• Печать
Рейтинг:   / 9
ПлохоОтлично 
Татар теле дәресенең ТЕХНОЛОГИК КАРТАСЫ ДӘРЕС: Татар теле класс: 5 Дәреслек Тумашева Д. ТЕМА: Дифтонглар. 5 нче класс Максат: Дифтонглар турында төшенчәләр бирү, дөрес әйтү һәм дөрес язу күнекмәләрен үстерү Бурычлар: • Дифтонгларны дөрес әйтергә һәм дөрес язарга өйрәтү; • Дәрестә төрле алымнар кулланып укучыларның активлыгын, сөйләм һәм язу күнекмәләрен үстерү; • Укучыларның логик фикерләвен, иҗадилыкларын үстерү; • Үзара дустанә мөнәсәбәт формалаштыру, бер-берсенең фикерен хөрмәт итәргә өйрәтү. Дәрес тибы: яңа материалны аңлату. Дәреснең төре: катнаш. Методик кулланма: дәреслек, җөмләләр язылган карточкалар, тест биремнәре. Дәрес барышы Дәрес этаплары Эшчәнлек укытучы укучы Оештыру этабы Укытучы укучыларны сәламли Һәм дәрескә әзерлекне тикшерә. Хәерле көн,укучылар, исәнмесез! Теманы уку. Дифтонглар турында төшенчә. Тактага алдан ук сүзләр язылган: Сандугач, ылыс, кояш, чишмә, шәһәр, яңгыр, болыт, чәчәк, көз. Укучылар дәрескә әзер Сез дә бер-берегезгә карап елмаегыз. Темадан чыгып укучылар үзләренә бурычлар куялар, язалар Укучылар уйлап җавап бирәләр.Калын (-) һәм нечкә (=) сузыкларга сызалар.. Укучылар такта янына чыгалар, сүзләрне укыйлар, асларына сызалар. Актуальләштерү этабы. 1 ЭТАП Безгә белем һәм күнекмәләрне искә төшерү өчен алдан өйрәнгән белемнәр кирәк.Төркемнәргә сораулар әйтелә.Төркемнәрдә үз фикерен әйтү өчен 30 секунд вакыт бирелә. 1).Сүзләр нәрсәләрдән төзелә? Укучылар җавап бирә. 2).Нәрсә ул аваз? Аваз икәнен каян белеп була? Укучылар җавап бирә. 3). Нәрсә ул хәреф? Хәреф икәнен каян белеп була? 4).Авазлар ничә төргә бүленә? Җаваплар тыңлау. Рәхмәт укучылар. Һәр төркем укучыларына уйланырга вакыт бирелә, аннары җаваплар тыңлана. 2 ЭТАП Яңа теманы аңлату. Сүзлек диктанты язу. Ау, яу, канау, яулык, танау, тау, тавы, буяулар, җәяү, сорау. Бер иҗектә килгән сузык авазлар астына гына сызарга. 1)Укучылар сез бу иҗекләрдә нинди яңалык күрдегез? Барыбыз да уйлыйбыз. Яныгыздагы иптәшегез белән сөйләшеп алыгыз. (партнер по плечу) Укытучы теманы аңлата, өстәмәләр бирә. Бер укучы такта янында яза, иҗеккә бүләләр. Иптәше белән бергә эшлиләр. Уйлыйлар. 3 ЭТАП Дәреслек белән эшләү Китапларыбызны алабыз, 14 нче параграфны табабыз, кагыйдәне укыйбыз. Кагыйдәне укыйлар. 4ЭТАП Яңа күнекмәләрне ныгыту 67 нче күнегүнең язмача эшләү,биремне үтәү, сүзтезмәләрне бәйләнешкә кертеп төзү һәм язу. 68 нче күнегү (язмача). Бирем: составларында ау – әү, яу – яү дифтонглары булган сүзләр уйлап, мәгънә ягыннан бәйләнгән 3-4 җөмлә уйлап язарга. Нәтиҗә: дифтонгларның сөйләмдә кулланылышы. Укучылар язалар. Матур язуга әһәмият бирәләр. Укучылар фикер алышалар. 5ЭТАП Группалап эшләү . Хәзер карточкадагы җөмләләрдән баш кисәкләрне табып асларына сызасыз. Беренче группа кушма җөмләне таба, икенче группа гади җөмләне таба, өстенә язып куя. 5 минут вакыт бирелә. Җәй узып китте, көз җитте. Үләннәр саргайды, яфраклар коелды.Аннары яңгырлы көннәр башланды. Кышның килгәне сизелми дә калды. Укучылар төркемнәрдә эшлиләр. Һәр төркем укучылары бирелгән җөмләләрдән баш кисәкләрне табалар. Җөмлә төрләрен билгелиләр. Соңыннан эшләр бергәләп тикшерелә. Укучылар үз эшчәнлекләренә бәя куялар 5 ЭТАП Ныгыту. Тест эшләү. Укучыларга тест бирелә Барлык эшләрне дөрес эшләүчегә -“5” ле, ике ялгыш булса “4” ле, яртысы дөрес булса “3” ле билгесе куела. Билгеләр куям. Укучылар ДЙА эшләрен эшлиләр. Һәр укучы индивидуаль эшли. Укучылар җавап бирәләр. 7 ЭТАП Йомгаклау. Укучылар , без дәрестә алган максатыбызга ирештекме? Дәрес турында фикерләрегезне әйтегез. Дәрес өчен РӘХМӘТ. ӨЙ ЭШЕ. п.14. Укырга. Кагыйдәне өйрәнергә. Әдәби әсәрдән дифтонглар кергән 5 җөмлә табып язарга. Дәрес турында фикерләр язалар. Мин бүген ...... бу дәрестән соң булдыра алам ...