header

Вторник, Июль 14, 2026
 
Рейтинг:   / 2
ПлохоОтлично 

Җырларыңда бар моңнарың

(композитор С. Садыйковага багышлана)

 

 

Максат:

♦♦♦ Беек композитор Сара Садыйкованыңтормыш юлы, ижаты белән таныштыру,

♦♦♦ Композиторныңмузыкаль драма, комедияләр өчен иҗат иткән

әәсәрләрен   киңкатлау укучыларга җиткерү,

♦ Укучыларда халык композиторы иҗатына ихтирам, мәхәббәт

тәрбияләү.

әдәби- музыкаль композиция

Зал бәрәмчәбизәлгән. Уртада Сара Садыйкова портреты, стеналарда

композиторныңтормышын, аның  иҗадиэшчәнлеген тасвирлаучы фотовыставка. Стендка Сара Садыйкова турындагы китаплар, ул язган җыр

ноталары кургәзмәсе куелган.

Хәерле көн! Исәнмесез, хәерле көн татар музыкасына гашыйклар: туташлар

һәм ханымнар, абыйлар һәм энеләр! Ишетәсезме, ишетәсезме, сихри  көй

агыла, кунелләрнең  нечкәкылларын тирбәндереп татар моңы, татар җыры,

татар рухы.

Гөлжамал, Бибисара

Шахта көе hәмУел

Карурманнарга алып керә

Моңлы тальян телләре

Җырлап иген игәбез,

Җырлап печән чабабыз.

Матур җырлар җырлый-җырлый

Яңа йортлар салабыз...

Ишкәкчеләр жырламаса,

Иделдәдәямь булмый

 

Җыр белән без тибрәтәбез бәбиләрне,

Җыр белән безюатабыз әнилэрне,

Җыр белән без каршылыйбыз, озатабыз

Җыр белән без мәхәббәтне аңлатабыз

Җыр кешенеңюлдашы,

Җыр кешенец гомер багышы

Шатлыктада , кайгыда да

Җыр кеше белән янәшә.

Сара  ханым!

Җырларыцда бар моңнарың,

Жырларыңда бар сагышың

Онытылмас җырлар буләк иттең Без җырлыйбыз шуның хакында.

Сезнең жылы карашлардан

Сәхнәгә нурлар иңсен

Берләштерсен бу гөлләрне

Изге сүзләр, изге җырлар.

Дәва булсын сүзебез дэ,

Шифа булсын җырыбыз да.

Нурлар иңсен йөзегезгә

Аллы-гөлле балкышлардан,

Гөрләп торсын бу кичәбез.

Сезнең кайнар алкышлардан.

Онытылсын кайгы-хәсрәт,

Бушансын йөрәк ярагыз,

Имин булсын тормышыгыз,

Гөрләп торсын эшегез.

Юллырыгызга фәрештәләр канат кагынсын,

Түбәсенә йортыгызның бәхет кошлары кунсын,

Истәкалсын бу очрашу, бу кичә.

Татар милли опера театрына нигез салучыларныңберсе, аныңозак еллар дәвамында солисткасы, 4000 дән артык,  жыр, вальс, романс авторы, татар музыкасында  беренче тапкыр танго стилен кертуче Сара Садыйкова.  Бу кичәбез Сезгә, сезнең рухыгызга багышлана.

 

1 укучы
                           Күңелдәге якты хатирә булып

                               Жырың.калды синең  мәңгегә.

                               Жан- йөрәкнең сафлык, чисталыгын

Саклар тора жырың бүген дә.

2       укучы

«Җидегән чишмә»ярларында

Балкый "Шәйморза  утлары."

Хәтереңдәме «Агыйдел сылуы»ньң,

«Казан кичләре»ндәге хисләре

Тормышка моң, булып килден ә,

Онтылмас җыр булып  алкыдың.

Сәйдәшләрдән алган фатихаңбелән

Милләтнец йөзендәнур сакладың.

3 укучы

Халкыбызныңмоңчишмәсе,  Россиянеңатказанган  сәнгать эшлеклесе,

Татарстанныңхалык артисткасы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт буләге

лауреаты, мәшһүр композитор, җырчы Сара Садыйкованыңтууына 105ел.

Кол Галиләр ,Тукай, Җәлилләр, Сәйдэш, Җигановлар белән бергәянәшәбасып торучы Сара апа Садыйкова .

Татар  опера     театрына  нигез  салучыларның   берсе  һәм   аныңмоңлы

тавышлы солисткасы,  композитор буларак 400 дән артык  җыр,  татар

музыкасына беренчеләрдән булып танго стилен кертүче, вальс иҗатитуче

Сара ханым Гариф кызының  буген юбилей кичәсе.

Халкыбызнын сөекле композиторына багышланган  әдәби-музыкалъ кичәбезне : башлыйбыз. (Алып баручы)

Жыр башкарыла. «Yзилемдә» Г.Зәйнәшева сүзләре.

1 укучы 1906 елның1 ноябре. Аныңдөньяга килгән ноктасы -Казанньңхәзерге Париж коммунасы урамындагы иске генәике катлы 18 нче йорт. Булачак әти белән әни- яшь Бибигайшәбелән яшь Гариф парлашып шушы

йортка кунакка килгән булалар. Һәм Сара туган тиешле апалары  фатирында,

жырлап-   биеп   күңел   ачып   утырган   мәҗлес   вакытында,   дөньяга   килә.

Гармунлы, жырлы, биюле балачагын искә төшергәндә, Сара апа әтисе белән

әнисе турында   бик зур мәхәббәт белән сөйли, «Әткәй, әнкәй» дип өзелеп

әйтүеннән үк аның әти-әнисенә хөрмәте сизелеп тора. Чынлап та, яратырлык итеп, матур итеп тәрбия биргэннэр алар Сара апага. Балаларын белемле итәргә      тырышканнар,      аларның      жырга-биюгә      булган      сәләтләрен  сүндермәгәннәр, киресенчә, музыканы, бию сәнгатен аңларга өйрәткәннәр,

Сараның укыр вакыты житкәч әти-әнисе чорында алдынгы карашлы булган Фатиха Аитова оештырган «татар кызлар гимназиясе»нә белем алырга илтәләр.  Менә  шул  елларда  ук  инде  Сараның     белемгә ихтыяжы  арта, халкыбызньң борынгы көйләренә мәхәббәте үсә. Еш кына Сара сеңлесе Разия, энесе Хафиз, Салих белән шаярьш, үзенең «артистлыгын курсәтә». Педагогия техникумында уку Сараның иңнәренә яңа канатлар үстереп жибәрә. Уку чорында ул татарньң беренче композиторы Солтан Габәши белэн очраша, уку йорты әзерләгән спектакльләрдә жырлы рольләрдә уйный, Казанда үткәрелгән концертларда катнаша.

2 укучы

1922 елны Татарстан автономияле республикасы каршындагы Мәгариф Комиссариаты аны  Мәскәүнең Чайковский исемендәге консерваториясенә укырга жибәрә. Сара имтиханнарны үтә һәм консерваториянең махсус бүлегенә кабул ителә. Менә ул Чайковский исемендәге консерватория укучысы!   Сара консерватория бинасыннан атылып чыга. Менә ул паркларда,

бакчаларда алтын көз тантана иткән балкышка елмаеп атлый. Атламый, оча, шатлыктан,   бәхеттән   канатланган   ул.   Битләренә   тиеп-тиеп   киткән   сары яфраклар яуган бу алтын көз   аныңколагына бик моңлы көй көйли кебек.

Сарага бөтен Мәскәү, бөтен дөнья тоташ бер көй, меңтавышлы жырҗырлый кебек тоела. Илебез кичергэн авыр елларныңхатирәсе яшь Сараныңкуңелендәтуган   моңлы образлар булып сәхнәгәменә.

Сараныңкуңелендэ бөреләнеп кенәкилгән беренче мәхәббэт хисләре дәконсерваториядәукыган елларында кабынып китә. Газиз    Вәлитов –сәхнәпсевдонимы Айдарский-хәзерге Яшел Үзән районыныңАйдар авылында туып үскән.

1925 елда, Татарстан Республикасы төзелүгә 5 ел уңае белән С.Габәши,      Г.Әлмехәммәтов һәм В.Виноградовлар «Сания» операсын иҗат итәләр. Татар театры сәнгате тарихында беренче тапкыр опера спектакле куела.

Шул ук елны Сара белән Газизнеңкызлары туа. Кап-кара күзле, бөдрә  чәчлебу кызга Әлфия дип кушалар.   

Җыр «Беренче мәхәббәт» Ә. Рэшитов сузләре.

1933  елныц 4 апрелендәВКГТ (б) ныңТатарстан өлкәкомитеты Татарстанда
аерым музыкаль театр - Опера театры оештыру турында карар чыгара. Әинде 1934      елның январеннан  укулар     башлана,  шул  уңайдан  Наркомпрос  25      кешедән торган бригаданы Мәскәүгә яңадан укырга жибәрә, алар арасында Сара Садыйкова да була. Шул ук елларны тормыш иптәше Газиз дәжитдиавырый башлый.  Каты  авырулардан сон, тормыш иптәше   1933  елның,   1ноябрендәвафат була.

  Җыр «Бөтен  гомергә»

3 укучы

 

 

1938ел, укулар тәмам. Студия белән саубуллашып бер төркем артистлар һәм композиторлар Казанга кайталар.
Казан!...

И Казан! Нурлы Казан! Дәртле Казан! Моңлы Казан!...Тукай Казаны...

Мәскәүдән кайткан улларын, кызларын нуры белән балкып, дәрте белән

ашкынып, моәы белән назлап каршы ала!.

1939  елньә17 июне. Качалов исемендәге Казан Дәүләт Зур Драма театрыбинасы. «Качкын» спектакле белән Татар Опера театры ачыла. Беренче тапкырпәрдәачылып, зур сәнгать юлы башлана. Бер-бер артлы татар опералары,музыкаль комедияләре иҗат ителеп,сәхнәгәкуела. «Галиябану»(М.Мозаффаров), «Ирек», «Илдар» (Н.Җиһанов), «Башмагым» (Җ.Фэйзи)спектакльләрендә  Сара  Садыйкова  җаваплы  рольләрдә  уйный,  кызыклы  образлар иҗат  итә.

1 укучы

1941   елньң 22 июнендә  ил  естенэ Гитлер фашистлары ябырылып килә.

Көнбатышта туплар ярыла, шәһәрләр жимерелә, авыллар яндырыла, кан коела.

Сара гына түгел, гомумән  җыр, музыка тынып кала. Ничек яшәргэ? Фронттан  да көн саен күңелсез хәбәрләр килеп тора, бертуган энесе Салих та сугышкакитә. Сөйгәне Юлий Крещелюнасны югалту ачысыннан туган «Көтәм сине» -жыры Сара ханымныңзур әһәмияткә   ия булган беренче көе, беренче иҗат җимеше. Шулай уйламаганда туган шушы көй аны олы юлга- музыка иҗат итүюлына алып керә. Көтмәгәндәмикән?..Күңел турендәул күптән, күптән бөреләнгәндер, чөнки ул кинәт кенәаткан чэчәк кебек дөньяга килэ.

Сара госпитальләрдә  бик еш булып, яралы солдатлар каршында җырлап, биккүп шефлык концертларында катнаша.                                                                        

 

2 укучы                                                                                                                     

Сара Садыйкова     композиторлык иҗатына беренче  адымнарын ясаганда, Салих Сәйдәшевньңйогынтысы турында да берничәсүз әйтеп китүурынлы

булыр. Шунысы игътибарга лаек, Сара Садыйкова иңберенче көен нәкъ менә

Салих Сәйдәшев кушуы буенча яза. Театрның  1931-32 нче елгы сезоны.

Кәрим Тинчуринның«Кандыр буе» музыкаль драмасына Фәридәариясен

иҗат   итә.   Аннан   соң       Кәшифэ   Тумашева   яңадан   сәхнәләштергән

М.Фәйзинец «Ак калфак» спектакльленә  көйләр иҗат итә. Шулай итеп, Сара

Садыйкова спектакльләргәмузыкалар язып, композиторлык эшенәтирәнрәк

керә   бара,   аның   музыкалары   спектальләрдә   генә   түгел,   зур   эстрада  сәхнәләренә   дә   үтen   керә.      Татар   һәм   башкорт      опера,   академия  театрларында гөрләп барган «Туй узгач», «Кияүләр», «Кара йөзләр», «Бер  картлыкта, бер яшьлектә», «Энҗеле калфак» h. б. -шуларныңбер мисалы.

Канатланып җырлар язуы Сара Садыйкованыңүзе жырларга теләп ашкынган

күңеленә   җан   рәхәтлеге   бирә.   Үзенең  сәхнәдә  жырламавына ул   инде  борчылмый. Әйтерсеңшулай кирәк булган, аныңҗырчылыгы, чишмәнеңчыганагы    шикелле    ,    композиторлык    иҗатының    башлангычы    булып

яшьлегендә    кала.    Сандугачтай    сайрап    сәхнәләрдә    кичергән    бәхетле

минутлары, үткән гомерен яктыртып, матур хатирәләр булып калалар.

3 укучы

1960 нчы еллардан башлап, Сара Садыйкованыңкомпозиторлык иҗаты яңа

баскычка   күтәрелде.   Аның   күп      кырлы   композиторлык   иҗатында   киңмөмкинлекләр ачылды.   Җырларын Габдулла Тукай исемендәге Татар Дәүләт филармониясе артистлары бик теләп үзләренең репертуарларына кертә башладылар. Аның җырларын башлап жырлаучыларның кайсыберләре: Мәрьям Рахманкулова, Фәхри Насретдинов, Жәвәһирә Сәләхова, Рәйсә Билалова, Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова, Вафирә Гыйззәтуллина, Хәйдәр Бигичев, Нәфисә Василова. Һәркайда аның җырлары яңгырый, һәркайда аның әсәрләрен тыңлыйлар. Татарстан радиосы аша эфирның киң колачын ачты, аның жырлары бер-бер артлы магнитофон тасмаларына язылды, аның җырларыннан гына торган зур концертлар тапшырыла башлады. Һәр жырның үз моңы, һәр жырның үз тарихы. Җыр ул-шагыйрь белән композиторның иҗат җимеше, аларның тыңгысыз эзләнүлеренең татлы җимеше. Җыр туа, җыр яши, җырлаучысы булганда -җыр мәңге үлми!. Җыр ул яшәү коралы. Сибгат Хәким сүзләре белән әйтсәк «Иң бәхетле җыр -шагыйрьдән халык арасына күчкән җыр». Һәер, Сара Садыйкова үзе дә еш кына : «Мин җырларымны җырлаган, тыңлаган кешеләрнең күңеле яхшырсын өчен язам» дип кабатларга ярата. «И язмыш, язмыш» жыры -Сибгат Хәким белән Сара Садыйкованың бергә иҗат иткән иң яхшы жырларының   берсе.   Бу   җыр,   бик   күп   жырчыларның      репертуарыннан төшмичә, бик күп еллар яңгырап халык куңелендә яши. Аерата бер моң белән сугарылган «Сусау» жыры туган якка тирән мәхәббәт хисләре белән урелгән. Жыр «Сусау» язмада тыңлана.

1 укучы

«Жидегән чишмә» жыры Сара Садыйкованың елдан – ел  үсеп барган иҗатын иң югары     баскычка күтәргән  әсәрләренең берсе.  Бу жырның музыкасы

борыңгы көйләребезнең иң матур сыйфатларын үзенә туплаган, шул ук вакытта заманча интонацияләр белән бизәлгән. Бу жыр күңелгә тиз керүчән,

йөрәккә ятышлы, ягымлы мелодиягә нигезләнгән, шунлыктан ул чын мәгънәсендә халыкчан. Композитор Жәүдәт Фәйзи халыкчанлык турысында менә нәрсә дигән иде: « Композиторның алдында торган иң изге бурыч -халыкчанлык принцибын саклау Һэм халыкка аңлаешлы әсәр язу. Халыкчанлык   ул -фольклордан   формаль файдалану гына түгел, ә бәлки үз

халкыңның  көйләрен,   аның    күңеленә  сеңдереп,  табигый  рәвештә

музыкаль фикер йөрту методы». «Жидегән чишмә»не жидегән йолдыз гына күреп калмады,  меңләгән йолдызлар, меңләгән куңелләр күреп отып алды һэм

йөрәк түренә салды бу жырны. «Жидегән чишмә» жыры ил язмышын, халык язмышын   чагылдырган   «Карурман»,   «Уел»,      кебек   җырлар   биеклегенэ

кутәрелгән үлмәс жыр ул. Зөһрэ Сахабиева бу жырны шул кадәр ягымлы, шул кадәр җан жылысы белән башкара, ихтыярсыздан сине әллә нинди матур

хыяллар деньясына алып китә: туган як болыннарына, челтерәп аккан чишмә

буена, яшьлеккә, беренче сөйгэн ярларын янына чакыра.

Дыр «Жидегән чишмә» язмада башкарыла.

2 укучы

Сара Садыйкованьңмузыкаль ижаты халыкчанлык белән сугарылган. Аныңижат чишмәләренең  чыганаклары - халык көе, халык моңы. Халык көен , халык моңын Сара Садыйкова заманча аһәңнәр белән баетып, заманча ритмнар белән үрелдереп, яңа моңнар тапты. Гомүмән аныңижатына бай тематика, жырларына төрле характерлылык хас. Киңсулышлы гәүһәржырлар, маршлар, салмак агышлы лирик жырлар, мәхббәт-дуслык жырлары,

куңелле вальслар, бию көйлэре h.6. шундый әсәрләр язды.

3 укучы

Кызы Әлфия Айдарская - 22 ел буена татар дәуләт опера һэм балет театрында балерина, 1988 елны дөнья күргән «Балет любовь моя» китабы авторы, кияве    Всеволод    Иванович Грекулов - Татарстанныц атказанган

артисты, татар дәуләт симфоник оркестрыныңвелончисты Сара ханымныңоныгы Слав Грекулов шулай ук музыкант, хатыны балерина Надежда Шаронова. Сара Садыйкованыц бертуган сеңлесе жырчы Разия Садыйкова

шулай ук Мәскәүдәукып кайтып, Казанда татар операсы солисткасы булып

эшли, аннары озак еллар 1 категорияле   хор солисткасы була. "Сания»дә-

Сания, «Эшче» операсында - Сәлимә, «Башмагым» музыкаль комедиясендә-

Сервер, «Наемщик» музыкаль драмасында -Зөбәржәт... Татар опера   театры

сәхнәсендәматур образлар тудыра алганы һәм милли опера сәнгатебезне

үстерүгә   күп   көч   куйганы   өчен,   Сара   Садыйковага   шул   елларда   ук,

Татарстаннның  атказанган артисткасы» дигән мактаулы исемгәлаек булды.

1 укучы

Сара апаныңүзенәгенәхасүзенчәлеге бар иде- ул да булса калфак.

Энҗе  калфагын киеп, йөзек кашы кебек булып балкып сәхнәгәчыга иде. Шул калфаклары белән дәкадерле ул безгэ Сара Садыйкова. Ул калфаклар да Сара апаныңүзе кебек әлләнинди моң, әлләнинди    матур

көйләр беләләр шикелле. Чынлап та ул калфакларныңүзенәкүрәсере дәбар икән. «Калфак кигән хатын-кыз матур, күркәм күренә, калфак кигәч үзеңне

әдәпле тотасың, чөнки башына калфак кигән хатын- кыз әдәпсез була алмый» дия торган иде композитор ханым.

2 укучы

Сара Садыйкованыңреспубликабыздагы   күп кенәавылларга багышланган

жырлары: «Актаныш таңнары», «Арча кичләре», «Чынлы авылы», «Балкый

Шәйморза утлары», «Минзәләм ягы», «Балтачым»   - авыл кешеләре белән

якыннан аралашу нәтиҗәсе. Бу    жырларда туган жиргәмәхәббәт, анда

яшәүче  кешеләргә   соклану  шулкадәр   көчле,   композиторньң  мәхәббәте

тыңлаучыга кучә.

Җыр «Казан кичләре» Х.Туфан сүзләре

Сара Садыйкова үзенең әби-бабалары, әнисе яшәгән Апас районы Тутай,

Кызыл Тау авылларына, туган ягым дип, бик еш кайтып йери. Чөнки аныңмоңчишмәләре, зур дәрья кебек киңиҗатка юл башы шушы авыллардан башлана. Биредәтуып -үскән, соңрак Казан пристанендәэшләгән Әхмәдиша кызы   Бибигайшә       ханым   әнисе   Нәгыймә       ападан   ятлаган   шигырь-

мөнәҗәтләрне халык көйләрен кечкенәСара күңелендәдәсалды. Анын күп

кенәжырлары шушында туа. »Иртәңге нур», «Дөнья матур,дөнья киң» дигән

матур көйлэре Тутай кырларында тургай сайравын тыңлап иҗат ителгән.

3 укучы

Бәхетле язмыш!. Сүрелмәс яшьлек!  Опера җырчыларының сәхнә гомере бик кыска ул. Олгаеп барган гомер юлында аның икенче таланты ачылу, аны тагын  да  югары  дәрәҗәгә   күтәрде.   Үзе  исән   чагында     узе  үк  исемен мәңгеләштерде. Тормыш дәвам итә. Аныңҗырлары яши.

Идел, Казансу нинди тирән уелып, тирән моңнар көйләп ага. Чишмәләр ничек

матур челтерәп, кояш нурында җем-җем килеп, көмеш кебек җыр сузалар!. Әкошлар, кошлар, кояшка, айга, йолдызларга җитсен моңыбыз дигәндэй ничек матур итеп сайрыйлар. Әкешеләр, кешеләр җырлый... Һәр тарафта җыр яңгырый! Тормыш җыр белән киләчәккәбара!... Бу кырларда Сара Садыйкова моңнары да бар!... Сара Садыйкова үзе жыр, үзе моңул.

1 укучы

Тормыш бу- югалту, табылмыштыр

Үрелмеш, чишелмеш - бу тормыш

Язмышлар әле яз, әле наз Язмышлар - дуамал, котырмыш.

Җыр башкарыла.

«Белегез шуны» И. Фазлуллин сузләре.

Язмада Г.Зәйнәшева, Э.Айдарская, К.Тимбикова, Г.Бәширов, Г.Кайбицкая, М.Шәмсетдинова, Х.Бигичев, И.Һилалов истәлек- язмалары кулланылды.

Гайнетдинов Мехәммәт Сабур улы Шәрләрәмәурта гомуми белем бирүмәктәбе

 

 

 

 

 

 

 

У вас нет прав для создания комментариев.