• Печать
Рейтинг:   / 2
ПлохоОтлично 

                                                     МББУ 159 нчы лицей

                                                     Казаным – башкалам!

                                     ( 4 нче сыйныфның рус төркеме)

Башкарды: татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Җәләлова Лилия Раил кызы

 

Казан 2014

(Дәрес экскурсия)

Тема: Казаным – башкалам!

Максат: -укучыларның Казан турында белемнәрен барлау,аларга өстәмә белемнәр өстәү;

             -эдәби телдә дөрес,матур итеп сөйләү күнекмәләрен,бәйләнешле сөйләм телен

үстерү,сүзлек байлыгын арттыру;

            -туган якка мәхәббәт,горурлык хисе уяту.

Җиһаз: дәреслек,башкала турында слайдлар,мультимед.такта,кроссворд,рәсемнәр, аудиоязмалар.

Дәрес барышы.

(Татарстан Республикасы гимнын тыңлау)

1.Исәнләшү. Дәреснең темасын укучыларга җиткерү.

- Бүген без сезнен белән Казан,аның истәлекле урыннары турында сөйләшербез.Казан буйлап экскурсиягә чыгарбыз.

                 (1,2 слайдлар – Казан рәсеме)

2. Актуальләштерү

(слайд 3)

А) Татарстан турында әңгәмә

- Татарстан нинди республика?(укучылар җавабы)

                    (елгалары,урманнары,байлыклары турында сөйләшү)

-Дәүләт символлары. (4,5 слайдлар)

3.Тема өстендә эш.

А) Казан турында сөйләшү. (6 слайд)

       -Казан нинди шәһәр?

       - Аңа ничә яшь?

       - Үзәк өлешендә нәрсә тора? (Кремль)

Б) ( 7 слайд) Кремльгә сәяхәтне дәвам итү.

В) Кроссворд чишу ( 8 слайд). Маршрутны билгелэү.

(кроссворд тактага эленә, сораулары интерактив тактада)

Г) Сөембикә манарасы турында әңгәмә. (9 слайд)

- тарихы, ни өчен алай аталган?   (10слайд)

( укучылар җавабы)

Д) Сәяхәтебезне дәвам итәбез.

     Музейлар турында сөйләшү.

-         Нәрсә ул музей?

-         Казанда нинди музейлар бар ?     Кайсыларында булганыгыз бар?

-         Татарстанда иң зур музей?

-         Кайбычта музей бармы?

-         Мәктәп музее турында нәрсәләр әйтә аласыз?

( 11, 12 слайдлар)

Уку йортлары турында сөйләшү.

-мәктәпләр ,лицейлар,техникумнар,университетлар........

( 13 слайд – КДУ)

  1. Ныгыту.

а) Дәреслек белән эш.

   23 бит 1 нче күнегү.

-сүзлек өстендә эш (14 слайд)

- уку, тәрҗемә итү

- сорауларга җавап

Ф И З М И Н У Т К А

б) Биремнәр үтәү.

( сыйныф 3 төркемгә бүленә, һәр төркемгә бирем. Слайдта бирелгән җөмләләрне тәрҗемә итәргә)

15 слайд – 1 төркем

16 слайд – 2 төркем

17 слайд – 3 төркем.

в) Ситуатив күнегүләр.

   (һәр ситуацияне 2 укучы чишә,әңгәмә кора.)

-         Г.Камал тетры кайсы урамда урнашканын белергә,анда ничек барырга?

-         Узып баручыдан вакыт күпме икәнен сорарга

-         Китап кибетенә кереп Г.Тукай шигырьләре җыентыгын сатып алырга.

г) Белемнәрне тикшерү.

- Татарстанның башкаласы?

-Татарстан гимнының авторы?

-Казан Кремле янында нинди мәчет бар?

-КДУ ничәнче елда ачыла?

-Г.Камал исемендәге театр янында нинди күл бар?

-Татарстан флагында нинди төсләр бар?

- Рәсәй Флагы нинди төсләрдән тора?

  1. Йомгаклау.

Без дәрестә нәрсәләр турында сөйләштек?Кайларда булдык? Туган як һәр кеше өчен якын кадерле.

Татар халкында шундый мәкаль бар:

Үз илем – алтын .......   (19 слайд)

( ахырын укучылар әйтергә тиеш,белмәгән очракта ярдәм бирелә)

Мәкальнен ахырын белер өчен сүзләр тәрҗемә итәргә кирәк ( 20 слайд), беренче хәрефләрен кушып сүз җыярга.

-древний

- просторный

-поэт

-река

-крылатый

( борынгы, иркен, шагыйрь, елга,канатлы)

ҮЗ   ИЛЕМ   - АЛТЫН     БИШЕК.

(укучыларга билгеләр кую)

  1. Өй эше.( 22 слайд –Казан шәһәре күренеше)

   “Казанның киләчәге” инша язарга.

  1. “Мин яратам сине. Татарстан” җыры белән дәресне тәмамлау.