
- Подробности
- Категория: Татар теле
- Создано 15.10.2014 15:28
- Автор: Лилия
- Просмотров: 3753
Татар теле. Автор Лилия
МББУ 159 нчы лицей
Тема:Туган тел бәйрәме.
Башкарды:татар теле һәм әдәбияты
Укытучысы Җәләлова Лилия Раил кызы
“Тел – рухи дөнья көзгесе”
Пәрдә ачыла. Сәхнә артында “Тәфтиләү” көе яңгырый. Сәхнәгә алып баручы ике укучы чыга.
1 а.б.
“И туган тел, и матур тел, әткәм- әнкәмнең теле...”-дигән бөек Тукаебыз, һәм ул мең тапкыр хаклы. Ни өчен?
2 а.б.
Чөнки кечкенәдән өйрәтелгән туган тел халык йөрәген шигърият белән генә сугарып калмый, аның күңелендә милли горурлык хисләре дә уята, ата-бабаларыбыз теленнән рухи ләззәт алу мөмкинлеге бирә.
1 а.б.
“Тел –рухи дөнья көзгесе” дигән телдән журналыбызның беренче битен ачабыз.
2 а.б.
Ул: “ Тел – безнең гомер юлдашыбыз”, -дип атала.
1 а.б.
Әйе, кешенең бөтен тормышы тел белән бәйле. Туганнан алып, соңгы сулышына кадәр, тел һәм сүз – кешенең аерылгысыз юлдашы.
2 а.б.
Бөек рус әдибе Л.Н.Толстой: “Сүз – бөек нәрсә ул. Бөек, чөнки сүз белән кешеләрне берләштерергә мөмкин, сүз белән аларны аерырга да мөмкин, сүз белән сөелергә мөмкин, сүз белән дошманлашырга да мөмкин, сүз белән кешедә нәфрәт уятырга да мөмкин”, - дигән.
1 а.б.
Тел – тарихи күренеш. Ул кешеләрнең хезмәт процессында үзара фикер алышу ихтияҗы нәтиҗәсендә туган, ул җәмгыятькә бәйле рәвештә үсә, үзгәрә, камилләшә.
2 а.б.
Азербайҗан, башкорт, балкар, казак, каракалпак, үзбәк, уйгыр,кыргыз, кумык, төрек, төркмән, чуаш, якут һәм башка телләр белән бергә, татар теле төрки телләр гаиләсенә керә.
1 а.б.
Хәзерге көндә дөньяда 2000 ярым тел бар дип исәпләнә. Элекке СССР дәүләтләрендә миллионнан артык кеше сөйләшә торган теллләр-19. Рус, украин, белорус, үзбәк, казак, татар телләре шундыйлар рәтенә керә.
2 а.б.
Хәзер 7 миллион чамасы татар исәпләнә. Ә чит илләрдә(Төркия, Румыния, Болгария, Финляндия, Кытай, Америка һәм Япониядә) 100 мең чамасы татар бар.
1 а.б.
Хәзер Татарстанда 70 тән артык милләт вәкилләре яши, ә Казан халкының 400 меңе татар.
2 а.б.
Татар теле зур үсеш юлы үткән һәм иң камил телләрнең берсе булып санала.
1 а.б.
Татар дигән исемнең тарихы да бик борынгы. Төрле чор галимнәре аны төрлечә аңлаталар.Кайберәүләр аны “тартар” сүзеннән алынган дип уйлыйлар.
2 а.б.
Бу фикер безнең халыкка туры килә, чөнки ул сүз бөтен авырлыкны (курыкмыйча)тартыр дигәнне аңлата. Ә татар халкы Г.Тукай әйткәнчә:
-Сугышта юлбарыстан көчле, ә тынычта аттан артык эшли.
1 а.б.
Сүзне укучыларга бирәбез.
1укучы.
Туган җирем- Идел буе,
Һәр телнең бар туган иле.
Туган җирең кебек назлы
Җырдай моңлы татар теле.
Җыр “Яратыгыз” Р.Миңнуллин сүзләре.
2укучы
Халкың кебек уңган да син,
Хезмәттә син көне-төне.
Ир-егетләреңдәй дәртле,
Гайрәтле син татар теле.
3укучы.
Ассалар да, киссәләр дә
Үлмәдең син, калдың тере,
Чукындырган чагында да
Чукынмадың татар теле.
4укучы.
Яндың да син, туңдың да син,
Нишләтмәде язмыш сине.
Дөньяда күп нәрсә күрдең,
И мөкатдәс Тукай теле.
5укучы.
Төрмәләргә дә яптылар
Җәлил белән бергә сине.
Төрмәләрдә дә килмешәк
Булмадың син, татар теле.
Татар халык көе “Әллүки” ишетелә.
1 а.б.
Журналыбызның икенче битен ачабыз
2 а.б.
Аның бу битенә “Тел турында халык” дигән исем бирелгән.Хәзер тел турында халыкның мәкаль-әйтемнәрен искә төшерәбез.
*Туган телем- иркә гөлем, киңдер сиңа күңел түрем
* Тел-кешенең рухи көзгесе.
* Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел.
* Әйткән сүз- аткан ук
* Тәмле тел таш яра, тәмсез тел баш яра
* Тән ярасы онтылыр, тел ярасы онтылмас
* Аз сөйлә, күп тыңла.
*Авыздагы сүзгә - син ия, авыздан чыккач-сүз ия
* Яхшы сүз- җанга рәхәт, яман сүз- җәрәхәт
* Телгә игътибарсыз-илгә игътибарсыз
1 а.б.
Тел турында күренекле кешеләр дә мөхим фикерләр әйтеп калдырган. “Тел-кешелекнең иң әһәмиятле аралашу чарасы” –дигән В.И. Ленин. “Берәү башка телне өйрәнмәкче булса, башка үз теленең грамматикасын белсен”, -дигән Каюм Насыйри. Татар халкы тарих тарафыннан гасырлар буена кыерсытылды.
Аны таркатып юкка чыгару сәясәте үткәрелде.
Хәзер дә шуны дәвам итмәкчеләр: Болгар татары, Себер татары, Казан татары аерым тарихлы халык дигән булып, олы бер милләтне бүлгәләү сәясәте барып чыкмас.
2 а.б.
“Кечкенәдән үк күңелемә урнашкан җырлар сөймәкемнән миндә туган телемезне сөю туды. Әгәр миңа җырулар ярдәм итмәсә,.....туган телемезне сөймәс кеби бер олуг нигъмәткә малик була алыр идеммени? Яшәсен халык әдәбияты! Яшәсен туган тел!”-дигән сөекле Габдулла Тукаебыз туган тел турында.
1 а.б.
Ә менә бөек рус педагогы К.Д.Ушинский: “Халык сөйләмендә тел яшәсә, халык үзе яши. Халык сөйләмендә тел үлдеме тел иясе буларак халык үзе үлә”, -дигән.
1укучы.
Мин татармын,
Ә сез уйлыйсыздыр:
Исем алыштыру бик җайлы.
Тик мин әле, Болгарымнан башка
Җаек бүләк иткән Тукайлы.
2укучы.
Мин татармын...безне бүлгәләргә
Үз дигәнчә һәр чор маташты.
Тик мин әле, Болгарымнан башка,
Тамбов бүләк иткән Такташлы.
3укучы.
Мин татармын... Бернинди көн миннән
Йолкып ала алмас бу уйны.
Мин бит әле, Болгарымнан башка
Пенза бүләк иткән Кутуйлы.
4укучы.
Мин татармын... Әйе, җиңел түгел,
Бары үзем беләм хәлемне.
Тик мин әле, Болгарымнан башка
Оренбург биргән Җәлилле.
5укучы.
Һәммасыннан бер кул селтәү белән
Җиңел генә азат булсаммы.
Мин бит әле, Тимер Урал койган
Себер сыендырган Туфанлы.
Мин татармын...Әнә шуңа күрә
Реставратрларга, юк! дибез.
Ил язмышы, тел язмышы өстә,
Уңга-сулга инде китмитбез!
1 а.б.
Журналыбызның өченче битен ачабыз.
2 а.б.
Бу биттә язучылар һәм шагыйрьләребезнең татар теле турында фикерләре белән танышырбыз.
1 а.б.
Мәшһүр аксакал язучыбыз Гомәр Бәширов халкыбызның батырлыгы турында болай дип язган: “Бөек революциягә без татар булып катнаштык. Гражданнар сугышының алгы сафларында булдык. Татар исемен йөркән халыкның уллары һәм кызлары.Бөек Ватан сугышында, башка совет халыклары белән кулга-кул тотынып, хәтсез батырлык үрнәкләре күрсәтте.Моңа йөзләрчә геройларның МусаҖәлил һәм аның батыр көрәштәшләренең тарихка алтын хәрефләр белән язылган якты истәлекләре шаһит.Безнең халыкның сугышта катнашкан улларын һәм кызларын русның мәшһүр полководецлары рәхмәт сүзләре белән мактап телгә алалар”
2 а.б.
Халкым теле миңа-хаклык теле,
Аннан башка минем телем юк;
Илен сөймәс кенә телен сөймәс,
Иле юкның гына теле юк.
1укучы.
Без -татарлар!
Татар исемен без
Горур йөртә торган бер халык.
Без-татарлар!
Татар исемен без
Иң-иң озак йөрткән бер халык.
2укучы.
Без –татарлар!
Шулай диеп белә
Безне бөтен дөнья илләре.
Без – татарлар!
Батыр халык дигән
Зур даныбыз әле сүнмәде!
3укучы.
Без – татарлар!
Шушы исем белән
Җирдә яшәү үзе бер бәхет..
Без – татарлар!
Яшибез бер җирдә
Бар халыклар белән берләшеп.
4укучы.
Без-татарлар!
Бик күп татарларның
Барын бергә җыйган татарлар.
Без-татарлар!
Я, әйтегез, җирдә бездән көчле,
Бездән эшчән нинди татар бар?
5укучы.
Без-татарлар!
Болгар татарлары,
Себер татарлары,
Нугай татарлары,
Мишәр татарлары,
Типтәр татарлары,
Нократ татарлары,
Керәшен татарлары,
Тагын бик күп, бик күп татарлар.
Төрле-төрле исем йөртсәк тә без,
Төрле-төрле җирдә яшәсәк тә,
Тик бер генә туган илебез,
Тик бер генә туган җиребез!
1 а.б.
Хәзерге заманда халыкларга үзара аралашып яшәү хас. Шуңа күрә икетеллелек, күптеллелек тә үсте, алга китте.
Кешенең ике телдә сөйләшә һәм аңлаша алуына “икетеллелек” диләр.
2 а.б.
Мондый икетеллелек күренешләре бик борынгы чорларда ук күзәтелгән, чөнки ул, башка милләтләр белән аралашып яшәр өчен, элекке заманнарда да кирәк булган.
1 а.б.
Хәзерге көндә безнең тормышта татар-рус икетеллелеге киң таралды.
1укучы.
Туган телем күп еллардан бирле
Чәчәк ата йөрәк түрендә.
“Әнкәй” дигән иң беренче сүзне
Мин әйткәмен татар телендә.
2укучы.
Газиз телем гасыр диңгезләрен
Кичә-кичә килгән ерактан.
Шушы телдә, бәхет теләп илгә,
Җырларымны миргә яңгыратам.
3укучы.
Туган оясыннан аерылган кош
Канатына мәңге ял тапмый.
Туган телен яратмаган кеше
Башкаларның телен яратмый.
4укучы.
Заман миңа”югарыга мен” дип,
Ике канат биреп үстерде,
Канатымның берсе - татар теле,
Икенчесе - бөек рус теле...
1укучы
Татарча да яхшы бел,
Урысча да яхшы;
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле затлы тел.
5укучы.
Тел кешене дус итә,
Бер-берсенә беркетә.
Бел, балам, син рус телен
Һәм онытма үз телең
“Туган тел” җыры. Г.Тукай сүзләре,халык сүзләре
2укучы.”Тел – рухи дөнья көзгесе” дигән телдән журналны шуның белән тәмамлыйбыз, игътибарыгыз өчен рәхмәт.


