Рейтинг: 



/ 33
- Подробности
-
Категория: Начальная школа
-
Создано 28.03.2014 04:46
-
Автор: Гульнур
-
Просмотров: 5814
Әтнә районы Югары Сәрдә мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Хөснетдинова Гөлнур Әхәт кызы.
"Сыйфат" темасы буенча тест (4 класс)
Кулланма 4 нче сыйныф укучыларына "Сыйфат" темасы буенча белемнәрен контроль тикшерү максатыннан төзелде.
А өлеше
А1. Сыйфат нәрсәне белдерә?
1) предметның эшен белдерә
2) предметның билгесен белдерә
3) предметны белдерә
4) предметның санын белдерә
А2. Ясалышы ягыннан болар нинди сыйфатлар?
ярдәмчел, егәрле
1) тамыр
2) кушма
3) ясалма
4) парлы
А3. Кайсы сыйфатны барлык дәрәҗәләрдә дә кулланып булмый?
1) сары
2) ал
3) әче
4) көчле
А4. Хаталы сүзләр рәтен билгеләгез.
1) чыдамлы, эшчән
2) уңан, гәзиз
3) пөхтә, җыйнак
4) тыныч, егәрле
А5. Туры килгән хәрефне (хәрефләрне) күрсәтегез.
җи...и
1) т
2) тт
3) дт
4) тд
А6. Һ хәрефе төшеп калган сүзне табыгыз.
1) ...әйләкәр
2) ...авалы
3) ...аталы
4) ...олыксыз
А7. Нечкәлек билгесе (ь) төшеп калган сүзләр рәтен табыгыз.
1) мәг...нәле, иг...тибарсыз
2) ям...-яшел, яш...ле
3) ниг...мәтле, мик...дарлы
4) мәг...лүматлы, дәг...вачыл
А8. Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе ничек ясала?
1) -лы, -ле
2) -рак, -рәк
3) -гылт, -кылт
4) -лар, -нар
А9. Иҗекләргә дөрес бүленгән сүзләр рәтен билгеләгез.
1) сө-ек-ле, сал-кын-ча-рак
2) сө-ен-еч-ле, ак-ыл-лы
3) йо-мшак, по-чмак-лы
4) а-кыл-лы, бәх-ет-ле
А10. Болар нинди сыйфатлар?
Каты – йомшак, якты – караңгы
1) омоним сыйфатлар
2) синоним сыйфатлар
3) монда сыйфатлар юк
4) антоним сыйфатлар
А11. Сыйфатларның сораулары:
1) нинди? кайсы?
2) кемнең? нәрсәгә?
3) нишли? нишләр?
4) ничәнче? кем?
А12. Сузыклары калын сузыклар булган сүзне табыгыз.
1) дәртле
2) буранлы
3) җепшек
4) җемелдәвекле
А13. Вакытны белдергән сыйфатлар төркемен табыгыз.
1) көндезге, җәйге
2) яссы, гүзәл
3) юаш, уңайсыз
4) хуш исле, зур
А14. Артык сүз булган рәтне табыгыз.
1) куркак, читен
2) урман, өмет-хыял
3) аксыл, ямь-яшел
4) зәвыклы, килешле
А15. Бирелгән җөмләдән сыйфатны табыгыз.
Көмеш кыңгыраулар авазы ишетелә.
1) көмеш
2) кыңгыраулар
3) авазы
4) ишетелә
В өлеше
(1) Сокландыргыч җылы, аяз көннәр җәйне хәтерләтәләр. (2)Агачлардагы куе яшеллек тә сакланды. (3)Яңгырга мул булган көзге болытлар да нигәдер күренмәделәр.
В1. 2 нче җөмләдән төп дәрәҗәдәге сыйфатны табып языгыз.
_________________________________________________________________
В2. 1 нче җөмләдән тиңдәш кисәкләрне табып языгыз.
________________________________________________________________
В3. 3 нче җөмләдән ясалма сыйфатны табып языгыз.
__________________________________________________________________
В4. 2 нче җөмләдәге сыйфатның антонимын языгыз.
________________________________________________________________
В5. Куе сүзендә ничә аваз бар?
__________________________________________________________________