Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районының
муниципаль мәгариф учреждениесе
2 нче санлы Урыссу гомуми белем бирү мәктәбе
Р.З.Хәйдәрованың коммуникатив технологиясе буенча үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе,
8 нче сыйныф.
Материалны әзерләде
1нче категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Йосыпова Руфина Рим кызы
2015 нче ел
Лексик-грамматик күнекмәләрне камилләштерү дәресе
Тема: Габдулла Тукай биографиясе
Тип: ЛГКК
Максат:1. а) Габдулла Тукай биографиясе белән таныштыру;
ә) текстта булган яңа сүзләр һәм грамматик категорияне
кабатлау;
б) уку тизлеген үстерү;
2. чагыштыра, нәтиҗә ясый белү кебек фикерләү сәләтләрен
үстерү;
3. бөек шәхесләр турында күбрәк белү теләге тудыру.
Җиһазлау: дәреслек (157нче-158нче битләр); методик ярдәмлек
(89нчы бит); шагыйрьнең портреты; дәрескә әзерләнгән
презентацион материаллар.
Дәрес барышы:
Слайдлар аша җөмләнең баш кисәкләрен искә төшерү; бирелгән җөмләләрнең баш кисәкләрен табу.
Мулла, үлгән, карчык, кияүгә чыгу, фәкыйрь, сөю сүзләренең әйтелеше, дөрес язылышы һәм сөйләмдә кулланылышы буенча эш.
Слайдта транскрипция билгеләре белән язылган сүзләр:
карчык - [қа0 рчық ]
мулла – [мула]
кияүгә чыгу – [кийәwгә чы ғ у]
сөю – [сөйү]
фәкыйрь – [фәқир]
Скажите что:
-ваш дед – мулла;
-ваша соседка очень бедная старушка;
-ваша сестра выходит замуж и т.д
5. Слайдта ишетеп аңлау күнегүләре күнегүләре
а) Прослушайте и укажите слова со звуком [ә] : карчык,
мулла, үлгән, сөю, фәкыйрь.
ә) Прослушайте и скажите, что добавлено ко второму
предложению каждой пары:
- Шагыйрь Кушлавыч авылында дөньга килә - Шагыйрь Кушлавыч авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә;
- Шәрифә исемле бер карчыкта яшәгән - Шәрифә исемле бер фәкыйрь карчыкта яшәгән һ.б
- Г.Тукай турында Ш.Бабич нәрсә дигән?
- Шагыйрь кем гаиләсендә дөньяга килә?
- Өчиледәге тормышын Тукай ничек искә ала?
- Казанның печән базарында аны уллыкка кемнәр ала?
- Кырлайда кем гаиләсендә яши? Һ.б
Сүзләрнең синоним парларын табу.
Әйдәгез, дәрескә нәтиҗә ясыйк. Бүген без кем турында сөйләштек? Г.Тукай ничек яшәгән? Аның балачагы ничек үткән? Һ.б
Өйдә Г.Тукайның биографиясен укып, яңа сүзләрне истә калдырып килерсез.