
- Подробности
- Категория: Татар теле
- Создано 15.10.2014 15:47
- Автор: Лилия
- Просмотров: 3136
Татар теле.Автор Лилия.
МББУ 159 нчы лицей.
Башкарды:татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Җәләлова лилия Раил кызы
Тема: Үткән заман хикәя фигыль. ( Прошедшее время глагола)
Дәрес тибы: катнаш дәрес (өй эшен тикшерү, яңа теманы аңлату, белем –
күнекмәләрне ныгыту, өй эше бирү)
Дәресне җиһазлау: компьютер, интерактив такта, проектор, карточкалар
Дәрес барышы.
I Оештыру өлеше.
- Хәерле көн! Исәнмесез, укучылар.
- Кәефләрегез ничек?
- Бүген ничәсе? Атнаның кайсы көне?
- Бүген көн нинди? Кайсы ел фасылы?
- Дәрестә кемнәр юк?
Фонетик күнегүләр эшләү.
- Хәзер авазлар кабатлыйбыз.( Укучыларга кечкенә көзгеләр таратыла, шул көзгеләргә карап, укучылар укытучы артыннан авазларны кабатлыйлар)
- Минем арттан кабатлыйбыз.Ә-ә-ә-ә, ү-ү-ү-ү, ө-ө-ө-ө(Кабатлыйлар, укытучы авазларның әйтелешен аңлата)
- Сез Ә авазы кергән нинди сүләр беләсез?
- Әти, әни, дәү әни, әтәч, тәрәзә, чәчәк һ.б.
- Ү авазы кергән нинди сүзләр беләсез?
- Үрдәк, чүпрәк, түшәм, һ.б.
- Ө авазы кергән сүзләр?
- Өстәл, өй, көн, төн, һ.б.
- Хәзер шушы сүзләр белән сүзтезмшлшр төзеп карыйк
- Матур чәчәк, чиста тәрәрзә, зур өстәл, зур өй, кызыл күлмәк, биек түшәм һ.б.
- Өч сүзтезмә белән җөмлә төзеп әйтегез.
- Мин матур күлмәк киям. Без зур өйдә яшибез. Әни бакчада матур чәчәкләр үстерә.һ.б.
II Өй эшен тикшерү.
-Ә хәзер өй эшен тикшерәбез.Без узган дәрестә...................
Шигырьне яттан сөйләгез.( Укучылар шигырьне яттан сөйлиләр)
III Белемнәрне актуальләштерү.( Узган дәрес материалы)
1 нче бирем. Нишли? Соравына җавап булып килгән сүзләрне табу.
Җөмләләрне сәнгатьле итеп укыгыз, тәрҗемә итегез. (җөмләләр интерактив тактада). Нишли? Соравына җавап булып килгән сүзләрне табып, асларына ике сызык сызарга.(Һәр бирем ике телдә аңлатыла). Укучылар биремне үтиләр, дәфтәрләренә күчереп язалар.Биремне укытучы белән берлектә тикшерәләр.
Җөмләләр.
Катя – Бик эшчән кыз. Ул эш ярата. Катя 2 нче сыйныфта укый. Ул – яхшы укучы. Өйдә ул эшли, әнисенә булыша: савыт – саба юа, чәчәкләргә су сибә, идән себерә. Кич белән китап укый.
2 нче бирем. Күпнокталар урынына тиешле кушымчалар куегыз.
Мин мәктәпкә бар... . Фәрит китапны Алешага бир... . Марат сәгать җидедә тор... . без яхшы укы... .
IV Яңа материлны үзләштерүгә әзерлек.
Нишләде? Соравына җавап булып килгән сүләрне күзәтү. Интерактив тактада сораулар һәм фигыльләр язылган. Укып, русчага тәрҗемә итү, кушымчаларны күзәтү.
Нишли? Нишләде?
бар-а бар-ды
кит-ә кит-те
көл-ә көл-д
утыр-а утыр-ды
Экраннан нишләде? соравына җавап булып килгән сүзләрнең кушымчалары язылган таблицаны карау.
|
Сузыклар Гласные |
калын( твердый) |
-ды |
|
нечкә (мягкий) |
-де |
|
|
Тартыклар Согласные |
Яңгырау(звонкий) |
-ды -де |
|
Саңгырау(глухой) |
-ты -те |
Нәтиҗә. (Укытучы аңлата)
Нишләде? соравына җавап бирә торган калын сузыкка тәмамланган сүзләргә –ды, нечкә сузыкка тәмамланган сүзләргә –де кушымчасы ялгана.
Яңгырау тартыкка беткән калын сүзләргә – ды, нечкә тартыкка беткән сүзләргә – де; саңгырау тартыкка беткән сүзләргә – ты, нечкә сузыкка беткән сүзләргә – те кушымчалары ялгана.
Мисаллар: йөгер-де, башкар-ды, ят-ты, көт-те
3. Дәреслек белән эш.
V Яңа белем – күнекмәләрне үзләштерү.
- Дәреслек белән эш
- Кем күбрәк яза.Бирем интерактив тактада чыга, укучылар биремне дәфтәрләрендә эшлиләр.
- Дәреслек белән эш
- Ишетеп- аңлаукүнекмәләрен ныгыту өчен күнегү.
- Дәрестә нинди күнегүләр эшләдек?
- Нинди сорауга җавап эзләдек?
- Бүген нинди яңалык белдегез?
1 нче бирем. Уң як баганага нишли? сул як баганага нишләде? сорауларына җавап биргән сүзләрне язарга.
Җөмләләр. Бүген мәктәптә бәйрәм була. Малайлар һәм кызлар бу бәйрәмне бик көтәләр, чөнки алар яхшы итеп әзерләнделәр.Бәйрәмдә кучылар биеделәр, җырладылар көлделәр. Укытучылар аларга рәхмәт әйттеләр, бүләкләр бирделәр.
|
НИШЛИ? |
НИШЛӘДЕ? |
2 нче бирем. Күпнокталар урынына тиешле кушымчалар куеп сүзләрне күчереп языгыз.( -ды, -де; -ты, -те)
Сикер..., ят..., бар..., кит..., сөрт..., укы..., яз..., йокла..., җырла..., утыр... .
ФИЗКУЛЬТМИНУТ
VI. Яңа белем – күнекмәләрне ныгыту.
Бирем. Укытучы сөйләмен тыңлап, җөмләләрне рус теленә тәрҗемә итәргә. Нишләде? соравына җавап биргән сүзләрне аерып әйтергә, сорау куярга.
Җөмләләр. Бүген көн бик матур. Мин дусларым белән урамга чыктым. Без уйнадык, йөгердек, көлдек. Өйгә кайткач, мин әнигә булыштым: чәчәкләргә су сиптем, тәлинкәләр юдым.
VII. Дәрескә йомгак ясау. Өйгә эш бирү.
Дәрестә куллану өчен.
|
Прошедшее время (үткән заман) имеет 2 вида: прошедшее определенное время ( билгеле үткән заман) и прошедшее неопределенное время ( билгесез үткән заман) |
Билгеле үткән заман (прошедшее определенное время)
|
Лицо |
Вопросы |
Окончания |
-ды/-де после звонких согласных и после гласных |
-ты /-те после глухих согласных |
|
Мин Син Ул |
нишләдем?(что сделал?) нишләдең?(что сделал?) нишләде?(что сделал?) |
-м -ң - |
килдем(пришёл) килдең(пришёл) килде(пришёл) |
киттем(ушёл) киттең(ушёл) китте(ушёл) |
|
Без Сез Алар |
нишләдек?(что сделали?) нишләдегез?(что сделали?) нишләделәр?(что сделали?) |
-к -гыз/-гез -лар/ләр |
килдек(пришли) килдегез(пришли) килделәр(пришли) |
киттек(ушли) киттегез(ушли) киттеләр(ушли) |



/ 4