
- Подробности
- Категория: Начальная школа
- Создано 18.02.2014 06:45
- Автор: Римма
- Просмотров: 5349
Әтнә районы Күәм урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Борһанова Римма Нурмөхәмәт кызы
Тема:”Спорт- ул сәламәтлек”
Максат:
1. Олимпиада уеннары турында белемнәр булдыру һәм ныгыту;
2. Сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш тәрбияләү .
Бизәлеш: Спорт төрләре ясалган рәсемнәр, лозунг:
“Тизрәк, биегрәк, көчлерәк”,. ”Спорт- ул сәламәтлек”. “ Спорт –ул җитезлек”. “Спорт – ул тапкырлык.”
Сәламәтлекнең нигезе– физик эш, даими күнегүләр, гимнастика һәм спорт белән шөгыльләнү.
-үз вакытында , өстәл янында, кирәгенчә генә тукланырга, азыкны ашыкмыйча, чәйнәп ашарга,
--саф һавада күбрәк булырга,
-хәрәкәтле уеннар уйнарга,
-тән чисталыгын сакларга,
-һәр көн иртән юынырга,
-бил тиңентен юыну яки юеш сөлге белән ышкыну тагын да яхшы
-һәр кичне йоклар алдыннан аякларны юарга,
-ашар алдыннан, бәдрәфтән соң, юлдан кайткач,нинди дә булса эш эшләгәч кулларн
сабынлап юарга,
-тешләрне иртән һәм кичен чистартырга, авызны чайкарга,
-тырнакларны үз вакытында кисеп һәм чистартып торырга,
-өстәл яки парта артында гәүдәне төз тотарга,
-кием пөхтә, җиңел, җыйнак, хәрәкәтләрне уңайсызламый торган булырга тиеш.
Чараның барышы
-Дуслар кая барасыз?
- Олимпиадага барабыз.
-Анда сез нәрсә эшлисез?
- Җитезлекне, уңганлыкны көчебезне сыныйбыз.
Бергә Быел “Спорт елы” бара
Моны әйбәт беләбез.
А.б. Исәнмесез, дусларым! Безнең мәктәптә бүген сәламәтлек театры көне икән бит. Ә сәламәт булу өчен спорт белән шөгыльләнергә кирәк. Әйдәгез әле җиңеллекләрне, тизлекләрне, осталарны тагын бер кат үзебезгә җыеп бәйрәмебезне башлыйбыз.
Җанлан әле, әйдә шаяр
Әй күңелле стадион.
Физкультура белән безне
Очраштырып тор һаман.
Если хочешь стать умелым
Ловким, быстрым, сильным, смелым!
Научись любить скакалки
Вожжи,обручи и палки.
- Вот здоровья в чём секрет ?
Бергә
- Будь здоров! Физкульт привет!
Карагыз сез, карагыз бер
Күңелле балаларга.
Олимпиадага алмашлар,
Укый мәктәбебездә.
Малай: Беркөнне төнлә мин сәер тавышлар ишетеп уяндым. Күземне ачып җибәрсәм, бүлмә уртасында спорт уеннары җыелышып нәрсәдер турында кызып бәхәсләшәләр иде. Һәр уен, минем сәламәт һәм нык булып үсүемдә, үзенең өстенлеген раслап маташа.
Бадментон ракеткасы: Мин ул малайны нык, сыгылмалы булырга һәм тиз йөгерергә өйрәтәм .
Баскетбол тубы: Ә мин йөрәк һәм үпкә эшчәнлеген яхшыртам.
Волейбол тубы: Мин, гәүдә төзелешен, хәрәкәтләр координациясен үстерәм.
Теннис тубы:( өзлексез сикерә-сикерә) бары тик минем белән генә дус булган очракта гына аның мускуллары ныгый һәм игътибары арта .
Хоккей клюшкасы белән алкасы: Бу малайның йөрәген, сулыш органнарын һәм нерв системасын ныгытырга кирәк.
Малай : Алар тавышыннан мин тәмләп йокыгы талган вакытта, спорт уеннары белән шөгыльләнергә, иртән физзарядка ясарга кирәк дигән карарга килдем. Төшемдә мин үз йөрәгемне күрдем.
Йөрәк: Мин армый-талмый эшли торган куәтле насос. Кешенең бөтен гомере буена аның тәне аша кан кудырам. Олы кешенең йөрәге аның йодрыгы зурлыгында була.
Дулкынланган чакта мин еш тибә башлым, курыкканда тынып калам, кәеф яхшы, җан тыныч булганда тигез һәм ишетелмәслек тыныч тибәм.
Плакат килеп чыга.
Йөрәкне сакла!
Йөрәгеңне физик күнегүләр белән ныгыт, велосипедта йөр, тимераякта, чаңгыда шу, йөзү һәм йөгерү белән шөгыльлән.
Начар гадәтләргә өйрәнмә, алар йөрәкне чирләтә генә.
Малай. Иренмим беркайчан да, иртән торып басам да,
Физзарядка ясый башлыйм, тәрәзәмне ачам да
Бер, ике, өч! Бер, ике, өч!
Сулыйм да иркен итеп,
Кулны канаттай җилпеп.
Алып баручы
Футболчылар, гимнастлар
Бар бездә йөзүчеләр!
- Менә бит әфәриннәр!
Әзерлекне башлыйбыз
Гимнастика ясыйбыз.
( музыка астында гимнастик күнегүләр башкарыла )
Команда яңгырый
-Одну шеренгу становись! Равнясь! Смирно!
Олимпиада - 2014 сүзе төзелә.
Тимей: Исәнмесез, дусларым! (залга карый) Исәнмесез, сез дә!
а. б.: Сез, абый, ялгыш кердегез ахры монда?
Тимей: Дөрес, бик дөрес. Бу Күәм мәктәбе дер бит? (залга карый) Олимпиаданы монда үткәрәләрдер бит? Дөп-дөрес килгәнмен мин монда.
а. б.: алайса, сез кем буласыз соң, кайлардан килдегез безгә?
Тимей: Мин, балакайларым, Тимей абзыегыз булам.
а. .б.: Ничек, ничек?
Тимей: Мин сезгә Борынгы Грециядән Олимпия шәһәреннән килдем. Мин-герк тарихчысы. Шушы Олимпия уеннарын саный башлаган кеше булам инде. Ә сез иң беренче Олимпиаданың кайсы елда узганын беләсезме?
а. б.: Кайсы елда?
Тимей: Менә белмисез шул, Олимпия уеннары безнең эрага кадәр 776 елда барлыкка килгән. Олимпиада үткәрү бер зур бәйрәм булган, кешеләр аны көтеп алганнар. Ул җәйнең иң озын көнендә 4 елга бер тапкыр үткәрелә торган булган. Ләкин безнең эрага кадәр 394 елда Олимпия уеннарын Рим императоры Феодосии туктатып торган. 20 гасыр буе бу уеннар үткәрелмәгән.
2 а. б.: аннары олимпиадаларны кайсы елны үткәрә башлаганнар?
Тимей: Ә менә монысын әйтмим әле, анысы сер булып торсын. Аның җавабын мин соңыннан залдан сорармын.
1 а. б.: Алайса, Тимей ага, сез бөек кеше икәнсез, бик кызык мәгълүматлар бирдегез безгә. Әйдәгез әле, кадерле тамашачылар, Тимей аганы алкышлыйк әле! (Тимейны утырталар.)
2 а. б.: Ә хәзер, дуслар, Олимпиадабызны ачып җибәрәбез! (Музыка яңгырый: Олимпия уты алып керелә).
1 а. б.: Менә, ниһаять, безгә дә Олимпия ялкыны да килеп җитте. Аны безнең классыбызның данлыклы көрәшчесе Холмуродов Ислам китереп җиткерде. Әйдәгез әле, алкышлыйк! (Ялкын беркетелеп куела).
а. б.: Бу ялкыннан безнең спорт залыбыз яктырып, йөрәкләребез җылынып китте сыман.
Тимей ага сорау бирә
1 нче сорау: 1-нче Олимпия уеннары ничәнче елда һәм кайда үткәрелде? (1896 ел, Афины).
2 нче сорау: Ничәнче елда һәм ни сәбәпле Олимпия уеннары үткәрелми кала? (1916, 1940, 1944 нче елларда сугышлар аркасында).
3 нче сорау: “Ак Олимпиада”, ягъни кышкы уеннар 1-нче тапкыр кайчан һәм кайда үткәрелә? (1924 ел, Шамани, Франция).
.Тимей: Олимпия уеннары-ул бөтен дөнья халкы өчен зур шатлык һәм зур бәйрәм. Элек-электән ук барлык Олимпия уеннарында көч биреп торучылар булган. Хәтта философ Сократ та Олимпия уеннарын карар өчен 200 км. җәяү килгән. Олимпия уеннары барлык кешене дә кызыксындырган. Алар эссегә, суыкка, тузан һәм яңгырга карамастан, кичтән үк килеп урыннар алып калганнар.
а. б.:Бәйрәмебезгә тагын бер нәрсә җитми икән әле?
Ф. Әхмәтовның “Спортчылар җыры” .
Спортчылар җыры.
Белмибез ару-талуны, укыйбыз зур дәрт белән.
Авырмыйбыз, чөнки яшьтән дуслаштык без спорт белән!
Кушымта:
Корыч чыныккан шикелле ялкында, утта,
Үсәбез чыныгып шулай-спортта!Спортта!
Йөгерәбез, сикерәбез, тирән суда йөзәбез.
Салкын кышта зарланмыйбыз, эссе җәйгә түзәбез.
Кушымта: шул ук.
Бик күңелле саф һавада, футбол белән хоккей да.
Кош кебек очып йөрибез боз өстендә конькида.
Кушымта: шул ук


