header

Среда, Июль 15, 2026
 
Рейтинг:   / 12
ПлохоОтлично 

 

Әтнә муниципаль  районы Югары Сәрдә башлангыч сыйныфлар укытучысы Закирова Гүзәл Ясәви кызы.

 

 

 

Тема:        Кунаклы йорт – хөрмәтле йорт.

Максат:            1.Укучыларга татар халкының күркәм гореф-гадәтләрен, кунакчыллык, әдәплелек, тыйнаклык, кешелеклелек сыйфатларын аңлату.

                            2. Сәнгатьле уку күнекмәләрен һәм сөйләм осталыгын үстерү.

                            3. Эстетик зәвык, кешеләргә ихтирам хисләре тәрбияләү.

Материал:        «Мәгариф» журналы - №6, 1996.

Җиһазлау:       Мәкальләр язылган карточкалар, татар халкының милли ризыклары рәсемнәре, магнитофон, язмада бию көйләре.

                            Дәрес барышы:

         Хөрмәтле укучылар, кунаклар! Без бүген башлангыч сыйныф укучылары, бергәләп, ял кичәсенә җыелдык. Әйе, әле менә 5 ай элек кенә без үз сыйныфларыбызга җыелган идек. Шушы вакыт эчендә без дуслашып, туганлашып алдык. Укытучылар һәм укучылар бер гаилә булып яши башладык. Бүгенге кичәбездә бу дуслык тагын да тирәнәер дип өметләнәбез. Әгәр бүген сезнең йөзләрегез балкый һәм кәефегез яхшыра икән, иртәгә эшегез дә җиңелрәк булыр. Бу сыйныфта кабынган елмаю йөзләрегездә дәвам итсен.

  1.     Бәйрәмсез бик күңелсез бит,
  2.     Бәйрәмнәр кирәк әтигә,
  3.     Каршы алу, озатып калу – кунакка бер хөрмәт.
  4.     Коры табынга кунак утыртмыйлар.
  5.     Кунак ишегеңне ачса, син йөзеңне ач.
  6.     Кунак килсен, каза килмәсен.
  7.     Кунак сые : якты йөз, тәмле сүз, аннан кала ипи, тоз.
  8.     Кунаклы йорт – хөрмәтле йорт.
  9.     Сыйларга сыең булмаса, сыйпарга телең булсын.
  10.     Кунак килмәгән йортка игелек тә күз салмый.
  11.     “Пылау артыннан гына”…
  12.     “Кунак булсаң, тыйнак бул”…
  13.     “Хуҗа Насретдинне катык белән сыйлыйлар”.
  14.     «Ак калач»

Күңелсездер сезгә дә.

Бәйрәмнәр кирәк безгә дә

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә

Кирәк һәммәбезгә дә.

Бәйрәмнәр кирәк әнигә,

Бабай белән әбигә

Кирәк барчабызга да.

Тормышның мәшәкатьләре булган кебек, аның бәйрәмнәре дә бар. Әгәр гаиләнең, һәр сыйныфның үз традицияләре, үз бәйрәмнәре бар. Аларны һәркем үзенчә үткәрә.

—Без бүген кунакчыллык, кунак чакыру, кунак булу турында сөйләшербез, үзебез дә кунак булырбыз. Татар халкы элек-электән үк кунакчыл, кунак чакырган, кунакка йөрешкән. Ә кешеләр ни өчен бер-берсенә кунакка баралар соң? (Укучылар фикере тыңлана.)

—Әйе, кунакка йөрешү өчен сәбәпләр күп. Туган көн, бәби туйлары, баланың беренче мәртәбә атлап китүләре, мәктәпкә йөри башлавы, яңа өйгә күчү, сабантуй бәйрәмнәре һәрберебезгә бетмәс-төкәнмәс шатлык китерә һәм бу уңайдан кунак чакырып һәм кунакка барып була. Ләкин аның өчен, әлбәттә, чын дусларың булу кирәк. Ә сез үзегез кунак килү турында нинди сынамышлар беләсез?

—Өстәлдән кашык-чәнечке, пычак төшсә, кунак килә.

—Самовар җырласа, кунак чакыра.

—Мәче битен юса, кунак килә.

—Мендәр ишелсә, кунак төшә.

—Ашаган вакытта чәйгә икмәк кисәге төшсә, кунак килә.

—Чыпчык тәрәзәдән килеп чукыса, кунак көт.

—Саескан йорт-җир тирәсенә килсә, кунак чакыра.

—Чынаяк өстенә чәй чүбе калыкса, кунак килә.

—Кечкенәләрнең дә шөгыле бар. Без халкыбызның җырларын, уеннарын, гореф-гадәтләрен өйрәнәбез һәм үтәргә тырышабыз. Туган көннәрне билгеләп үтү, бер-беребезне бүләкләр биреп шатландыру да бездә матур бер традициягә әйләнеп бара. Бүген дә без февраль аеннан сентябрь аена кадәр туган иптәшләребезнең туган көннәрен билгеләп үтәрбез. Аларны чын күңелдән туган көннәре белән котлыйбыз. Тормышларында зур уңышлар, сәламәтлек, матур, бәхетле булып үсүләрен телибез.   Ә хәзер алар хөрмәтенә «Туган көн турында җыр» башкарабыз. (Р.Миңнуллин сүзләре)

Җыелдык без менә

Бергә бүген дә.

Утырабыз синең

Туган көнеңдә.

Туган көннән дә шәп,

Бәйрәм юк икән.

Нигә без дә бүген

Тумадык икән.

Күңел ачыйк әле

Туган көн булгач.

Безгә дә күңелле

Син көлеп торгач.

Киләсе елда да

Бәйрәм итәрбез.

Без түземле халык

Бер ел көтәрбез.

         Кунак сые: якты йөз, тәмле сүз, аннан кала ипи-тоз. Хөрмәтле кунаклар, рәхим итеп әзерләгән сыйларыбыздан авыз итегез. (Кунакларны сыйлау.)

         —Кунак кыстатмый булмас, хуҗа кыстамый булмас. Ашап утырыгыз, хөрмәтле кунаклар!

         —Укучылар! Сезнең алда мәкальләр язылган карточкалар. Әйдәгез, алар белән танышыйк һәм эчтәлеген аңлатып бирик.

Татар халкында шундый мәкаль дә бар: «Кунакның беренче көне – алтын, икенчесе – көмеш, өченчесе – бакыр, дүртенче көнең – юлың такыр».

—Димәк, кунак булсаң – тыйнак булырга да, вакытында китә белергә дә кирәк икән, шулай бит?

—Хөрмәтле кунаклар! Җор телле Хуҗа Насретдинне, аның тирән эчтәлекле мәзәкләрен белмәгән кеше юктыр. Хәзер без сезгә аның турында ике мәзәк сөйлибез. Бик игътибар белән тыңлап торыгыз. Соңыннан аларның эчтәлекләре кайсы мәкальгә туры килүе турында сөйләшербез.

—Укучылар, сөйләп, тыңлап арымадыгызмы әле?

Ә без арымадык әле,

Бу көн безнең тантана.

Гармунчылар, керегез.

Бию уйнап бирегез.

Бүген, туган көн бәйрәмендә

Ут чыгартып биибез.

Куанычлар һәм бәхетләр,

Сыймый күңелгә.

Биемичә утырырга

Без карт түгел лә.

Буыннар әле катмаган

Бер биеп калыйк.

Хәтта бии белмәсәк тә

Бер биеп калыйк. (Күмәк бию)

—Укучылар, сез кунак каршылаганда пешерелә торган нинди татар халык ашларын беләсез? (Укучылар җаваплары тыңлана)

—Сезнең алда халкыбызның милли ризыкларының рәсемнәре. Һәркем үз гаиләләрендә яратып пешерә торган ашамлыкны сайлап ала да аның артына язылганнарны укый. (Анда борынгы Көнчыгышның мәшһүр философы Локман Хәким нәсихәтләре язылган.) (Карточкалар)

—Укучылар! Бәйрәмнәрдә, кунакта нинди җырлар җырларга була? Әйдәгез, бергәләп җырлап алыйк әле.

—«Җырлыйк җырның матурын», «Кәрия-Зәкәрия», «Ай былбылым», «Әйлән-бәйлән» һ.б.

—Кунакларыбыз утырып арып бетмәсеннәр, әйдәгез, бер уйнап та алыйк инде.

—Кунак килгәч, нинди уеннар уйнарга була соң? Сез нинди уеннар беләсез?

1. «Чума үрдәк, чума каз»

2. «Кәрия-Зәкәрия»

3. «Без-без, без идек»

—Биедек тә, җырладык та, уйнадык та. Ашыйсы-эчәсе дә килә башлады кебек. Өстәлебезгә рәхим итегез. Булган күчтәнәчләребез белән сыйланып алыйк.

—Менә бәйрәм кичәбез инде ахырына якынлаша. Хөрмәтле кунаклар, безне хөрмәт итеп, безнең бәйрәм кичәбезгә килүегезгү бик зур рәхмәт.

Һәркөн диярлек күрешәбез без,

Һәрбер шатлыкны бүлешәбез без.

Мәңгегә шулай дуслык-татулык

Торсын яктырып диешәбез без.

Нинди олы бәхет җыелышып

Уйнап-көлү, бию гел бергә.

Насыйп булсын иде сөенешеп

Шатланышып яшәү гомергә.

         —Әйдәгез, күмәк җырлап саубуллашыйк дуслар.

«Дуслык» җыры җырлана.

У вас нет прав для создания комментариев.