
- Подробности
- Категория: Начальная школа
- Создано 21.02.2014 15:48
- Автор: Фирдаус
- Просмотров: 2567
Лаеш муниципаль районы Кече Елга урта гомуми белем мәктәбе
Гайнутдинова Фирдәвес Миннехан кызы,
1 нче категорияле башлангыч сыйныф укытучысы.
2014 нче ел
Тема:Мамыктан аппликация.Тал песие.
(3 нче сыйныф өчен технология дәресе)
Максат:1.Мамыктан аппликация кулланып тал песие ясарга өйрәтү.
2. Укучыларның игътибарын, күзәтүчәнлекләрен, күзаллауларын
үстерү.
3. Табигатькә сакчыл караш , матурлыкка омтылыш ,бер-берсенә
ярдәм итүне тәрбияләү.
Җиһазлау: мамык, катыргы, җеп.
Эш кораллары: кайчы, клей, салфетка.
Эш төре: мамык һәм катыргы белән эш.
Дәрес төре: яңа материалны аңлату.
Технология:Иҗади үсеш технологиясе.
Дәрес барышы.
I. Оештыру.
Укытучы.Исәнмесез, укучылар! Әйдәгез , дәресебезне бер-беребезгә хәерле көн теләп башлыйк.
Укучылар. -Хәерле көн, уң күршем!
-Хәерле көн, сул күршем!
-Хәерле көн, дусларым!
-Хәерле көн, кунаклар!
II. Уку мәсьәләсе кую.
1. Актуальләштерү.
Укытучы. Укучылар, мин бүгенге дәресебезне Г.Тукайның табышмак шигыре белән башлыйсым килә. Ә хәзер шул шигырьне тыңлап китегез.(Укытучы шигырь укый.)
Бу кайсы вакыт?
Боз һәм кар эреде,
Сулар йөгерде,
Елап елгалар,
Яшьләр түгелде.
Көннәр озая,
Төннәр кыскара,
Бу кайсы вакыт?-
Йә, әйтеп кара.
Укытучы.Я, укучылар әйтегез әле, бу кайсы вакыт булыр?
Укучылар.Яз.
Укытучы.Яз айларын санап чыгыгыз.
(Укучылар парларда сөйләшеп алалар).
Укучылар.Март, апрель, май.
Укытучы.Яз көне табигатьтә нинди үзгәрешләр күзәтергә була?
Укучылар. Кар эри. Елгалардан боз китә. Агачлар яфракка бөреләнә. Беренче чәчәкләр чыга. Кошлар җылы яклардан кайталар.
Укытучы. Беренче чәчәкләрне әйтегез әле?
Укучылар. Умырзая, үги ана чәчәге.
Укытучы. Аларны сакларга кирәкме?
Укучылар. Аларны күпләп өзәргә ярамый.Алар юкка чыгарга мөмкин.
Укытучы. Яз көне иң беренче чәчәк атучы куакны белмисезме?
Укучылар.(Парларда сөйләшеп җавап бирәләр).
Тал песие турында мәгьлүмат бирү.
Укытучы: Укучылар без бүгенге дәрестә нәрсә эшләрбез икән?
Укучылар( парларда сөйләшеп алалар): Без бүгенге дәрестә Тал песие ясарбыз.
Укытучы: Әйе,укучылар, без дәрестә мамыктан,җептән аппликация юлы белән катыргыга тал песие ясарбыз. Бу бик кызыклы эш.



III. Уку мәсьәләсен чишү.
- Әзер Тал песие белән таныштыру.
( ӘзерТал песие күрсәтелә.)
Укытучы.. Тал песиен эшләү өчен нәрсәләр кирәк булыр икән? (Укучылар җавабы.)
(Мамык, җеп, төсле катыргы,кләй, кайчы)
- Эш барышы белән танышу.
( Эш барышы компьютерда алдан яздырылган рәсемнәр буенча билгеләнә.)
Укытучы.Укучылар, рәсемнәргә карапэш тәртибен санап чыгыгыз әле?(Парларда сөйләшеп җавап бирәләр.)
Укучылар.1 эш.Катыргы сайларга.
2 эш.Җептән ботаклар әзерләргә. Аларны 20 см озынлыкта кисәргә.(3 кисәк)
20см
3 эш.Һәр җептә төеннәр бәйләргә.
4 эш.Катыргыга җепләрне ябыштырырга.
5 эш. Җепләр янына мамыкларны ябыштырырга.


- Эш коралларын барлау.
Укытучы.Безгә нинди эш кораллары кирәк булачак?
Укучылар. Кайчы һәм клей кирәк булачак.
Укытучы.Куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшереп китик.
(Кайчырәсеме куела, шигырь укыла.)
Кайчы. Мин кайчы булам, дуслар.
Кисәргә мин бик оста.
Үткен, очлы күрегез,
Шуңа да бер-берегезгә
Бик сак кына бирегез.
Укучылар. -Кайчыны ачык килеш калдырырга ярамый.
- Кешегә биргәндә сабы белән бирергә кирәк.
- Эш барышында кайчы өстәлнең уң ягында ябык килеш
ятарга тиеш.
( Клей рәсеме куела , шигырь укыла.)
Клей.Мин- клей, бик тиз генә
Ябыштырам һәммәсен.
Сак һәм чиста, пөхтә бул,
Күзеңә керә күрмәсен.
Укучылар.-Клейлы кул белән күзләрне тотарга ярамый, киемгә дә
сөртмиләр.
- Клей белән эшләп бетергәннән соң кулларны салфеткага
сөртергә кирәк.
Укытучы. Укучылар, сез кайчы белән клей биргән киңәшләрне һәрвакыт исегездә тотыгыз.
4.Физкультминутка.
5.Практик эш.Эш тәртибе экранда язылган рәсемнәр буенча башкарыла.
(Талгын гына музыка уйнатыла. Укучылар план ярдәмендә мөстәкыйльэшли.)Укучыларга индивидуаль ярдәм күрсәтелә.
IV. Йомгаклау.
1.Укучылар әзер чәчәкләрне тактага беркетәләр.
Укытучы.Менә чәчәкләребез әзер. Барыгызга да бик зур рәхмәт. Дәрестә барыгызда бик тырышып эшләдегез. Табигатьне яратуыгызны күрсәттегез.
Бүгенге чәчәкләрне әниләргә, әбиләргә, дусларга бүләк итеп тә бирергә була.
Сез кемнәргә бүләк итәр идегез?
Укучылар җавабы
2. Укучылар эшчәнлеген бәяләү.
3. Өйгә эш. Мамыктан үзегез яңа аппликация ясап карагыз.
4. Эш урынын җыештыру.
Ял итеп алу өчен, дәресебезне җырлы уен белән төгәллибез.”Ак калач”уены.


