header

Вторник, Июль 14, 2026
 
Рейтинг:   / 13
ПлохоОтлично 
 

 

 

Сәләтле укучылар белән эш юнәлешләре

Авторлар:  

Хамидуллина Мәрьям Хасситулла кызы, беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы (Совет районы МБОУ "Гимназия №20"), 

Садыйкова Рәмзия Габидулла кызы, югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы (Киров районы, "Лицей-интернат №4")

«Күп белдерүгә караганда, әз белдереп,

эзләнү орлыгын салу һәм эзләү юлларын

табарга өйрәтү-мөгаллим бирә ала торган

 хезмәтләрнең иң зурысы». 

  Г.Ибраһимов.

КЕРЕШ

Кешелек дөньясы яңа меңьеллыкка – XXI гасырга аяк басты. Без, татарлар, яңа гасырны кешелек үсешенә зур өлеш керткән халык буларак каршыладык һәм киләчәккә зур ышаныч белән карыйбыз. Шуның өчен дә хәзерге чорда дөнья күләм мәсьәләләр хакында фикер йөртерлек шәхес тәрбияләү аеруча әһәмиятле. Төрле телдәге фәнни чыганаклардан мәгълүматлар туплап, үз карашын берничә телдә аңлатып бирә алырлык киләчәк кешесен тәрбияләү төп бурыч булып тора.

Хәзерге заман мәктәбе үзенең үсешендә катлаулы чор кичерә. Иҗтимагый мәгариф икътисади үзгәрешләр: мәгариф системасында яңарту, төрле типтагы мәгариф учреждениеләрендә укыту-тәрбия эшенең методологик һәм оештыру технологиясен камилләштерү бурычын куйды.

Заман таләбе - баланың табигать тарафыннан бирелгән сәләтен үстереп, аны иҗади шәхес итеп тәрбияләү.

Белгәнебезчә, укыту өлкәсендә сәләтле балаларны табу һәм аларның эшчәнлеген үстерү – хәзерге көндә төп бурычларның берсе булып тора. Без баланың сәләтен никадәр тизрәк күреп алабыз, үстерәбез, уңай шартлар тудырабыз, шул очракта гына көтелгән уңышларга ирешә алабыз.

Мәгълүм булганча, “Мәгариф” дәүләт проектында “Сәләтле яшьләргә ярдәм итү” мәсьәләләре аерым урын алып тора. Бу аңлашыла да, чөнки илнең киләчәге бүген балаларга нинди белем бирүебезгә, аларны ни дәрәҗәдә тормышка әзерләвебезгә, сәләтле балаларга уку, белемнәрен камилләштерү, иҗат мөмкинлекләре булдыру юнәлешендә ничек эшләвебезгә бәйле. “Мәгариф” дәүләт проектында бу максатларда, шушы юнәлешләрдә эш алып баруның конкрет чаралары билгеләнгән. Безнең республикада сәләтле балалар белән эшләүнең кайбер үрнәкләре элек тә бар иде. Хәзер, “Мәгариф” дәүләт проекты бу юнәлештә эшләү өчен, киң мөмкинлекләр булдыргач, сәләтле, талантлы балалар белән эшләүгә игътибар тагын да артты. Республика олимпиадаларында җиңә алырлык укучыларны әзерләү өчен, безнең алда төп бурыч булып шул тора: һәр укучының индивидуальлеген ачу, аны күрсәтү, үсәргә булышу. 

Проектның максаты: укучыларның сәләтен ачыклау, индивидуаль якын килеп, югары иҗади үсешле, интеллектлы бала тәрбияләү, югары нәтиҗәләргә ирешерлек итеп белем бирү.

Максатка ирешүгә билгеләнгән бурычлар:

-    сәләтле һәм талантлы балаларны укыту һәм тәрбияләү системасын булдыру;

-    татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә  сыйфатлы белем бирү максатыннан кулланылган ысулларның үрнәкләрен тәкъдим итү;

-    һәр укучының сәләтен үстерергә мөмкинлек бирә торган гамәли чаралар әзерләү.

-    шәхси тәҗрибәләр белән  уртаклашу.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, мин үзем сәләтле укучылар белән эшне   укучыларда туган телебезне, әдәбиятыбызны  тирәнтен өйрәнүгә ихтыяҗ тудыру аша оештырам.

Укучылар белән дәресләрдә, дәрестән тыш чараларда,тәрбия сәгатьләрендә үзебезнең данлы, бай тарихлы татар милләт  вәкилләре булуыбызны, халкыбызның элекке заманнардан бирле аңлы, белемле, югары мәдәниятле, зур мираслы булуын аңлатам, татар халкының данлы, шанлы, олпат кешеләре: Кол Галиләре, Каюм Насыйрилары, Шиһабетдин Мәрҗаниләре, Габденнасыйр Курсавилары,  Галимҗан Барудилары барлыгына басым ясап, укучыларда соклану, горурлану хисләре уятам. Без югала торган кавем түгел, татарлыгыбыз белән горурлана белеп яшәргә тиешлегебезне җайлап күңел түрләренә салырга тырышам.

Милләтебезнең бөек бер милләт икәнлеген, татар халкының  башка милләт халыклары белән янәшә торырлык абруйлы, дәрәҗәле, мәртәбәле халык булуын, аның  бөек телчеләре: Җамал Вәлиди, Гыйбад Алпаров, Латыйф Җәләйләре, сынчы Бакый Урманче, рәссамнәре Харис Якупов, Эрот Зариповлары, гомумән, дөнья мәдәниятына татар халкы биргән олуг затлары булуына аеруча зур басым ясап игътибар  иттерәм.

Чыннан да, бөтендөньяга чәчелгән татарларыбыз арасында нинди генә шәхесләре юк бит халкыбызның!  Австралиядә яшәгән Ләйлә Садрилар, Төркиядәге Гали Акышлар, Гаяз Исхакыйлар һәм башкалар.“Бар кылган эшем милләтем өчен”, –  дигән әнә Гали Акыш та. Чит илләрдә яшәп тә, үзләренең милләтенә хыянәт итмәгән, милли гореф-гадәтләребезне саклап калган мондый күркәм милләтпәрвәрләрне ничек инде безнең укучыларыбыз белми һәм сокланмый үсәргә тиеш. Өйрәтергә тиешбез алар турында дәресләрдә дә, түгәрәкләрдә дә. Шулай иткәндә генә милли хисләр уятып була укучыларның күңелендә.

Сәләтле бала нинди була соң ул? Югары интеллектлы, нинди дә булса эшчәнлектә уңышларга ирешүче, иҗатка тартылучы бала- сәләтле бала була да инде. Шундый укучылар белән яхшы нәтиҗәләргә ирешү өчен, әлбәттә, әзерлекне, эшчәнлекне системалы алып барырга кирәк.

ТӨП ӨЛЕШ

Сәләтлелек билгеләре дигәндә, без, иң беренче чиратта, кешедәге акыл үсешенең югары дәрәҗәсен күз алдында тотабыз. Психолог-галим И.Дубровина сәләтле балаларны өч төркемгә, өч категориягә бүлеп карый. Аларның беренчесенә зыялылык сәләте кече яшьтән ачылганнар (вундеркиндлар); икенчесенә аерым фәннәрне бик яхшы үзләштерүчеләр; өченчесенә сәләтлелек билгеләре ачык сизелә торганнар керә. Ә менә психология фәннәре докторы Ю.Гильбух фикеренчә, билгеле яшьтәге аңлылык дәрәҗәсе акыл сәләтен билгеләүгә хезмәт итә. Акыл үсешенең югары темпы – сәләтле балага хас сыйфат. Аңлы, белемгә омтылучан балалар тумыштан сәләтле яисә тиешле тәрбия алу нәтиҗәсендә үзләренең иптәшләреннән камилрәк акылга ия булулары белән аерылып торалар.  Укытучы өйгә биргән эшләр белән генә чикләнмичә, өстәмә әдәбият һәм өстәмә күнегү-биремнәр үтәүче балаларны аеруча сәләтлеләр рәтенә кертергә була. Ә дәреслектәге уку материаллары исә күләме һәм тирәнлеге буенча уртача дәрәҗәдәгеләргә исәпләнелгән. Әгәр дә бала сәләтле булса, ул тәкъдим ителгән мәгълүматларның саны һәм сыйфаты белән генә канәгатьләнергә теләми һәм андыйлар үзләренә югарырак таләпләр куя торган мәктәпләрдә тырышыбрак укырга омтылалар.

Белгечләр исбатлавынча, сәләтле балаларның нәрсәгә сәләтле булулары билгеле бер шартларда ачыклана. Сәләтле булу нәселдәнлеккә генә бәйле түгел, монда баланың тирә-ягындагы кыймммәтләр системасы да зур әһәмияткә ия. Билгеле бер шартлар булдырганда, укучыларның күбесендә теге яки бу сәләтне үстерергә мөмкин.

Табигать  биргән мөмкинлекләрне ачу һәм үз-үзеңне тәрбияләргә өйрәтү-сәләтле бала белән индивидуаль  эшнең төп шарты. Укытуны индивидуальләштерү принцибы бу программаның концептуаль нигезе булып тора. Сәләтлелек концепциясенең бүгенге көндә иң популяр  булган теориясен Американың күренекле  белгече Джозеф Рензулли  тәкъдим итә.  Аның фикеренчә, сәләтле кеше 3 төрле сыйфатлар бердәмлеген үз эченә ала:                                 

  1.                        Гомуми һәм махсус күнекмәләр- уртачадан югары.
  2.                        Эшкә сәләтлелек-югары;
  3.                        Иҗади   сәләт(креативлык)-югары.
  4.                       интеллектны билгеләүче махсус тест буенча югары күрсәткечкә ия булган балалар;
  5.                       иҗади сәләтләре югары дәрәҗәдә булган балалар;
  6.                       мәктәптә яхшы укучы балаларны (академик сәләтлелек);
  7.                       эшчәнлекнең нинди дә булса өлкәләрендә (музыка, рәсем сәнгате, математика, шахмат һ.б.) уңышка ирешкән балалар, аларны талантлы дип атыйк.
  8.                       поэзия, шигырь төзелеше (татарча һәм русча);
  9.                       проза, иҗат итү нигезләре (татарча һәм русча);
  10.                       татар теле һәм әдәбиятын тирәнтен өйрәнү.
  11.      Укучыларда белемнең үсеш дәрәҗәсен бик тиз һәм төгәл билгеләү, шуның белән бәйләнештә дәресләрнең тема һәм формаларын планлаштыру, вариантларын төгәл фәнни нигезләп сайлап алу, ягъни методиканы төгәл бер төркем, сыйныф яки укучы үзенчәлекләре белән “килештерү” механизмын булдыру.
  12.      Дәрестә дифференцияләштерелгән укытуны фәнни нигездә гамәлгә ашыру, үсеш дәрәҗәләре һәм әзерлекләре төрлечә булган укучыларның тиешле белем алуына ирешү, дәреслекләрдә нинди алым, эш формалары кулланырга кирәклеген билгеләү.
  13.      Дәрестә укытучы – укучы дуслыгын тагын да нәтиҗәле итү юлларын табу. Укытучының югары әтрафлы булуына һәм дәресләрен демократияләштерүгә ирешү.
    1.                        Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф.         Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. – Казан, 2000.
    2.                        Мәхмүтов М.И. Мәктәптә мөстәкыйльлек тәрбияләү. – Казан, 1964.
    3.                        Кирсанов А.А. Индивидуальный подход к учащимся в обучении. – Казань, 1966.
    4.                        Хәйдәрова Р.З. Сборник ситуативных упражнений по татарскому языку для русскоязычных учащихся. Н.Челны, 2004.
    5.                        Хуҗиәхмәтов Ә. Н. Тәрбия — мәңгелек фәлсәфә: Югары һәм махсус урта уку йортлары өчен педагогикадан уку ярдәмлеге.— Казан: Мәгариф, 2001.

Д. Рензулли бөтен өч параметр буенча да югары күрсәткечкә ия булган шәхесне генә сәләтле бала дип санамый,бер генә ягы югары булса да- сәләтлелек билгесе.

Сәләтне билгеләү максатлары.

Балаларда сәләтлелекне үстерү һәм тәрбияләү – сәләтле шәхесне тәрбияләү ул.

Баланың сәләтен  билгеләү – ачуда беренче максат – баладагы омтылышларны үстерү, аңа үз сәләтен табуда һәм камилләштерүдә булышу. Беренче максаттан аерылгысыз икенче максат – балада эчке табигый көчләрне үстерү.

Сәләтле балалар белән эшләү безнең мәктәп эшчәнлегенең иң мөһим юнәлешләреннән берсе булып тора. Сәләтле балалар һәр  мәктәптә  дә бар. Без аларны  һәрвакыт  игътибар   үзәгендә тотабыз һәм аларның бу сыйфатларын тагын да үстерергә тырышабыз. Мондый укучылар белән эшләгәндә эзләнергә, яңа мөмкинлекләрдән файдаланырга туры килә.

Һәр баланың төп кызыксынуын истә тотып, белем алу өчен шартлар тудырыла, иптәшләре белән тыныч мөгамәлә һәм үзара дуслык урнаштырыла.

Беренче чиратта, һәр укучы үзен кабатланмас шәхес итеп тоярга, үзенең мөмкинлекләрен, эш – гамәлләрен аңларга һәм бәяләргә тиеш. Шул вакытта сыйныфташлары һәм укытучы тарафыннан аңа шәхес буларак ихтирам формалаша.

Аңлы, белемгә омтылучан укучылар тумыштан сәләтле яисә тиешле тәрбия алу нәтиҗәсендә үзләренең иптәшләреннән камилрәк акылга ия булулары белән аерылып торалар. Кулланыла торган кайбер гадәти укыту алымнары һәм методларының бик үк нәтиҗәле булмавы да белем дәрәҗәсендә бик ачык чагылыш таба. Хәзерге заман яшьләрендә үзаң һәм үз дәрәҗәсен белү хисе бик нык үскән. Шуңа күрә авторитар басым ясауга, әмер, нигезсез күрсәтмә бирүгә, исбатланмаган раслауларга корылган методлар кулланып, дәрес – занятиеләр үткәрү аларның, бигрәк тә үз фикере булганнарның, ачуын чыгара. Укучы, уку процессыннан читләшеп, күңелсезләнеп утырырга да мөмкин. Боларның барысы да иҗади фикер йөртүче мөгаллимнәрне укучыларның үзенчәлегенә туры килә торган яңа методлар һәм алымнар эзләүгә этәрә. Мин, Садыйкова Рәмзия Габидулловна, сәләтле укучыларны олимпиадага әзерләү максатыннан, әдәбияттан “Шигырьләргә анализ ясау”дигән программа төзедем. Ә татар теленнән “Татар теле дәресләренең тәрбияви ролен үстерүдәәхлаклылык принципларын максатчан файдалану”(гади җөмлә синтаксисы буенча),”Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрен әхлак тәрбиясе бирүдә файдалану”(кушма җөмлә синтаксисы буена) күнегүләр җыентыгы –методик ярдәмлек төзедем.Аларның икесендә дә җөмләләрне Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләреннән алдым. Бу ике яклап отышлы. Беренчедән, сәләтле укучыларны әзерләр өчен менә дигән күнегүләр җыентыгы булса, икенчедән, рухи-әхлакый тәрбия бирү өчен дә файдалы.

Сәләтле укучыларыбызның да күрсәткечләре югары.

Педагоглардан сәләтле балаларның күңелен аңлау, аларның үсешенә көч – куәт бирерлек эшләр башкару, индивидуаль якын килү таләп ителә.

Түбәндәге дүрт төркемгә кергән балаларны, гадәттә, сәләтле дип атарга була:

Сәләтле балалар белән эшне түбәндәге юнәлешләрдә оештырырга мөмкин:

I. Эстетик яктан.

1) нәфис сүз;

2) сәхнәләштерү, театр сәнгате нигезләре;

3) җырлау, вокал буенча башлангыч мәгълүматлар;

4) бию, хореография.

II. Филология фәннәре.

Сәләтле балалар белән эшләгәндә нинди алымнар кулланыла һәм аларның нәтиҗәлелеге нинди?

Сәләтне үстерү өчен балаларның фәннәр буенча биремнәрне һәм үзләре алдына куелган бурычларны эзлекле һәм системалы үтәүләренә ирешү сорала. Мөгаллимнәрне гадәтимәктәптә сәләтле балалар белән эшләү, аларга ничек итеп шәхси якын килү, индивидуаль программа белән укыту мәсьәләләре кызыксындыра. Бу юнәлештә эшләгәндә берничә мәсьәләне хәл итәргә кирәк була:

Акыл сәләтен эшкә җигү – шулай ук хәл итәсе мәсьәләләрнең берсе. Бу – туктаусыз алга бару мөмкинлеге тудыру дигән сүз. Әлеге очракта сәләтле балаларны укытканда барлыкка килә торган “буш” вакыт шул ук фәннәрне укыту өчен файдаланырга тиеш.

Федераль стандартлар таләп иткәнчәяңа дәресләр системасы эшкәртелде һәм алар мәктәпләрдә киң кулланыла. Фән мөгаллимнәренең күбесе дәресләрдә терәк схемалар кулланалар, өйрәнгән материалны укучыларның һәрберсеннән сөйләтүгә ирешәләр. Сыйныфны кечкенә төркемнәргә бүлеп, тиешле оештырылган эшләр, уеннар һәм күмәк эш формаларына нигезләнгән дәресләр дә киң кулланыла.

Терәк схемалар (конспектлар) – үзара нык бәйләнештәге сораулар яки тема буенча кыскача нәтиҗәләр системасы ул. Алар укучыларга теманы аңлату алдыннан өләшенә һәм балалар укытучы сөйләгәннәрдән җавап эзлиләр яки тема нәтиҗәләрен таба баралар. Әлеге конспектларда көчлерәкләр өчен текстлы биремнәр яки өстәмә сораулар бирелә. Мондый укытуның уңай нәтиҗәсе бар. Сәләтле балалар да, уртача белем алучылар да биремнәрне бик теләп үтиләр, сорауларга җавап табалар. Шулай итеп аларның белеме тирәнәя.

Текстлы биремнәр, шулай ук тестлар да киң кулланыла. Укучы үзе дөрес дип санаган җавапның берсен сайлап ала. Сәләтле балаларга катлаулырак, эзләнә торган сораулар яки җаваплар тәкъдим итәргә мөмкин.

Балаларның ни дәрәҗәдә сәләтле булулары укучыларның бер-берсенең белемен тикшерү, проектларны яклау, дәрес-конференцияләрдә, семинарларда ачык күренә. Мәсәлән, дәрес-семинарларны алыйк. Һәр баланы актив катнаштыру – дәреснең төп таләбе. Алардан өстәмә әдәбият белән җитди мөстәкыйль эш (яңа чыганакларны уку, материалларны чагыштыру, кызыклы мәгълүматлар сайлап алу) таләп ителә.

Олимпиадалар уздыру – укучыларның иҗади һәм танып белү сәләтен активлаштырырга, талантлы балаларны ачыкларга мөмкинлек бирә, белем туплау белән кызыксынуны арттыра. Олимпиадаларга әзерләнгәндә, төрле эш алымнары кулланыла. Укытучы белән укучы арасындагы әңгәмәләр, фикер алышулар, тест биремнәрен үтәү, яңа чыккан фәнни китаплар, методик кулланмалар белән танышып, өйрәнеп бару зур әһәмияткә ия. Дәресләрдә бу укучыларга, темаларны үткән вакытта, өстәмә чыганаклардан файдаланырга, иҗади эзләнергә кушыла.

Фәнни конференцияләргә әзерләнүнең дә укучылар сәләтен үстерүдә зур әһәмияте бар. Бирелгән тема буенча укучы өстәмә чыганаклардан файдаланып әзерләнә. Үзен кызыксындырган сорауларга җавап эзли. Теманы тулысынча ачып бирү өчен, берничә чыганактан файдалана. Үзенең дәлилләрен берничә галимнең фикерләре белән ачыклый. Монда укучының мөстәкыйль фикер йөртүен, эзләнүен, нәтиҗә ясавын ассызыклап үтәргә кирәк.

 Фәнни-тикшеренү эше барышында укучылар түбәндәге этапларны үтәләр:

-фәнни уйлый беләләр,

-тикшеренү методикасын өйрәнәләр,

-алынган нәтиҗәләргә анализ һәм нәтиҗәләр ясыйлар,

-публика алдында чыгыш ясарга әзерләнәләр.

Түгәрәк өстәлләр, күмәк занятиеләр, диспутлар, фәнни-тикшеренү конференцияләрендә катнашу сәләтле балаларның характерын тәрбияли, иҗади хезмәттәшлеккә этәрә, максатка ирешү юлында ныклыкка әзерли, укучы үзенә һәм үзенең эшләгән эшләренә таләпчән мөнәсәбәт булдыра.Укучылар үз фикерләрен яклый белергә, аны яклау өчен, дәлиләр, фактлар китерергә,белем һәм тәҗрибә  туплауның төрле ысулларын кулланырга, үзләрен кызыксындырган күп сорауларга җаваплар таба белергә тиешләр. Ә болар исә укытучының төп максаты булып тора.

 

Фәнни тикшеренү эшчәнлеге

Характерлы билгеләре

Тикшеренү эшчәнлеге

Максаты

Яңа белемнәрне үзләштерү, хакыйкатьне табу

Субъекты

 

Объекты

“Эзләнү”сүзе “эздән” дигән сүздән чыккан.Тезис,фәнни мәкалә, телдән доклад.

Мотивация

-фәнни кызыксыну,

-аңлап кызыксыну

Оештыру эшчәнлеге барышы

1. Җитди мәсьәләне (проблеманы) кую.

2.Гипотезаны чыгару.

3.Фәнни әдәбият белән эшләү һәм библиографик исемлек төзү.

4.Методик тикшеренүне сайлау һәм үзләштерү.

5. Үзең җыйган материалны туплау.

6.Бу материаллар аркылы гипотезаны тикшерү.

7.Анализ һәм гомумиләштерү.

8.Үзеңнең нәтиҗәңне чыгару.

9.Мәкалә яки докладны бастыру.

Нәтиҗә

Интеллектуаль иҗади продукт:

-фәнни тезислар,

-фәнни мәкалә,

-телдән доклад

Мәгълүмат алу ысуллары

-документларны анализлау,

-фәнни тикшеренү,

-сорау алу ысулы (интервью),

-анкета үткәрү,

-эксперимент

Максатка ирешү чаралары

 

Эш формалары

-Экспедицияүткәрү,

-фәнни-гамәли конференция,

-фәнни семинар,

-экологик практика,

-фәнниҗәмгыять,

-лабораторпорактикум

Эзләнү эше барышында үсүче сыйфатлар

-Күзәтүчәнлек,

-игътибарлылык,

-аналитик күнекмәләр

Эзләнү эше барышында укучыларда булырга тиешле белемнәр

-Эзләнүчәнлек,

-бәяли белү,

-мәгълүмати,

-аналитик

Югарыда күрсәтелгән эш юнәлешләрен кулланып, фәнни-тикшеренү эшләрен башкарганда, әлбәттә, көтеләчәк нәтиҗәләр дә бик югары була (нәтиҗәләр күрсәтелә).

Укучыларның иҗади сәләтен үстерүдә иҗади дәресләр, иҗади биремле күнегүләр, биремнәр зур роль уйный. Мәсәлән, сочинение язу, шигырь, хикәя, әкиятләр уйлап чыгару укучыларның иҗади фикерләү дәрәҗәләрен үстерә, сүзлек запасын баета, сөйләм телләрен үстерә. Укучылар бу төр эшләрне бик теләп башкаралар, шәһәр, республика бәйгеләрендә бик теләп  катнашалар, призлы урыннар яулыйлар.

Сәләтле балалар белән эшләгәндә,  мин укучылар алдына мондый бурычларны гамәлгә ашыруларын максат итеп куям:  а) программа материалын бик яхшы белү;   ә)  өстәмә   чыганаклардан мәгълумат алу;   б)  бөтен төр анализ үрнәкләрен белү;   в)  халкыбызның  үткәне,бүгенгесе турындагы материалларны өйрәнү,  вакытлы матбугат белән кызыксыну,радио,телевидениедән татарча тапшыруларны карап бару; г)  фикерләү сәләтен үстерү;   д)   мөстәкыйль  эшләргә өйрәтү.

Уку елы башыннан ук  олимпиадага барасы укучы белән һәр көнне шөгыльләнергә тырышам. Тел гыйлеме бүлекләрен карап чыкканнан соң,  мәсәлән,фонетиканы кабатлыйбыз.

Сүзлекләр белән эшләүгә аеруча игътибар итәм. Тел галимнәренең  хезмәтләре белән танышу да уңай нәтиҗә бирә,балаларда кызыксыну уята. Җирле матбугат язмаларын күзәтү, андагы стиль  хаталарын төзәтү, бүгенге шигъриятне күзәтү балаларның сөйләм байлыгын үстерә, аларны образлы фикер йөртүгә этәрә. Мин беркайчан да кагыйдәләрне ятлату белән шөгыльләнмим. Төп максатым-укучының теге яки бу тел күренешен аңлап  үзләштерүе һәм төрле авырлыктагы күнегүләрне үти алуы.

Сәләтле балалар белән эшләгәндә  эзләнергә, яңа эш алымнарын, яңа мөмкинлекләрдән  файдаланырга туры килә.  Мәсәлән, “Синтаксис” курсын үткәндә мин лаборатор дәресләр үткәрәм. Ул теоретик белемнәрне ныгыту, киңәйтү максатыннан оештырыла. Бу дәресләрнең максаты: кушма җөмлә үзенчәлекләре белән тирәнрәк танышу. Бәйләүче чараларны истә калдыру,схема буенча җөмләләр төзү эшен активлаштыру.

Әдәбияттан олимпиадага әзерләнгәндә,әдәби әсәрләрне хронологик тәртиптә кабатлыйбыз. Югары сыйныфларда әдәбият дәреслекләре турында минем фикерем түбәндәгечә. Зур күләмле повесть, романнардан нибары 2-3 битлек өзек бирелгән. Җитмәсә, әдәбият дәресләре атнага 2 сәгать икәнен дә исәпкә алсак, укытучының үзенә күп укырга,эзләнергә туры килә. Программадагы әсәрләр мәктәп китапханәсендә юк диярлек. Әдәбият укытучысы һәр әсәрнең эчтәлеген тулысынча белергә,укучыларына җиткерергә тиеш.  Китапханәдән таба алган китапларның иң кирәкле урыннарын кычкырып укытам,әсәр турында фикер алыштыру оештырам. Югары сыйныф укучылары әдәбият дәресләре өчен  Татарстан тарихы,татар халкының бәйрәмнәре  турында үзләре компьютер презентацияләре әзерлиләр.

Күренекле шәхесләрне, Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм һәлак булган язучыларны, шәхес культы корбаннарын һәм аларның әсәрләрен, тарихи темага багышланган материалларны яхшылап өйрәнәбез. Юбиляр язучылар, шагыйрьләр, хәзерге көн язучылары, шагыйрьләре,драматурглар, аларның әсәрләре турында да мәгълүмат туплыйбыз. Аларга багышлап, укучылар альбомнар эшләделәр, тормыш юлларына,иҗатларына кагылышлы материалларны  тупладыларһәм бу иҗади эшләрен дәрестә якладылар.Мондый эшләрне башкарганда сәләтле балалар авыр үзләштерүче балаларга ярдәм итәләр.

Темаларны блокларга бүлеп, шулай ук темага “күмелү” системасы белән укыту да игътибарга лаек. Моннан дистә еллар элек терәк конспектлар нигезендә укыту системасын танылган новатор Шаталов төзи һәм үз эшендә киң файдалана башлый. Укыту нәтиҗәләре көтелгәннән артык та килеп чыга. Сәләтле балалар белемнәрен тагын да тирәнәйтә, йомшаграклары уртача укучылар дәрәҗәсенә күтәрелә.

Хәзерге вакытта әлеге системаның төп принциплары төзелде.

Өйрәнгән материалны кат-кат кабатлап укыгач кына тема истә кала дигән принцип буенчаэшләү.

Төп фикерне ачыклау, аерып күрсәтү.

Укучыда чынбарлыкны тою хисе, төрле мәгълуматны исәпләп карау, тормышта үзенә юнәлеш билгеләү күнекмәсе булдыру.

Һәр дәрестә язу күнекмәләрен кабатлау.

Һәр дәрестә мәҗбүри рәвештә 10-14 минут мөстәкыйль эш эшләү.

Укучыларның белемен һәркөнне тикшерү.

Балаларның акыл сәләте үсешенә “блоклы” укыту системасы да зур йогынтыя сый. Аның асылы – билгеле бер теманы тоташтанөйрәнүдән гыйбарәт. Беренче дәрестә блок белән таныштырыла, башкаларында тулысынча өйрәнелә. Бу эш дәрестән-дәрескә тирәнәйтелә бара. Мәсәлән, әлеге система схемаларының берсе буенча этаплап мондый дәресләр үткәрергә мөмкин:

Кереш-лекция. Дәрестә материал эчтәлеге тулысынча аңлатыла, аның төп мәгънәсен төшендерүгә зур игътибар бирелә.

Семинар-дәресләр. Аларның саны материалның катлаулылыгына, күләменә һәм укучыларның яшенә бәйле. Барлык эш, әзерлеккә карап, дифференциальләштерелеп алып барыла. Балалар күнегүләрне мөстәкыйль башкаралар, дәреслек һ.б. беләнэшлиләр.

Лаборатор эш. Укучылар схема буенча җайланмалар җыя, аерым тәҗрибәләр үткәрә, күзәтүләр оештыра, таблица, отчет төзиләр, гомумиләштерүләр ясыйлар, уку-укыту фильмнары карыйлар.

Тема буенча мәсьәләләр чишү, диалоглар төзү.

Зачет.

Йомгаклау, кызыклы мәгълүматлар дәресе, анда балаларның ни дәрәҗәдә сәләтле булуы аеруча ачык чагыла.

Укучыларның  иҗадисәләтенүстерүдәиҗадидәресләрдәзурәһәмияткәия. Аларныңтөрләре байтак. Мәсәлән, дәрес-сочинение, дәрес-иҗадиотчет һ.б. аларныңһәрберсендәбалаларүзараһәмукытучыбеләнтыгызаралаша.

Сәләтле балалар белән эшләүдә яңа эшалымнары һәм төрләре, яңа мөмкинлекләр, дәресләрне яңача оештыруның яңа юнәлешләре барлыкка килә.

Мәсәлән, дәрес-семинар. Һәр баланы актив катнаштыру-аның төп таләбе. Алардан өстәмә әдәбият белән җитди мөстәкыйль эш таләп ителә. Анда укытучының укучылар белән җитәкчелек итүе аерым үзенчәлеккә ия. Ул-дәреснең максатын һәм планын аңлатудан, биремнәр бирүдән, консультацияләр үткәрүдән гыйбарәт.

Укытучылар, сәләтле укучыларның мөстәкыйльлеген үстерү максатында, сыналган алымнардан киң файдаланалар. Күп очракта укучы сыйныфта консультант, лаборант вазыйфаларын башкара, алар үз ара ярдәмләшәләр, үз-үзләренең ни дәрәҗәдә белемле булуын тикшерәләр. Балаларның сәләтен үстерүдә мәктәп, район, республика күләмендә үткәрелә торган олимпиадалар, фәнни конференцияләр, түгәрәкләр, факультатив дәресләр, кызыксыну буенча берләшмәләрдә зур әһәмияткә ия.

Язучы Ф. Әмирхан болай дигән:”  Үз милләтеңне кирәгенчә сөяр өчен аныңрухын аңларга, аның халәте руханиясендәге бик нечкә музыка тамырларын тыңлый белергә кирәктер. Шул вакытта гына кабык астына яшеренгән рухи көчне яратырга мөмкин буладыр. Бер халыкның рухын аңлау фәкать  аның әдәбияты аркылы гына мөмкиндер”.

 Сәләтле балалар тәрбияләүдә киң  кулланыла торган нәтиҗәле чара- класстан тыш эшләр. Менә шул вакытта бала тулысынча ачыла.  Бу чараларда укучы  үзен иркенрәк  тотарга,укытучы  белән якыннанрак аралашырга,үз фикерен курыкмыйча әйтергә өйрәнә.     Безнең мәктәптә, туган телгә,татар халкының милли бәйрәмнәренә, гореф-гадәтләренә багышланган бәйрәмнәр    оештырыла.     Мәсәлән, мәктәптә үткәрелгән  “Татар кызы” бәйрәмнәре, “Шаяннар, тапкырлар клубы”бик күркәм традициягә әйләнде. Мин класстан тыш чараларга укучыларны әзерләгәндә халык педагогикасы нигезенә таяныпэш итәм, чөнки  ул  зур акыллылык, әхлаклылык чишмәсе.         

Укучыларның җыр, бию, артист-сәхнә остасы булу сәләтләрен дә үстерергә мөмкин. Моның өчен махсус түгәрәкләр оештырырга була: театр, яшь иҗатчылар, нәфис сүз сөйләү түгәрәкләре, һ.б.

Көтелгән нәтиҗәләр

1. Сәләтле балалар белән эшне оештыруның яңа формаларын өйрәнү  һәм кулланышка кертү, комплекслы системасын булдыру.

2. Сәләтле  балалар белән эшнең авторлык педагогик технологияләрен тудыру.

3.Укучыларның эш нәтиҗәләре күтәрелү (олимпиадалар, конкурсларда җиңү, уку күрсәткечләре яхшыру, еллык  өлгереш һәм  белем сыйфаты күтәрелү).

4. Алган белемнәрне тормышта куллана  белү, тормышка яраклаша белү, креативлык, конкурент булырга сәләтлелек.

Йомгаклап шуны әйтәсе килә: дәресләрдә кулланылган эш алымнары (карточкалар белән эш, рәсем, картиналар буенча иҗади эшләр, компьютерда эшләү) - барысы да укучыларның сәләтләрен үстерүгә юнәлтелгән. Бары тик сәләтле балалар белән эшләгәндә генә, мөгаллим үзе дә күп нәрсәгә өйрәнә, белемен тирәнәйтә, тәҗрибә туплый. Дәресләрдәге информация –белемгә, ә белем күнекмәгә әверелә. Укытучы һәм укучыларда үз көченә ышаныч туа, алар үзләрен туплаган тәҗрибәләре белән көчле итеп сизәләр. Әгәр дә без җәмгыятьнең алга таба үсүен теләсәк, һәр укучының, һәр шәхеснең үсешен тәэмин итәргә тиешбез.

                                        Йомгак     

Укытуны сыйфатлы итүдә  индивидуаль­ләштерү һәм дифференцияләштерү укытучы эшендә төп юнә­леш булырга тиеш. Элеккерәк елларда укытучылар үзләренең эшчәнлеген уртача укучыны истә тотып оештыралар иде. Бу исә уртача укыту һәм тәрбия методикасын барлыкка китерде. Без, шул юлны сайлап, бик нык ялгыштык. Хәзер белем һәм тәрбия бирү эшен сәләтле балалар үстерү максатын күздә тотып оештырырга кирәк. Чөнки һәр кеше — шәхес. Алар­ның һәрберсенә аерым психологик һәм әхлакый үзенчәлек­ләр, кызыксыну һәм һәвәслек сыйфаты хас, һәркем чынбар­лыкны үзенчә күрә.

Сәләтле балалар белән эшне уйлап, планлаштырып оештыру шарт. Бары тик сәләтле балалар белән эшләгәндә генә, укытучы үзе дә күп нәрсәгә өйрәнә, белемен тирәнәйтә. Дәреслекләрдәге мәгълүмат - белемгә, ә белем күнекмәгә әверелә. Укучыларда үз көченә ышаныч туа, алар үзләре туплаган тәҗрибә белән үзләрен көчле итеп сизәләр. Әгәр дә без җәм­гыятьнең алга таба үсүен теләсәк, һәр укучының  үсешен тәэмин итәргә тиешбез .

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кулланылган әдәбият

Огородников И.Т.          Педагогика.

У вас нет прав для создания комментариев.