header

Вторник, Июль 14, 2026
 
Рейтинг:   / 2
ПлохоОтлично 

Название работы Туган ягым _ Казаным

Автор: ФИО Костюнина Гульнара Радиковна , учитель татарского языка и литературы, МБОУ «СОШ № 9 с углубленным изучением английского языка» г. Казань

Описание работы Предлагаю вам конспект урока для учащихся 3класса по теме «Туган ягым - Казаным». (« Мой родной край - Казань»). Данный урок будет полезен учителям татарского языка и литературы в начальной школы. , Это урок повторение. Воспитание любви к родному краю, к традициям, обычаям татарского народа. Этот конспект урока можно использовать, как внеклассное мероприятие

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Тема: Туган илем- иркә гөлем.

Максат: 1. Балаларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү,

               2. Фикер йөртергә, фикерләрен дәлилләргә өйрәтү;

               3. Туган якка, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү,

                 туган ягың белән горурлану хисләре уяту;

Дәрес барышы:

  1. 1.    Оештыру өлеше:

-         Исәнмесез укучылар!

-         Хәерле көн телим таңнар саен,

   Аяз күкләр телим җиремә.

   Кояшлы көн телим бар кешегә,

     Һәм иминлек телим илемә.

-         Хәерле көн укучылар!

  1. 2.    Кереш өлеше:

( Музыка уйный. Бер укучы З. Туйфайлованың “Туган ил” шигырен яттан сөли)

Туган ил ул – алтын арышлар,

Туган ил ул- зифа камышлар,

Туган ил ул – иркен болыннар,

Болыннарда нәни колыннар.

Туган ил ул – зәңгәр диңгезләр,

Туган туфрак, үскән нигезләр,

Туган илдә баребез бертуган,

Бик кадерле безгә ул шуңа.

Туган ил ул була бер генә,-

Туган илнең кадерен бел генә!

( Экранда дәрес темасы һәм максаты чыгы. Бер укучы укып чыга)

Укытучы:

-         Туган ил, туган җир, туган як сүзләрен сез ничек аңлыйсыз?(укучылар бер – ике җөмлә белән аңлатып китәләр)

 

Укытучы:

-         Әйе, һәркемнең туган җире, туган иле, туган ягы, туган авылы була. Туган җир, туган авыл, туган ил, туган як – иң кадерле сүзләр. Кешеләрне туган җире ашата, үстерә. Гүзәл табигате белән иркәли, яшәргә шартлар тудыра.туган җире аның турында кайгырта: укыта, белем бирә. Аны кеше итә, хезмәткә өйрәтә, аның тормышын саклый.

-         Без бүген дәрестә туган җир, туган як турында сөйләшербез, ңырларбыз. Шигырьләр укырбыз, әңгәмә корырбыз.

-         Ватан кайдан башлана? ( Ватан өй, гаилә, ишек алды,урам, мәктәп сукмагы, авыл һәм шәһәрдән башлана.)

-         Укучылар Татарстан республикасы турында нәрсәләр беләсез?

1 ук: Татарстан – туган ягыбыз. Татарстанда нефть чыга. Анда самолетлар, верталетлар, автомобилләр җитештерелә.

2 ук: Татарстан күлләргә, чишмәләргә бик бай. Анда калын урманнар, тигез кырлар, күп елгалар да бар.

3 ук:Татарстанда шәһәрләр. Зур һәм кечкенә авыллар да, районнар да күп. Татарстан Идел буена урнашкан.

4 ук: Тарстанның гербы. Флагы һәм гимны бар. Гербта канатлы ак барс сурәтләнгән.

-         Флагыбыз ничә төсле? (3)

-         Ни өчен яшел, ак, кызыл төсләр?( Яшел- яшәү, тереклекбилгесе; ак- сафллык, паьлек; кызыл- бәйрәм, җиңү төсе.)

-          

  1.     Өй эшен тикшерү:

-                                       Укучылар безнең яраткан язучыларыбыз туган йорт, туган җир, туган як турында бик күп шигырьләр, хикәяләр иҗат иткәннәр.

-                                       Сез нинди шигырьләр укыганыгыз бар?

-                                       Әйдәгез шуларны искә төшереп китик.

(Укучылар шигырьләр укылар)

Миләүшә- Г. Зәйнәшева “Туган җирем – татарстан”.

  1.     Мәкаль әйтеш уены:

-         Укучылар, безнең халкыбыз туган җир, туган як турында бик күп мәкальләр уйлап чыгарган.

-         Сез ниндиләрен беләсез? ( Экранда мәкальнең башы чыга, укучылар ахрын дәвам итәләр, барысын әйтеп бетергәч экранда тулы җаваплар чыга.)

  1.     Иле барның – теле бар.
  2.     Таянма билеңә- таян илеңә.
  3.     Туган илем- туган анам, туган өем.
  4.     Бердә түгел – илдә көч.
  5.     Ил төкерсә - күл булыр.
  6.     Үз илем – алтын бишек.
  7.     Туган илдән – туйган юк.
  8.     Җире байның – иле бай.
    1.     Физминутка: “Кояшлы ил – безнең ил”. Җырын җырлау.
    2.     Туган як табигате турында әңгәмә:

-         Татарстан иң матур, иң бай ил.Аның табигате дә бик матур, гүзәл. Табигать кешене сокландырада, моңландыра да, тынычландыра да. Табигать – анабыз безне туендыручы, яшәргә көч – дәрт бирүче дә. Чит илдән килгән кунаклар Татарстанның байлыгына, матурлыгына сокланалар.

-         Декабрь елның кайсы фасылына керә?

-         Кыш көне табигатьтә нинди үзгәрешләр була?

-         Әйдәгез, хәзер кышкы үзгәрешләр турында крассворд чишеп алыйк.

Бирем:

  1.     тәңкә карлар сипкән.
  2.     Ак ашъяулык таптым.
  3. 3.    Утта янмый,
  4.     Җәен киенә.
  5.     Акыра да бакыра.
  6.     Казан турында әңгәмә:

Җирне ап-ак иткән.

Чыршы, каен, имән

Кардан чикмән кигән

Бу кайчак? ( кыш)

Җир өстенә яптым.(кар)

Суда батмый.(боз)

Кышын чишенә.(агач)

Бөтен җирне тутыра.(буран)

 

-         Укучылар, нинди сүз килеп чыкты?

-         Укучылар сезнең туган җирегез кайда? Сез кайда тудыгыз?

-         Казан турында нәрсәләр беләсез?

 

  1.     Китап белән эш:
  2.     Кулланма белән эшләү:
  3.     Текст нәрсә яки кем турында?
  4.     Һәр кисәктән баш җөмләне тап:
  5.     Җөмләләрне һәм, белән, өчен, турында сүзләре белән бәйлә.
  6.     Син ничек уйлыйсың?
    1.     Ребус чишү:
    2.    Өй эше: Казан текстын сөйләргә.
    3.    Йомгаклау:

Экранда Казан тексты тыңланыла.

Казан.

Татарстанның башкаласы – Казан шәһәре. Ул бик борынгы шәһәр. Казан Идел елгасы буена урнашкан. Шәһәрдә җиде район бар,анда миллионнан артык кеше яши.

Башкалабызның үзәге бик матур. Аны тарихи йортлар, “Татарстан”кунакханәсе бизи. Иң матур урам- Бауман урамы. Казанда татар, рус халкының бик күренекле кешеләре яшәгәннәр. Алар – Хөсәен Ямашев, Габдулла Тукай, Лев Толстой, Максим Горький һәм башкалар.

Казанда төрле мәктәпләр, лицейлар, колледжлар эшли, югары уку йортлары күп.

Казан- музейлар, театрлар шәһәре дә.

Анда тарихи урыннар күп. Казан Кремле – иң истәлекле урыннарның берсе. Андагы Сөембикә манарасы белән кызыксынмаган кеше юк. Ул – бөтен Казан кунакларын үзенә тартып торучы архитектура һәйкәле, башкалабызның горурлыгы.

Татарстан халкы Казан шәһәрен бик ярата.

Укучылар сезнең өстәлдә текстның эчтәлеген сөйләү өчен кулланма бар. Әйдәгез хәзер шул кулланма белән эшлибез.

А) ...

Б) ...

В) ..

Г) ..

Минемчә ... ( кызыклы, яңа информация бирә, …)

-         Бүген дәрестә нәрсә турында сөйләштек?

  1.    Билгеләр кую.
  2.    Саубуллашу.

У вас нет прав для создания комментариев.