз йөзен югалтырга теләмәгән татар кешесе хәзерге заманда туган телен дә, урыс телен дә, кирәксә инглиз, немец, француз телләрен дә белергә тиеш. Русия төбәгендә яшәсә, шул төбәкнең туган телен дә үзләштерергә кирәк. Мин бүген дөнья - күләм интернет челтәренә, шуның аша аралашуга зур өметләр баглыйм. Дөньяның төрле почмакларында яшәүче татарлар интернет
аша менә дигән аралашалар бүген. Татарлар тарафыннан оештырылган сайтлар да байтак. Ләкин ул сайтларның шактые урыс телле.
Шулай да минем үземне борчыган, уйландырган берничә мәсьәләгә тукталасым килә. Туган телнең хәзерге вакыты һәм киләчәге күпләрне борчыйдыр ул. Борчый: нигә татарлар татарча сөйләшсә дә, нигә телне
бозалар? Нигә теге яки бу сөйләмдә урынлы кулланылмый? Аралашу чарасы буларак, телнең бүген тоткан урыны, киләчәге өчен дә борчылам мин. Тигез хокуклы тел дигән Законыбыз бар. Шунысы аеруча борчу тудыра: телне гарипләндерүгә татар телеведениесе һәм радиолары аеруча зур өлеш кертә. Бер яктан, татарча сөйләүче радиотапшыруларның күбәюе шатлыклы күренеш, “афәрин!” диясе генә кала. Әмма, икенче яктан, татар телен җимерүче шундый җөмләләр, сүзләр ишетергә туры килә ки, ачудан радио - телевизорны сүндереп куясы килә. Булсын иде әле, урысча эшләгән кебек, дүрт-биш каналыбыз! Берсен – берсе уздырып, тагын да ярышыбрак эшләрләр иде. “Татарлар”, “Халкым”, “Аулак өй” кебек тамашачы күңелен яулап алган яңадан – яңа, төрледән – төрле тапшырулар барлыкка килер иде. Соңгы вакытта еш күрсәтелә башлаган татарча спектакльләрне дә, бәлки, көн саен карау бәхетенә ирешер идек.
Күп акыл ияләре, галимнәр, язучылар тел турында төрле фикерләр әйтәләр. “Тел ул - бөтен халык казанышы, меңнәрчә, миллионнарча кешеләрнең күп гасырлык иҗат җимеше. Шуңа күрә дә телгә карата башбаштаклык кылырга, аның белән саксыз эш итәргә, аны үзенә ошаганча бозарга беркемнең дә хакы юк.” /Р.Йосыпов/
Тел - халыкның, милләтнең иң беренче, иң әһәмиятле билгесе. Тел бетсә, ул телнең иясе булган халык та, милләт тә югала. Шуның өчен дә туган телен кадерләп саклау, үстерү, аның сафлыгы, матурлыгы өчен көрәшү - мәдәниятле, зыялы һәр кешенең изге бурычы.
Без- татарлар. Шушы телебезне киләчәк буыннарга да тапшыру, туачак балаларыбызга гореф-гадәтләребезне сеңдерү – милләтебезне саклауның мөһим шарты. Татар милләтенең өмете безгә – киләчәк буынга төбәлгән. Безгә телне сакларга, бердәм сафка тезелеп,аны якларга да кирәк булачак.”Син кем?” – диеп сорау биргәндә, күкрәкләрне киереп, көр тавыш
белән: Мин- татармын!”- дия белергә кирәк. Әйдәгез, милләтебез киләчәктә дә чәчәк атсын өчен булдыра алганның барысын да эшлик.
Татар теле – иң матур тел, иң нечкә, ягымлы, йомшак, татлы һәм туган тел! Яратыйк аны, пычратмыйк! Безнең буыннар да саф, чиста, бөек татар телендә горурланып сөйләшсеннәр иде!
Әй син, телем, туган телем, тамыр телем.
Җир астыннан тарих серен табар телем...
Әй син, телем, рәхәт телем, авыр телем.
Телне тешләп канатырлык сабыр телем...
Синең белән рәхмәт укыйм, теләк телим.
Җырга салып сине, милли көйләр көйлим.
Табындагы икмәгем күк телем-телем.
Табынам сиңа, синсез бер тәм тоймас телем...
Әй син, телем, айлы төнем, якты көнем.
Әремнәрдән әче, балдан татлы телем.
Сине саклап калыр өчен, күпме белем
Кирәклеген аңладым мин, белдем бүген...
/Л.Шагыйрьҗан/


