header

Среда, Июль 15, 2026
 
Рейтинг:   / 7
ПлохоОтлично 

Закирова Гүзәл Ясәви кызы. Әтнә районы Югары Сәрдә башлангыч мәктәбе.

3 нче сыйныфта уку дәресе.

Тема: М. Җәлил. “Кичер, илем!”.

Максат: Шагыйрь Муса Җәлилнең Бөек Ватан сугышында күрсәткән       батырлыклары белән танышу.

Бурычлар:

  1.       Ватан өчен көрәшкән герой-шагыйрь батырлыгының бүген дә онытылмавын аңлату;
  2.       Декламация сөйләү осталыгын камилләштерү, сүзлек хәзинәләрен баету;
  3.       Ветераннарга хөрмәт, соклану хисләре тәрбияләү, бүгенге тыныч тормышның кадерен белергә өйрәтү.
  4.       Муса Җәлилнең портретын күрсәтү, шагыйрь турында өйрәнүләрне дәвам итү.
  5.       “Сәгать” шигыре.
  6.       “Гөлләрем” шигыре.
  7.       “Ишек төбендә” шигыре.
  8.       “Бер шигырь» шигыре.
  9.       “Кызыл ромашка” шигыре. (Укытучы укый)
  10.       “Көйне таны” уенын уйнау. Аудиоязмада М. Җәлилнең “Куян”(Л. Хәмиди көе.), “Чишмә”, “Карак песи”, “Күке”, “Сәгать”, “Беренче дәрес” (Җ. Фәизи көе) җырларыннан өзекләр тыңлыйлар. ( Җавапны белмәсәләр , укытучы ярдәм итә.)
  11. 2.      М. Җәлилнең тормышы һәм иҗаты турында укытучының кыскача сөйләве. Слайд №10-13.
  12.       Мөстәкыйль эшне тикшерү. Слайд №15.
  13.       Дәреслекнең 96 нчы битендәге сорауларга җаваплар бирү.

Материал: Дәреслек, 2 нче кисәк, 94-96 нчы битләр, дәфтәр – 56 нчы бит.

Җиһазлау: М. Җәлил портреты, Җәлил иҗаты турында презентация, Муса Җәлил китапларыннан күргәзмә, “Салют сиңа, Муса Җәлил”,”Сәгать”, “Карак песи”,”Күке”, “Беренче дәрес” җырлары, укучыларның Муса Җәлил шигырьләренә ясаган рәсемнәре, балаларның Бөек Җиңүгә карата язылган мәкаләләре, («Әтнә таңы» газетасы.), “Кичер илем” аудиоязмасы.

                                               Дәрес барышы.

I. Дәресне оештыру. Мотивизация.

Кереш сүз. Слайд №1.

Исәнмесез, укучылар!

Хәерле көннәр сезгә!

Тыныч булсын күгебез,

Тыныч булсын көнебез.

Сугышлар, кан коюлар,

           Тик тарихта калсыннар.

Балаларның күңелендә,

Һәрвакыт саклансыннар.

-Укучылар, без бүген батырлык турында сөйләшербез. Без, әлбәттә, кыю кешеләрне ихтирам итәбез. Үзебезнең дә кыю, батыр буласыбыз килә.

-Ә нәрсә соң ул батырлык? Сез батырлык эшләүне ничек күз алдына китерәсез? (Укучылар фикере.)

-Әйе, укучылар. Батырлык, батыр кешеләр дип башкалар өчен тормышларын да бирергә сәләтле кешеләрне атыйбыз. 1941 нче елның 22 нче июнендә фашист илбасарлары безнең илебезгә каршы сугыш башлый.

Сугыш... Нинди шомлы һәм авыр сүз бу! Ул ничәмә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме балаларны ятим иткән, аналарны тол калдырган. Сугыш... Меңләгән шәһәрләр җимерелгән, гөрләп торган авыллар җир йөзеннән юкка чыккан, шау чәчәккә күмелгән бакчалар кара күмергә калган.

Сугышның беренче көннәреннән үк барлык совет халкы Ватанны сакларга көрәшкә күтәрелә. 1418 көн һәм төн дәвам иткән бу дәһшәтле сугышта безнең илебез җиңеп чыга.

Бүгенге дәрестә без сезнең белән Бөек Ватан сугышы елларында фашист илбасарларына каршы көрәштә аеруча ныклык һәм батырлык күрсәткән герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗаты турында сөйләшербез.

II. Актуальләштерү.

-Укучылар, сез бу шагыйрьне беләсезме? Аның кайсы шигырьләре истә калды? (“Бер шигырь», «Себерке әкияте» - 2 нче сыйныф, «Яңгыр» - 3 нче сыйныф, 1 нче кисәк).

- Аның сүзләренә язылган җырлар өйрәнгәнегез яки ишеткәнегез юкмы?

2. Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү. Слайд №2-4 .

- Менә минем кулымда аның «Кечкенә дусларга» дип аталган шигырьләр җыентыгы. Бу җыентыкта балалар өчен төрле елларда язылган шигырьләре, “Моабит дәфтәре” циклыннан балалар яратып укый торган шигырьләре алынган. Әйдәгез, аның берничә шигырен тыңлап үтик.

3. Муса Җәлил шигырьләрен күңелдән уку. Слайд №5-9.

(Укучылар күңелдән Муса Җәлилнең шигырьләрен башкаралар һәм үзләре ясаган рәсемнәрен дә күрсәтәләр.)

III. Бала нинди авырлыклар белән очраша?

М. Җәлил сүзләренә язылган җырларның исемен белсәләр дә, авторын әйтә алмаска мөмкиннәр. Бөек Ватан сугышы китергән фаҗигалар турында мәгълүмат җитәрлек түгел.

IV. Авырлыктан чыгу юллары.

“Көйне таны” дигән уены ярдәмендә һәм укытучының өстәмә сораулары , мәгълүматлары аша.

V. Ял минуты.

Әйдәгез, М. Җәлил сүзләренә Л. Хәмиди көй язган бер уенны уйнап алабыз. Ул “Күрсәт әле” дип атала. (Уенны бергәләп уйнау). (М. Җәлил. “Кечкенә дусларга” китабыннан.)

VI. Яңа материалны аңлату.

Муса Җәлил 1906 нчы елның 15 нче февралендә Оренбург губернасы Мостафа авылында туа. Әнисе – Рәхимә, әтисе – Мостафа исемле була. Башта авыл мәктәбендә, аннары Хөсәения мәдрәсәсенең башлангыч классларында белем ала. Ул 6 яшеннән укырга өйрәнә. Бик яшьтән әдәбият белән кызыксына. 13 яшендә беренче шигырен яза . Беренче шигыре «Бәхет» дип атала. Имзасын «Кечкенә Җәлил» дип куялар. Муса Җәлилнең тормыш иптәше – Әминә, ә кызы Чулпан исемле була.

3.М. Җәлилнең “Кичер, илем!” шигырен аудиоязмада тыңлау.

- Сәнгатьле уку күнегүләре.

- Сүзлек өстендә эш. Слайд №14.

Исмең – исемең.

Күмәлмәдем – күмә алмадым.

Гомрем – гомерем.

Волхов – сугыш барган урынның атамасы.

Өмит – өмет.

Тоткынлыкта – төрмәдә.

Мәгърур – горур.

VII. Белемнәрне беренчел ныгыту.

- М. Җәлилнең “Кичер, илем! шигырен чылбыр буенча кычкырып уку;

- шигырьне мәгънәви кисәкләргә бүлү;

- һәр кисәккә исем кушу;

- кычкырып сәнгатьле уку күнегүләре.

            VIII. Мөстәкыйль эш.

Муса Җәлил иҗаты буенча белемнәрне тест ярдәмендә тикшерү.

            IX. Өйрәнгәннәрне ныгыту күнегүләре.

X. Дәрескә йомгак. Рефлекция.

- Бүген дәрестә Бөек Ватан сугышы һәм герой-шагыйрь М. Җәлил турында нәрсәләр белдек?

- Дәрес сиңа ошадымы? (Смайликлар белән күрсәтү) Үзеңә һәм иптәшләреңә нинди билгеләр куяр идең? Кемнең җаваплары сине аеруча сокландырды?

- Сугыш турында тагын ниләр белергә теләр идең?

- Балалар, без сезнең белән нинди мул һәм тыныч тормышта яшибез. Шул тыныч тормыш өчен без Муса Җәлил кебек каһарманнарга, бабаларыбызга мәңге бурычлы! Без дә шушы тыныч тормышның кадерен белик, аны саклыйк!

Өй эше. 1. “Кичер, илем!” шигыреннән үзеңә иң ошаган өзекне ятларга; 2. “Кызыл ромашка” шигырен табып, сәнгатьле укырга өйрәнергә; 3. “Минем бабам да сугышта катнашкан” исемле кечкенә хикәя язарга.

 

У вас нет прав для создания комментариев.