• Печать
Рейтинг:   / 7
ПлохоОтлично 

 

МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа»

Арского муниципального района Республики Татарстан

“Татар теленнән практикум.

Бердәм республика тестына әзерлек”  

                                                                 Ахмадуллина Алсу Тафкилевна

                                                       учитель татарского языка и литературы

                                                первой  квалификационной категории

                                                2016 год

                  

         Бердәм республика тесты укучының мәктәп программасында өйрәнелгән фонетика, орфоэпия, орфография, лексика, фразеология, морфемика, сүз ясалышы, грамматика (морфология, синтаксис), пунктуация, сөйләм эшчәнлегенә өйрәтү бүлекләрендә алынган белемнәрен гамәли куллана белү дәрәҗәсен тикшерү өчен үткәрелә.

            Бу электив курсында  укытуның традицион булмаган яңа формаларына һәм алымнарына зур игътибар бирелә. Бу юнәлештә укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшерүдә объектив һәм уңайлы ысулларның берсе булган тестлар аеруча киң файдаланыла. Тестлар  ике бүлектән тора: теориягә караган тест сораулары һәм гамәли тест сораулары. Тест сораулары берничә вариантта эшләнде.

            Тестлар  “җиңелдән-авырга” принцибы буенча төзелде. Тестлар белән беррәттән, контроль эш үткәрү максатында, грамматик биремнәр өстәп бирелде. Мисаллар татар әдәбияты әсәрләреннән, вакытлы матбугаттан, фольклор әсәрләреннән, мәкальләрдән, халык җырларыннан һәм шулай ук сөйләм теленнән алынды. Азакта шартлы кыскартмалар белән язучыларның исемлеге китерелде.

 «Татар теленнән практикум. Бердәм республика тестына әзерлек» электив курсы  татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты, татар телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программасы (1-11 нче сыйныфлар.-Казан: Татарстан китап нщшрияты, 2011 нче ел.), шулай ук  Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныфы өчен  дәреслеге (Зәкиев М.З., Ибраһимов С.М  Татар теле: татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең  9 нчы сыйныфы өчен дәреслек. – Казан: “Мәгариф”, 2015)  нигезендә төзелде.

Электив курсның төп максатлары:

 - укучыларның татар теленең фонетик, орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик нигезләреннән алган белемнәрне системалаштыру, катлаулырак формаларда өйрәтүне дәвам итү;

 - телнең төп грамматик чараларын сөйләм процессында куллануга ирешү;

 - укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилли белергә күнектерү;

 - татар әдәби тел нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллауга, аларны тиешенчә куллана белергә өйрәтү;

-телнең милли мәдәниятнең чагылышы булуын, тел һәм тарих бердәмлеген аңлату, татар теленең милли-мәдәни үзенчәлекләренә төшендерү; татар һәм башка халыкларның рухи мирасына ихтирам тәрбияләү;

 - телне тулы бер система буларак күзаллау;

 - текст һәм башка мәгълүмати чаралар белән эшләү, аннан кирәкле мәгълүматны таба белү һәм аны тиешенчә үзгәртә алу күнекмәләрен үстерү;

 - укучыларның орфографик һәм пунктуацион грамоталылын камилләштерү.

Электив курсның бурычлары:

1. Теоретик белемне тирәнтен өйрәнү һәм системалаштыру;

 2.Укучыларның игътибарын телнең эстетик функциясен чагылдыручы әдәби текстка, өйрәнелә торган тел күренешләренең сәнгатьлелек ягына юнәлтү; аның белән эшләгәндә балалар туган телнең матурлыгын күрергә һәм ишетергә өйрәнсеннәр, нинди сурәтләү чаралары аша аның тормышка ашырылуын аңласыннар өчен телнең тасвирлау һәм сурәт ясау мөмкинлекләрен күрсәтү, телнең җанлы халәтен, кулланылыш рәвешен өйрәнеп, сүз белән сөйләм арасындагы бәйләнешнең нигезенә ныграк төшенергә, әдәби әсәрдә һәм автор сөйләмендә сүзнең тәмен, ямен, матурлыгын тоярга, үз сүзен, фикерен әйтә белергә өйрәтү.

Татар теленнән Бердәм республика тестын башкарганда укучылардан түбәндәге белемнәр һәм күнекмәләр  булу таләп ителә:

-          сүзләрне әдәби тел нормаларына нигезләнеп әйтү;

-          орфографик принип үзенчәлекләрен белү; шуларга нигезләнеп, сүзләрне дөрес язу, бигрәк тә кушма, ясалма, парлы, тезмә һәм кыскартылма сүзләрнең дөрес язылышын аңлата алу; төрле сүзлекләрдән, беренче чиратта орфографик сүзлектән, кирәгенчә файдалана белү; үзеңнең һәм башкаларның хаталарын төзәтү күнекмәләренә ия булу;

-          сүзлек составындагы татар теленең үз сүзләрен, башка телләрдән кергән алынма сүзләрне, төрле тармакка караган сүзләрне аера белү, алардан урынлы файдалану; синоним, антоним һәм омонимнарның үзенчәлекләрен белү; аңлатмалы сүзлек; фразеология һәм синонимнар, шулай ук башка төр сүзлекләрдән нәтиҗәле файдалану; укучының үз сөйләмен һәм чит кеше сөйләгәнне сүз һәм фразеологик берәмлекләрнең төгәл, стилистик яктан урынлы кулланылуы ягыннан бәяли алу;

-          сүзнең мәгънәле кисәкләре; мәгънәле кисәкләрнең төп билгеләрен, тамыр һәм нигез сүзләрне, шулай ук кушымчаларны һәм аларның функцияләре буенча төрләрен аера белү; сүзләрне мәгънәле кисәкләргә тарката белү күнекмәләренә ия булу;

-          сүз ясалышы төрләрен белү; сүз ясалышы белән форма ясалышы арасында аерманы аңлату;

-          сүзләрне төркемләү принципларын аңлата алу; һәр сүз төркеменең төп билгеләрен, төрләнешен, төркемчәләрен аера белү; сүзләргә морфологик һәм морфологик-синтаксик анализ ясау күнекмәләренә ия булу; сөйләмдә сүз төркемнәрен дөрес һәм урынлы куллану;

-          синтаксисның нәрсәгә өйрәтүен, сөйләм берәмлекләрен белү; сөйләмдә сүзләр бәйләнешен һәм аларны формалаштыру чаралары үзләштерү; сүзтезмә һәм җөмлә билгеләрен белү һәм аларны мисаллар белән дәлилли алу; гади һәм кушма җөмләләрне бер-берсеннән аера белү; әйтелү максатыннан чыгып, җөмлә төрләрен (хикәя, сорау, боерык җөмләләрне), шулай ук тойгылы җөмләне белү, аларны дөрес интонация белән укый (әйтә) алу; җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен, аерымланган иярчен кисәкләрне, тиңдәш кисәкләрне, эндәш сүзләрне һәм кереш сүзләрне тану, аларга хас үзенчәлекләрне мисаллар өстендә аңлата алу; тезмә кушма җөмләләрнең төрләрен, иярченле кушма җөмләләрнең төзелеше һәм мәгънәсе ягыннан төрләрен, аларга хас бәйләүче чараларны аңлату; кушма җөмләләрнең компонентлары арасында тыныш билгеләрен дөрес кую, җөмләләрне дөрес интонация белән уку (әйтү) күнекмәләренә ия булу, катлаулы төзелмәләрне һәм теземне гамәли рәвештә үзләштерү һәм дөрес интонация белән укый белү; туры һәм кыек сөйләмгә хас интонация һәм тыныш билгеләрен үзләштерү; җөмләләрне төзелеше һәм мәгънәсе ягыннан аера алу; җөмләләргә тулы синтаксик анализ ясый белү;

-          тыныш билгеләренең мәгънә ачыклыгы өчен бик кирәкле чара булуына төшенү һәм шуны мисаллар өстендә аңлата алу; җөмлә ахырында, кушма җөмлә, катлаулы төзелмә өлешләре арасында тыныш билгеләрен дөрес кую һәм шуларга аңлатма бирә алу; җөмлә кисәкләре арасында (ия һәм хәбәр арасында – сызык), җөмләнең аерымланган кисәкләре (аныклагыч һәм хәлләр), модаль кисәкләр (эндәш сүзләр, кереш сүз һәм кереш җөмләләр), тиңдәш кисәкләр; ымлык һәм аваз ияртемнәре, шулай ук әйе һәм  юк сүзләре янында тиешле тыныш билгеләрен дөрес кую; куштырнакларның куелу очракларын (диалог формасындагы язылмаган туры сөйләмне аеру; китап, газета, журнал һәм төрле оешма исемнәрен белдерү, я гадәти мәгънәсеннән башкачарак мәгънә белдергән сүзләрне сиземләтү өчен) гамәли рәвештә куллана белү; шулай ук күп нотаның ролен  (текст яки абзац башында – дәвамы булуын, текст эчендә – төшереп калдырылган сүз яки җөмлә булуын, текст азагында сөйләмнең әйтелеп бетмәвен күрсәтү өчен) аңлау; шартлы рәвештә тыныш билгесе буларак карала торган  “кызыл юл”ның ролен аңлата алу.

-          шулай ук әдәби әсәрнең жанрын тану (әдәбияттан алган мәгълүматлар күз алдында тотыла), әсәрнең төп идеясен аңлау, тексттагы проблемаларны формалаштыру, текстта күтәрелгән проблемаларны үз дәлилләрен китереп аңлата белү;

-          изложение һәм сочинениеләрне, сөйләм төрләренә туры китереп, төрле жанрда язу. Язмаларны сыйфатлама, модальлек, эмоциональлек элементларын, стиль үзенчәлекләрен кулланып тулыландыру һәм шомарту;

-          әсәр яки аның бер өлеше нигезендә конспект төзү, тезислар әзерләү, кемгә дә булса характеристика язу;

-          эш кәгазьләреннән хат, белешмә, мәкалә, расписка, акт, гариза һәм беркетмәләрне мөстәкыйль рәвештә яза алу.

                                                              Программаның эчтәлеге

«Татар теленнән практикум. Бердәм республика тестына әзерлек» электив курсы  төрле темалар, тестлар, текстлар белән тирәнтен эшләүне, ә Бердәм республика тестына зерләнү һәм татар теле, әдәбияты юнәлешендә югары уку йортларына кергәндә ярдәм итүне күздә тотып төзелде.  «Татар теленнән практикум. Бердәм республика тестына әзерлек»  электив курсы  1 ел  уку елына исәпләнгән, аңа 34 сәгать вакыт  каралган. Программада теоретик, гамәли, тестлар буенча тикшерү эшләре башкару каралган.

            Теоретик өлештә төп төшенчәләргә анализ, алдагы сыйныфларда алган белемнәрне тирәнәйтеп кабатлау, гомумиләштерү, тект белән эшләү күнекмәләре, анда сурәтләү чараларын табу һ.б. урын алган, алынган теоретик белемнәргә таянып, укучылар курсның гамәли бүлегенә, ягъни укытучы тәкъдим иткән  биремнәргә  турыдан-туры анализлау өлешенә керешә алалар, монда күбрәк грамматик анализ күнекмәләре, текст  өстендә эш куела. Текст татар теле курсының төп терәк берәмлеге санала. Текстка анализ ясау дәресләре укучыларга сүзнең мәгънәсен, сөйләмдә кулланылыш үзенчәлеген, «тәмен» дөрес тоя башларга этәргеч булып тора. Текстны төрле яклап өйрәнү һәм үзләштерү укучыларның сөйләм һәм язу күнекмәләрен камилләштерүгә ярдәм итә. 9 нчы сыйныф укучылары алынган белемнәрен сөйләм практикасында, сочинение һәм изложениеләр язганда, татар теленнән Бердәм Республика тестына  әзерләнгәндә һәм аларны үтәгәндә кулланырга өйрәнәләр (текст: төп фикер, бәйләүче чаралар, сөйләм стильләре, тел-сурәтләү чараларының кулланылышы); әдәби сөйләм нормаларына ия булу, текст анализлый белү күнекмәләренә ия булалар.  Текстлар матур һәм публицистик әдәбияттан, шулай ук дидактик, БРТга әзерләнү өчен булган материаллардан алынды. Бу бүлеккә текст белән эшләүгә  сәгать вакыт бирелә. Анализ өчен хәрефләре төшереп калдырылган һәм тыныш билгеләрен куюны сорый торган текстлар, диктант текстлары, иҗади биремле диктант текстлары (сайланма диктант, диктантның ахырын уйлап язу), иҗади биремле изложениеләр текстларын файдаланырга була.    Тестлар буенча тикшерү эшләрендә җавапны сайлап алу мөмкинлеге булган биремнәрне башкару (А өлеше) каралган, укучы үзе дөрес дип уйлаган җавапларны билгели алырлык тестлар тәкъдим ителә.

Укыту-тематик планлаштыру

Бүлек исеме

Сәгать саны

1

Кереш сүз.   Тел-милләтнең иң кыйммәтле тарихи ядкәре. Сөйләм этикеты. Стилистика һәм сөйләм культурасы  Татар милли әдәби теленең язма тамырлары. Татар халкы кулланган язу төрләре  

5

2

Фонетика. Хәрефләр һәм авазлар. Сүзгә фонетик анализ ясау.

1

3

Орфография. Татар теле орфографиясенең кыен очраклары. Орфографик белемнәрне тикшерү өчен тестлар эшләү.

1

4

Лексикология. Семасиология. Татар теленең сүзлек составы. Фразеология. Текст белән эш.

1

5

Сүз ясалышы. Сүз ясалышы буенча тестлар эшләү.

1

6

Морфология. Мөстәкыйль мәгънәле сүз төркемнәре, ярдәмче сүз төркемнәре. Сүзләргә морфологик анализ ясау.

1

7

Гади һәм кушма җөмлә синтаксисы. Алар янында тыныш билгеләре. Җөмләдә тел-сурәтләү чаралары. Җөмләгә синтаксик анализ ясау. Текст өстендә эш. .  Тестлар эшләү.

1

8

 БРТ эшләренең структурасы . Демовариантлар белән танышу Бланк тутыру үзенчәлекләре. БРТ форматындагы биремнәрне башкару.

22

 

                                        Барысы

34

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Программаның календарь – тематик планы


 Тема

Сә-гать саны


Эш төре

Дата

 

 

План

Факт

 

 
  1.        
  2.        
  3.        
  4.        
  5.        
  6.        
  7.        
  8.        
  9.        
  10.    
  11.    
  12.    
  13.    

 Кереш сүз.   Тел-милләтнең иң кыйммәтле тарихи ядкәре. Сөйләм этикеты

1

Лекция. Тикшеренү эше (укучылар һәм укытучылар сөйләменә күзәтү ясау.

3.09

   
 

Туган телнең үсеше, яшәеше; үле телләр.

1

Тикшеренү эше (укучылар һәм укытучылар сөйләменә күзәтү ясау 

10.09

   
 

Милли телне саклау, үстерү – милли мәдәниятне, милләтнең үзен саклау, үстерү дигән сүз.

1

 Эшлекле уен

 ( группаларда эш)

17.09

   
 

Татарстан Республикасында татар телен һәм башка халыкларның телен ассимиляциядән саклау һәм үстерү чаралары.

1

Фикер алышу. Практик эш. Тест  чишү. Бәйләнешле сөйләм үстерү. Лекция. 

1.10

   
 

Татар милли әдәби теленең язма тамырлары. Татар халкы кулланган язу төрләре ( Гарәп, латин, кириллица графикасына нигезләнеп язу.

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Лекция. 

8.10

   
 

Фонетика. Хәрефләр һәм авазлар. Сүзгә фонетик анализ ясау. Текст белән эш.

1

Сүзлекләр белән эшләү. Тикшеренү эше. (сөйләмгә күзәтү ясау).

15.10

 
 

Орфография. Татар теле орфографиясенең кыен очраклары. Орфографик белемнәрне тикшерү өчен тестлар эшләү.

1

Мини- тест. Перфокарталар белән эш.

22.10

   
 

Лексикология. Семасиология. Татар теленең сүзлек составы. Фразеология. Текст белән эш.

1

Сүзлекләр белән эшләү. Әдәби текст белән эш. Тестлар чишү

29.10

   
 

Сүз ясалышы. Сүз ясалышы буенча тестлар эшләү.

1

Практик эш. Тестлар  чишү.

13.11

   
 

Морфология. Мөстәкыйль мәгънәле сүз төркемнәре, ярдәмче сүз төркемнәре. Сүзләргә морфологик анализ ясау.

1

Практик эш. Әдәби текст белән эш. Тестлар чишү

20.11

   
 

Гади һәм кушма җөмлә синтаксисы. Алар янында тыныш билгеләре. Җөмләдә тел-сурәтләү чаралары. Җөмләгә синтаксик анализ ясау. Текст өстендә эш. .  Тестлар эшләү.

1

Мини-лекция, практикум  Әдәби текст белән эш. Тестлар чишү.

27.11

   
 

 БРТ форматындагы имтихан эшләренең структурасы . Демовариантлар белән танышу . Бланк тутыру үзенчәлекләре.

1

Мини-лекция, практикум,
демонстрацион вариантлар белән эш

3.12

   
 

Җәенке җавапларны бәяләү критерийлары белән таныштыру. Җәенке җавапларга таләпләр.

1

Мини-лекция, практикум,  группаларда

эш ,   язма эшкә анализ

10.12

   

14

Сүзгә фонетик анализ ясау. БРТ биремнәрен күмәк,парлы үтәү

1

Практикум, демонстрацион вариантлар белән эш

17.12

   

15

Текстны аңлау. Биремнәрне башкару.Уңай һәм кире ассимиляция 

1

Практикум, демонстрацион вариантлар белән эш

24.12

   

16

Текстның бөтенлеге Сингармонизм законы

1

Демонстрацион вариантлар белән эш

14.01

   

17

Сүзләрнең лексик мәгънәсе Синонимнар. Антонимнар. Омонимнар. Фразелогизмнар. Алынмалар

1

Демонстрацион вариантлар белән эш

21.01

   

18

«Морфология» темасын кабатлау .Сүзләрнең  лексик мәгънәсе

1

Демонстрацион вариантлар белән эш

28.01

   

19

Сәнгатьлелек чаралары .

Килеш һәм тартым категорияләре.

1

Практикум, демонстрацион вариантлар белән эш

4.02

   

 

20

 

Сөйләм стильләре  Морфология. Мөстәкыйль һәм ярдәмче сүз төркемнәре

   1

Практикум, демонстрацион вариантлар белән эш

11.02

   
     

21

Синтаксис бүлеген кабатлау.Тыныш билгеләре куелышы Тиңдәш кисәкләр янында таныш билгеләре.

1

Текст өстендә эш, бланклар тутыру

18.02

   

22

Сөйләмдә сүз тәртибе. Сүзтезмә төрләре. 

1

Практикум, Текст өстендә эш, бланклар тутыру

25.02

   

23

Җөмләнең грамматик нигезе

1

Текст өстендә эш, бланклар тутыру

3.03

   

24

Бирем 1. Изложение язу.Изложениене кысу . Нәрсә ул микротема. Бирелгән тексттан микротемаларны табарга өйрәнү . Текстны кызыл юлларга бүлү.

1

Мини-лекция, практикум 
Текст өстендә эш.  Текст төзү

10.03

   

25

Бирем 1.Изложениене кысу . Нәрсә ул текстны  кысу(компрессия) . Текстны кысу юллары. Кысу алымнарын сайлау

1

Мини-лекция, практикум
Текст өстендә эш.  Текст төзү

17.03

   

26

Бирем 11.1 сочинение язу.  С 11.1 биременең бәяләү критериеләре. Сочинениенең структурасы.

1

Практикум,
сочинение элементлары , текстлар анализы

31.03

   

27

С11.1. Биреме. Тезислар формалаштыру

1

Практикум,
сочинение элементлары , текстлар анализы

7.04

   

28

С11.1. Биреме. Аргументлар формалаштырырга өйрәнү.

1

Практикум,
сочинение элементлары , текстлар анализы

14.04

   

29

С.11.1. биреме.Нәтиҗәләр  формалаштырырга өйрәнү.

1

Практикум,
сочинение элементлары , текстлар анализы

21.04

   

30

С11.2. биреме.  Текст буенча сочинение-фикер йөртү  . Бәяләү критерийлары

1

Практикум,
сочинение элементлары , текстлар анализы

28.04

   

31

С11.2. биреме. Сочинение- фикер йөртүдә  тезислар формалаштыру үзенчәлекләре.

1

Мөстәкыйль эш

5.05

   

32

С11.2. биреме. Аргументлаштырырга өйрәнү.

1

Сочинение элементлары , текстлар анализы

12.05

   

33

С11.2.биреме. Сочинение- фикер йөртүгә   нәтиҗә формалаштыру үзенчәлекләре.

1

Мөстәкыйль эш

19.05

   

34

Йомгаклау . Тыгыз (сжатое) изложение язу. БРТ форматындагы биремнәрне башкару.

1

Мөстәкыйль эш.Текст өстендә эш, бланклар тутыру.

26.05

   
               

Файдаланылган әдәбият.

1.  Вагыйзов С.Г. Кызыклы грамматика. Укытучылар өчен кулланма Казан, «Мәгариф», 2002.

 2. Вәлиева Ф.С, Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. Казан, «Раннур», 2002.

 3. Диктантлар җыентыгы. Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5-11 нче сыйныфлары өчен. Укытучылар өчен кулланма. Казан, «Мәгариф» нәшрияты, 2006;

4.  Шакирҗанова Ә.Б. Татар теле орфографиясенең кыен очраклары һәм укучыларның грамоталылыгын күтәрү юллары. Казан, Школа, 2009.

 5. Ибраһимов С.М. Синтаксик стилистика. Студентлар өчен кулланма. Казан университеты нәшрияты, 1989.

 6. Курбатов Хәлиф. Татар теленең лингвистик стилистикасы һәм поэтикасы. “Мәгариф” нәшрияты, 2002.

 7. Максимов .Н. В. Татар теленнән тестлар. Уку-укыту ярдәмлеге. Казан, «Мәгариф» нәшрияты, 2008;

 8. Максимов Н. В. Урта мәктәптә татар телен укыту. Укытучылар өчен кулланма. Казан, «Мәгариф». 2004.

 9. Максимов Н.А, Трофимова С.М., Хәмидуллина М.З.Татар теленнән дидактик материаллар. Укытучылар өчен кулланма, Казан, “Мәгариф”, 2000.

 10. Сафиуллина Ф.С, Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле. Урта һәм югары уку йортлары өчен дәреслек, Казан, «Мәгариф», 2002.

 11. Сафиуллина Ф.С, Ибраһимов Г.Б. Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел. Казан, 1998.

 12. Татар әдәбияты. Теория. Тарих. Казан, «Мәгариф» нәшрияты, 2006.

 13. Татар теленнән бердәм Республика имтиханына әзерләнәбез. Татар мәктәпләре һәм рус мәктәпләренең татар сыйныфлары өчен кулланма. Школа, Казан, 2008.

 14. Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа: 5-11 нче сыйныфлар.-Казан: Мәгариф, 2010.

 15. Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары. 5-11 нче сыйныфлар. Казан, «Мәгариф» нәшрияты, 2010.

 16. Хаков В.Х.Татар теле стилистикасы. Укытучылар өчен кулланма, Казан, Татарстан кит., нәшр, 1980.

17. Галиуллина Г.Р. Татар теле, лексикология (таблицалар, схемалар, анализ үрнәкләре, күнегүләр, сүзлекчә).Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2007.

18.Сафиуллина Ф.С., Нәбиуллина Г.Ә. Татар теленнән тестлар (синтаксис). Казан, “Яңалиф” нәшрияты, 2006.