Казан шәһәре Яңа Савин районы 49нчы урта белем бирү мәктәбе
Тема: Ашханәдә
Башкарды: Гайнетдинова Гүзәл Сәйдәш кызы,
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
2014 ел
Тема: «Ашханәдә”
Максат: 1) Өйрәнелгән сүз һәм җөмләләрне сөйләмдә куллану; укучыларның лексик темага бәйле белемнәрен системалаштыру.
2)Өйрәнелгән җөмлә калыпларыннан урынлы файдаланырга күнектерү.
3) Ашханәдә үз-үзеңне тота белергә өйрәтү, әдәплелек кагыйдәләрен искә төшерү.
Җиһазлау: дәреслек “Күңелле татар теле” 3 сыйныф, презентация (слайдлар).
Дәрес барышы:
а) исәнләшү
-Исәнмесез ,укучылар.
-Исәнмесез,укытучы апа!
-Хәлләрегез ничек?
-Рәхмәт, яхшы, ә сезнең хәлләрегез ничек?
- Рәхмәт , яхшы.
б) Әңгәмә үткәрү
-Бүген ничәнче число?
-Бүген көн салкынмы, җылымы?
-Кар явамы?
-Бу нинди дәрес?
-Татар теле ничәнче дәрес?
-Сез дәрестә нишлисез?
-Сез тәнәфестә нишлисез? (уйныйбыз, сөйләшәбез, ашыйбыз)
в) кроссворд чишү. (слайд)
- Нинди сүз килеп чыкты? (ашханә)
-Дәрестә “Ашханә” темасы турында сөйләшербез, биремнәр эшләрбез. Темабыз бик тәмле.
2. Актуальләштерү.
- Укучылар, без икенче сыйныфта милли сүзен өйрәнгән идек. Әйдәгез искә төшерик әле, нәрсә соң ул милли?
- Милли дип нәрсәгә әйтә алабыз?
- Кием, бию, музыка, ашлар.
- Әйе, укучылар, сез нинди татар милли ашларын беләсез?
- Чәк-чәк, бәлеш, гөбәдия, кыстыбый, өчпочмак... (слайдлар)
- Чәч-чәк баллымы?
- Гөбәдия тәмлеме?
- Бәлеш итлеме?
- Кыстыбый яратасызмы?
- Сез тагын нинди ризыклар беләсез?
- Дөге боткасы, токмачлы аш, карабодай боткасы, кәбестә ашы, пилмән, пылау. (слайд)
- Хәзер без ашханәдә. Әйдәгез, бу ризыкларны пешекчедән сорап карыйк әле.
- Миңа дөге боткасы бирегез әле...
- Кто спросит нужен ли ему это блюдо?
- Сиңа .... кирәкме?
- Әйе, миңа ..... кирәк.
- А если не надо!
- Юк, миңа ..... кирәкми.
- Как вы предложите блюдо другу?
- м-н: Маша, мә, өчпочмак аша.
- -Рәхмәт, мин өчпочмак яратам.
- -А как можно отказаться?
- -Юк, мин өчпочмак яратмыйм.
Физкультминут.
- Мин сезгә предмет исемнәрен әйтәм. Ашарга яраса, кул чабабыз, әгәр ярамаса, әкрен генә тыпырдыйбыз. Ботка, бәрәңге, пычак, ипи, сөт, тәлинкә, кашык, чәк-чәк, чәчәк...
- Ял иттек. Рәхмәт, утырыгыз.
Дәреслек белән эш.
Бүген без сезнең белән “Ашханәдә” текстын укырбыз, тәрҗемә итәрбез. Текстны укыганчы яңа сүзләр белән танышып китик.
Сүзлек эше. (слайд)
Ошый- нравится
Төрле-төрле – разный
Аш та – и суп
Кесәл – кисель
Аннан соң – потом
Текст өстендә эш.
а) укытучы укуы.
б) укучылар укый һәм тәрҗемә итә.
- Укучылар, сез ашханәдә үзегезне ничек тотасыз? Ашханәдә нишләргә ярый, ярамый?
- Кулын юа, сөйләшми, чиста ашый, ризыкны түкми, рәхмәт әйтә...
- Әдәпле укучы нинди булырга тиеш? (слайд)
а) укытучы – укучылар диалогы. Сорауларга җавап бирәбез.
- Мәктәптпә ашханә бармы?
- Ашханә нинди?
- Ашханәдә нәрсәләр пешерәләр?
- Ашханәдә ризыклар тәмлеме?
- Син көндезге ашны өйдә ашыйсыңмы?
- Ашханәдә кемнәр эшли?
- Сез пешекчеләргә нәрсә әйтәсез?
б) ситуатив күнегүләр. Дустыңнан сора.
-любит ли он каши;
- вкусно ли варят в столовой суп;
- нравится ли ему в столовой;
- пьёт ли он утром чай;
- ест ли он днём суп;
- Дәрестә нәрсә турында сөйләштек?
- Нәрсәләр истә калдырдык?
- Ашханәдә үзегезне ничек тотасыз?
Ашханә темасына рәсем ясарга һәм рәсемгә 3 сорау язарга.
1.Билгеләр кую
2.Саубуллашу.