• Печать
Рейтинг:   / 12
ПлохоОтлично 

 

                                          Татарстан Республикасы

                                        Спас муниципаль районы

МБГББУ “ Аерым   фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 1 нче номерлы

Болгар гомуми урта белем бирү мәктәбе”.

                                    “ Өч кыз” әкияте

      (2 нче сыйныф, татар төркеме өчен укудан дәрес эшкәртмәсе)

                                                                            Төзеде: Болгар шәһәре 1 нче уртамәктәбенең

                                                               татар теле һәм әдәбияты   укытучысы            

                                                               Хәйруллина Әнисә Гаяз кызы, эш стажы-33ел

                                                                2013                                 

 Дәреснең темасы:« Өч кыз” әкияте

 

Максат:1. “ Өч кыз” әкияте белән танышу, әкиятнең эчтәлеген аңлап, сәнгатьле итеп укырга өйрәтү.

               2. Мөстәкыйль фикер йөртергә, укыганнардан һәм сөйләгәннәрдән чыгып, нәтиҗә ясарга өйрәтү.

             3. Әниләргә карата шәфкатьлелек, миһербанлылык, мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

Дәрес тибы: яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру

Методлар:укытучы сүзе, энергизатор, әңгәмә, сүзлек эше,  мультфильм карау, сорауларга җавап бирү, тестлар,  рольле уен.

 

Җиһазлау:дәреслек,компьютер, проектор, “Бала” китапханәсеннән “Өч кыз” әкияте һәм мультфильмы , мәкальләр.

 

Дәрес барышы:

1.Оештыру өлеше.

Уңай психологик халәт тудыру.

Укытучы.Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларым! Хәзер безнең уку дәресе.

Укытучы.Дәресебезнең девизы...

Укучылар. Мин бик теләп туган телемне өйрәнәм.

Балалар девизны бергә әйтәләр.

Укытучы. Әйдәгез әле, дәресебезне “Менә мин нинди!” уены белән башлап җибәрик. (Укучы үзенең исеме башланган хәрефтән уңай сыйфатын әйтә. Мәсәлән, мин - Алинә, акыллы, мин-Рената, рәхимле һ.б.)

Укытучы.Балалар, сез бу сүзләрне әйткәндә нинди хисләр кичердегез?

Укучы.Горурлану, канәгатьләнү хисләре.

Укытучы. Ә хәзер шундый күтәренке күңел белән дәресебезне башлыйбыз.

Укытучы.    Ә хәзер экранга карагыз. Балалар, мин сезгә бер кызыклы ребус тәкъдим итәм. Биредә нинди сүз язылган? Саннар арасыннан хәрефләрне генә укырга кирәк. Кем тизрәк? (1 слайд)

1 1 б о 4 6 р 4 ы н 8 9 0 б о р 3 4 1 ы 4 5 н 9 8 з 5 а 7 7 м 4 3 а н д 7 1 2а

Укытучы. Балалар, әйтегез әле нинди сүз язылган?

Укучы.  Борын – борын заманда...

Укытучы. Нинди тема өйрәнәбез?

Укучы.  Борын-борын заманда...

II. Белемнәрне актуальләштерү һәм эшчәнлектәге кыенлыкларны ачыклау.

Укытучы.Әйе, балалар без сезнең белән бик матур тема өйрәнәбез, дәресләрдә әкиятләр укыйбыз, аларны сәхнәләштерәбез.

Әкиятләр, әкиятләр,

Сөйкемле һәм сихерле.

Хыял дөньясына чума,

Сине сөйгән укучы.

Шигырь нәрсә турында?

Укучылар:Әкиятләрне ярату турында, әкиятләрнең тылсымлы булуы турында, әкиятләрне яраткан кеше хыяллана, хыялына ирешә.

Укытучы.Бик дөрес әйттегез балалар, мин дә сезнең белән килешәм. Әкиятләр безне акыллы, шәфкатьле булырга, бер-береңә ярдәм итәргә, олыларны хөрмәт итәргә өйрәтә. Борын –борын заманда...темасын өйрәнүне дәвам итәбез.

Үткән дәрестә алган белемнәрегезне тест формасында тикшерәм.

1.Үткән дәрестә нинди әкият укыдык?

а). Кәҗә белән бүре.

б). Карга белән Шөпшә.

в).Урман әкияте.

2.Шөпшә кая юл тотты?

а) шәһәргә;

б) авылга;

в) кырга;

3. Юл читендә нәрсә ята иде?

А) шар;

Б) чүкеч;

В) төргәк;

4. Шар янына кем килеп кунды?

а) карга;

б) күке;

в) сыерчык;

5. Карга  нишли?

а) куна;

б) чукый;

в) оча ;

6. Шөпшә нишли?

а) оча;

б) суыра;

в) безелди;

7. Алар нәрсә белән сыйланалар?

а) кавын;

б) карбыз;

в) алма;

Укытучы.Булдырдыгыз, балалар. Тест сорауларына дөрес җавап бирдегез,

 “ Карга белән Шөпшә” әкиятенең эчтәлеген бик яхшы истә калдыргансыз. Рәхмәт сезгә.

III. Яңа материал аңлату.

Укытучы. Дәресебезне дәвам итәбез.Экранда мәкаль язылган.

 Ана – шәфкать диңгезе. (2 слайд)  Мәкальне уку.

Сез бу мәкальнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз?

 ( Укучыларның фикерләре тыңлана)

Укытучы. Әйе, балалар, әниләр  һәрвакыт  балаларына яхшылыклар гына тели, изге догаларында да баласына бәхет сорый,  әниләр алар безнең иң якын, иң газиз, иң хөрмәтле кешеләребез. Әни – безнең яклаучыбыз да, саклаучыбыз да.

Ә менә бүген әниләргә һәм аның балаларына багышланган “ Өч кыз” әкияте белән танышырбыз, эчтәлеге буенча фикер алышырбыз, “театр” уйнап алырбыз.

Иң элек кайбер сүзләрнең мәгънәләрен ачыклыйк.

  (3 слайд)

Сүзлек эше.

өсләре бөтен – кием-салымнары бар

тамаклары тук – сыты

буйга җиткәннәр – үсеп җиткәннәр

буй-сын – гәүдә

җиз –медь

ләгән –таз

тазартып –чистартып

аерылма – не расставайся

киндер суга – ткет полотно

юаныч –утешение

Укытучы. Ә хәзер экранга игътибар итегез.Өч кыз турында әкият карарбыз,  соңыннан шундый сорауга җавап бирерсез.

Сезгә  кызларның кайсысы  ошады? Ни өчен?

“Бала” китапханәсендәге “ Өч кыз” әкиятен карау һәм соңыннан куелган сорауга җавап бирү.

IV Ныгыту.

1.Әкиятнең эчтәлеге буенча фикер алышу.

Укытучы.  Бу әкияттә сүз нәрсә турында бара? ( укучыларның җаваплары)

  “ Бала “ китапханәсендә бирелгән материал буенча сорауларга җавап бирү.

- Рәсемдә ничә йорт сурәтләнгән?

- Кызлар нәрсә кигән?

- Рәсемдәге ана нишли?

- Рәсемдә нинди җәнлек сурәтләнгән?

- Олы кыз нишли?

- Уртанчы кыз нишли?

- Кече кыз бала нишли?

- Ә сез әниләрегезгә булышасызмы?

( Балаларның җаваплары тыңлана, нәтиҗә ясала)

Укытучы.Булдырдыгыз, балалар, сорауларга бик дөрес, тулы җавап бирдегез.

Энергизатор “ Минем әбием сәяхәтче” (ял итү)

2. Дәреслек белән эшләү.

Әкиятне бүлекләргә бүлү, чылбырлап укыту.

 Укытучы. Әкиятнең эчтәлеген кайсыгыз яхшырак истә калдырган икән? Тикшерик әле.

“ Бала” китапханәсендәге  бирелгән материал буенча тест сорауларына җавап бирү, нәтиҗә ясау.

Укытучы.Иптәшең әкиятне яхшы аңласын өчен, аны ничек сөйләргә кирәк?

             ( Укытучы әкрен генә, “ әкиятче” ролендә әкиятне сөйли башлый, укучылар чылбырлап дәвам итәләр).

Укытучы.Ә хәзер әкиятне рольләргә бүленеп укырбыз.

          (  Укучылар әкиятне рольләргә бүленеп укыйлар)

Укытучы.Молодцы, рольләрегезне бик матур башкардыгыз.

Ә беләсезме балалар,әти-әниләр турында шагыйрьләребез бик күп шигырьләр иҗат иткәннәр. Менә шуларның берсе.( М.Гафуриның «Ата-ана» шигырен искә төшерү). ( 4 слайд)

   Минем бар әткәм-әнкәм,

   Мин шуңа чып-чын бәхетлемен,

   Аларга мин бурычлымын,

   Ничек үтәргә белмимен.

-Укучылар бу шигырь юллары сезне нинди булырга өнди?

-Ни өчен без аларга бурычлы соң?

 - Ә менә бу бурычны әкияттәге өч кызның кайсысы аңлый, ул әнисе каршындагы бурычны ничек үти?

 (  Укучыларның фикерләре тыңлана).

Укытучы.Әйе, балалар, мин дә сезнең белән килешәм. Әниләр алдында без мәңге бурычлы. Авырып, сырхаулап китсәк тә әни кочагына килеп сыенабыз. Тамагыбыз ачыкса да әни каршына йөгереп киләбез. Әни! Бердәнбер иң кадерле, иң хөрмәтле, иң якын кешебез ул безнең.  Барыр юлларыбызны яктыртып торучы мәңге сүрелмәс кояшыбыз ул!

Әниләр безгә бары тик бәхет телиләр. Бу турыда беркайчан да онытмагыз.

Укытучы. Дәвам итегез. Әниләребез нинди икән?

Әни ул - иң ягымлы, иң матур, иң акыллы,    ...,   ...,  ...,   ...  кешебез.

Укытучы.Дәресебезнең иң кызыклы өлешенә җиттек. Хәзер без сезнең белән мультфильм карарбыз.

 ( Интерактив мультимедия китапханәсеннән“ Өч кыз” мультфильмын карау)

Укытучы. Ә хәзер мультфильм  геройлары кебек без дә “театр” уйнап алырбыз. “ Өч кыз” әкиятен сәхнәләштерү.

 ( балалар маскалар кияләр һәм әкиятне сәхнәләштерәләр)

  VI. Йомгаклау.

Укытучы.Сезгә “ Өч кыз” әкияте ошадымы?  Ни өчен?

Бу әкият безне нинди булырга өйрәтә?

 ( Укучылар үзләренең әниләре турында сөйлиләр).

Нәтиҗә.  Әйе,әни куллары- иң мәрхәмәтле һәм назлы куллар, алар барын да эшли ала. Әни йөрәге– иң турылыклы һәм сизгер йөрәк: аңарда мәхәббәт беркайчан да сүнми.

Һәм биш яшьме, илле яшьме-күпме генә булмасын, кешегә һәрвакыт әни кирәк, аның иркәләве, ягымлы карашы кирәк. Әниеңә мәхәббәтең никадәр зур булса, тормышың да шулкадәр шатлыклы һәм якты була.

Әни-җирдә иң газиз, якын кеше. Чөнки ул сине тудырган, күкрәк сөтен имезгән, җыр көйләп бишектә  тирбәткән, беренче  елмаюыңны күреп куанган, туган телне өйрәткән.... Кадерле укучылар, әниләргә итагатьле, игътибарлы булыйк, кылган яхшы гамәлебез, ягымлы сүзебез белән аларны куандырып яшик. Әниләр алдында без мәңге бурычлы. Балалар,  әниләр  һәрвакыт  балаларына яхшылыклар гына тели , изге догаларында да баласына бәхет сорый.Без әниләребезгә булышырга тиешбез. Шулай итеп без аларны зурларбыз, сөендерербез. Әкияттәге кече кыздан үрнәк алыгыз.

         Тиен дус, Кече кыз башкаруында “ Җырлыйм әнием турында” җыр.

“Кызыклы –файдалы” йомгаклау уены.

Барыгызга да зур рәхмәт. Һәммәгез дә бик тырыштыгыз. Мин бик шат. Әлеге дәрес сезнең өчен нәрсәсе белән кызыклы һәм файдалы булды? (укучыларның җаваплары тыңлана)

Билгеләр куела.

Өй эше:“Өч кыз” әкиятенең эчтәлеген сөйләргә.

 

Кулланылган әдәбиятның исемлеге:

 

*Үз илемдә, үз телемдә. Ф.М.Зиннурова. Казан. “Мәгариф” 2009.

*Әдәбият дәресләре. А.Г.Яхин. Казан. “Мәгариф” 2008.

*Иң матур сүз. Казан. “Мәгариф”. 2000.

*“Бала” китапханәсеннән “Өч кыз” әкияте һәм мультфильмы.

* Татар балалары өчен календарь – 2014. Фатиха.