header

Вторник, Июль 14, 2026
 
Рейтинг:   / 6
ПлохоОтлично 
 

Муниципальное автономное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №2» муниципального образования «Лениногорский муниципальный район» Республики Татарстан

5 нче сыйныф өчен (рус төркеме) татар теле дәресенең план-конспекты

(разработка представлена на татарском языке)

 

 

Тема: Көндәлек нигә елый? тексты буенча лгкк ( лексик грамматик күнекмәләр камилләштерү ).

Автор: Осипова Людмила Ивановна,

 учитель татарского языка и литературы высшей квалификационной категории

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                                                    2016 год

 

 

Тема: Көндәлек нигә елый? тексты буенча лгкк ( лексик грамматик күнекмәләр камилләштерү )

Максат.  Көндәлек нигә елый? тексты буенча өйрәнелгән лексик һәм грамматик берәмлекләрне, сөйләм үрнәкләрен мөстәкыйль куллана белү; ишетеп аңлау, чагыштыру, аерымлыкларны табу аша укучыларның фикерләү сәләтен үстерү;

уку-язу әсбапларына сак караш тәрбияләү.

Дәрес төре. 

Белем һәм күнекмәләрне комплекслы куллану (ныгыту)

Методлар. Әңгәмә, демонстрация,   эзләнү-тикшеренү, нәтиҗә ясау, иҗади осталыкны күрсәтү.

Алымнар.  Сөйләм үстерү,  өлешчә эзләнү , системалы-эшчәнлекле алым, мөстәкыйль эш.

УУД.

Танып-белү гамәлләре:

-аңлап уку;

- кирәкле мәгълүматны эзләү;

-кирәкле мәгълүматны аерып ала белү;

-аңлап әйтеп бирү;

-исбатлау.

Коммуникатив УУГ.

-укытучы-укучы уку хезмәттәшлеген планлаштыру;

-уку мәсьәләсен кую;

-уку мәсьәләсен чишү;

-иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү;

-фикерне тулы һәм төгәл итеп әйтеп бирә белү.

Регулятив УУГ.

-белгәннәр нигезендә ачыкланган белергә тиешле уку мәсьәләсен кую;

-белем дәрәҗәсен искә алып аның нәтиҗәсен күз алдына китерү;

-үзләштергән белемнәрнең тирәнлеген, сыйфатын ачыклау.

Шәхси УУГ.

-яхшы укучы сыйфатын аңлау;

-яңалыкка кызыксыну;

-уку мотивларын формалаштыру;

-әхлакый нормаларга ориентлашу;

-эшчәнлеккә дөрес бәя бирү.

Эшне оештыру формалары. Төркемдә, фронталь, парлы.

Җиһазлау. Мультимедияле презентация.

Дәрес барышы.

I.Оештыру өлеше

1 слайд (слайдларның фоны милли колорит белән эшләнгән)

Татар теле дәресенә рәхим итегез!

Сыйныфка кунаклар кергәндә укучылар басып тора.

Укытучы.

Исәнмесез,укучылар! Бүген безнең дәрестә кунаклар да бар. Кунакларны сәламлибез һәм урыннарга утырабыз.

Укучылыр. (басып)  Исәнмесез! Хәерле көн сезгә.

Укытучы. Утырыгыз укучылар. Каршыда утыручы һәм җилкәдәш партнерыгызга елмаюларыгызны бүләк итегез дә, дәресне башлап җибәрик.

II.Актуальләштерү. Кирәкле белем һәмкүнекмәләрне яңадан барлау.

  1.      2 слайд  Фонетик күнегүләр (Фонетик күнегүне яхшы авазларны дөрес әйтүче укучы үткәрә)
  2.      Укучылар, җилкәдәш партнерыгыз белән, “Якшәмбегә планнарың нинди?” соравы буенча сөйләшү оештырыгыз. (Пышылдап, яисә ярамтавыш белән) Таймд-пэа-шэа структурасы

Җәмилә җиләк җыя.

Җырчы җырлый.

Кара карга кунган карга.

 Абага бага-бага, башым бәрдем баганага.

Тәрәзә каршына килгән бер чыпчык, чык әле, ди, чык.

Укытучы.

Мисал өчен:

Мин якшәмбе көнне авылга әбиемә кунакка кайтам.

Мин якшәмбе көнне тарихтан реферат әзерлим.

Мин якшәмбе көнне татар әдәбияты дәресенә әзерләнәм.

Мин якшәмбе көнне караватта ятып ял итәм.

Мин якшәмбе көнне рәхәтләнеп саф һавада уйныйм. (Җаваплар төрле була, укучының фикерен татарча  ни дәрәҗәдә белдерә алуына карый).

Укытучы.

Минем дә планнарыгыз турында беләсем килә. (Укучылар сөйләшәләр).

III.Уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

Укытучы.

Бүгенге дәрескә әзерлекне тикшерик. Уку-язу әсбапларыгыз бармы? Дәрестә булырга тиешле предмет аталса ике тапкыр, бүтән предмет исеме әйтелсә бер тапкыр кул чабыгыз.

Дәреслек, каләм, туп, карандаш, сүзлек, чәчәк, кәрәзле телефон, дәфтәр, каралама, курчак, бетергеч, алма, менедж-мент,  көндәлек.

Укытучы.

Сезгә кайсы уку-язу әсбабы ошый? Ни өчен?

Көтелгән җаваплар:

Миңа дәреслек ошый, чөнки анда белемнәр күп.

Миңа дәфтәр ошый, чөнки мин язарга яратам.

Миңа бетергеч ошый, чөнки ул пычракларны чистарта.

Миңа урындык ошый, чөнки басып тору авыр.

Миңа пенал ошый, чөнки анда минем бөтен кирәкле әйберләрем.

Миңа каләм ошый, чөнки каләм булмаса, язып булмый.

Миңа көндәлек ошый, чөнки мин һәрвакыт “5”ле һәм “4”леләр генә алам.

Укытучы.

Урындык – ук-язу әсбабы. Кем шулай уйлый, басыгыз.

Урындык уку-язу әсбабы түгел, ул- җиһаз.

IV. Уку мәсьәләсен кую.

Укытучы.

Укучыга көндәлек кирәкме? Ни өчен?

V.  Белемнәрне системалаштыру, гомумиләштерү. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

Көтелгән җаваплар:

Укучыга көндәлек кирәк, чөнки анда дәресләр тәртибе бирелгән.

Көндәлек кирәк, чөнки анда өй эшләрен язабыз.

Көндәлек кирәк, чөнки анда билгеләр куябыз һ. б.

Укытучы.

Укучылар, бәлки, көндәлек кирәкмидер, электрон көндәлек бар ич!

Көтелгән җаваплар:

Көндәлек кирәк, минем электрон көндәлегем өйдә генә.

Көндәлек кирәк, электрон көндәлек планшетта, ә планшет белән мәктәптә кулланырга әнием рөхсәт итми.

Көндәлек кирәк, ул әти-әниемә минем укуым турында хәбәр итә.

Укытучы.

Бер җөмлә белән нәтиҗә ясагыз: Көндәлек кирәк, чөнки ...

Көтелгән җавап:

Көндәлек кирәк, чөнки ул яхшы укырга ярдәм итә.

3 слайд  Көндәлек кирәк, чөнки ул яхшы укырга ярдәм итә.

Укытучы.

Үткән дәресне искә төшерик. Нинди хикәя укыдык? (Көндәлек нигә елый? хикәясен укыдык)

Укытучы.

Вакыйганы искә төшерик. (1 укучы текстны укый)

Укытучы.

Бирем. Сорауны укы һәм җавап бир.

4 слайд  

Кайсы көндәлекнең кәефе яхшы? Ни өчен?

Кайсы көндәлекнең хуҗасы яхшы укый?

Начар укучының көндәлеге нәрсә сөйли?

5 слайд   Өй эше. Диалог. “Көндәлектәге билгеләр”

Укытучы.

Өй эше буенча һәр өстәлдән 3 нче партнерлар җавап бирсен.

VI. Алган белемнәрне яңа ситуациядә куллану.

Укытучы.

Дәреслектә бирелгән күнегүләрне эшлибез. 7 нче күнегү. Биремне укыгыз. Беренче багана буенча 1 нче һәм 3 нче партнерлар , 2 нче багана буенча 2 нче һәм 4 нче партнерлар җавап бирә.

Укытучы.

6 слайд

- Где его дневник?

- Какие оценки он получил на этой неделе?

- Были ли у него ошибки в самостоятельной работе?

Ситуацияләр буенча биремне үтәгез. 1 нче номерлы партнер 2 нче номерлы партнердан сорый: Где его дневник? (2 нче өстәл)

3 нче номерлы партнер 4 нче номерлы партнердан сорый: Какие оценки он получил на этой неделе? (1 нче өстәл)

2 нче номерлы партнер 1 нче номерлы партнердан сорый:Записал ли он домашнее задание в дневник?(3 нче өстәл)

4 нче номерлы партнер 3 нче номерлы партнердан сорый:Были ли у него ошибки в самостоятельной работе?(1 нче өстәл)

Укытучы.

7 слайд

Каршыдагы партнерыңа киңәш бир:

1)көндәлекне саклап тотарга (1нче партнер)

2)көндәлекне чиста тотарга(2нче партнер)

3)көндәлекне пычратмаска(3нче партнер)

4)өй эшен көндәлеккә язарга(4нче партнер)

8 слайд

Җилкәдәш партнерыңны макта:

1)за то, что у него дневник чистый(4нче партнер)

2)за то, что он всегда записывает домашнее задание в дневник(2нче партнер)

3)за то, что он своевременно заполняет дневник(1нче партнер)

4)за то, что что у него в дневнике только хорошие оценки(3нче партнер)

Укытучы.

Укучылар, һәркайсыгызда көндәлек бар. Көндәлегегезне төрле предметлар, әйберләр белән чагыштырып карагыз.Сезнең көндәлекләр нәрсәгә охшаган?

Ни өчен?

9 слайд

Минем көндәлегем ... охшаган, чөнки ... .

Көтелгән җаваплар:

Минем көндәлегем кояшка охшаган, чөнки ул сап-сары.

Минем көндәлегем буш савытка оңшаган, чөнки анда бер билге дә юк.

Минем көндәлегем үземә охшаган, чөнки ул матур, елмаеп тора.

Минем көндәлегем чәчәксез вазага охшаган, чөнки анда билгеләр юк.

Минем көндәлегем юргансыз караватка охшаган, чөнки аның тышы юк һ.б. җаваплар.

VII. Белемнәрне үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау.

10 слайд

Көндәлек нинди булырга тиеш?

Укытучы.

Укучылар, нәтиҗә ясагыз. Көндәлек нинди булырга тиеш?

Көндәлек чиста булырга тиеш.

Көндәлек һәр дәрестә булырга тиеш.

Көндәлектә дәресләр тәртибе язылырга тиеш.

Көндәлектә өй эшләре язылырга тиеш.

Көндәлекне саклап тотарга кирәк.

Көндәлекне онытырга ярамый.

Көндәлектә яхшы билгеләр генә булсын.

Тест

1.Көндәлекне

А)өйдә онытырга ярый

Б)чиста тотарга кирәк

В)саклап тотмаска да була

2.Әсәрдә ике көндәлек

А)дуслаша

Б)шатлана

В)очраша

3.Икенче көндәлек

А)шатлана

Б)зарлана

В)уйлана

4.Беренче көндәлек хуҗасын

А)ярата

Б)көтә

В)сагына

5.Беренче көндәлек хуҗасы

А)шапшак

Б)ялкау

В)пөхтә

6.Икенче көндәлек хуҗасы

А)акыллы

Б)тырыш

В)начар укучы

7.Дөрес җөмләне күрсәт:

А)Көндәлекнең битләре чиста.

Б)Көндәлектә битләре чиста.

В)Көндәлекнең битләр чиста.

Укытучы.

Өй эше. Синквейн. 1юл – исем (тема буенча); 2 юл – 2 сыйфат; 3 юл – 3 фигыль; 4юл – 4 сүзле җөмлә.

Җавапларыгыз өчен рәхмәт, дәрес тәмам, сау булыгыз.

 

У вас нет прав для создания комментариев.