
- Подробности
- Категория: Классный руководитель
- Создано 12.02.2014 09:37
- Автор: Римма
- Просмотров: 6734
Әтнә районы Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбенең югары категорияле башлангыч сыйныф укытучысы Бурганова Римма Нурмөхәмәт кызы
Тәрбия сәгате: “Игенчегә мәдхия.”
Максат : Балаларның игенче хезмәте турындагы белемнәрен баету.
Игенче хезмәтенә кызыксыну уяту, хөрмәт тәрбияләү.
Ярдәмлек : авыл хуҗалыгы эшен күрсәткән рәсемнәр, ипи-тоз
1.Таң атты. Әтәч тавышы 2. Кояш – җиргә җан өрүче
Авылны яңгыратты. Җиһан йөзен күрүче
Кояш алтын нурларын Кояш белән бергә тора,
Бар дөньяга таратты . Хезмәтсөяр игенче.
3.Игенче тырышып эшли 4. Ил табынын баетырга
Язын, җәен, көзен, кышын. Ул барлык көчен түгә.
Үстерә ул гәрәбәдәй Хезмәттәшенең җимешен
Бодаен һәм арышын. Тук бөртекләрдә күрә.
5.Шундый тыңгысыз хезмәткә
Мактау җырлыйк, дан җырлыйк.
Күпереп пешкән икмәкне
Җаныбыз белән зурлыйк.
Татар халкы гомер-гомергә җир эшкәртү, икмәк үстерү белән шөгыльләнгән. Чөнки икмәк – ил тоткасы ул, икмәктән башка тормыш юк. Ипине зурлап, халкыбыз “ Икмәксез алтын тавы башында да ачка үлүең бар”, -дигән. Димәк, кеше ипине алтын-көмеш, кыйммәтле ташлардан да өстен куйган.
Икмәк үстерү гаять авыр һәм катлаулы эш.Искә төшерик әле, икмәк өстәлгә нинди юллар белән килә? Кешегә нинди машиналар, нәрсәләр ярдәмгә килә?
Табышмаклар чишү.
- Ат түгел кешнәми, йөз аттан ким эшләми.
Үзе йөри тыр да тыр, я ,бу нәрсә, кем әйтер? ( трактор)
- Ура,суга,җилгәрә, үзе тояп җибәрә.
Бик күп җыеп игенне, баета ул илемне. (комбайн)
- Тәгәрмәчләр өстендә зур гына арбасы бар.
Арбаның эченә салып бик күп йөкләр ташыйлар. ( машина)
Җавапларны әйткәннән соң, укучылар һәр машинаның нинди эш башкаруын әйтәләр
Дөрес, машиналар кешеләрнең ярдәмчеләре. Ләкин оста куллы механизаторлардан башка алар тимер-томыр булып калалар.Әйдәгез әле, игенчеләр башкарган хезмәтне шушы рәсемнәр ярдәмендә искә төшерик әле.
- Көзен басуларда нинди эшләрбашкарыла?
Ашлык җыела, җирне сукалыйлар, тырмалыйлар, җиргә көзге бодай орлыгы чәчелә.Ашлыкны вакытында җыеп алырга кирәк.Чөнки башаклардан орлыклар коела башларга мөмкин. Икмәк әрәм була.Көз – урып-җыю чоры. Игенче өчен иң җаваплы,шатлыклы вакыт. Игенчеләрен көнне-төнгә ялгап басу-кырларда тир түгәләр, иртә таңнан эшкә китәләр.Авыл эшчәннәре үстерелгән уңышны тизрәк җыеп алып, дәүләткә тапшырырга тырышалар.Чөнки халык “ Басудагысы икмәк түгел, амбардагысы икмәк” дигән.
- Көзге бодай ни өчен кыш көне өшеми?
Кар белән капланган була.Кар катламы күбрәк булса, уҗымга җылырак була.Халыкның бу турыда әйтеме дә бар “ Кырда кар калын булса, ашлык мул булыр”.
- Игенчеләр кыш көне нәрсә эшлиләр?
Механизаторлар кыш көне комбайннарны, тракторларны, чәчкечләрне ремонтлыйлар, язгы чәчүгә әзерлиләр. “ Чананы җәйдән, арбаны кыштан хәзерлә”.- ди безнең халык.
- Яз көне нинди безнең авылда нинди эшләрбашкарыла?
Рәсемнәр буенча фикер алышу.
Быел Әтнә районы игенчеләре җәй коры булсада басу кырлардан мул уңыш җыеп алдылар.Икмәк булса, җыр да була, диләр.
Игенче җыры Г. Латыйпов сүзләре И. Шәмсетдинов музыкасы
Чайкала иген кырлары Игенченең уңганлыгы
Уяна таң нурлары. Игенченең хезмәт яме.
Киңлекләргә алып бара , Игенченең тырышлыгы
Безнең басу юллары . Кырларыннан күренә.
Ипи өстәлгә килгәнче, никадәр юл үтә икән балалар, никадәр хезмәт сорый икән.Ипи - иң зур байлык.Ипидән башка яшәп тә булмас иде. Ипинең бөртеген дә югалтырга ярамый. Ә сез укучылар, ипине хөрмәтлисезме, әрәм итмисезме?
Кулына ипи - тоз тоткан укучы чыгышы
Ипи басуда үсә
Аннан амбарга күчә
Аннары мичтә пешә,
Кызарып мичтән төшә.
Шуннан килә өстәлгә
Безгә күәт өстәргә,
Һәркемгә ипи кирәк!
Һәм көн дә ипи кирәк!
Бигрәк тәмле карасы,
Бигрәк тәмле агыда
Ризыкның хөрмәтлесе,
Җирдә иң кирәклесе!
Күпереп пешкән икмәк! Аннан да бөек нәрсә бармы? Тир түкми икмәк үсми, диләр.Иген игү борынгыдан иң изге, иң дәрәҗәле хезмәт саналган.Авылыбызның хөрмәтле игенчеләребезнең эшләгән эшләре күз алдыбызга килә.Кешене хезмәт бизи шул.Алар алтын бөртекләрне яз көне җир куенына чәчәләр.Тишелеп чыкканын түземсезлек белән көтәләр.Чүп үләннәрдән махсус гербицидлар сибәләр.Көзен яңа комбайннар белән урып-җыю эшләрен башкаралар.Алар ел саен бер бөртек икмәкне дә кырда калдырырга ирек куймыйлар.
Өстәлдә икмәк,ашъяулык япкан
Тәмле хуш исен өйгә тараткан.
Икмәк кадерен мин яхшы беләм
Үскәч үзем дә игенче булам!
Җир йөзендә икмәктән дә кадерле бер нәрсә юк.Менә шуңа күрә без икмәк үстерүчеләргә бурычлы.
Яшәү чыганагы – кояш нурын
Җир җылысын саклап үзеңдә
Күкрәкләргә терәп кисәр икмәк,
Һәр табынның тора түрендә.
Икмәк игенченең җан җылысы.
Җир –Анага кадер –хөрмәте
Яшәү тамыры ул һәр йөрәкнең
Шуңа кадерлибез икмәкне.
Икмәктән олы нәрсә юк.
-Әйе,бу –бик электән килгән әйтем.Ипигә хөрмәт-бу,барыннан да бигрәк,кеше хезмәтен хөрмәт итү дигән сүз.
Бик борынгы заманнардан бирле кадерле кунакны ипи-тоз белән каршы алу гадәте яшәп килә.Мөлаем һәм якты йөз белән каршы алган хуҗаны “ кунакчыл кеше” диләр. Ә тоз хакында “ Ашның тәме тоз белән”, “ Ипи, тоз гомер яшәртә” кебек күпме мәкаль һәм әйтем бар.


