Рейтинг: 



/ 0
- Подробности
-
Категория: Татар теле
-
Создано 02.04.2014 10:41
-
Автор: Айсылу
-
Просмотров: 2954
Татарстан РеспубликасыБаулы муниципаль районы
Баулы 5нче санлы автономияле гомуми белем бирү мәктәбе
“Каз өмәсе-авыл тормышының бизәге”
(6 нчы сыйныф өчен татар теленнән дәресе эшкәртмәсе)
Төзеде: 2 нче квалификацион категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Могыйнова Айсылу Альберт кызы
2014 ел
Тема: Каз өмәсе- авыл тормышының бизәге.
Максат: 1) татар сүзләрендә [а], [ⱪ] авазларының дөрес әйтелешен камилләштерү;
2) укучыларга әхлаки тәрбия бирү, эстетик зәвыкларын үстерү;
3) борынгы ата-бабаларыбызның йолалары белән таныштыру.
Дәрес барышы
1.Оештыру моменты
- Исәнмесез, балалар! Хәерле көн! Кәефләрегез ничек?
2.Фонетик зарядка
А. – Ә хәзер фонетик зарядка үткәреп алыйк. (Рәсемнәргә карап, [ⱪ] авазы кергән сүзләрне кабатлап чыгу.)
Б. Хикәяне тыңлагыз һәм ничә җөмлә икәнен әйтегез.
Ноябрь- көзнең соңгы ае. Шулай да без ноябрьне яратабыз. Чөнки ул безгә кыш алып килә. Ә кышны әркем ярата.
Кошлар көньякка очтылар. Безгә төньяктан башка кошлар килде. Алар беләләр: кешеләр беркайчан да ач калдырмаслар, ярдәм итәрләр.
Балалар чана, чаңгы һәм тимераякларын әзерләделәр.
В. Табышмак. Өе ак, баганалары кызыл.
Суга керә, коры чыга.
Бу нәрсә? (Каз)
-Ә сезнең хуҗалыкта казлар бармы?
3. Яңа тема өстендә эш.
-Без бүген сезнең белән каз турында сөйләшербез. Нинди кош ул? Нәрсә ул каз өмәсе? Аны кайда, кайчан һәм ни өчен үткәргәннәр икәнен белербез.
Ә хәзер шигырь юлларын дөрес итеп укып үтик.
Русларда да бар казлар,
Татарда да бар казлар,
Рус казлары: га-га-га, ди
Татар казы: кыйгак, ди.
Сүзлек эше
Каз өмәсе- коллективная помощь по ощипыванию гусей
Какланган- вялёный
Канат-перо
Көянтә- коромысло
Каз мамыгы- гусиный пух
Каз ул- кулга ияләштерелгән иң борынгы йорт кошларының берсе.
Татар халкы күп итеп каз асрарга яраткан.Беренчедән, аның мамыгыннан мендәр, түшәк-ястыклар ясаганнар. Мендәрләрдән башка татар йортын күз алдына да китереп булмый. Икенчедән, каз итеннән бик оста итеп аш-су әзерләгәннәр. Каз бәлеше, каз коймагы, каз тәбикмәге, какланган каз. Каз маен хәтта дәвалау өчен саклаганнар. Кышкы суыкларда, колак очлары өшесә каз мае сөрткәннәр, салкын тигәндә каз маен эретеп эчкәннәр.
Тагын казны туйга дип саклаганнар. Чөнки кыз яки улның туен үткәргәндә пар каз туйның хөрмәтле күчтәнәче булган. Аларны матур табакка салып, туй өстәленә чыгарганнар.
Каз өмәсенә килгәндә- ул авыл тормышының бизәге булып торган. Каз өмәсе- ул эш кенә түгел, матур итеп аралашу, күңел ачу, үзеңне күрсәтү чарасы булган. Ә эшен күмәк эшләгәч, каз йолку бәйрәм сыйфатын алган.
Каз канатларын йолкыйбыз,
Бу эшне яратабыз!
Җырлап-көлеп, уйнап- биеп,
Күңелне юатабыз.
Шаян сүз, җыр, көлке белән аралашкан эш бик тиз барган. Казларны йолкып, чистартып бетергәч, аларны парлап көянтәгә элеп, чишмәгә юарга төшеп киткәннәр.
Кайда өмә- егетләр шунда булган. Эшләрегез уң булсын, казларыгыз күп булсын, дип такмаклап әйткәннәр алар. Егетләр кызларны гармун белән каршы алып, озатып куя торган булганнар. Монда җырлар җырланган, такмаклар әйтелгән. Чишмә буенда биюләр башкарылган.
Кызлар төшә су буена,
Казлар кебек тезелеп.
Егетләр күзәтеп кала ,
Үзәкләре өзелеп.
Кыз балалар каз юалар,
Куллары салкын икән.
Куллары салкын булса да,
Йөрәге ялкын икән, -дип такмаклый торган булганнар.
Казларны юып кайтуга. Кайнар чәй, каз маенда пешкән коймак, кабартмалар кызларны көтеп торган. Ә бәлешләрне кичке ашка пешергәннәр. Монда инде кызлар белән егетләр дә кунакка чакырылган. Кичке ашка халык иң матур киемнәрен киеп, бизәнеп- ясанып килгән.
Күргәнебезчә каз өмәсе – ул авыл тормышының бер бизәге булган. Кайбер җирләрдә ул әле дә дәвам итә. Каз өмәсе турында җырлар да язылган.
“Каз өмәсе” җырын тыңлау.
- Ә хәзер мин сезгә табышмаклар әйтеп үтәм:
“Каз өмәсе” тексты өстендә эш.
Сорауларга җавап бирү.
8. Дәрескә йомгак ясау
Без бүген нинди бәйрәм белән таныштык? Сезнең өчен нәрсә яңалык булды?
9.Бәяләү
10.Өй эше. “Каз өмәсе” турында диалог төзеп килергә.
11. Каз канаты” җыры башкарыла
Кулланылган әдәбият:
1.С. Сәүбанова “Бәйрәмнәр, туйлар өчен” – “Раннур” нәшрияте, Казан, 1999.
2.Ф.С.Баязитова “Татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары”-Татарстан китап нәшрияты, Казан, 1995.
У вас нет прав для создания комментариев.