Татарстан Республикасы Чистай муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе "1 нче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбе"
Тема: "Кыш темасын кабатлау" 3 нче сыйныфта татар теле дәресе.
Укытучы: Хөсәенова Гөлназ Ильяс кызы. II категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. 2014
Тема: Кыш темасын кабатлау .
Максат: 1)Укучыларга татар теленә кызыксыну уяту, сөйләм телен үстерү. 2)Кыш темасын кабатлау.Нишли? нишләде? сорауларына җавап бирүче сүзләргә дөрес кушымча ялгарга өйрәтүне дәвам итү; 3)Кышкы матурлыкка соклану хисе тәрбияләү. Җиһазлау: мультимедиа, кар бөртекләре,Кар бабайлар, тест.
Дәрес барышы. I. Оештыру моменты. а) Исәнләшү - Исәнмесез укучылар! - Исәнмесез, саумысыз! - Кәефләрегез ничек? - Иртәнге кояш кебек! б) Дежур укучы белән әңгәмә: -Дәрестә кем дежур? - Дәрестә кемнәр юк? - Бүген ничәнче число? -Атнаның нинди көне? в) Һава торышы турында әңгәмә. II . Фонетик зарядка. 3 слайд Укытучы. | к] , [г] авазларын дөрес әйтер өчен Р. Миңнуллинның "Буран" шигыреннән бер өзеген кабатлап алырбыз. Беркем чыкмый Урамга. Буранлы көн Булганга. Укытучы. -Укучылар, ә буран ничек улый? Әйтеп күрсәтегез әле. (у-у-у ). -Буран елның кайсы вакытта була? - Бик дөрес, кыш көне. III . Өй эшен тикшерү. Укытучы. Үткән дәресләрдә без сезнең белән кыш темасына кергән күп сүзләр өйрәндек. Хәзер шул сүзләрне искә төшереп сүзлек эшен эшләрбез. (Тактада тикшерү: Кыш, кар, Кар Бабай, чана, чаңгы, тимераяк, шуа, шугалак.) Сүзлек эшен тикшерү. 4 слайд. IV. Белемнәрне актуальләштерү. Укытучы. Бүген без сезнең белән дәрестә "Кыш" темасын кабатларбыз, ныгытырбыз. Тактадагы сүзләр белән ситуатив күнегүләр эшләү: 5 слайд .Спроси у друга: - Любит ли он зиму; - Сделал ли он Снеговика; - Есть ли у него сани; - Пойдёт ли он на каток? 6слайд. Скажи что ты: - Любишь кататься на лыжах; - Ты катаешься на коньках; - Идёт снег. - V Ял минуты. "Йомшак кар" 7 слайд. Кар, кар, кар ява Йомшак карны алабыз, Бураннарны туздыра. Аннан туплар ясыйбыз, Кулларга төшеп эри, Кар атышып уйныйбыз, Үзе бик тиз туңдыра. Бик күңелле яшибез. VI. Биремнәрне үтәү. 1нче бирем.Рәсемнәр буенча текст төзү: -Бу нинди вакыт? 8 слайд. (Кыш вакыты.) -Кыш нинди була? 9 слайд. (Кыш көне салкын була.) -Нәрсә ява? 10 слайд. (Кар ява.) - Нинди җил исә? 11 слайд. ( Салкын җил исә.) - Агачлар нинди тун кияләр? 12 слайд. (Агачлар ак тун кияләр.) - Кышын балалар нишлиләр? 13 слайд. (Кыш көне балалар чанада, чаңгыда, тимераякта шуалар.) 2нче бирем. Текстны тактадан уку. 14 слайд. -Нинди текст килеп чыкты? Кыш вакыты. Кыш көне салкын була. Кар ява. Салкын җил исә. Агачлар ак тун кияләр. Кыш көне балалар чанада, чаңгыда, тимераякта шуалар. Укытучы. Балалар бүген безнең язның беренче көне, димәк кыш бетте. Әйдәгез әлә бу текстны үткән заманда укыйбыз.(Прочитай текст "Кыш" так, как будто действия уже произошли.) 15 слайд. Укытучы. Бу биремне җиңел генә үтәү өчен шушы сүзләрне нишләде? соравына җавап бирерлек итеп үзгәртик. 16 слайд. "Кыш" текстын үткән заманга куеп уку, чылбырлап уку, сәнгатьле уку. Укытучы. Укучылар, хәзер без тикшерик әлә. Кыш турында күп беләсезме? Башта табышмакны тыңлап җавапны әйтегез: Мин ясаган Кар бабайга Бөтен урам шатлана Чөнки ул чын кеше кебек Күп сораулар белә. -Нинди сораулар белә икән ул? Әйдәгез җавап бирәбез. -Кыш көне көннәр нинди була? -Табышмак: Җир өстендә ак мамык. Нәрсә ул? -Син кышны яратасыңмы? -Кыш турында шигырь сөйлә. -Кыш көне нинди җәнлекләр йоклый? -Куян нинди тун кия? VIII.Тәрбияви момент: -Сез кышны яратасызмы? -Кыш көне бездә нинди кошлар кышлыйлар?18 слайд. - Кошларга ярдәм итәсезме? - Ничек ярдәм итәсез? Уен үткәрү. "Нинди кош юк?".19-22 слайд. IX. Йомгаклау, белемнәргә бәя бирү. Укытучы. Укучылар, сезгә бүгенге дәрес ошадымы? -Сез кышны яратасызмы? - Кошларга ярдәм итәсезме? - Ничек ярдәм итәсез? Без сезнең белән бүген "Кыш" текстын төзедек. Кыш темасын кабатладык. Нишләде? соравына җавап булган сүзләргә дә дөрес кушымчалар ялгадык. Шулай итеп, укучылар, сез барыгыз да тырыштыгыз, шуңа күрә мин сезгә тырышкан өчен кар бертекләре эләшәм. X. Өй эше: 1)"Кыш" турында үткән заманда сөйләргә. 2) Кыш турында табышмак язып килергә. Билгеләр кую, саубуллашу.