header

Вторник, Июль 14, 2026
 
Рейтинг:   / 28
ПлохоОтлично 

МБОУ "Средняя общеобразовательная школа №10 с углубленным изучением отдельных предметов" г. Нижнекамска РТ (Школа - центр компетенции в электронном образовании)

 

                              

 

 

                             Безнең гаилә

 

3нче сыйныфның рус төркемнәре   өчен татар теленнән компьютер технологиясе  кулланып төзелгән дәрес эшкәртмәсе

(Р.З.Хәйдәрова«Күңелле татар теле »

3кл. дәреслеге буенча)

 

                                                        

 

 

 

                                                           

 

 

 

                                                               Төзеде: Лотфуллина Гөлия Гариф кызы

                                                            беренче  квалификацион категорияле                      
                                                             татар  теле һәм әдәбияты укытучысы

 

 

 

 

 

 

 

                                              

                                              Түбән Кама 

                                                   2013 ел

 

 

Дәрескә аннотация.

 “Без әти-әниләргә булышабыз” темасына әдәбият дәресенә  бары тик  ике  сәгать кенә бүленгән, шунлыктан  уку дәресе алдынан, грамматик чараларны аңлату максатында, мондый дәрес үткәрү бик отышлы. Бу дәрестә сүзләр арасыннан исем һәм фигыльләрне табу, татар җөмләсендә сүз тәртибе кагыйдәләрен истә тотып, аларны сөйләмдә куллану, сорау кую ысулларын  һәм дөрес  җавап бирә белү күнекмәләрен камилләштерү,  тартым кушымчаларын ныгыту каралган. Киләсе  дәрестә Г.Тукай иҗаты өйрәнелә. Аның өчен “Безнең гаилә” аудиоязмасы һәмГ.Тукай шигырьләре (аннимация белән) бирелде.

 Татар теле дәресләрендә кулланылган  лексик берәмлекләр,  аларның грамматик формалары, җөмлә калыплары уку дәресләрендә ныгытыла.

Бирелгән проектны электрон ресурслар белән тагын да катлауландырырга   яки башкача үзгәртергә мөмкин. Шул ук презентацияләрне кулланып, фигыльнең заманнарын, сыйфатның җөмләдәге урынын өйрәнергә була. 21-27нче слайдларны һәм сорауларны йомгаклау дәресе үткәргәндәкулланырга мөмкин. Ә укучылар эшен үрнәк эш итеп алырга була.

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше бу дәрес алдыннан үткәрелә.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Тема:  Безнең гаилә.

Максат:

1) сүзләр арасыннан исем һәм фигыльләрне табарга өйрәтү; татар җөмләсендә сүз тәртибе кагыйдәләрен истә тотып, аларны сөйләмдә куллануга ирешү;

2) сорау кую ысулларын  һәм дөрес  җавап бирә белү күнекмәләрен камилләштерү,  тартым кушымчаларын ныгыту;

3) әти-әнигә, гаилә әгъзаларына ихтирам тәрбияләү.

Эш төрләре: индивидуаль, группаларда, фронталь,  мөстәкыйль.

Дәреснең тибы: ЛГКК.

Җиһазлау: Дәреслек: “Күңелле татар теле ”  3 нче сыйныф. Авторы: Р.З. Хәйдарова; презентация, слайдлар; эш дәфтәрләре.

 

 

Дәрес барышы:

 

I. Уңай психологик уңай халәт булдыру.

Укучыларныңхәлләрен сорашу.

– Исәнмесез, укучылар!Хәерле көн! Хәерле көн, миңа да!

Хәерле көн, сиңа да!

Хәерле көн  һәммәбезгә дә!

– Укучылар, бүген көн нинди? (салкын, кояшлы, кар  ява... )

– Елның кайсы вакыты ?  (кыш)

– Ә безнең бүлмәдә җылы, күңелле. Шулаймы укучылар?

Аудирование.

–  Әйдәгез тизәйткечләрне искә төшерәбез:

 

1. Бер, ике, өч,

Әнә тегендә күч.

Кояш кача болытка,

Без калабыз суыкта.

2. Тышта суык,

Тышта– кыш.

Өйдә җылы,

Өйдә – мич.

 

 

II. Белемнәрне актуальләштерү.

1. Тактада (слайдларда) 3 баганада төрле тәртиптә сүзләр язылган. Бабай, әти, хат, әби, тегә, яза, китап, пешерә, сеңел, чигә, абый, аш, эне, күлмәк, төзәтә, яулык, урындык, юа, укый, оекбаш, әни, апа, тәлинкә, бәйли.          (1нче слайд)

– Балалар, бу сүзләр  сезгә танышмы?

– Кем тәрҗемәитә? (беренче багананы)

– Кем тәрҗемәитә? (икенче  багананы)

– Кем тәрҗемәитә? (өченче   багананы)

 

2. – Бу сүзләрне нинди төркемнәргә җыеп була? Как можно эти слова объединить?  (Исем, фигыль.)

Исем

Кем? Нәрсә?

 

Фигыль

Нишли? Нәрсә эшли?

 

 

 

 

 

 

 

– Исемнеңсораулары:Кем? Нәрсә?

– Фигыльнеңсораулары:Нишли? Нәрсә эшли? ( укытучы тактада яза).

 

III.Әңгәмә.Уку мәсьәләсен кую.

1– Әйдәгез, кем? Соравына җавап бирәбез һәм бер төркемгә җыябыз: әби, эне, апа, әти, абый, сеңел, әни.                                                   (2нче слайд)

 ( 1 укучы санап чыга). 

– Укучылар, карагыз әле,  монда нинди сүзләр килеп чыкты? Алар нинди төркемгәкерә? Нинди бер сүз белән әйтеп була? Гаилә. Димәк, бүген без нәрсә турында сөйләшәбез? Гаилә турында.

– Нәрсә соң ул гаилә? ( русча әйтәләр)Гаилә - бергә яшәүче ир, хатын аларның балалары, якын туганнардан торган кешеләр төркеме.

– Әйе, сез өйдә бер гаилә, сыйныфта  бер гаилә кебек, мәктәптә бер гаилә булып яшисез.

Гаилә – ул бер кечкенә дәүләт. Аның үз кагыйдәләре, законнары бар. Һәр кеше нәрсәдер эшли. (Семья - это маленькое государство и у всех есть обязанности)

2. – Кабат сүзлеккәкайтыйк әле. Гаиләдә һәр кеше эшли дидек.

                                                                                                   (3нче слайд)

 Нишли? Нәрсә  эшли? сорауларына җавап бирәбез. Чигә, укый, тегә, пешерә, яза, төзәтә, юа, бәйли. (1укучы санап чыга)                      (4нче слайд)      

 (1 укучы тәрҗемә итә)

3.Укучылар, безнең нинди сүзләр калды?                           (5нче слайд)

(Нәрсә? соравына җавап бирүче сүзләр.)

– Кем таба? (Китап,  яулык, күлмәк, урындык, оекбаш, тәлинкә, хат, аш).

                                                                                                 (6нчы слайд)                                                                

– Карагыз әле, таблицада бер уен килеп чыккан.                                                                                                                               

4.Уен  “Сүзләр урынын югалткан”.                                  (7нче слайд)

– Укучылар, сүзләр адашканнар  (потерялись).

(Күлмәк укый,оекбаш  яза, урындык пешерә... һ.б)

– Кем дөресләп укый ала? Нәтиҗә: фигыль җөмлә азагында языла.                                          

                                                                                                         (8нче слайд)                                                   

– Китап укый, яулык  чигә, күлмәк тегә, урындык төзәтә, оекбаш бәйли, тәлинкә юа, хат яза, аш пешерә.

5.Төркемнәрдә эш.

– Укучылар, без бүген нәрсә турында сөйләшәбез?(Гаилә турында).

– Әйдәгез әле, безнең дүрт гаилә булсын  һәм дүрт өстәл янына дүрт  укучы басыгыз. Кем әти, әни, сеңел, абый..? (Мин-әни. Мин-әти. Мин-кыз, малай. Мин-абый, сеңел..).

1) “Кем нәрсә эшли?”уенын уйныйбыз. Рәсемгә карап, бирелгән сүзләрдән җөмлә төзегез. Кайсы гаилә дус-тату, тиз эшли, шул җиңә. (Әти хат яза.Бабай урындык төзәтә...).                                 ( 9-11нче слайдлар)

2) “Җавап бир”уены. (Кушымтада башка сораулар). Һәр гаилә икенче гаиләгә сорау бирә, тегеләре җавап бирә.

– (Оля, сезнең гаиләгез зурмы?

– Безнең гаиләбез кечкенә.

– Синең әтиең кайда эшли?

– Минем әнием заводта эшли.

– Максим, синең әбиең бармы? Аңа ничә яшь?)

 

IV. Ял минуты. Күзләр өчен гимнастика.       (13-16нчы слайдлар)

 

V. Ныгыту.

1. Китап  белән эш.

– Укучылар рәсемгә карагыз әле.Әни нәрсә эшли? Апа нәрсә эшли?...Үзегез җөмлә төзегез!

2. – Укучылар, бу җөмләләрдән  ничек сорау җөмлә ясыйбыз?

(Кемкүлмәк тегә? Әни нишли? Әни күлмәк тегәме?) (17-19нчы слайдлар)

– Кем нәтиҗәясый, сорау җөмләләр ничек ясала? (Вместо слова ставим вопрос  или  в конце предложения  добавляем  окончания -мы /-ме )

– Дәфтәрләрне ачыгыз. Дәфтәргә число язабыз. Рәсем буенча сорау җөмләләр төзеп язабыз.

– Кем үз җөмләсен укый? Ничек ясадың? (Сүз урынына сорау алмашлыгы куйдым. Җөмләгә -мы/-ме кисәкчәсе өстәдем).

 

VI. Өй эше.                                                                             (20нче слайд)

    I - вариант: гаиләң турында сөйлә;

    II-вариант: гаиләң турында рәсем яса.

 

VII. Инд.эш:  Алдан әзерләнгән бер-ике укучы үз презентацияләре белән чыгыш ясый.

 

VIII. Рефлексия.

1. – Бүген дәрестә нәрсә өйрәндек? (Гаиләтурында сөйләштек. Җөмләләр төзедек, укыдык. Сорау җөмләләр  төзедек, яздык).

2. – Бу дәрестә сезгә нәрсә ошады?

3.  Укучыларныңбелемнәрен бәяләү.

 

IX. Йомгаклау.  Дәрес бетте.

                              Сау булыгыз!

 

  Электрон ресурслар:

1)     http://dilus-19.web-box.ru/tatarstanda-tukaj-ely/gabdulla-tukaj-srlren-multfilmnar/

2)      http://www.rusedu.ru/detail_4574.html

3)     http://tatardeti.blogspot.de/p/blog-page_28.html

4)     http://tol.edu.tatar.ru/index.php

 

Кушымта.“Безнең гаилә” темасы буенча сораулар.

 

1. Сезнең гаиләгез зурмы?

2. Сезнең гаиләгездә ничә кеше яши?

3. Әтиеңнең исеме ничек?

4. Аңа ничә яшь?

5. Ул кайда һәм кем булып эшли?

6. Әниеңнең исеме ничек?

7. Аңа ничә яшь?

8. Ул кайда һәм кем булып эшли?

9. Абыең, апаң бармы?

10. Абыең, апаң ның исеме ничек?

11. Аларга ничә яшь?

12. Энең яки сеңлең бармы?

13. Алар ничәнче сыйныфта укыйлар?

14. Әбиең һәм бабаең бармы?  

15. Аларның исемнәре ничек? Әбиең һәм бабаең кайда эшләгәннәр?

16. Алар кайда яшиләр?

17. Сез кайда яшисез?

18. Гаиләгездә иң өлкән кеше кем?

19. Гаиләгез белән бергә сез кайда булдыгыз?

20. Ял көнендә сез нишлисез?

22. Гаиләгездә китап укучылар бармы? Кем нинди китап укырга ярата?

23. Нинди газета – журналлар укыйсыз?

24. Бакчагыз бармы? Анда нәрсәләр үстерәсез?

      25. Сезнең гаиләгез дус яшиме?

26. Әтиең (әниең, әбиең, бабаң) сиңа ничек эндәшә?

27. Син әти -әниләр турында нинди мәкальләр беләсең?

28. Әти - әниләр турында нинди җырлар беләсең?

29. Адресың нинди?

     30. Синең авылың (шәһәрең) нинди?

 

 

 

У вас нет прав для создания комментариев.