header

Вторник, Июль 14, 2026
 
Рейтинг:   / 10
ПлохоОтлично 

 

1.Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Түбән Тегермәнлек төп гомуми белем бирү мәктәбе

 

2.1 сыйныф

Дәрес эшкәртмәсе

Тема: Сузык  аваз хәрефләре темасын ныгыту.

3. Ахмадуллина Гөлүсә Гәбделхаевна 

1-категорияле башлангыч сыйныф укытучысы

4. 2015 ел.

Максат: 1.Татар теле дәресләрендә сузык аваз хәрефләре турында үзләштерелгәнне ныгыту күнекмәсе формалаштыру.

2. Укучыларда  күмәк эшли белү, иҗади  һәм тәнкыйди фикерләвен активлаштыру .

3.Әдәплелек, җәмәгать  транспортында үзебезне дөрес тоту кагыйдәләрен формалаштыру.

УУЭ:

Шәхси: сузык авазларны дөрес әйтү, эшләү төрен сайлый белү

Регулятив: сүзләрне иҗекләргә дөрес бүлү, сузык  авазны аеру.

Танып – белү : аваз белән аны белдерүче хәреф арасындагы бәйләнешне аңлау.

Коммуникатив: әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый  белергә өйрәнү, сүзлек хәзинәсен баету.

Планлаштырылган   нәтиҗә:

-          Шәхескә кагылышлы-  сузык авазларның әһәмиятен тирәнтен аңлау.

-          Предмет- тел буенча биремнәрне аңлы башкару күнекмәсе булдыру.

-          Метапредмет- дәрестә  чагылган белемне тормышта куллануга омтылыш тудыру.

            Дәрес тибы: белемнәрне ныгыту, системага салу.

          Дәрес формасы: сәяхәт-дәрес.

           Кулланылган метод-алымнар: өлешчә эзләнү, проект методы, төркемнәрдә, парларда эшләү,  Сингапур методларын куллану.

Җиһазлау:  И.Х.Мияссарова, Ч.М.Харисова  “Татар теле” 1 нчы сыйныф өчен дәреслек, компьютер, интерактив такта, тема буенча презентация материалы, биремле карточкалар,   паровоз рәсеме, “Сузыклар авылы”,  “тукталыш исемнәре”

Кулланылган Сингапур структуралары:”Микс пэа шэа” “Намбэ ап” алымы (Номер Баса),“Эй-ар-Гайд” алымы, “Таймд Раунд Робин”.”Рафт”  

                                                    Дәрес  барышы:

Дәрес этаплары,

структурасы

     

         Укытучы эшчәнлеге

           

             Укучы  эшчәнлеге

I.Оештыру этабы.

Уңай мотивация тудыру

II. Мотивлаштыру- ориентлаштыру этабы.

III. Уку мәсьәләсен  адымлап чишү  этабы.

III. Рефлексив бәяләү этабы.

-Исәнмесез, укучылар. -           Хәерле көн

Дуслар елмаеп караса,

Дөнья яктырып китә.

Я,кайсыгыз дусларына

Елмаю бүләк итә?

-  Менә без дәресен башлап җибәрәбез. Эшлекле дәрес, күңелле дәрес булсын ул.  Шуңа күрә, дәрестә тырышыгыз һәм актив булыгыз. Сез бик күп беләсез, булдырасыз, укучылар.

Әйдәгез килгән кунаклар белән исәнләшик.

-Бүген без дәрестә паровоз белән  сәяхәткә чыгарбыз. 

Ләкин сәяхәткә чыгу өчен бер шартны үтәргә кирәк. Алфавитны искә төшерергә.Сузык аваз хәрефләрен басып әйтергә.(Намбэ ап)

Тукталышларның исемнәренә күз салыгыз  һәм шулардан чыгып, үзегез дәреснең темасын билгеләп карагыз әле.

- Бу безнең өчен яңа темамы, әллә кабатлау дәресеме?

-Сәяхәтебезне башлыйбыз.Беренче тукталышның исемен укыгыз.

-Кызыл түгәрәк ябыштырылган конвертны ачасыз, һәрберегез 2 шәр сузык аваз хәрефен сайлап алыгыз.Калын сузыкларны – Сузыклар авылындагы Калын сузыклар урамына, нечкә сузыкларны – Нечкә сузыклар урамына  урнаштырыгыз.

 -  Икенче тукталышның исемен укыйк.

Бу тукталышта сезгә рәсемле диктантны дөрес итеп язарга кирәк.( Эй-ар-Гайд”)

(Слайд   1.Алма,әтәч, гөмбә,җиләк.хат.)

-Ә хәзер әйдәгез дәфтәрләрне алышып үрнәк бунча тикшерик.

- Хәзер үзегезгә ошаган сүзләр белән 2 шәр җөмлә төзибез.

-Сәяхәтебезне дәвам итәбез.Музыка астында биибез. Музыка туктагач, парлашабыз.

-Тукталышның исемен укыгыз.

Әйдәгез әле, җәмәгать  транспортында үзебезне дөрес тоту кагыйдәләрен искә төшерик.

- Хәзер парларда эшлибез . Һәр пар яшел түгәрәк  ябыштырылган карточканы ала.Баганалап бирелгән сүзләрне игътибар белән укыгыз, киңәшеп  бу сүзләрнең серен табасыз. Кайсы пар әзер була, кул күтәрәсез.( Таймд Раунд Робин”.)

 (Сүзләр:

зонтк             йомгак

сыр                сыер

экскаватор      эт

- Кемнең буе озынрак, шул җавап бирә.

  

Дәреслек 42 бит кагыйдәне уку

- Сәяхәтебезне дәвам итәбез.  Киләсе тукталышның исемен укыгыз.

Бу тукталышта сезнең белән проект эше эшлибез. (Рафт)

-Һәр пар үзенә А3 форматындагы кәгазь битен аласыз. Һәм зәңгәр түгәрәк ябыштырылган конвертны ачасыз. Беренче парга А3 форматына калын әйтелешле җәнлекләрне, икенче парга- нечкә әйтелешле җәнлекләрне  ябыштырырга кирәк. Бетергәч, эшегезгә исем куясыз һәм проектыгызны яклыйсыз. ( җәнлек рәсемнәре: куян, керпе, төлке , аю, бүре, елан)

1.-Дәрестә без нәрсәләр эшләдек?

-Ничек эшләдек?

2. Бәяләү.

- Кем бүгенге дәрестә  бөтен биремнәр җиңел һәм аңлаешлы булды дип саный, кояшыгызга киң елмаю ясыйсыз, биремнәрне үтәү авыррак булды дип санасагыз-менә болай күрсәтәсез, ә инде күп нәрсә кыен булды дип санасыгыз-менә болай күрсәтәсез(үрнәкләр күрсәтелә).

Кунакларга карап исәнләшәләр.

Сузык  аваз хәрефләре.

-          Ныгыту дәресе.

“Калын һәм нечкә  сузыклар тукталышы”.

Хәрефләр арасыннан сузыкларны сайлап алалар.Тактага берәм-берәм чыгып,сузыклар язылган карточкаларны  тиешле урамнарга урнаштыралар, бер-берсенең хаталарын төзәтәләр.

Сузыкларның парын табу

Рәсемле диктант язу.

Бер­-береңне тикшерү.

Укучылар җөмләләр төзиләр, әйтәләр

(Музыка астына бииләр, музыка туктагач парлашалар,утыралар)

-“ (о), (ы), (э)  авазларының әйтелеше” тукталышы.

-Тәртипле тотарга, тавышланмаска, олыларга урын бирергә һ.б.

 Укучылар   рус һәм татар телендә әйтелешләрне искә төшерәләр

Татар сүзләрендә о,ы, э авазлары кыска, ә рус сүзләрендә сузып, киңрәк итеп әйтеләләр

“Проект”  тукталышы.

Беренче пар А3 форматына калын әйтелешле җәнлек рәсемнәрен, икенче пар- нечкә әйтелешле җәнлек рәсемнәрен ябыштыра, исем куялар, проектны яклыйлар.

Укучылар дәрестәге эшләренә бәя бирәләр.

У вас нет прав для создания комментариев.