header

Вторник, Июль 14, 2026
 
Рейтинг:   / 60
ПлохоОтлично 

Татарстан Республикасы Баулы муниципаль  районы

“Исергәп урта гомуми белем  мәктәбе”

 

 

 

 

 

 

Синоним һәм антоним сыйфатлар

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Автор: Нәгыймова Римма Илдус кызы –

Татарстан Республикасы

Баулы  муниципаль  районы

 МБГБУ Исергәп урта мәктәбенең

югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

 

 

                                                        2014                                         

Тема: Синоним һәм антоним сыйфатлар

МАКСАТ: 1. Сыйфатларның ясалышын кабатлау. Сыйфатларның антоним һәм синоним булуларын аңлату.                   

                       2. Логик  фикерләү,  уйлау  сәләтен,  уку  активлыгын,                мөстәкыйльлеген үстерү. Күнегүләр ярдәмендә белемнәрне  камилләштерү.

                      3. Татар теленә карата ихтирам, Сингапур структураларын кулланып,  коллективизм  тәрбияләү.

ҖИҺАЗЛАУ:

Техник чаралар: проектор, экран, ноутбук.

Таратма материал: битләр, маркерлар, каләмнәр, карточкалар.

ДӘРЕС ТИБЫ :  белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру, ягъни кабатлау-ныгыту дәресе.

МЕТОД  ҺӘМ  АЛЫМНАР: Практикум   дәрес, биремнәр  үтәү.

 КУЛЛАНЫЛГАН СТРУКТУРАЛАР :

- МОДЕЛЬ  ФРЕЙЕР,

-  КОНТИНИУС  РАУНД  РОБИН ,

- СИНГЛ  РАУНД  РОБИН

-  РАУНД ТЕЙБЛ,

- МИКС-ПЭА-ШЭА,

- РЕЛЛИ РОБИН.

 

Дәрес барышы

I. Оештыру. 

 1. Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү.

 2. Дәрескә кирәкле әсбапларны барлау.

 3. Дәрес максатын хәбәр итү.

   - Бүгенге дәрестә без сезнең белән төрле структуралар кулланып, сыйфат сүз төркемен кабатларбыз һәм сыйфатларның антоним һәм синоним төрләрен өйрәнербез.

II. Актуальләштерү:

1.  - Өй эшенә сезгә 219 нчы күнегүне язып килергә  һәм сыйфатларның ясалышы таблицасын ятларга кушылган иде. Әйдәгез әле, КОНТИНИУС РАУНД РОБИН алымы белән сыйфатларның ясалышын искә төшереп китик (бирелгән  сорауга төркемдә 1 дән артык җавап биреп чыгу һәм төркемнән бер укучы басып җавап бирү).Моны эшләү өчен сезгә 2 минут вакыт бирелә. Вакыт башланды  (Таймер куела). Соңыннан 2-номерлы укучы җавап бирә.

 

2. Экранда бирелгән сыйфатларны ясалышлары буенча төркемләп язу (дәфтәрләрдә мөстәкыйль рәвештә)

Тамыр

1-укучы

 

Ясалма

2-укучы

Кушма

3-укучы

Парлы

4-укучы     

   Җиңел, куе кызыл, иске – москы, матур йөзле, чибәр, күңелсез, аклы – каралы, алмачуар, зәңгәр, күпкырлы, ямь – яшел, ямьле, иң юмарт, эшчән, зифа, халыкара, дөм караңгы, кышкы.

III.  Яңа белемнәр бирү.

Сыйфатларда  мәкаль һәм табышмаклар күп кулланыла дип үткән идек  экранда алар бирелгән, танышыйк  һәм сыйфатларны табып ачыклыйк әле. Нинди сыйфатлар табарсыз.

Аяксыз , кулсыз, үзе агачтан сикереп төшә.(яфрак)

Ак җир, кара тап, нәрсә булыр, уйлап тап.(китап)

Теле озынның акылы кыска.(м)

Акыллы чәчә барыр, акылсыз җыя барыр.(белем)

Вөҗданы пакъ- йөзе ак. (м)

-Синоним һәм антоним сыйфатлар кулланылган. Тактада язу.

Аяксыз-кулсыз ----- антонимнар,

ак-кара---антонимнар,

озын-кыска--- антонимнар,

акыллы-акылсыз---антонимнар,

пакъ-ак--синонимнар.

-Безнең бүгенге дәреснең темасы да Синоним һәм антоним сыйфатлар  дип атала. Дәфтәрләргә число һәм теманы язып куйыйк.

-Нинди сыйфат синоним, ниндиләре антоним дип атала? Ә хәзер СИНГЛ РАУНД РОБИН алымын ( антоним һәм синоним сыйфатлар турында һәр укучы 1 мәртәбә җавап бирә).Вакыт башланды  (Таймер куела). 3-номерлы укучы җавап бирә.

Плакат белән танышу.

 1. Мәгънә төсмерләре үзгә булса да, бер үк төрле билгене берничә сыйфат белән белдереп була. Андый сыйфатлар мәгънәдәш яки синоним сыйфатлар дип аталалар. Мәсәлән: олы, зур; эссе, кайнар; матур, чибәр; батыр, кыю һ. б.

2. Мәгънәләре буенча предметның бер-берсенә каршы билгеләрен белдерә торган сүзләр антоним сыйфатлар дип аталалар. Мәсәлән: матур ямьсез, эшчән ялкау, батыр куркак.

Укытучы:

-Синоним һәм антоним сыйфатлар предмет билгеләрен төгәлрәк сурәтләргә ярдәм итә.

Антоним сыйфатлар өстәп, җөмләләрне әйтеп бетерегез.

Кышын көн кыска, ә төн ... . (озын)

Җәен көн аяз, ә көзен ... . (болытлы)

Күп укыган бала белемле, ә аз укыган ... . (белемсез)

Китап калын, ә дәфтәр ... . (юка)

Алма баллы, ә лимон ... . (ачы)

Кар йомшак, ә боз ... . (каты)

Шикәр ак, ә күмер ... .(кара)

IV. МИКС-ПЭА-ШЭА (музыка уйнаганда, укучылар бииләр, туктагач парлашып калалар, фамилиясе озыны  сыйфат кергән табышмак әйтә, икенчесе җавап бирә, икенче очракта  кайсысының буе кыска – мәкальнең башын әйтә, икенчесе җавабын.

V. Ныгыту

1.     220 нче күнегү (язмача)Бирем: синоним  сыйфатларның мәгънәләрен  ачыклагыз.

2.     РАУНД ТЭЙБЛ алымы ( укучылар 1 биттә чират буенча синонимнар язалар). 2 минут-вакыт башланды  (Таймер куела).  Бирем: МАТУР сыйфатының синоним парларын табып, сызык аша языгыз. Синонимнар  сүзлегеннән  карау: матур-гүзәл, чибәр, күркәм,нәфис

3.     РЕЛЛИ РОБИН алымы. Укучыларның алларында битләргә язылган сыйфатлар:  Тар, озын, бәләкәй, матур, карт, җылы

Зур, салкын, киң, әшәке, яшь, кыска

(бирелгән сыйфатларның антоним парларын 2 укучы чиратлап бер биттә язалар).2 минут-вакыт башланды  (Таймер куела).  Антонимнар сүзлеге белән таныштыру.

4.     222- күнегү(язып).

VI.            Йомгаклау.

- Сыйфат турында тагын бер мәгълүмат алдык. Синоним һәм антоним сыйфатлар турында ниләр белдек?

- Ә хәзер МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР алымы белән сыйфат турында белгәннәрне йомгаклап куйыйк әле.Укучылар, сезнең алда альбом бите ята, башта аны икегә, аннан тагын икегә бүләбез. Шул бүленгән кисәкнең бер почмагын әз генә бөклибез һәм альбом битен вертикаль рәвештә ачып каршыбызга куябыз. Әлеге биттәге бөкләнгән урыннарны карандашлар белән кабатлап чыгабыз һәм уртага сыйфат дип язабыз. Беренче баганага сыйфатның мәҗбүри  билгеләмәсен, икенче баганага мәҗбүри түгел характеристикасын, өченче баганага мисаллар, дүртенче баганага капма-каршы мисалларны язабыз. Cезгә барлыгы 5 минут вакыт бирелә. Вакыт башланды. Таймер куела. 4нче укучы укый.

     VI. Өйгә эш бирү    §49 (кагыйдә), 224 нчы күнегү (телдән). Билгеләр   кую.

 

 

У вас нет прав для создания комментариев.