header

Вторник, Июль 14, 2026
 
Рейтинг:   / 3
ПлохоОтлично 

Казан шәһәре Яңа Савин районы 49нчы урта белем бирү мәктәбе

 

 

 

 

 

Тема: Ашханәдә

 

 

 

 

                                                     

 

 

 

 

 

 

                                                       Башкарды: Гайнетдинова Гүзәл Сәйдәш кызы,

                                                                          татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

 

 

 

 

 

 

 

2014 ел

 

Тема: «Ашханәдә”

Максат: 1) Өйрәнелгән сүз һәм җөмләләрне сөйләмдә куллану; укучыларның лексик темага бәйле белемнәрен системалаштыру.

2)Өйрәнелгән җөмлә калыпларыннан урынлы файдаланырга күнектерү.

3) Ашханәдә үз-үзеңне тота белергә  өйрәтү, әдәплелек кагыйдәләрен искә төшерү.

Җиһазлау: дәреслек “Күңелле татар теле” 3 сыйныф, презентация (слайдлар).

Дәрес барышы:

  1. 1.     Оештыру.

а) исәнләшү

          -Исәнмесез ,укучылар.

          -Исәнмесез,укытучы апа!

          -Хәлләрегез ничек?

          -Рәхмәт, яхшы, ә сезнең хәлләрегез ничек?

         - Рәхмәт , яхшы.

б) Әңгәмә үткәрү

-Бүген ничәнче число?

-Бүген көн салкынмы, җылымы?

-Кар явамы?

-Бу нинди дәрес?

-Татар теле ничәнче дәрес?

-Сез дәрестә нишлисез?

-Сез тәнәфестә нишлисез? (уйныйбыз, сөйләшәбез, ашыйбыз)

в) кроссворд чишү. (слайд)

- Нинди сүз килеп чыкты? (ашханә)  

-Дәрестә “Ашханә” темасы турында сөйләшербез, биремнәр эшләрбез. Темабыз бик тәмле.

       2.     Актуальләштерү.

-         Укучылар, без икенче сыйныфта милли сүзен өйрәнгән идек. Әйдәгез искә төшерик әле, нәрсә соң ул милли?

-         Милли дип нәрсәгә әйтә алабыз?

-         Кием, бию, музыка, ашлар.

-         Әйе, укучылар, сез нинди татар милли ашларын беләсез?

-         Чәк-чәк, бәлеш, гөбәдия, кыстыбый, өчпочмак... (слайдлар)

-         Чәч-чәк баллымы?

-         Гөбәдия тәмлеме?

-         Бәлеш итлеме?

-         Кыстыбый яратасызмы?

-         Сез тагын нинди ризыклар беләсез?

-         Дөге боткасы, токмачлы аш, карабодай боткасы, кәбестә ашы, пилмән, пылау. (слайд)

-         Хәзер без ашханәдә. Әйдәгез, бу ризыкларны пешекчедән сорап карыйк әле.

-         Миңа дөге боткасы бирегез әле...

-         Кто спросит нужен ли ему это блюдо?

-         Сиңа .... кирәкме?

-         Әйе, миңа ..... кирәк.

-         А если не надо!

-         Юк, миңа ..... кирәкми.

-          Как вы предложите  блюдо другу?

-         м-н: Маша, мә, өчпочмак аша.

-         -Рәхмәт, мин өчпочмак яратам.

-         -А как можно отказаться?

-         -Юк, мин өчпочмак яратмыйм.

Физкультминут.

-         Мин сезгә предмет исемнәрен әйтәм. Ашарга яраса, кул чабабыз, әгәр ярамаса, әкрен генә тыпырдыйбыз. Ботка, бәрәңге, пычак, ипи, сөт, тәлинкә, кашык, чәк-чәк, чәчәк...

-         Ял иттек. Рәхмәт, утырыгыз.

  1. 3.     Яңа тема өстендә эш.

             Дәреслек белән эш.

Бүген без сезнең белән “Ашханәдә” текстын укырбыз, тәрҗемә итәрбез. Текстны укыганчы яңа сүзләр белән танышып китик.

Сүзлек эше. (слайд)

Ошый- нравится

Төрле-төрле – разный

Аш та – и суп

Кесәл – кисель

Аннан соң – потом

Текст өстендә эш.

а) укытучы укуы.

б) укучылар укый һәм тәрҗемә итә.

-         Укучылар, сез ашханәдә үзегезне ничек тотасыз? Ашханәдә нишләргә ярый, ярамый?

-         Кулын юа, сөйләшми, чиста ашый, ризыкны түкми, рәхмәт әйтә...

-          Әдәпле укучы нинди булырга тиеш? (слайд)

  1. 4. Белемнәрне ныгыту.

а) укытучы – укучылар диалогы. Сорауларга җавап бирәбез.

- Мәктәптпә ашханә бармы?

- Ашханә нинди?

- Ашханәдә нәрсәләр пешерәләр?

- Ашханәдә ризыклар тәмлеме?

- Син көндезге ашны өйдә ашыйсыңмы?

- Ашханәдә кемнәр эшли?

- Сез пешекчеләргә нәрсә әйтәсез?

б) ситуатив күнегүләр. Дустыңнан сора.

-любит ли он каши;

- вкусно ли варят в столовой суп;

- нравится ли ему в столовой;

- пьёт ли он утром чай;

- ест ли он днём суп;

  1. 5. Йомгаклау.

- Дәрестә нәрсә турында сөйләштек?

- Нәрсәләр истә калдырдык?

- Ашханәдә үзегезне ничек тотасыз?

  1. 6. Өй эше бирү

Ашханә темасына рәсем ясарга һәм рәсемгә 3 сорау язарга.

      1.Билгеләр кую

       2.Саубуллашу.

 

У вас нет прав для создания комментариев.