“ҺӨНӘРЛӘР”
Шайдуллина Ләйсән Сайфулловна,
1 кв. категорияле татар теле
һәм әдәбияты укытучысы
Дәреснең темасы: “Һөнәрләр”
Дәреснең максатлары:
1. Укучыларнын тәрҗемә итү, җөмләләр төзү, аңлап ишетү күнекмәләрен камилләштерү.
2. Сүзлек байлыгын, бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
3. Һөнәрләр турында төшенчә бирү.
Дәрес тибы: бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.
Дәреснең методы һәм алымнары: укытучы сөйләме, әңгәмә, дәреслек белән эш, күрсәтү, сүзлек эше.
Җиһазлау: дәреслек, сүзләр.
ТСО: компьютер, мультимедиа проектор, экран.
Дәрес барышы.
I. Оештыру моменты.
Исәнләшү.
- Исәнмесез, укучылар, хәерле көн! Хәлләрегез ничек?
( …)
II. Яңа дәрес.
-Тактага карагыз. кемнәрне күрәсез? (Һөнәрләр)
-Тагын нинди һөнәрләрне беләсез?
-Бу әйберләр кемнеке искә төшерик әле.
-“Кем нишли?”
... балык тота.
... матур рәсемнәр ясый.
... киемнәр тегә.
... балалар өчен әкиятләр яза.
-Кем нишләргә тиеш? -Тәрбияче тәрбияли (слайд 2)
-“Угадай ложь”
1. Укытучы балаларны укытырга тиеш.
Балыкчы балык тотарга тиеш.
Тегүче йорт салырга тиеш.
2. Тегүче күлмәк тегәргә тиеш.
Укытучы балаларны дәваларга тиеш.
Төзүче йорт салырга тиеш.
Придумайте свои примеры.
- 58бит, 1 күн. Тәрҗемә ит. Телдән.
-Скажи, что перепутал художник?
... ... тиеш, ә ул ...
-Рәсемгә кара һәм җавап бир.
Рәсемдә кемнәр?
Алар кайда?
Сатучы нәрсәләр сата?
Малай кем белән кибеткә килгән?
Алар нәрсәләр алалар?
- 58 бит, 3 күн. Мәкальне татарчага тәрҗемә ит.
Батыр кешегә бер эш тә авыр түгел.
Тагын нинди мәкальләр беләсең? Искә төшер (слайд8)
- “Йөз ел яшә-йөз ел өйрән” темасына хикәя сөйләү.
- Шигырь сөйләү.
- Өй эше. 58 бит, 6 күнегү.