
- Подробности
- Категория: Татар теле
- Создано 18.02.2015 09:41
- Автор: Румия
- Просмотров: 3184
МБОУ “Шеморданский лицей Сабинского муниципального района РТ”
Сыйфат сүз төркеме-3нче сыйныф өчен дәрес эшкәртмәсе.
Хуснутдинова Румия Рафитовна- Учитель начальных классов
2015 год.
Сыйфат сүз төркеме.
Максат:
¾ укучыларны сыйфат сүз төркеме турында төшенчә һәм предметларның төрле билгеләрен белдергән сыйфатларбелән таныштыру, сөйләмдәге роле белән таныштыру;
¾ күнегүләрдән сыйфатларны таный,исемнән чыгып сорау куя белү,төркемнәргә бүлә белү,сөйләмдә куллана белү күнекмәсен булдыру;
¾ язгы табигатькә мәхәббәт тәрбияләү;
Дәрес тибы: яңа белем өйрәнү,
Җиһазлау: Ф.Ф.Харисов “Татар теле” 3 сыйныф өчен дәреслеге,док.камера, интер.такта, компьютер,карточкалар.
Дәрес планы.
- I. Дәресне оештыру.
1.Исәнләшү.
Укытучы: Исәнмесез укучылар,
Килдегезме дәрескә
Уен,көлке,эшләрегез
Калдымы тәнәфестә?
Укучылар: Кыңгырауны ишеттек тә
Ашыктык без дәрескә
Җиңнәребезне сызганып
Тотынабыз зур эшкә.
2. Дәрескә әзерлекләрен тикшерү.
3. Дежур укучы рапорты.
4. Дәреснең максатын хәбәр итү.
- Укучылар,дәресне бер-беребезгә елмаю бүләк итеп башлап җибәрик әле.
Бүген без сезнең белән исем,фигыль сүз төркемнәре турындагы белемнәребезне тикшерербез,сыйфат сүз төркеме турында өйрәнербез һәм аларны сөйләмебездә дөрес куллана белү күнекмәләрен үстерербез, күнегүләр эшләрбез.Мин сезгә түгәрәкләр өләшәм,алар безгә дәрес ахырында кирәк булырлар.
- Укучы балаларның хәзерге эмоциональ халәтен билгеләү(слайдтан үзләренә туры килгән бик яхшы, уртача, начар дигән смайликлар аша үзләренең кәефләренә бәя бирәләр)
- II. Терәк белемнәрне актуальләштерү.
- III. Яңа белем һәм күнекмәләр бирү.
- 1. Дәреслек белән эш, 80 бит, 194нче күнегү.
Исем һәм фигыль cүз төркемнәрене буенча эшлиләр.
МИКС ПЭА ШЭА – РЕЛЛИ РОБИН (укучылар көйгә биеп йөриләр, көй бетүгә, парларын табып, басалар. Бирелгән сорауга кыска җаваплар белән җавап бирәләр.)
1. Исем дип нинди сүзләргә әйтелә?
а) предметны белдергән сүзләргә
б) эшне белдергән сүзләргә
2. Исем нинди сорауларга җавап булып килә?
а) нинди?кайсы?
б) кем?нәрсә?
3.Ялгызлык исемнәр дип нинди исемнәргә әйтәләр?
а) кешеләрнең,елгаларның,шәһәрләрнең ягъни бер төрдән булган предметларның,күренешләрнең берсенә генә бирелә торган исемнәргә;
б) бер төрдән булган предметларның барысы өчен дә бирелгән исемнәргә.
4. Җөмлә эчендә ялгызлык исемнәр ничек языла?
а) Юл хәрефеннән
б) Баш хәрефтән
5. Кайсы рәттәге исемнәр ялгызлык исемнәргә керә?
а) Эт,авыл,шәһәр
б) Акбай,Мамадыш,Алабуга.
6. Күплек сандагы исемнәргә нинди кушымчалар ялгана?
а) лар/ләр, нар/нәр
б) Дан/дән, тан/тән
ИНСАЙД-АУТСАЙД СЁКЛ (укучылар эчке-тышкы түгәрәккә басалар, укытучы биргән сорауга башта эчке түгәрәктәге укучылар тышкы түгәрәктәгесенә, аннары киресенчә җавап бирәләр)
1. Фигыль дип атала:
а) эшне,хәлне,хәрәкәтне белдергән сүзләр.
б) предметны белдергән сүзләр.
2. Фигыль нинди сорауларга җавап бирә?
а) кем?нәрсә?
б) нишли?нишләде?нишләгән?
3. Хәрәкәтне белдерә торган фигыльләр:
а) сикерә,оча,йөзә
б) йоклый,уйлый,ярата.
4. Эшне белдерә торган фигыльләр:
а) уйлый,аңлый.
б) юа,чистарта,себерә.
5. Хәлне белдерә торган фигыльләр:
а) арыган,йоклый,уйлый.
б) сикерә,йөгерә,оча.
6. Фигыль нәрсәләр белән төрләнә?
а) зат-сан белән төрләнә.
б) килеш белән төрләнә.
7. Юклык формасындагы фигыльләргә нинди кушымчалар ялгана?
а) ды/де,ты/те.
б) мый/ми.
8. Кайсы рәттәге фигыльләр юклык формасында.
а) бармый,килми
б) ашады,уйлый.
- Куян икәнен каян белдегез? Куян нинди? Шул сорауга җавап биргән сүзләрне табып укы.
- Күчереп яз, нинди? Соравына җавап биргән сүзләргә дулкынлы сызык сыз.
- Кагыйдәне уку- 81нче бит.
- 2. Сүзләр әйтеп яздырыла
- яз,тамчы,кояш,кар,җил.
- 3. Бу сүзләрне кулланып җөмләләр төзелә,иң уңышлы дип саналганы дәфтәрләргә языла.
- Ямьле яз җитте.Эре тамчылар тама. Якты кояш балкый.Ак кар эри.Салкын җил карны ашый.
- 4. Исемнәрне таптырып,асларына сызабыз .Фигыльләрне таптырып шулай ук асларына сызабыз.Сыйфат астына нинди сызык сызабыз?(сыйфат астына сызыла).
- Укучылар,җөмләләребез бик матур булды,ни өчен дип уйлыйсыз?
- Без сыйфатлар файдаландык.
- Димәк,безгә сыйфатлар ни өчен кирәк икән?(җөмләләрне,сөйләмне матурлар өчен).
- IV. ФИЗКУЛЬТПАУЗА
- 5. РЕЛЛИ ТЭЙБЛ (укучылар чиратлашып, үзләренең җавапларын язалар)
Предметлы рәсемнәр белән эш.( җиләк-җимеш һәм яшелчәләрнең билгеләрен атау).
- Алма (кызыл,түгәрәк,татлы,әче,яшел,эре,вак).
- Кыяр (яшел,озынча,эре,тәмле,вак,тозлы).
- Помидор(түгәрәк,кызыл,тәмле,эре,вак,тозлы).
- Кишер(..........................)
- Җиләк(..........................)
- Нәтиҗә:Әлеге предметларның нинди билгеләрен атадыгыз?(төс,форма,тәм)
- 6. РЕЛЛИ КОУЧ (укучылар чиратлашып карточкалардагы җавапларны билгелиләр: сыйфатлар астына сызарга.)
- Җылы язлар җитте.
- Салкын кыш үтте.
- Укучылар матур мәктәпләрдә укыйлар.
- Күңелле каникуллар башланыр.
- Кояшлы җәй җитәр.
- Уку дәресендә кызык китап укыдык.
|
А |
В |
|||
- V. Рефлексив кабатлау. Гомуми үзбәя
-Без бүген дәрестә нинди сүз төркемен өйрәндек?(сыйфат)
- ТЭЙК ОФ ТАЧ ДАУН (укучылар укытучы әйткән билгеләмә дөрес булса торалар, ризалашмасалар, утырып калалар)
- Сыйфат ул сүз төркеме(+)
- Сыйфат кем?нәрсә? соравына җавап бирә (-)
- Сыйфат предметныд билгесен белдерә(+)
- Сыйфат нинди?кайсы? соравына җавап бирә(+)
- Сыйфат җөмләне тулыландырмый, матурламый (-)
- Сыйфат җөмләләрне матурлар, тулыландырыр өчен кирәк(+)
- Мин сезнең һәрберегезгә дәрес башында түгәрәкләр өләшкән идем.Ә хәзер мине игътибар б/н тыңлагыз.Түгәрәкләрегезгә исемнәрегезне языгыз(тактада бик яхшы, уртача, начар дип күрсәтелгән смайликлар янына куегыз)
-Дәрестә кем бар эшне дә аңлап,үз-үзеңә ышанып эшләде түгәрәгегезне шат йөзле малайга куегыз.
-Әгәр бераз икеләнебрәк эшләгән һәм ялгышкан булсагыз,икенчесенә куегыз.
-Сезгә эшләр бик авыр тоелган һәм сез биремнәрне үти алмаган булсагыз, моңсу смайликка куегыз.
- VI. Өй эше.
- 196 нчы күнегү, кагыйдәне өйрәнәсе.
- Саубуллашу.


