header

Вторник, Июль 14, 2026
 
Рейтинг:   / 3
ПлохоОтлично 

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы

Югары Сәрдә башлангыч гомумбелем бирү мәктәбе

 

 

Хуш, башлангыч мәктәбем!

(әдәби-музыкаль композиция)

                       

2014

 

(4 нче сыйныф укучыларының башлангыч мәктәп белән саубуллашу кичәсе.)

И.Хисамовның Э.Мөэминова сүзләренә язган “Укытучыма” җыры магнитофон язмасында яңгырый. Сәхнәгә алып баручы чыга.

Алып баручы. Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар! Без бирегә шатлыклы да, моңсу да кичәгә җыйналдык. 4 ел буе үз канатыбыз астында тоткан укучыларыбызны 5 сыйныфка озатабыз.

                           Бәйрәм бүген безнең йөрәктә,

                         Хис ташкыны дулый күкрәктә.

                           Укучымның моңсу карашы

                           Озату сүзен яза йөрәккә.

(Сәхнәгә чыгарылыш сыйныф укучылары вальс биеп чыгалар)

Алып баручы. Сыйныфтагы 2 укучы да, укуларын уңышлы тәмамлап, 5 сыйныфка күчерелә. Классыбызда иң шаян, иң уңган, тырыш кызлар белем алды.

-Иң тиз фикер йөртүче кызыбыз – Рүзилә.

-Бик тә сөйкемле җырчы кыз - Әдилә.

-Иң пөхтә, һәрчак тыйнак - Рүзилә.

-Иң җитез укучыбыз - Әдилә.

-Һәрчак алга омтылучы кызыбыз - Рүзилә.

-Һич тә үпкәли белмәүче кызыбыз - Әдилә.

Әле кайчан гына сез мәктәпкә барырга әзерләнеп йөри идегез. “1 сентябрь кайчан җитә?”- дип, әти-әниләрегезне аптыратып бетердегез.Мәктәптә сезне укытучы апагыз елмаеп каршы алды, җитәкләп Белем иленә алып керде. Шул көннәрнең ничек узуын хәтергә төшерик әле.

“Өйрәтәләр мәктәпләрдә” җыры

В. Шаинский муз. , сүзләре – тәрҗемә.

Каләм тотып кулларга

Хәрефләрне язарга

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Тапкырларга, бүләргә

Нәниләрне сөяргә

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

5 кә 5 не кушарга

Хәрефтән сүз язарга

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Белер өчен бик күпне

Яратырга китапны

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Таңнар ничек атканын

Кояш ничек батканын

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Табарга утрауларны

Биек – биек тауларны

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Өтер белән ноктаны

Кайчан, кайда куйганны

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Дуслык кадерен белергә

Сузылсын дип гомергә

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Укучы. Чәчәкләр тотып кулга,

               Без чыктык озын юлга.

               Һәркем белә, әлбәттә,

              Без барабыз мәктәпкә!

               Безне котлый әтиләр:

             -Бик дәү үстегез,-диләр.

             Өйрәтәләр әниләр:

             -Әйбәт булыгыз,-диләр.

             Дәү әти, дәү әниләр:

-Хәерле юл, хуш!-диләр.                                                                                                                            

Укучы. Бүгенгедәй күз алдымда тора

             Очар коштай йөргән чакларым,

           Сумка тотып, белем алырга дип,

             Борма сукмак буйлап атлавым.

Укучы. Дәфтәрләр, китаплар барлыйсың.

             Яңа көч, яңа дәрт йөрәктә.

             Син инде уйнарга бармыйсың,-

           Кыңгырау чакыра мәктәпкә.

(Сәхнәгә кыңгырау булып киенгән укучы чыга)

Кыңгырау. Кадерле дуслар! Мин сезне иң беренче дәрескә дәштем. Ул матур иртәдә минем тавышымны тыңладыгыз. Аннары, укытучы апагызга ияреп, чиста, якты класска кердегез. Дөрес утырырга, китап-дәфтәрләрне ничек куярга өйрәндегез. Белем иленә сәяхәт Әлифбадан башланды.

(Әлифба булып киенгән укучы керә)

Әлифба. 4 ел элек сез мине кадерләп кулыгызга алдыгыз. Башта хәрефләр танырга, иҗекләп укырга, аннары җөмләләр төзергә өйрәндегез.

Укучы. Әлифба, син барлык фәннең

             Тәүге баскычы.

             Син кадерле туган телнең

             Алтын ачкычы.

Җыр “Әлифбам”

И, Әлифбам, син тәүге фәннәрнең

Тәүге баскычы.

Син кадерле, син туган телемнең

Алтын ачкычы.

Укырга да өйрәттең,

Язарга да өйрәттең.

Син кадерле, син туган телемнең

         Алтын ачкычы.

И, Әлифбам, син кулымда балкыйсың

Нәкъ нур булып.

Һәр баланы зур бәхеткә илтүче

Ак юл булып.

 

Укучы. Сау бул инде, сөйгән мәктәбебез.
Рәхмәт Сезгә, абый, апалар.
Кичерегез безне кайчагында,
Эшләгәнгә ялгыш хаталар.
Вакыт җитте, очабыз кошлардай,
Йөрәкләрдә сүнмәс ялкыннар.
Әнкәйләрдәй назлап үз иттегез,
Сез шуңа да бик, бик якыннар.Укучы. Без киткәчтен юксынырсыз әле,
Сагынырсыз таныш йөзләрне.
Онытмабыз якты кояш кебек,
Нур сирпегән Сезнең күзләрне.Энем, сеңелем дигән сүзләрегез,
Назлар булып керде күңелгә.
Акыл җимешләрен өләштегез,
Җитсен диеп бөтен гомергә.

 

Җыр “Уйларымда мәктәп еллары”.

Балачакнын гузэл бер мизгеле

Хэтеремдэ минем буген дэ.

Кулга тотып чэчэк бэйлэмнэре

Килгэн конем белем иленэ.

Кушымта:

Кынгыраулы мэктэп елларына

Алып кайта мине уйларым.

Укытучы апам дэшэ сыман:

Улларым сез минем, кызларым.

Хуш килден син, балам, эйдэ, диеп,

Алып киттен тормыш юлыннан.

Авыр чакта ярдэм кулын суздын,

Сакладын син ялгыш адымнан.

Кушымта.

Ойрэттен син, ярат, балам, диеп,

Туган илне, эткэн-энкэнне.

Гомерен буе халкын очен тырыш,

Онытма син туган иленне!

 

Укучы. Кайчан гына нәни килеш

             Мәктәпләргә бергә килгәнбез.

             Белем үрләренә менә-менә,

             Бишенчегә инде җиткәнбез.

Укучы. Укытучым, ничә сынасам да,

           Гел елмаеп карый күзләрең.

           Җыелыштык синең янәшәңә

         Әйтергә дип рәхмәт сүзләрен.

Укучы. Кайчан тудык, кайчан үстек,

             Бу гомер бик тиз үтә.

           Хуш, башлангыч, аерылабыз,

           Безне киләчәк көтә.

Укучы. Кайгырганда юатучы,

               Безнең өчен ут йотучы,

             Гаделлеккә өйрәтүче,

           Рәхмәт сиңа, Укытучы!

Укучы. Хөрмәтле беренче укытучыбыз, Ләбибә апа! Хәтерләсәгез, 4 ел элек ничәмә-ничә өмет тулы күзләр сезгә төбәлделәр. Сез, бар сабырлыгыгызны җыеп, һәрберебезнең күңелен тоеп, безнең зиһеннәребезгә гыйлем орлыклары салдыгыз. Кадерле укытучыбыз! Менә бүген иң олы рәхмәт хисләребез дә сезгә.

Укучы. Ул өйрәтте каләм тотарга һәм

             Тәүге сызыкларны сызарга.

             Ул өйрәтте, хәрефләрне теркәп,

             Иҗекләрдән сүзләр ясарга.

Укучы. Күзәтте ул һаман гомерем юлын,

             Ялгышларым булса төзәтте.

             Хезмәт яратырга, туган җиргә

            Тугрылыкка мине өйрәтте.

Укучы. Кыенлыклар килсә, әле дә ул

             “Бирешмә!”-дип гүя эндәшә.

               Күңелемдә шулай гомерем буе

               Укытучым килә янәшә.

Укучы. Беренче укытучыбыз! Зур мәктәпкә юл салганда сезнең теләкләрне дә ишетәсе килә. Рәхим итеп сүз сезгә.

(Беренче укытучы сөйли)

“Укытучым, сезгә карап” җыры. Җиһангирова Әдилә.

Ачар өчен белем ишекләрен
Түккәнсездер күпме йөрәк көчен
Сездән алган белем ачкычлары
Иң кадерле бүләк безнең өчен
        Кушымта:
        Укытучым сезгә карап
        Арта минем хөрмәт хисем.
        Юлларыма, маяк булып
        Балкый тик сезнең исем.Якын дус та булып, киңәшче дэ
Яшь аралаш бездән көләсез сез
Дөнья ямен, тормыш матурлыгын
Хезмәт тәмен тоя беләсез сезАвырлыклар булса түзәрсез дә
Яшь аралаш бездән көләсез сез
Дөнья ямен, тормыш матурлыгын
Хезмәт тәмен тоя беләсез сез

 

Укучы. Укытучыларыбыз Гөлнур апа, Гүзәл апа, Алия апа, Гөлия апа!

Баш иябез бүген сезнең алда,
Бурычлыбыз сезгә гомергә.
Өйрәттегез «Дус hәм тату булып,
Яшәгез!»-дип шулай гомергә.


Укучы. Зур тырышлык куеп мәктэп өчен
Ару-талу белми эшлисез.
Укытучы дигән зур исемгә
Бик лаеклы кеше сез.

Бергә: Безгә белем биргән өчен,
           Кадерләп үстергән өчен,
            Назлы карашыгыз өчен,  
            Дөрес тәрбиягез өчен,
            Икенче әни булган өчен,
            Барсы, барсы, барсы өчен,
            Рәхмәт сезгә, укытучым!

Шулай ук, тәмле ашлары белән безне сыйлаган, мәктәп чисталыгын даими кайгыртучы техник хезмәткәр Гөлзилә апага, кыш буе мәктәпне җылытучы Данис абыйга рәхмәтебезне җиткерәбез. (Барысына да чәчәкләр тапшырыла)

Хөрмәтле Данис абый, Гөлзилә апа!

Тормышыгыз гөрләп торсын,

Күрмәгез кайгы-хәсрәт,

Үткәрегез   гомерегезне

Сөенеп һәм бик рәхәт. (Барысына да чәчәкләр тапшырыла)

Җыр. “Укытучым” (Закирова Рүзилә)

1.Язгы кояш нурын сипкән кебек

Яктыртасың барыр юлымны.

Акыл көчен өстәп хисләреңә

Өләшәсең йөрәк җылыңны.

         Укытучым, белем биреп

         Һәрчак алга әйдисең.

         Күңелләрне күңелләргә

         Җепләр белән бәйлисең.

2.Гел дөреслек синең күзләреңдә,

Гел ихласлык синең җаныңда.

Кояш тирәсендә әйләнгәндәй

Укучылар һәрчак яныңда.

3.Саф йөрәкле укытучым

Зур хөрмәткә лаек кеше син.

Хаклык өстәп бала күңеленә

Безгә үрнәк булып яшисең.

Укучы. Биредә безнең өчен иң газиз, иң якын кешеләребез дә бар әле. Алар -әти-әниләребез. Алар безгә җил-яңгыр тидермичә үстерүчеләр, тырышып уку өчен барлык шартларны да тудыручылар.

Укучы. Тик син генә, әнкәй, тик син генә

             Сабый чакта мине баккансың.

             Төн йокыңны бүлеп уянгансың.

             Юрганымны килеп япкансың.

Укучы. Син әйткәнсең, әни, күз нурым дип,

             Хәтеремдә калыр бу сүзең.

             Гомер буе якты маяк булып,

             Нур сибәрмен сиңа мин үзем.

Укучы. Әткәй-әнкәй - минем пар канатым.

             Сез булганга, дөньям түгәрәк.

           Иңне-иңгә, җанны-җанга куеп

           Яшик әле, яшик бергәләп.

Укучы. Акыллы сүзең, алтын киңәш белән

             Авыр чакта ярдәм итәсез.

           Адашканда, ак юл күрсәтүче

             Күңел күзе - ул сез икәнсез.

Укучы. Сезгә саулык телим һәр адымда,

               Тигез бәхет телим һәрвакыт.

             Мең рәхмәтләр әйтеп чын йөрәктән

             Карыйм сезгә сөеп, яратып.

Җыр. “Әти-әни”. Хәйретдинова Зәринә.

1.Үстерәләр сөеп, улым-кызым диеп,
Тидермичә җилләр-яңгырлар.
Әти-әниләрне үзебез дә шулай
Яши алсак иде гел зурлап.
         Рәхмәтлемен Ходаема,
         Рәхмәтле мин һәр көнгә.
         Әти-әни диеп дәшү
         Насыйп булсын һәркемгә!


2.Туар көннәре дә, туган көннәре дә
Сөенечләр генә китерсен.
Оныкларын сөеп, улым-кызым диеп
Дәшүләре шатлык иңдерсен.

3.Гомерләр тиз үтә, аерылу да җитә,
Өзгәләнеп кала бәгырләр…
Әти-әниләрне исән чакларында
Яши алсак иде кадерләп.

Алып баручы. Инде сүзне әти-әниләргә бирик.

(Әти-әниләр балаларын тәбрик итәләр)

Укучы. Хуш, башлангыч, сагынып сиңа килгәч,

             Безнең күңел янә сафланыр.

             Һәр бүлмәңдә, бер истәлек булып,

             Эзләребез мәңге сакланыр.

Укучы. Хуш, башлангыч! Бәлки әле, безне

             Онытмыйча искә алырсың.

             Ә син безнең йөрәк түребездә

           Гүзәл мизгел булып калырсың.

Җыр “Хуш, балачагым”

Балачаклар тиз үтәләр
Очалар да китәләр.
Күңелләрдә калдыралар
Иң якты хатирәләр.
        Кушымта:
        Сау бул, хуш, балачагым,
        Иң гүзәл матур чагым.
        Алда көтә зур юллар,
        Язмыш миңа ни юллар.2. Мәңге оныта алмамын
Әнинең уятканын.
Тор инде, кызым, диеп
Мәктәпкә озатканын.
        Кушымта.
3. Гөл истә калыр дусларым,
Яраткан укытучылар.
Толымнан тартып елаткан
Иң әшәке малайлар.

У вас нет прав для создания комментариев.