Рус телле балаларда мәдәниятара компетенция формалаштыру
Хайбуллина Лейля Накиповна, высшая квалификационная категория, учитель татарского языка и литературы, г.Казань “Гимназия №19”
Бүгенге көндә туган телебезне яклау, аны торгызу, үстерү һәм саклау- иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Бер генә милләт тә башкалар белән бәйләнешсез яши алмый. Татарстанда төрле милләт кешеләре яши. Татарстан Республикасында яшәүче һәр кеше, нинди генә милләт кешесе булмасын, татар телен, татар халкының тарихын, мәдәниятын, гореф-гадәтләрен белергә, милли бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә тиеш. Татар һәм рус телләре республикабызың дәүләт телләре булып торалар. Безнең төп максатыбыз- ике дәүләт телендә дә иркен сөйләшүче, белемле, тәрбияле, тормышка әзер шәхес тәрбияләү. Бу максатка ирешүдә төп өч компетенцияне аерып күрсәтергә була.
Лингвистик компетенция
Коммуникатив компетенция
Мәдәниятара компетенция
Беренче компетенция- лингвистик. Әлеге компетенция татар теленең фонетика, лексика, морфология, синтаксисы кебек фән тармакларын өйрәнүне үз эченә ала.
Икенче компетенция- коммуникатив. Коммуникатив компетенция исә аралашуны, аның дүрт компонентын (сөйләү, тыңлап аңлау, уку, язу) үзләштерүне күздә тота.
Өченчесе- мәдәниятара компетенция.
Мәдәниятара компетенция нидән гыйбәрәт соң?
Бу төр компетенция- өйрәнелә торган телдә сөйләшүче халыкның, безнең очракта татар халкының, миили-мәдәни үзенчәлекләре белән танышып, тел нормаларын истә тотып, шул милләт кешесе белән уңышлы аралаша алу. Кыскача әйткәндә, телне үзләштерү барышында халыкның мирасын өйрәнү.
Мәдәниятара компетенция бурычларының иң мөһиме- телне саклау һәм үстерү. Шулай ук башка милләт халкында татар теленә, мәдәниятына карата кызыксыну һәм хөрмәт уяту, халыклар арасында толерантлык тәрбияләү.
Мәдәниятара компетенция формалаштыруны шартлы рәвештә өч өлешкә бүлеп күрсәтергә мөмкин.
Иң беренче- белем туплау. Моңа укучыларның рус мәдәнияты белән беррәттән татар халкының мәдәнияты, йола-бәйрәмнәре, икътисадый, иҗтимагый тормышындагы казанышлары белән таныш булу; татарларның гадәтләрен, холкын, карашларын, сөйләм этикеты үрнәкләрен белү белү; ике мәдәният бәйләнешләреннән хәбәрдәр булу керә.
Икенче өлеш- алган белемне куллану, күнекмәләр формалаштыру, фикер йөртү. Рус телле балалар мәдәниятара диалогка әзер булырга, әңгәмәне оештыра белергә; рус һәм татар мәдәниятының охшаш һәм аермалы якларын ачыклый, күзәтә, чагыштыра алырга тиешләр. Әлбәттә, мәдәниятара аңлашылмаучанлыкны булдырмау өчен, бернинди каршылык килеп чыкмасын өчен күп тырышырга кирәк .
Өченче мөһим өлеш- ике мәдәният арасында дөрес психологик мөнәсәбәт оештыру. Без рус телендә сөйләшүче укучыларда татар милләтенә карата ачык, толерант булу, хөрмәт белән карау кебек сыйфатларны булдырырга, укучыларда татар телен өйрәнүгә психологик яктан уңай караш тәрбияләргә тиешбез. Эмпатиялелек күренешенең төп характеристикаларын балаларда булдыру өстендә эш алып бару мөһим. Моңа башка кеше күзлегеннән чыгып фикер йөртү, хәленә керү, ихлас кызыксыну һ.б. керә.
Тарих күрсәткәнчә, һәр телнең, һәр мәдәниятның үзенә генә хас үзенчәлекләре, байлыклары бар. Һәр мәдәният дөньякүләм мәдәниятны баета, тулыландыра. Рус мәктәпләрендә татар телен укыту шушы максатны истә тотып оештырылырга тиеш. Татар телен укытуда, аңа кызыксыну уятуда мәдәниятара компетенциянең роле зур. Ул башка милләт вәкиле белән уңышлы аралашу өчен кирәкле фактор. Шуңа күрә мәдәниятара компетенция хәзерге заман мәгарифе өчен актуаль һәм кирәкле компонент булып тора. Укучылар татар теле дәресләрендә текстлар, яңа лексик берәмлекләр өйрәнү аша туганлык исемнәре, татар халкының милли киемнәре, милли ризыклары, традицияләре, бәйрәмнәре, халык авыз иҗаты һ.б. белән якыннан танышырга тиеш. Үзләштерелә торган барлык материал укучыларның белемен арттыруга, коммуникатив эшчәнлекне оештыруга, татар халкының милли үзенчәлекләренә кызыксыну уятуга, мәдәниятара диалогны оештыруга хезмәт итәргә тиеш. Безгә укучылар татар телен, мәдәниятын дөрес кабул итсен өчен шартлар тудырырга, дөрес укытырга, тәрбияләргә, махсус эш алымнары, эффектив чаралар булдыру кирәк. Мәсәлән, эзләнүгә илтүче эш төрләрен кулланырга: репортаж алу; дискуссияләр, җанлы сөйләшүләр оештыру; рефератлар, эссе язу; проект эшләре башкару; мәкаль-әйтемнәрне, фразеологизмнарны тикшерү; рольле уен һ.б. Һәр рус баласын татар халкында өстенлек алган сыйфатлар белән (сабырлык, кунакчыллык, ярдәмчеллек...), татар кешесенә хас ишарәләр, сөйләм тизлеге, басым, интонация белән дә укучыларны таныштырырга кирәк. Төрле ысуллар белән, кызыксындыру уятып укыткан очракта гына, укучыларыбызны татар телен өйрәнүгә, татарча сөйләшүгә өнди алабыз. Шул чакта гына, “татар телен барлык укучылар да яратып өйрәнәләр” дигән теләк тормышка ашачак.
Укытуда дәреслекләр белән генә чикләнмәскә кирәк, мәдәниятара компетенцияне формалаштыру өчен дәресләрдәге эш алымнарын төрләндереп торырга, проектлар ясарга, сайтлар булдырырга, хәтта экскурсияләр, лагерьлар оештырырга мөмкин.
Укучыларыбыз татарча аралашырга өйрәнү белән беррәттән, халкыбызның мәдәниятын кызыксынып үзләштерсәләр, милләтара әңгәмәне каршылыксыз оештыра алсалар, мәдәни компетенция үсеш алачак.
2015