МГББУ “ТР Буа муниципаль районы Түбән Наратбаш төп мәктәбе”ндә
Мәдәният елына багышлап үткәрелгән
татар теле һәм әдәбияты атналыгы турында отчёт.
(Гуманитар фән МБ се)
Атналыкның беренче көне – 21.04.
(җаваплы Шәрәфетдинова Л., Исланова Г., Галиуллина З.)
Иҗади эшләр бәйгесе игълан ителде: шигырь, әкият, рәсем, ребус, кроссворд һ.б. Шулай ук “Яңа китаплар” китап күргәзмәсе эшләде.
Атналыкның икенче көне- 22.04.
(җаваплы Шәрәфетдинова Л, Исланова Г.)
Бу көнне “Иң пөхтә дәфтәр” бәйгесе үткәрелде. Җиңүчеләр – Гарипов Рәдиф, Вәлиева Энҗе, Ахметшина Зилә, Кадыйров Фаиль, Хәйруллин Илназ. “Матур язу” конкурсында – Бикчәнтәев Ранис, Шакурова Айгөл, Хәйретдинова Эльвира, Ахмадуллина Рузана мактаулы урыннар алдылар.
Мәктәптә көне буе “Халык авыз иҗаты” китаплар күргәзмәсе эшләде.
Атналыкның өченче көне- 23.04.
(җаваплы Гыйззәтуллина Г.)
Түбән Наратбаш төп мәктәбендә Мәдәният елына багышланган Татар теле һәм әдәбияты атналыгы дәвам итә. 5-9 сыйныф укучылары һәм укытучылар коллективы Буа Дәүләт Драма театрына “Идел – йорт” региональ фестиваль кысаларында Батыр районы Бишкәк авылы халык театры тарафыннан күрсәтелгән Ф.Садриевның “Сиңа гына әйтәм” комедиясен зур кызыксыну белән карадылар.
Атналыкның дүртенче көне- 24.04.
(җаваплы Шәрәфетдинова Л., Исланова Г.)
Татар теле һәм әдәбияты атналыгының дәвамы Буа шәһәре Туган якны өйрәнү музеенда дәвам итте. Татар телен тирәнтен өйрәнүгә кызыксынуларын арттыру максатыннан оештырылган өстәмә татар теле дәресенә йөрүче укучыларны (җитәкче Шәрәфетдинова Л.Г.) һәм “Танылган шәхесләр” түгәрәге (җитәкче Исланова Г.Г.) әгъзаларын берләштергән коллективка музейда “Китап көне” үткәрделәр. Кичә укучыларның сәнгатьле итеп шигырь сөйләүләре белән тәмамланды.
Атналыкның бишенче көне- 25.04.
(җаваплы Шәрәфетдинова Л.)
25 апрельдә Буа шәһәре китапханәсенең район администрациясе белән берлектә
“Тукай – безнең күңел түрләрендә” дип исемләнгән шигырь укучыларның район бәйгесе үтте. Анда мәктәбебездән Бикчәнтәев Данис (укытучысы Әхмәтшина Л.), Шәрәфетдинова Зөлфия, Әхмәтшина Зилә (укытучысы Шәрәфетдинова Л.) җиңү яуладылар һәм район администрациясенең Мактау кәгазе һәм кыйммәтле бүләккә ия булдылар. Котлыйбыз!
Бу көнне “Иң грамоталы укучы” бәйгесе үтте. 1 урын – Гарипов Рәдиф, 2 нче урын – Кадыйров Фаил, Хайруллин Илназ, 3 урын – Нуруллин Ленар, Кадыйров Булат.
Шушы ук көнне башлангычларда – 1-2 сыйныфлар өчен – китапханәче Исланова Г.Г. “Серле дөнья” исеме астында китаплар турында кичә үткәрде. Анда сүз китапның барлыкка килүе, аның әһәмияте, китапка сак караш турында турында барды. Соңыннан күпсанлы сорауларга да җавап табылды.
Атналыкның алтынчы көне - 26.04.
(җаваплы Шәрәфетдинова Л, Исланова Г.)
26 нчы апрель – бөек Тукаебызның туган көне. Бу дата һәр елны мәктәбебездә зурлап билгеләп үтелә. Быел да, традициягә тугры калып, бөтен мәктәп күләмендә Шигърият бәйрәме уздырылды. Актив катнашкан укучыларны мәртәбәле жюри бәяләде. Беренче урынны 8 сыйныф укучысы Вәлиева Энҗе алды. 2 урын – Ахметшина Зилә, 3 урын – Гарипов Рәдиф, номинацияләрдә – Шәрәфетдинова Зөлфия һәм Бикчәнтәев Ранис.
26 апрель көнне учыларның иҗади эшләреннән һәм Г.Тукайга багышланган китаплардан торган күргәзмә укучыларда зур кызыксыну уятты.
Атналыкның җиденче көне – 28.04.
(җаваплы Шәрәфетдинова Л, Исланова Г.)
Дүшәмбе көнне атналыкны йомгаклау тантанасы булды. Актив катнашучы һәм призлы урын алучы укучыларны МБ җитәкчесе Шәрәфетдинова Л.Г. һәм укытучы Галиуллина З.Ф. котладылар. “Иҗади эшләр” бәйгесендә “Шигырь” буенча 1 урын – Шәрәфетдинова Зөлфия, “Рәсем” буенча 1 урын – Валиуллина Рания, Галимҗанова Алинә, 2 урын – Хәйретдинов Р., Кадыйров Б.
Бу көнне татар теле һәм әдәбияты айлыгы планы нигезендә авыл һәм мәктәп китапханәләрендә эшләп китүче һәм эшләүче китапханәчеләр катнашында “Бер күрешү – үзе бер гомер” дип аталган мәктәпкүләм кичә үткәрелде. Бәйрәмкә килүчеләр үзләренең эшләре, китапка булган хөрмәт турында сөйләделәр, укучыларга киңәшләрен бирделәр. Кичәне оештыручы Исланова Г. Г. һәм Шәрәфетдинова Л.Г. бәйрәмне укучыларның чыгышлары һәм презентация белән үреп алып бардылар. Бәйрәм барысына да ошады.