Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы
МАББУ “Әлмәт шәһәренең 7 нче номерлы
урта белем бирү мәктәбе”
Сәламәтлек театры
“Тычканнарның шәһәргә сәясәте”
Султанова Наркиз Ринатовна
татар теле укытучысы
Әлмәт шәһәре-2014
(Сәхнәдә шәһәр күренеше, музыка уйный, кош тавышы, машина йөруе ...
Шуннан соң сәхнәгә урам җыештыручы чыга, себеркеләр тотып, җирдәге чүп-
чарны җыя да, чыгып китә. Микки һ. Маус йокыларыннан уянып чыгалар)
Микки: Ммм... Сәлам!!!
Маус : (Күрешәләр) Сәлам!
Мик: Ничек хәлләр??? Йоклап булдымы?
Маус: Кая инде ул йоклау, яшьләр төне буе сыра эчеп, музыка акыртып яттылар... Анда ничек йоклап булсын ди...Ә син йоклый алдыңмы сон???
Мик: Мин?! Ююююк! Керфеккә керфек какмадым, төне буе Интернетта теге курше җир астындагы бай малае "Симпотяга" б/н язышып яттым !!!
( Сәхнәнең бер ягыннан Садикка баручы кыз б/н Әнисе, ә икенче яктан бер Әбине җитәкләгән, мәктәпкә баручы кыз чыга)
Мик: Уууфф...Башланыр инде ыгы-зыгы!Уйлап-уйлап тордым да ... мин әйтәм бу халык иртә таңнан кая ашыга икән, ә!!!
Маус: Әйтмә дә!!! Мин әйтәм элек бу җирләрдә тынычрак иде шул, име?
Мик: Әйе шул! Кешеләр дә җир асты юлы турыда белмәгәннәр...
Маус: Шул-шул, теге бер малай ялгыш кына машина астына кергәч, кешеләр дә шушы юл астыннан йөри башлады....
Мик: Әйе..... Кара эле, синең ашыйсы килмиме ул? Минем бик тә килә!!! Әйдә җир
астына, анда хәзер сатучылар да килерләр, самый "Свежиена" җитешәбез!!!
Маус: Ну-ну ашыйсы килә килүен.......... киттек !
Мик: (Зур сумкалар күтәреп, сатучы узып китә) Әһә, әйттем бит, әнә китте (иснәнә).... Әхх...Тәмле исләре....Киттек тизрәк !!! (Чыгып китәләр)
(Сәхнәдә бер бала туп б/н уйный, аны күреп милиционер чыга, сызгыра)
М: Хадиев, мин сиңа күпме әйттем, машина юлында туп б/н уйнарга ярамый дип, син ничек шуны аңламыйсың, ә?
Бала: Мин кабат алай эшләмәмен, гафу итегез! (чыгып кача)
М: (артыннан милиционер сызгыра) Хадиев!!!
(Сәхнәгә Микки һ. Маус чыга) Маус:Әәәһ....Тәмле булды !!!
Мик: Әйе....... хаттә кәефләр күтәрелеп китте!!!
Маус: Бииселәр дә килеп китте!
Мик: Бәлки безгә теге биюне биергәдер, ну бар бит инде безнен яраткан биюебез?!
Маус: Чыннан да, әйдә! Хәзер кушам да музыканы, биибез/(Бииләр)
Мик: Ухх...Шәп булды бу!!!
(Сәхнәдә ут сүнә һәм дөбердәгән тавыш ишетелә) Маус:Ни булды бу???
Мик: Белмим, яшен яшьнәп, күк күкерәде дисәң күктә болыты да юк.
Маус: Әйдә ни булса да, әнә тегендә качып торыйк! (Барып качалар) (Сәхнәгә борынгы заман киемнәреннән, сөнгеләр тотып, карана-карана 3 тычкан чыга)
1 Б.Т: Без кая килеп чыктык соң???
2 Б.Т: Без космоста булырга тиеш идек!
3 Б.Т Ләкин бу космос түгел, анда караңгы, ә монда якты, матур. Димәк, без Вакыт машинасындагы кодны дөрес җыймаганбыз.
1 Б.Т: Әйттем мин сезгә, ул машинага ышанырга ярамый дип, хәзер нишлибез инде?
2 Б.Т: Туктале, нәрсә төшенкелеккә биреләсең (сәхнәгә ниндидер кеше чыга) әнә кемдер узып бара, әйдәгез шуннан сорыйбыз.
3 Б.Т: Әйдә........ карагыз әле, без кая килеп эләктек, бу нинди җир?
Кеше:(аптырап) Шәһәр була бу!
Күмәк: Шәһәр???
1 Б.Т: (карана-карана) Шәһәр...........
2 Б.Т: Һе, хәзер нишлибез инде?
1 Б.Т: Нишлибез дә нишлибез, тире җыеп күн эшлибез! Соң әйдәгез, бу шәһәр дигән нәрсә б/н якынрак танышыйк!
3 Б.Т: Карагыз-кара нинди биек әйберләр!(караналар, светофорны күрәләр). Ә монсы тагын ни инде? Ә бәлки ул тәмле әйбердер.(ялап карый).!
1 Б.Т: Ну ничек соң???
3 Б.Т: Фуууу, тьфу-тьфу, тәмсез!!!
2 Б.Т: (җирдәге зебраны күрәләр) Ә босы ни инде???Ак кара, ак кара............. (тотып
карыйлар)......
1 Б.Т: Бәлки аны ашарга ярыйдыр? (бармагын җиргә тигезә, ялап карый).................. Бер дә
ашарлык әйбергә охшамаган.
3 Б.Т: Һе кызык бу шәһәр дигән нәмәстәкәй....
1 Б.Т: Нәрсә соң без бер урында гына торабыз, әйдәгез әле башка җирләрне күзәтик, алай дигәндә әле үтереп ашыйсы да килә, ничек уйлыйсыз?
2 Б.Т: Әйе, минем дә ашыйсы килә!!!
3 Б.Т: Минем дә килә, киттек алайса (чыгып китәлр)
(Сәхнәгә Микки, Маус чыга) Мик: Кара әле, кемнәр булдылар бу???
Маус: Белмим, бердә күргәнем булмады......... ә син аларның киеменә карадыңмы!!!
Мик: Ие-ие күрдем, адәм мәсхәрәсе !!! Туктале болар берәр нәрсә майтарырлар, алар артыннан кузәтергә кирәк !!!
Маус:Дөрес әйтәсең Микки...Әйдә әле, теге бер кинодагы Шерлок Холмс сыман булабыз, киттекме!!!
Мик: Киттек!!! (Сәхнәгә янә 3 Б.Т чыга)
2 Б.Т: Әйттем мин сезгә берсен генә тотарга кирәк дип, юююк сезгә икесе дә кирәк булды. Менә хәзер йөрибез инде ач килеш!!!!
1 Б.Т: Нәрсә миңа карыйсың, мин гаепле түгел монда!
3 Б.Т: Хе, мин гаепле булып калам мени ??? (Шушы сүзләр б/н кычкырышалар)
(Сәхнәгә, тавышны ишетеп, Милицианер чыга) М:(Сызгыра) Кем монда тынлыкны боза? (күрә) Сез кемнәр буласыз???
Л. Әйе, без тычканнар кабиләсеннән
Маус: Алайса, без туганнар булып чыгабыз бит??
Бергә: Туганнар!!!!! (кочаклашалар)
Мик: Әйдәгез инде хәзер танышыйк! Мин Микки булам.
Маус: Ә мин Маус
А: Мин Тимертеш
Р: Мин Сизгерборын
Л: Ә мин Үткенкүз буламын.
Мик: Туганнарны тапкач, бигрәк рәхәт икән бу.
Маус: Әйе шул.
Микки: Әйдәгез, сез дә калышмагыз. Безгә иярегез, (бииләр)
(Сәхнәгә бию беткәч, Б.Т. кабиләсенең башлыгы киле керә.Кулына юл бил геләрен
тоткан.)
Баш: (ачу б-н) Мин боларны бөтен космос буйлап эзләп йөрим, ә болар монда күңел ачып яталар.Җибәр син аларны ризык эзләргә дип. Ииихх!!!
Р. Бе-бе-без....(башлыклары бүлдереп).
Баш:Әйдәгез җыеныгыз, киттек моннан. Менә мин, ичмасам, нәрсә дә булса
таптым.Боларның безгә кирәге чыгар, учак булса да ягырбыз алар б/н....
Мик:( Маус б-н читкәрәк китеп ):Кара әле нинди таныш билгеләр.
Маус: .. ..Бу бит юл билгеләре. (Башлыклары юл билгесен күреп )
Баш: Менә монда тагын шундый әйбер, кая әле.. .бусын да алыйк ( алмакчы була,
Микки б-н Маус аны туктаталар )
Мик:Туктагыз әле...тукта! Бу бит юл билгеләре, сез ник аларга тиясез!
Баш: Ничек инде ник, ник кирәк соң алар монда,урын гына алып тора бит!
А: Алар монда, шәһәрдә, бу билгеләрсез йөри алмыйлар !!!
Маус: Менә бу билге җәяүлеләргә юл юк икәнен күрсәтә, бу билгене күрсәгез сез юлны каян да булса икенче җирдән урап узарга тиеш буласыз!
Микки: Ә менә бусы ....
Л.(булдереп) Беләм, беләм бусы җир астында алтын бар икәнен белдерә. Монда җир казырга ярый икән
Микки: юк син ялгышасың, бу билге - алда юл төзекләндерү эшләре баруын күрсәтә.
Маус:
А: Ә менә бу - светофор дип атала.
Р. Ә менә монысы - җәяүлеләр өчен махсус чыгу урыны
Л. Инде бу билге җир астыннан җәяүлеләр өчен чыгу юлы
Баш: һеее!!! Шәһәр дигәнең бигрәк сәер икән. Шулай булса да охшап ките бит әле мондагы хикмәтләр.(калган б.т. кушылалар).
Мик: Ә хәзер инде бу алган билгеләрне юл һәлакәтләре булганчы, урыннарына тизрәк урнаштырыйк. (тәмам)