
- Подробности
- Категория: Начальная школа
- Создано 17.10.2013 16:09
- Автор: Фардия
- Просмотров: 8012
Тема: Саннарны гомумиләштереп кабатлау
Максат:1.Сан- сүз төркеме турында өйрәнгәннәрне гомумиләштереп кабатлау, системага салу; язма һәм телдән сөйләмдә саннарны грамоталы куллана белү.
2. Иҗади фикерләргә, белемне башкалар белән уртаклашырга өйрәтү, күзәтү, хәтерләү, игътибар итү сәләтен үстерү. Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек эшен дәвам итү.
3. Туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләү.
Җиһазлау:документ-камера, проектор, карточкалар, тест, презентация, схема, таблица
Дәрес барышы:
I. Оештыру.
Мастер-класста катнашучыларны төркемләп утырту, сәламләү, уңай халәт тудыру.
II.Актуальләштерү.
Укытучы:
Гыйлем юлы- бик кадерле юлдыр, ләкин бик мәшәкатьле һәм авырдыр. Шулай булса да, очы- бәхеткә, ахры- камиллеккә барып туктыйдыр.
Ризаэддин Фәхреддин
-Бүген максатыбыз сан турында белемнәребезне ныгыту, камилләштерү.
Саннарсыз тормышта яшәп булмый. Алар кайда гына барсак та: югары уку йортларында белем алганда, экономика, математика өлкәсендә, әдәбиятта да гел безнең янәшәдә. Менә шуңа күрә дә саннарны кулланганда Ризаэддин Фәхреддин әйткәнчә, белемебез камиллеккә ирешерлек итеп сан турында өйрәнгәннәребезне, хаталар җибәрмәслек итеп ныгыту өстендә эшләрбез. Санның сез аңлап бетерә алмаган билгеләрен ачыкларбыз.
-Мин сезгә балалар карточкалар өләшеп чыгам. Тиз генә эшләп алырбыз.
Сез карточкада язылган һәр сан төркемчәсенең үзенчәлекләрен әйтә барыгыз.
Төркемнәрдә эш
1 карточка, 1 төркем.
Микъдар саны
1 укучы. Төп сан. Предметларның төгәл исәбен белдерә.
2 укучы. Ничә?, күпме?, никадәр? сорауларына җавап бирә.
3 укучы. Өлеш саны татар телендә микъдар саны төркемендә, ә рус телендә аерым карала.
4 укучы.Микъдар саны рус теле белән охшаш.
2 карточка, 2 төркем.
Бүлем саны
1 укучы.Бүлем саны затларның яисә төрдәш әйберләрнең тигез өлешләргә бүленүен белдерә.
2 укучы.Күпмешәр?, ничәшәр? сорауларына җавап бирә.
3 укучы. –ар, -әр, --шар,-шәр, -ешәр, -ышар кушымчалары ялганып ясала.
4 укучы.Мин сезнең белән килешәм.
Рәхмәт.
Җыю саны
1 укучы.Бер төрдәге предметларның бергә туплану исәбен белдерә.
2 укучы. Ничә?күпме? сорауларына җавап бирә
3 укучы. –ау, -әү кушымчалары ялганып ясала.
4 укучы. Җыю санының саналмышы булмый.
Рәхмәт.
-Без әле генә сезнең белән сан төркемчәләрен искә төшердек. Афәрин , сез барыгыз да төгәл әм дөрес җавап бирдегез. Рәхмәт.
Ә хәзер аларның ясалышына да игътибар итик.
Мин сезгә саннар әйтәм. Сез шуларны дөрес итеп таблицага урнаштырып барырсыз.
- Унбер, егерме биш, алты, җиде-сигез, ике йөз утыз, унтугыз, мең, өчтән бер.
- Әйдәгез, хәзер Документ-камера ярдәмендә эшләрегезне тикшереп алабз. Кем үз эшен тәкъдим итә. (Камилә)
- Рәхим ит, Камилә
- Балалар карагыз әле, Камиләнең кайда хатасы бар?
- -Рәхим ит, Руфинә.
- Өчтән бер микъдар саны була.
-Бик дөрес. Әйдә Руфинә төзәтеп тә куй инде хатаны.
-Балалар, мин ни өчен Илназны Юни итеп киендердем?
_Әйе, Рәхим ит.........
-2013 елның 6 июнендә Казаныбызда универсиада булачак.
-Утыр, рәхмәт.
- Ә Юниның монда ни катнашы бар?
Ә Юни-универсиаданың символы.
-Юни турында тагын кем нәрсәләр белә?.
-Ул - ак барс малае.
-Бик дөрес.һәр төркемгә мин иҗади эш тәгъдим итәм.Сез санар кулланып бирелгән темага 3-4 җөмлә төзегез.
Өстәлләрдә сезгә ярдәмлек материаллар куелган. Шуларны файдалана аласыз.
1 төркем .Универсиаданың барлыкка килүе
Студентларның беренче халыкара спортуеннары 1923 елдаПариждабула. Ә Мәскәүдә беренче тапкыр VII җәйге универсиада 1973 елны үткәрелә. Ул төрле илләрдә һәр ике ел саен үткәрелеп килә.
2 төркем. Башкалабыздагы спорт корылмалары
Студентларның XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы Казанда узачак. Башкалабызда өч ел эчендә 28 спорт корылмасы төзелгән. Барлыгы 64 спорт корылмасы спортчыларны кабул итәчәк.
3 төркем. Универсиада кунаклары
Казанга дөньяның 170 иленнән кунаклар киләчәк. Алар универсиада авылында яшәячәкләр. Ярышлар спортның егерме җиде төре буенча уздырылачак. Казан - ХXI гасырдагы универсиада уеннары белән тарихка кереп калачак.
_Әйе, укучылар универсиада турында мәгълүматларыгыз бай. Безнең Арчабыздан да универсиада уеннарына катнашып, җиңү яулаучылар булыр дип ышынып калабыз.
-Иҗади эшне башкару вакытында саннарның төрлечә язылышына игътибар иттегезме?
-Әйе.
Ә ярыймы соң кулланырга?
Ярый.
-27 санын гарәп цифрлары белән яздык.
-XXIIрим цифрларыбелән языла
Егерме җиде сүз белән языла.
Бу саннарга кушымчалар ялгаганда нинди үзенчәлекләренә игътибар итәргә кирәк?
Гарәп цифрлары белән язганда кушымча аерым языла
Рим цифрлары белән язганда кушымча язылмый.
Сан белән язганда кушымча кушылып языла.
- Бик яхшы , укучылар.
- Сез минем кулымда 9 сыйныфлар өчен дәүләт йомгаклау аттесстациясе һәм 11 сыйныфларга Бердәм Дәүләт имтиханнары биремнәре тупланган кулланманы күрәсез. Монда сан темасына............ бирем бар. Имтиханнарга әзерлек максатыннан Татарстан Республикасы дәүләт программасын үтәү юнәлешендә татар теле фәне өчен чыгарылган интерактив китапта күрсәтелгән биремнәрне эшлибез.
-
- Сезнең ноутбукларда махсус программа урнаштырылган. Сез инде алар белән эшли беләсез.
-
- 1 төркемһәм 3 төркемнәр Укытучыга,укучыга ярдәмгә сайтына кереп Онлайн тест эшлиләр.
-
3 төркем. Интерактив китаптагы тестны башкара.
Саннарны кабатлау, белемнәребезне камилләштерү юнәлешендә без сезнең белән максатчан эшләдек. Игътибарыбызны экранга юнәлтәбез һәм нокталар урынына тиешле сүзләрне куеп, чылбыр тәртибендә җавап бирербез.
1.Предметның санын һәм исәбен белдереп килгән мөстәкыйль сүз төркеме …… дип атала. 2.Сан белән ачыкланган исем ............... дип йөртелә. 3. Саннар........ һәм ......... белән белдерелә. 4.Саннар ясалышы ягыннан дүрт төргә бүленә: ............, ............., .............,............. . 5. Гарәп цифрларыннан соң килгән кушымчалар........... языла. 6. Саннар ............ төркемчәгә бүленә..
7. Саналмышсыз килгәндә ................ .
-Рәхмәт. Бик дөрес җавап бирдегез
Нәтиҗә.
Саннар темасы буенча бик мәшәкатьле юл үттек. Киләчәктә бу белемнәрегезне дөрес файдаланырсыз дип ышанып калам.



/ 21