
- Подробности
- Категория: Татар теле
- Создано 11.04.2014 16:42
- Автор: Гульнара
- Просмотров: 2550
1 нче Г сыйныфының рус төркемендә үткәрелгән дәрес планы.
Укытучы : Гыйльманова Г.Р.
Тема: Пп хәрефе һәм авазы.
Тип: ГКК
Максат:
- Пп хәрефе һәм авазы белән таныштыру;
- 2.1) Кая? кайда? кайдан? сорауларына җавап бирә белү күнекмәләрен камилләштерү;
- 2.2) Кая барганыңны, кайда торганыңны, кайдан кайтканыңны әйтә белүне камилләштерү;
- 2.3) Актив аралашуга тарту, төркемнәрдә эшләү күнекмәләрен үстерү;
- I. Оештыру моменты.
3) Дустанә мөнәсәбәт формалаштыру.
Җиһазлау. 1 нче сыйныф өчен “Күңелле татар теле” дәреслеге (Р.З.Хәйдәрова, Н. Г.Галиева), презентация, техник чаралар, методик кулланма.
Дәрес барышы.
- исәнләшү (укытучы белән һәм бер-берсе белән исәнләшәләр);
- уңай психологик халәт булдыру ( дәреснең максаты һәм темасы белән таныштыру)
- II. Белемнәрне актуальләштерү.
- Фонетик-лексик зарядка.
- Прослушайте и укажите, что добавлено во втором предложении каждой пары.
Мин барам. Мин мәктәпкә барам.
Ул бара. Ул бассейнга бара.
- Прослушайте и укажите, что изменено во втором предложении каждой пары.
Ул бассейннан кайта. Ул кинодан кайта.
Ул Чаллыга бара. Ул Чаллыдан кайта.
Мин Казанга барам. Мин Казаннан кайтам.
- Рәсемнәр аша Кая? Кайда? Кайдан? сорауларын кабатлау.
( презентация “Кая? Кайда? Кайдан?”)
- III. Дәреснең төп өлеше.
- Пп хәрефенең укылышы, язылышы буенча эш оештырыла.
- Былтыр һәм почтальон Печкин диалогын иң яхшы сөйләүче конкурсы оештырыла.
Рэлли Робин – Rally Robin (диалог с партнёром по плечу)– 1 минут вакыт бирелә.
- Ә хәзер диалогларны тыңлап алыйк. (Саша белән Миша, Аделина белән Вика, Вероника белән Камилла)
- Рәхмәт сезгә.
Ял минуты. Микс- фриз -груп.
- 1) Татарстанда ничә А бар? (4)
- 2) Кабинетта ничә тәрәзә? ( 3)
- 3) Кабинетта ничә шкаф бар? (7)
- 4) Партада ничә китап бар? (4)
- IV. Ныгыту.
- Дәреслектәге ( 33 нче бит) 2 нче рәсем аша кая?кайда?кайдан? сорауларына җавап бирә белү күнекмәләре камилләштерелә. Кая?- Мәктәпкә. Кайда? –Мәктәптә. Кайдан? –Мәктәптән.
- Диалогик сөйләм. Укучыларга рәсемнәр таратыла ( мәктәп, урман, авыл, шәһәр, зоопарк, стадион, почта, цирк). Балалар микродиалог төзеп сөйләшәләр.
- Син кая барасың?
- Мин стадионга барам.
- Син кайда?
- Мин стадионда.
- Син кайдан кайтасың?
- Мин стадионнан кайтам.
Рэлли Робин – Rally Robin (диалог с партнёром по плечу)– 1 минут вакыт бирелә.
- Ситуатив күнегүләр. Методик кулланмадан 52 нче бит.
- Йомгаклау. Актив катнашкан укучыга фишка бирү. Саубуллашу ( бер-берсе белән һәм укытучы белән саубуллашалар).


