• Печать
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ЯШЕЛ ҮЗӘН ШӘҺӘРЕ АЕРЫМ ФӘННӘРНЕ ТИРӘНТЕН ҮЗЛӘШТЕРҮЧЕ 15 НЧЕ УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ МУНИЦИПАЛЬ БЕЛЕМ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ


Тема.Сабантуй
1 нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Яннаева Рима Хәйдәр кызының 9 нчы Б сыйныфында үткәргән дәрес эшкәртмәсе

 


Яшел Үзән шәһәре
2015 ел


Тема. Сабантуй 9 кл.(рус төркеме), авт.Ф.С.Сафиуллина, К.С.Фәтхуллина
Максат. Татар халкының милли бәйрәме белән таныштыру.
Бурычлар. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
Диалогик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү.
Татар халкының милли бәйрәменә карата мәхәббәт уяту.
Җиhазлау: дәреслек, презентация, сюжетлы рәсемнәр.
Метод һәм алымнар : коммуникатив, әңгәмә.
Дәрес тибы: яңа тема аңлату.

Дәрес барышы:
Ι Оештыру

1.Уңай психологик халәт тудыру.
2.Исәнләшү. Дежур укучы белән әӊгәмә.
-Исәнмесез!
- Исәнмесез!
-Хәлләрегез ничек?
- Бүген кем дежур?
- Сыйныфта кем юк?
- Бүген ничәнче число?
- Атнаның нинди көне?
- Бүген көн нинди? ( җылы, салкын, җил исә).

ΙΙ Өй эшен тикшерү
Татар халкыныӊ милли бизәкләре турында сөйләү.

ΙΙΙАктуальләштерү
Укучылар, сез нинди бәйрәмнәрне беләсез?
( Җиңү көне, Сабантуй, Республика көне, Яңа ел, 8 март, 23 февраль, 1 май хезмәт бәйрәме, ). Әйе, бу бәйрәмнәрне бөтен халыклар бәйрәм итә.
-Ә сез татар халкына гына хас булган бәйрәмнәрне беләсезме? ( Нардуган, Нәүрүз,Сабантуй, Сөмбелә, Каз өмәсе)
Экранда Сабантуй рәсеме.
-Әйдәгез әле бу рәсемгә карыйк әле. Бу рәсемдә сез нинди бәйрәм күрәсез?
( Сабантуй бәйрәме).
-Сабантуй бәйрәме – нинди бәйрәм? ( милли бәйрәм).
-Сабантуй бәйрәме турында нәрсә сөйли аласыз?
-Анда нинди ярышлар үткәрелә?
-Ярышларда кемнәр катнаша?
ΙV Яӊа тема

1.97 нче бит 4 нче күнегү. Текстны уку һәм тәрҗемә итү.
2.Сорауларга җавап бирү ( текст буенча).
-Сабантуйда төп ярыш нинди?
-Сабантуйда ярышлар нинди бәйгедән башлана?
-Иӊ зур бүләкне кем ала?
-Бу бәйрәмдә тагын нинди ярышлар була?
-Сабантуй нинди бәйрәм?
-Синеӊ бу бәйрәмгә барганыӊ бармы?
-Бәйрәм сиӊа ошыймы?

V Беренчел ныгыту

1. Уен. “Дөрес-дөрес түгел” (Тактада дөрес, дөрес түгел сүзләре беркетелә,бер укучы такта янына чыга, укучылар аңа текст буенча гыйбарәләр әйтәләр, ә укучы гыйбарәнең мәгънәсенә карап, “дөрес” яки “дөрес түгел” сүзләре язылган гыйбарә янына баса.)
Мәсәлән: Сабантуй-милли бәйрәм (дөрес)
Сабантуй олылар көрәшеннән башлана (дөрес түгел)
Сабантуйда чүлмәк вату уены булмый ( дөрес түгел)
Сабантуйда капчык киеп йөгерү уены була (дөрес) һ.б.
VI Төркемнәрдә, парларда яки индивидуаль эш. Эталон буенча тикшерү
1.Текст буенча диалог төзү. (парларда сөйләшү)

VII Рефлексия
- Дәресебезнең максаты нинди иде?
- Максатыбызга ирештекме?
- Дәрестә нәрсәләр белдек?
- Кем бүген алган белемнәрен киләчәктә куллана алам дип уйлый?
VΙΙΙ Өй эше
1. Сабантуй турында презентация ясап килергә.
2. Сабантуй турында сөйләргә өйрәнергә.
ΙX Йомгаклау
-Укучылар без бүген дәрестә нәрсәләр турында сөйләштек? ( бәйрәмнәр, уеннар).
-Без татар халкының нинди бәйрәме турында сөйләштек? ( Сабантуй).
-Сабантуй нинди бәйрәм? ( милли бәйрәм).
-Сабантуй бәйрәме кайчан була? ( җәй башында) .
- Сабантуй бәйрәмендә нинди уеннар була? ( капчык киеп йөгерү....)

Билгеләр кую.