Вторник, Июль 14, 2026
- Подробности
- Категория: Татар теле
- Создано 28.03.2014 06:38
- Автор: Римма
- Просмотров: 5701
Әтнә районы Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Борһанова Римма Нурмөхәмәт кызы
Тема: Язгы бәйрәмнәр «Карга боткасы» , "Нәүрүз"
(башлангыч сыйныф)
Максат: "Карга боткасы, Нәүрүз бәйрәме" белән таныштыру.
Бурычлар: татар халкының традияләренә һәм культурысына мәхәббәт, ихтирам тәрбияләү, сөйләм телен үстерү, игътибарлык, тапкырлык һәм ритмик ишетүне үстерү.
Халык бәйрәмнәре – шул халыкны милләт итеп берләштерә торган чараларның берсе. Һәр милләтнең үзенә генә хас бәйрәмнәре була. Алар халыкның милли горурлык, милли хисләр культурасын тәрбияләргә ярдәм итеп кенә калмыйлар, ә шул хисләрне кичергән кешеләрдә рухи канәгатьләнү дә тудыралар. Әгәр дә халык бәйрәмнәре югала, юкка чыга икән, бу инде аның рухи байлыклары саега баруын чагылдыра. Халык бәйрәмнәре һәр кешенең йөрәк түрендә саклана, чөнки җыр, бию, яңа көйләр башкару, очрашу – танышулар шушы көннәрдә була
Бүген бездә бәйрәм-күңелле Яз бәйрәме.Без хәзер сезнең белән ЯЗ образын тудырырбыз.Сез язны ничек күз алдына китерәсез? (Кояш, гөрләвекләр, тамчы,кар эрү, кошлар кайта, бөреләр........ )Күрәсезме,яз образы да барлыкка килде.
Төрле төстәге чәчәкләр. Кошлар сайрый. Әллә бүген яз үзе безгә кунакка киләме икән? Бии бии , кулына кәрзин тотып Яз керә. Яз. Боз һәм кар эреде, сулар йөгерде Елап елгалар, яшьләр түгелде. Көннәр озая, төннәр кыскара, Бу кайсы вакыт: йә әйтеп кара! Балалар. Яз. Яз. Исәнмесез, нәни дусларым ! Сез мине таныдыгызмы ? Әйе, мин Яз -Матур. Алып баручы. Исәнме, Яз -матур! Хуш килдең, әйдә! Сине күптән без сагынып көтәбез. Яз. Яз бәйрәме белән,дуслар, Тәбриклим сезне, Күп шатлыклар алып килсен Бу- Яз бәйрәме.
Язгы чордангы куркынычсызлык кагыйдәләрен искәртеп китү. Көн: Исәнме, төнкәем!
Төн: Ярый әле син бар, көнкәем!
Көн: Мин дә сине бик сагындым, төнкәем.
Төн: Янар йолдызларым, көмеш аемнан сиңа сәлам китердем.
Көн: Туган ягыбызга яз килә! Бәйрәм белән тәбрик итәм сине, төнкәем.
Төн: Бүген мин кыскарам, ә син озыная барасың.
Көн: Күңелләрдә сагыну хисен тагын да көчәйтәсең икән, төн дустым. Ә мин, сине сагынып, гөрләвекләрмне агызырмын. Тирә-юньне,урман буйларын кардан арындырып, сиңа беренче чәчәкләремне –умырзаяларымны бүләк итәрмен. Яз килә, яз килә! Тиздән җылы яклардан кошлар кайтып, тирә-юньне үзләренең моңлы җырларына күмәрләр.
Төн: Кырлар, басулар кардан ачылгач, язгы кыр эшләре башланыр.
Көн:Еллар тыныч булсын!
Игеннәр мул булсын
Көн б/н төн: Балалар, карагыз әле, Каракаргаларкилгән, алар яз киләсен хәбәр итүчеләр.
Кара каргалар. Исәнмесез, балалар!
Көн:Кая таба очасыз?
1. Кара карга:
Ачылды ак калын юрган,
Исә язгы җилләр дә,
Без кайтабыз сагындырган
Туган үскән җирләргә.
2 Кара карга:
Көннәрне юлда үткәреп,
Куанышып сезгә очтык,
Канатларга күтәреп,
Сезгә яз алып кайттык.
3 Кара карга:
Көннәр аяз, күктән алсу
Нур сибеп кояш көлә,
Җиргә тама көмеш тамчы,
Сагынып көткән яз килә!
4 Кара карга:
Әйтегезче, кайсы вакыт
Яздагыдан ямьлерәк?
Кыш айларын да яратам
Әмма яз күңеллерәк!

Карга боткасы
Язгы сабан чоры алдыннан кешеләрне үзара якынайта, хезмәткә дәрт, бердәмлек уята торган тылсымлы йолалар бар минем халкымда. Шуларның берсе – сабанга чыгар алдыннан тау башында учак ягып " зәрә боткасы" пешергәннәр. Бала – чага билгеләнгән бер көнне өйдән - өйгә йөреп ярма, сөт, йомырка, май җыеп йөргәннәр. Азык-төлек җыеп йөргәндә мондый такмак әйткәннәр:
Карга әйтә: кар, кар,
Туем җитте, барр, барр,
Ярма, күкәй алып бар,
Сый, маеңны салып бар.
Шулай җыйган ризыклардан тауда зур казанда ботка пешергәннәр. Ул тауны " зәрә тау башы" дип йөрткәннәр. Олысы – кечесе зәрә боткасы белән сыйланган. Сыйлангач, төрле уеннар уйный торган булганнар.
Ямьле язны җылы яклардан кара каргалар алып килә,дип уйлаганнар.Шуның өчен,карлар эреп,сулар ага башлагач,каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар.Аны «Карга боткасы» дип атаганнар.
Видеязмадан Карга боткасы күренешен карау.
Нәүрүз
"Нәүрүз" сүзе фарсыча "яңа көн" дигәнне аңлата. Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда һәм кайбер башка илләрдә бик борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме ул. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21-22 мартка туры килә.
XIX гасырда Нәүрүз көннәрендә (ул берәр атнага, ун көнгә сузылган) йорттан-йортка кереп "нәүрүз әйтеп" йөрү гадәте булган. Моны укучы балалар башкарган. Нәүрүз такмагын укып, яки яттан әйтеп, хуҗаларга бәхет, уңышлар теләп йөргәннәр.
Шәкертләрнең болай йөрүе үзенә күрә бер күңел ачу була. Салкын кышлар бетеп килүенә шатлану, авыл халкының күңелен күтәрү. Бераз сыйланып алучылар да булган, чөнки нәүрүз әйтүләр беркайчан да бушка булмаган. Алар күчтәнәч, акча тәлап иткәннәр:

Һәм башка шундый такмаклар дәвам иткәннәр.
Нәүрүз такмагы төрлелеге белән аерылып торган. Еш кына шәкертләр, үз авыл халкына җайлаштырып, аларны үзләре үк уйлап чыгарганнар:
Нәүрүз килә яшәреп,
Яшәреп тә теш ярып.
Сөләйман абзый, көтәмсең,
Табак-савыт бирәмсең?
Нәүрүзгә табак кирәк,
Табакка кабак кирәк,
Май, күкәй, калак кирәк...
Бәйрәм көнне иртән иртүк 8-10 кешелек балалар төркеме урамнарга чыкканнар һәм, йорттан-йортка кереп, "нәүрүз әйтеп", йомырка, ярма җыеп йөргәннәр. Йорт хуҗалары кичтән үк йомыркаларын төрле төскә буяп куйганнар. Соңыннан балалар, бергә җыелып, төрле уеннар уйнап, йомырка, ботка ашаганнар. Балалардан соң урамнарга атларга атланган егетләр чыкканнар. Алар бәйрәмгә чакырып, аваз салып йөргәннәр. Бу күренеш "сөрән салу" дип аталган. Яшьләр бергә җыелып, уеннар оештырганнар. Арадан иң чибәр, уңган кыз Нәүрүзбикә итеп сайланган. Җыелган халык "нәүрүз" җырлаган, бәетләр әйткәннәр. Нәүрүз көнне кеше күңелендәге гел изгелек кенә булырга тиеш. Ул игелек булып, аның үзенә үк кире кайтачак. Яңа елны ничек каршыласаң, елың шулай үтәр, дип уйлау күңелләрдә өмет уяткан. Кеше бу көнне бурычларыннан да котылырга тырышкан.Авыл буйлап йөргәннән соң, икенче көнгә, җыелган күчтәнәчләрдән, сабантуй оештырылган.
Элгәре заманнарда безнең бабаларыбыз, бабаларыбызның бабалары Яңа ел бәйрәмен 21 нче мартта уздырганнар. Аны "Нәүрүз" дип атаганнар. Ошбу көнне малайлар вә кызлар, һәр өйгә кереп, хуҗаларга такмак-такмазалар әйткәннәр, аларны бәйрәм белән котлаганнар.
Нәүрүз Яңа ел, Яңа көн дигәнне аңлата. Ул көнне көн белән төн тигезләшә. Менә шуннан көн озыная башлый. Ә Нәүрүз бәйрәме нинди бәйрәм? Яңа ел бәйрәме. Яз бәйрәме! Кышны озату, Язны каршылау бәйрәме! Дуслык бәйрәме!

.
Әтнә районы Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Борһанова Римма Нурмөхәмәт кызы Тема: Язгы бәйрәмнәр «Карга боткасы» , “Нәүрүз” (башлангыч сыйныф) Максат: “Карга боткасы, Нәүрүз бәйрәме” белән таныштыру. Бурычлар: татар халкының традияләренә һәм культурысына мәхәббәт, ихтирам тәрбияләү, сөйләм телен үстерү, игътибарлык, тапкырлык һәм ритмик ишетүне үстерү. Халык бәйрәмнәре – шул халыкны милләт итеп берләштерә торган чараларның берсе. Һәр милләтнең үзенә генә хас бәйрәмнәре була. Алар халыкның милли горурлык, милли хисләр культурасын тәрбияләргә ярдәм итеп кенә калмыйлар, ә шул хисләрне кичергән кешеләрдә рухи канәгатьләнү дә тудыралар. Әгәр дә халык бәйрәмнәре югала, юкка чыга икән, бу инде аның рухи байлыклары саега баруын чагылдыра. Халык бәйрәмнәре һәр кешенең йөрәк түрендә саклана, чөнки җыр, бию, яңа көйләр башкару, очрашу – танышулар шушы көннәрдә була Бүген бездә бәйрәм-күңелле Яз бәйрәме.Без хәзер сезнең белән ЯЗ образын тудырырбыз.Сез язны ничек күз алдына китерәсез? (Кояш, гөрләвекләр, тамчы,кар эрү, кошлар кайта, бөреләр........ )Күрәсезме,яз образы да барлыкка килде. Төрле төстәге чәчәкләр. Кошлар сайрый. Әллә бүген яз үзе безгә кунакка киләме икән? Бии бии , кулына кәрзин тотып Яз керә. Яз. Боз һәм кар эреде, сулар йөгерде Елап елгалар, яшьләр түгелде. Көннәр озая, төннәр кыскара, Бу кайсы вакыт: йә әйтеп кара! Балалар. Яз. Яз. Исәнмесез, нәни дусларым ! Сез мине таныдыгызмы ? Әйе, мин Яз -Матур. Алып баручы. Исәнме, Яз -матур! Хуш килдең, әйдә! Сине күптән без сагынып көтәбез. Яз. Яз бәйрәме белән,дуслар, Тәбриклим сезне, Күп шатлыклар алып килсен Бу- Яз бәйрәме. Язгы чордангы куркынычсызлык кагыйдәләрен искәртеп китү. Көн: Исәнме, төнкәем! Төн: Ярый әле син бар, көнкәем! Көн: Мин дә сине бик сагындым, төнкәем. Төн: Янар йолдызларым, көмеш аемнан сиңа сәлам китердем. Көн: Туган ягыбызга яз килә! Бәйрәм белән тәбрик итәм сине, төнкәем. Төн: Бүген мин кыскарам, ә син озыная барасың. Көн: Күңелләрдә сагыну хисен тагын да көчәйтәсең икән, төн дустым. Ә мин, сине сагынып, гөрләвекләрмне агызырмын. Тирә-юньне,урман буйларын кардан арындырып, сиңа беренче чәчәкләремне –умырзаяларымны бүләк итәрмен. Яз килә, яз килә! Тиздән җылы яклардан кошлар кайтып, тирә-юньне үзләренең моңлы җырларына күмәрләр. Төн: Кырлар, басулар кардан ачылгач, язгы кыр эшләре башланыр. Көн:Еллар тыныч булсын! Игеннәр мул булсын Көн б/н төн: Балалар, карагыз әле, Каракаргаларкилгән, алар яз киләсен хәбәр итүчеләр. Кара каргалар. Исәнмесез, балалар! Көн:Кая таба очасыз? 1. Кара карга: Ачылды ак калын юрган, Исә язгы җилләр дә, Без кайтабыз сагындырган Туган үскән җирләргә. 2 Кара карга: Көннәрне юлда үткәреп, Куанышып сезгә очтык, Канатларга күтәреп, Сезгә яз алып кайттык. 3 Кара карга: Көннәр аяз, күктән алсу Нур сибеп кояш көлә, Җиргә тама көмеш тамчы, Сагынып көткән яз килә! 4 Кара карга: Әйтегезче, кайсы вакыт Яздагыдан ямьлерәк? Кыш айларын да яратам Әмма яз күңеллерәк! Карга боткасы Язгы сабан чоры алдыннан кешеләрне үзара якынайта, хезмәткә дәрт, бердәмлек уята торган тылсымлы йолалар бар минем халкымда. Шуларның берсе – сабанга чыгар алдыннан тау башында учак ягып “ зәрә боткасы” пешергәннәр. Бала – чага билгеләнгән бер көнне өйдән - өйгә йөреп ярма, сөт, йомырка, май җыеп йөргәннәр. Азык-төлек җыеп йөргәндә мондый такмак әйткәннәр: Карга әйтә: кар, кар, Туем җитте, барр, барр, Ярма, күкәй алып бар, Сый, маеңны салып бар. Шулай җыйган ризыклардан тауда зур казанда ботка пешергәннәр. Ул тауны “ зәрә тау башы” дип йөрткәннәр. Олысы – кечесе зәрә боткасы белән сыйланган. Сыйлангач, төрле уеннар уйный торган булганнар. Ямьле язны җылы яклардан кара каргалар алып килә,дип уйлаганнар.Шуның өчен,карлар эреп,сулар ага башлагач,каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар.Аны «Карга боткасы» дип атаганнар. Видеязмадан Карга боткасы күренешен карау. Нәүрүз "Нәүрүз” сүзе фарсыча "яңа көн” дигәнне аңлата. Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда һәм кайбер башка илләрдә бик борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме ул. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21-22 мартка туры килә. XIX гасырда Нәүрүз көннәрендә (ул берәр атнага, ун көнгә сузылган) йорттан-йортка кереп "нәүрүз әйтеп” йөрү гадәте булган. Моны укучы балалар башкарган. Нәүрүз такмагын укып, яки яттан әйтеп, хуҗаларга бәхет, уңышлар теләп йөргәннәр. Шәкертләрнең болай йөрүе үзенә күрә бер күңел ачу була. Салкын кышлар бетеп килүенә шатлану, авыл халкының күңелен күтәрү. Бераз сыйланып алучылар да булган, чөнки нәүрүз әйтүләр беркайчан да бушка булмаган. Алар күчтәнәч, акча тәлап иткәннәр: Һәм башка шундый такмаклар дәвам иткәннәр. Нәүрүз такмагы төрлелеге белән аерылып торган. Еш кына шәкертләр, үз авыл халкына җайлаштырып, аларны үзләре үк уйлап чыгарганнар: Нәүрүз килә яшәреп, Яшәреп тә теш ярып. Сөләйман абзый, көтәмсең, Табак-савыт бирәмсең? Нәүрүзгә табак кирәк, Табакка кабак кирәк, Май, күкәй, калак кирәк... Бәйрәм көнне иртән иртүк 8-10 кешелек балалар төркеме урамнарга чыкканнар һәм, йорттан-йортка кереп, "нәүрүз әйтеп", йомырка, ярма җыеп йөргәннәр. Йорт хуҗалары кичтән үк йомыркаларын төрле төскә буяп куйганнар. Соңыннан балалар, бергә җыелып, төрле уеннар уйнап, йомырка, ботка ашаганнар. Балалардан соң урамнарга атларга атланган егетләр чыкканнар. Алар бәйрәмгә чакырып, аваз салып йөргәннәр. Бу күренеш "сөрән салу" дип аталган. Яшьләр бергә җыелып, уеннар оештырганнар. Арадан иң чибәр, уңган кыз Нәүрүзбикә итеп сайланган. Җыелган халык "нәүрүз" җырлаган, бәетләр әйткәннәр. Нәүрүз көнне кеше күңелендәге гел изгелек кенә булырга тиеш. Ул игелек булып, аның үзенә үк кире кайтачак. Яңа елны ничек каршыласаң, елың шулай үтәр, дип уйлау күңелләрдә өмет уяткан. Кеше бу көнне бурычларыннан да котылырга тырышкан.Авыл буйлап йөргәннән соң, икенче көнгә, җыелган күчтәнәчләрдән, сабантуй оештырылган. Элгәре заманнарда безнең бабаларыбыз, бабаларыбызның бабалары Яңа ел бәйрәмен 21 нче мартта уздырганнар. Аны “Нәүрүз” дип атаганнар. Ошбу көнне малайлар вә кызлар, һәр өйгә кереп, хуҗаларга такмак-такмазалар әйткәннәр, аларны бәйрәм белән котлаганнар. Нәүрүз Яңа ел, Яңа көн дигәнне аңлата. Ул көнне көн белән төн тигезләшә. Менә шуннан көн озыная башлый. Ә Нәүрүз бәйрәме нинди бәйрәм? Яңа ел бәйрәме. Яз бәйрәме! Кышны озату, Язны каршылау бәйрәме! Дуслык бәйрәме! .