header

Вторник, Июль 14, 2026
 
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы

Лаеш муниципаль районы мәгълүмәти – методик үзәк

Муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе Пәрәү урта мәктәбе

Тема: Державин иҗатында традицион символлар.

Эшне башкарды:  Гумерова Ригина Роберт кызы.

9 сыйныф укучысы.

Фәнни җитәкчесе: татар  теле укытучысы

Хафизова Ризедә Хәйдәр кызы.

-2014-

 

 

I. Кереш өлеше.

        Бу уку елында рус әдәбияты дәресләрендә без Г.Р.Державинның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштык. Безгә укытучыбыз шагыйрьнең безнең якташыбыз булуы турында сөйләде, аның шигырьләрен укыды. Дәреслектә мондый юллар бар: “ Место рождения Г.Р.Державина до сих пор точно не установлено. Известно, что он происходил из мелкоместных дворян и одно время нёс караульную  службу как простой солдат. Оказавшись допущенным в высший свет, куда люди его происхождения попадали крайне редко, утверждал, что происходит якобы  от знатного предка – татарского мурзы Багрима.....” 1. Бу фактлар аермасы миндә зур кызыксыну уятты һәм мин якташ язучыбызның тормыш юлы, иҗаты белән танышуны  үз алдыма  бурыч  итеп куйдым. Кызыксынуым, мине Лаешның “Туган якны өйрәнү” музеена китерде.

    Державинның бабалары – морзалар  нәселеннән. Димәк, анда да татар каны ага. Ул үзебезнең  районның Сокуры авылында 1743 елның 14 июлендә ярлы дворян гаиләсендә дөньяга килә. Шагыйрьнең балачагы Казан белән бәйләнгән. Туган якларга ул сирәк кайта. Бераз вакыт Казанда, аннан әнисе йортында булып, Карамачы һәм Сокуры авылларындагы биләмәләрендә булып киткәнлеген белдем.  Әмма мине иң кызыксындырганы  - аның шигырьләре иде. Ул шигырьләрне татар телендә дә укып карыйсым килде. Безнең авыл-рус авылы, шуңадыр инде мәктәп һәм авыл китапханәләренә мөрәҗәгатем уңай нәтиҗә бирмәде һәм мин татар теле укытучысына мөрәҗәгать иттем. Укытучым Ренат Харисның шигырьләр җыентыгын бирде һәм мин Державинны туган телемдә уку бәхетенә ирештем.

Рус телендә шигырьләрне укыган вакытта, аларда символлар күп кулланылуга игътибар иттем һәм Державин иҗатында символлар төрлелеген өйрәнүне үземә максат итеп куйдым.

_______________

1Г.С Меркин. Литература 8класс, 42 бит.

 

 

 

 

 

 

 

 

II. Төп өлеш.

Г.Р.Державин иҗаты XVIII гасыр ахыры, XIX гасыр башына – рус әдәбиятында классицизм чорына карый. Классицизм(лат.classicus–үрнәк)- кешенең дәүләт алдындагы бурычы шәхси ихтыяҗлардан өстен булуын раслаучы концепциягә корылган иҗат юнәлеше. Ул XVI гасыр ахырыннан алып XVIII йөз ахырына, кайбер әдәбиятларда XX гасыр башына кадәр үсеп бара. Классицизмның төп һәм система хасил итүче факторлары төсендә: 1) шигъриятнең иҗтимагый максаты принцибын; 2)“уйланма ярдәмендә табигатькә охшату” принцибын күрсәтергә кирәк.2 Бу әдәби юнәлешкә хас жанрларның берсе булып, Ода (Мәдхия) тора. Анда Ватанга, дәүләт эшлеклеләренә, полководец  һәм геройларга, тарихи вакыйгаларга дан җырлана. Тематикасына карап Державин сатирик, дини – фәлсәфи, мактау һәм җиңү одалары язган. 90нчы ел урталарыннан Державин иҗатын, күләме ягыннан зур булмаган, анакреонтик җырлар алып тора. Бу җырларда дөнья, табигать һәм шул дөньяда яшәүче кешеләр тасвирлана.

Г.Р.Державинның әдәби теле искиткеч бай, аның әсәрләрендә төрле сөйләм чаралары белән беррәттән  традицион символлар  киң кулланыла.

Билгеле булганча, Символлар (“шартлы билге”-дигән мәгънәдәге грек сүзеннән) әдәбиятта метафорик алыштыруларга нигезләнгән сурәтләү чараларының бер төре. Символ – нинди дә булса күренешне, предметны аңлата торган шартлы сүз яки билге. Тормышта Символ итеп кулланыла торган нәрсәләр бик күп (шартлы билгеләр, әйберләр, хайван сурәтләре һ.б.). Символлар борынгы заманнардан ук килә һәм тормышта төрле очракларда кулланыла. Мәсәлән, ай – ялгызлык, сандугач – гүзәллек, чәчәк – мәхәббәт символы. Кызыл йолдыз, герб, эмблема һ.б. нәрсәләр дә - Символлар.

Символның нигезендә күчерелмә мәгънәлелек ята, аны күчерелмә мәгънәле сурәт дияргә мөмкин. Әдәби иҗатта яз, бакча, давыл, чишмә, кояш, йолдызлар, кое,буран, давыл кебек күп сүзләр символ булып килә ала.

 

Бу шартлы билгеләр астрологиядә, рәсем сәнгатендә, мифологиядә, халык авыз иҗатында, әдәбиятта һәм кешенең көндәлек тормышында кулланылалар. Һәр чор шигъриятенең, әдәби юнәлешенең үз символикасы була, һәр автор, куелган максатыннан чыгып, бу традицион берәмлекләрдән файдалана.

  _______________

2Әдәбият белеме сүзлеге, 162 бит.

3Әдәбият белеме сүзлеге, 76 бит.

 

 

“На выздоровление Мецената” шигырендә Державин шартлы билгеләр рәвешендә төрле музыка коралларының исемнәрен куллана.

         Ты здрав! Хор муз, тебе любезных....

         Венчают лаврами тебя.

         Приняв одну трубу златую,

         Другая строя лирный глас,

         Та арфу, та свирель простую

          Воспели, - и воспел Парнас.

Труба – героик шигърият символы. Антик мифологиядә бу музыка коралы Каллиопе белән бәйле, ә ул белгәнебезчә җыр һәм җырчылар алиһәсе. Шигъриятне символлаштыручы Лира, Аполлонның аерылгысыз атрибуты. Арфа – фәрештәләр уен коралы, чисталык һәм шигърият символы. Курай-сыбызгы(свирель), көтүчеләр уен коралы, мәхәббәткә дан җырлаучы. Державин бу символлардан Меценатның терелү шатлыгын күрсәтү өчен файдаланган.

Музалар, сәнгать алиһәләре кебек үк, Державин шигъриятендә талант, илһам бирүче, рухландыручы булып торалар.

XVIII гасырда һәрбер шагыйрьнең шигырь юлларында Җиңү, Дан, Триумф символы буларак лавр кулланыла. Антик культурада бу агач изге булып саналган, Греция һәм Римда җиңүче-полководецларны һәм сугышчыларны гына түгел, ә бәлки шагыйрьләрне дә тәхеткә утырту- коронация- эмблемасы булган.

         Державин бу символны үзенең шигъриятендә бик еш куллана:

В венце оливном и лавровом

Великий Петр жив стоит. (Мой истукан.)

Тебе, герой! Желаний муж!

Не роскошью вельможа славный;

Кумир сердец, пленитель душ,

Вождь, лавром, маслиной венчанный!  (Вельможа.)

....Когда меня. в цветущий век,

Давно ли города встречали,

Как в лаврах я, в оливах тек?   (Водопад.)

Зәйтүн антик мәдәниятта, лавр кебек үк, изге агач булып, Афинаның сугыш Алиһәсе атрибуты булып саналган. Зәйтүн ботакларын Олимпиада уеннары җиңүчеләренә бүләк иткәннәр. Борынгы Римда алар сугышлар бетүне белдерүче билге булып торганнар. Державин бу билгене Җиңү, Үлемсезлек, Тынычлык символы сыйфатында файдалана.

“Измаилны алу” дигән патриотик одасында Державин алып булмаслык саналган төрек крепосте Измаилны алган рус солдатларына, Туган илгә, батырлыкка дан җырлый.  Бу канкойгыч сугышларны, бу вакыйгаларны шагыйрь символлар белән сүрәтли. Оданың башында сугыш белән Везувий вулканы арасында параллель үткәрелә. Италиянең ут алласы- Вулканны, тимерчелек һөнәренең генә түгел,  бәлки җир асты утларының алласы булган антик Гефест белән тиңли.

Билгеле булганча, вулкан атылу көчле шартлау, ут- ялкын, төтен белән характерланган кебек, крепость өчен рәхимсез сугышлар да шушы табигать күренешен хәтерләтә:

Везувий пламя изрыгает,

Столб огненный во тьме стоит,

Багрово зарево зияет,

Дым черный клубом вверх летит;

Краснеет понт, ревет гром ярый,

Ударам вслед звучат удары;

Дрожит земля, дождь искр течет;

Клокочут реки рдяной лавы,-

О росс! Такой твой образ славы,

Что зрел под Измаилом свет!

Кызыл төс символикасы күп мәгънәгә ия һәм бик күп мәдәният  вә диннәрдә очрый.(Трессидер Д. “Символлар сүзлеге.”167-168 битләр.)  Державин бу төскә сугыш, ут, кан төсе итеп карый. Синонимнары белән бирелгән “Кызыл” (“багровый”,”рдяный”) төсе сугышның никадәр аяусыз, мәрхәмәтсез икәнен күрсәтә. Кара төс – бәхетсезлек, бәла, хәсрәт, кайгылы вакыйгаларга символ булып тора һәм Г.Р.Державин шигырьләрендә еш очрый.

“Табигать күренешләре”н белдергән символлар штурмның куркынычлыгын, аяусызлыгын тагын да тирәнәйтеп күрсәтә: яшен, кара-кучкыл  давыл, җил сызгыру, улау һ.б.

Үзенең күп кенә одаларында шагыйрь патша хөкүмәтенең традицион символларына мөрәҗәгать итә.

О росс! Твоя лишь добродетель

Твоих великих дел содетель,

Лишь твой орел, луну затмил.  (На взятие Измаила)

 Доколь владычество и славу,

Коварство, будешь присвоять?

Весы, кадило, меч, державу

В руках злодейских обращать?(На коварство французского возмущения)

...Где ангел кроткий, ангел мирный,

Сокрытый в светлости порфирной,

С небес ниспослан скиптр носить! (Фелица.)

Бөркет- Россиядә патша хөкүмәтенең символы. Ул Византия мәдәниятеннән килә һәм хакимлек, өстенлек, бөеклек, горурлык, батырлыкны аңлата.

Порфира – куе кызыл мантия, монарх хөкүмәтенең куәтен, хакимлеген күрсәтүче символ.

Держава – өстенә тәре куелган алтын шар – патша хөкүмәтенең, дәүләтнең эмблемасы булып тора. Шар – куәт һәм мәңгелекне, тәре- христианлыкны белдерә.

Скипетр – монарх хөкүмәте атрибутларыннан берсе. Бу билге Россиягә борынгы Грциядән килгән, ә аңа кадәр Шәрык монархларының хөкүмәт эмблемасы булып торган.

Үлчәү – гаделлек, тигезлек, гадел хөкем, гармонияне символлаштыра. Кылыч, үлчәү кебек үк, Державин шигъриятендә гаделлекне белдерә, шулай ук куәт, сугыш  һәм җиңү символы булып тора.

Патша таҗы – иң югары регалия, бөтендөньяга билгеле баш киеме- хакимлек билгесе.  

         

 И зрел бы я ее на троне

Сидящу в утварях царей:

В порфире, бармах и короне... (Изображение Фелицы.)

Кайгы, бәхетсезлек, хәбәрчеләре булып гомер-гомердән ябалак, козгын кычкыруы, эт улавы, агачлар шыгырдавы саналган. Бу билгеләрне Державин да үз шигырьләрендә куллана:

Он спит – и в сих мечтах веселых

Внимает завыванье псов,

 Рев ветров, скрип дерев дебелых,

Стенанье филинов и сов,

И вещий глас вдали животных,

И тихий шорох вкруг бесплотных.

Он слышит: сокрушилась ель,

Станица вранов встрепетала,

Кремнистый холм дал страшну щель.... (Водопад.)

Державин, үз шигъриятендә ярсулык, кинәтлек һәм көтелмәгәнлекне җил символы белән күрсәтә:

Спустил седой Эол Борея

С цепей чугунных из пещер;

Ужасные крыле расширя,

Махнул по свету богатырь... (Осень во время осады Очакова.)

Эол – җилләр хуҗасы, Борей – себер җилләре алласы, рус сугышчыларының батырлыгын, ихтыяр көчен сынар өчен кар, салкын, караңгылык алып килә.

Пред ними росс непобедимый

И в мраз зелены лавры жнет;

Седые бури презирает,

На льды, на рвы, на гром летит.... (Осень во время осады Очакова.)

Узган гомер, вакыт билгесе, яңарган табигать, чистару символы булып Елга тора.:

Река времен в своем стремленьи

Уносит все дела людей

И топит в пропасти забвенья

Народы, царства и царей.   (Река времен.)

Бу шигырьнең татарчага Ренат Харис тәрҗемәсе миңа тагын да ошады:

Вакыт дәрьясы үзенең агымында

Алып китә инсан эшләрнең барын

Һәм батыра онытылу чоңгылында

Патшалар, патшалыклар һәм халыкларны.

Әгәр дә ки ни дә булса кала калса

Трубалар һәм лиралар тавышы аша,

Аларны да мәңгелекнең зур авызы

Чәйнәп йотар һәм дә булмас язмыш башка.(8.07.,1816)

Бу юлларны Гавриил Романович үләренә өч көн кала яза. Бу юллар белән аның фәлсәфи шигыре “Натленность” башлана, ләкин шагыйрьгә аны язып бетерергә насыйп булмый. Шагыйрьнең эш бүлмәсендә “Вакыт елгасы яки бөтендөнья тарихының Эмблематик  сүрәтләнеше” дигән картина эленеп торганлыгы билгеле. Мөгаен, ул авторны вакытның, тарихи вакыйгаларның кире кайтмаслыгы турында, патшаларның, халык һәм дәүләтләрнең һичшиксез кайчан да онытылачагы  турында уйланырга мәҗбүр иткәндер.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

III. Йомгаклау.

Сүземне йомгаклап, рус шигъриятенең традицион символлары Державин тарафыннан уңышлы һәм отышлы кулланыла дигән нәтиҗә ясыйсым килә.. Символик  сүрәтләүләр Державин  шигырьләренең эчтәлеген, аларның  логик- экспрессив төзелешен аңларга ярдәм итә. Рус шагыйре Аркадий Михайлович Мельниковның, Г.Р.Державинның 260 еллык юбилеена багышлап язылган, Рафис Әхмәт тәрҗемәсендәге мондый шигырь юллары бар:

Шагыйрь мирасы – хәзинә! – белә халык,

Гәрчә базар шартларында эш бәһәдә.

Тик барыбер җаны аның саф вә садә!

Алтыннан да, акча – малдан мең мәл көчле.

Тарихта үзе һәм сүзе калыр төсле.

Бүген аның шигырьләрен дөнья ятлый,

Үзенә атап язганны мең кабатлый:

“Һәйкәл койдым мин үземә, ул мәңгелек,

Таштан каты, горур, мәгърур, булмый менеп.

Әй варисым!

Таңга калып кара миңа:

Буем-сыным – балкып торган пирамида!”

Сәлам  сиңа

Якташ, Рәсәй сандугачы,

Туган җирнең нык тамырлы, хөр агачы!

Белә сине Лаеш, Бутыр, Кармачылар,

Искә алмый Пыкрау, Сокур ничек чыдар?!

Урда заманыннан бирле юмарт, көләч,

Синдә генә тиңсез балык, тәмле күмәч!

Казан калам – синең кала һәм башкала.

Бөтен дөнья, ил-халык аңа таң кала.

Шигыреңнән дәрт, ләззәт алып гөрләшик,

Ханнардан да хөр ирекле, матур яшик!

Узса узар чор – гасырлар, газиз гомер,

Һич тынмасын, тутыкмасын синең шигырь! (Аркадий Мельников, Рафис Әхмәт тәрҗемәсендә)        

IV. Файдаланылган әдәбият

1.Гавриил Державин. Стихотворения. Казань. Татарское книжное издательство. 2010г.

2. Державинский сборник. Издательство ПетрГУ. Петрозаводск. 2003г.

3.Аркадий Мельников. Г.Р.Державин. Казан.2003.

4. Әдәбият белеме. Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. “Мәгариф”. Казан. 2007.

5. Г.С.Меркин.Литература .8класс.Москва.”Русское слово”  2010.

6. Ренат Харис.Сайланма әсәрләр. Җиде томда, 6том. Казан.Татарстан китап нәшрияты. 2006 ел.

                                    

У вас нет прав для создания комментариев.