
- Подробности
- Категория: Татар теле
- Создано 26.10.2015 06:43
- Автор: Альянс
- Просмотров: 1930
Казан шәһәре Яңа Савин районының
“Инглиз теле тирәнтен өйрәнелә торган 9 нчы гомуми урта белем бирү мәктәбе”
муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Дәрес эшкәртмәсе
Тема: Сан сүз төркеме.
Театр темасы кысыларында өйрәнү.
( рус телендә гомуми белем бирүнең 3нче сыйныфы, рус төркеме)
Әзерләде: татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Маркова Эльвира Марсель кызы
Казан, 2015
Тема: Сан сүз төркеме. Театр темасы кысыларында өйрәнү.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Метапредмет: югары сәнгать, аның бер тармагы булган театр турында төшенчә бирү.
Предмет: Сан төшенчәсе турында булган белемнәрне искә төшерү, дәрес барышында кабатлау, сөйләм телен үстерү, коммуникатив күнекмә булдыру.
Шәхескә кагылышлы : балаларда мәдәни дөньяга уңай караш тәрбияләү.
Җиһазлау: экран. ноутбук, презентация, китаплар, менеджметлар.
Материал:1. И.Л.Литвинов, Э.Р.Садыйкова, Л.И.Гарипова, Татар теле һәм уку китабы, рус телендә башлангыч белем бирү мәкт.3 нче сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). 95-96 битләр.
План:
I.Мотивлаштыру-ориентлаштыру.
1. Дәресне оештыру.
Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру.
- Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн! Кәефләрегез ничек?
-Сезгә кунакка “Ә” хәрефе кунакка килгән. Ул: “Ә мин татарча сөйләшәм,” – ди. Ә сез сөйләшә беләсезме? (Укытучы презентациядәге “Ә” хәрефен күрсәтә). Менә хәзер тикшереп карыйк әле.
2. Актуальләштерү.
- Укучылар, әйдәгез, өй эшен тикшереп, “Театр” турында сөйләшеп алыйк әле. (Үткән сүзлек тупланмасын кабатлау). Укучылар, тактага карыйбыз. Хәзер без сезнең белән кар өеме уенын уйныйбыз. Һәр слайдка сүзләр беркетелгән. Сез шул беркетелгән сүз белән, рәсемгә карап, бер җөмлә төзергә тиеш буласыз. Киләсе укучы алда әйтелгән җөмләне кабатлый һәм яңа сүз белән рәсем буенча бүтән җөмлә төзи. Ләкин ул беренче җөмләнең логик дәвамы булырга тиеш. Ахырда безнең театр турында текст килеп чыгачак.
Укучылар презентация буенча текст төзиләр. Җөмләләр бик гади булырга тиеш. Мисал өчен: Бу – Петя. Ул театрга бара. Петя 1 билет сатып алды. Театрда тамашачылар бик күп. Пәрдә ачылды. Сәхнәгә артистлар чыктылар. Алар биеделәр, җырладылар. Һ.б.
3. Уку мәсьәләсен кую.
- Укучылар, сезнең парталарыгызда сүзләр куелган. Сез хәзер төркемнәрегездә шушы сүзләрне 2 төргә бүлергә тиеш буласыз: 1. Кем? Нәрсә? 2. Нишли? Соравына җавап бирүче сүзләр. Моның өчен сезгә 5 минут вакыт бирелә.
II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.
Укучылар ачыла, ябыла, пәрдә, сәхнә, ике, җыр, ун, җиде, бии, башкара, билет һ.б. сүзләрне 2 конвертка бүлеп салалар. Парталарында сан сүз төркеменә караган сүзләр генә калырга тиеш.
- Укучылар, ә болары нинди сүзләр булды? Нинди сорауга җавап бирәләр? Нәрсә белдерәлә? Ничек аталалар? (Укучылар җавап бирәләр, шуның барышында сан сүз төркеменең билгеләмәсен әйтәләр. Бу интерактив тактага чыгарыла).
Микс Фриз Групп
-Укучылар, әйдәгез хәзер хәрәкәтләнеп алыйк. Мин сезгә сораулар бирәм. Сорауларның җавабы нинди дә булса сан. Ә сез шул саннан торган кешеле төркемнәргә берләшергә тиеш буласыз: 1. Кешенең ничә күзе бар? (Ике) 2. Сыйныфта ничә тәрәзә бар? (Өч) 3.Өстәлнең ничә аягы бар? (Дүрт) 4. 2+1 ничә була? (Өч) 5. Сыйныфта ничә укучы бар? (Берләшәләр)
III. Рефлексия.
Төркемнәрдә эшләү.
-Укучылар, сезнең парталарыгызда карточкалар таратылган. Анда санлы сүзтезмәләр бар. Сезгә шулардан җөмләләр төзергә кирәк. 2 минут киңәшү өчен бирелә. 3 нче номерлы укучы яза, ә калганнар җөмләләрне әйтеп барасыз.
Җөмләләр тикшерелә. Төркемнәрдә үзбәя куела.
Өй эше бирү: Дәреслектә 96 бит, 8 нче күнегү.
Билгеләр кую. Укытучының дәресне тәмамлавы.


