
- Подробности
- Категория: Классный руководитель
- Создано 05.12.2014 15:29
- Автор: Милауша
- Просмотров: 3475
МБОУ «Черемшанский лицей»
Яңа ел кичәсе (урта класслар өчен)
Котбиева Миляуша Вагизовна, учитель татарского языка и литературы первой квалификационной категории
2014 год
Катнашучылар:
Автор
Убырлы карчык
Кощей
Шүрәле
Шайтан
Җеннәр
Негрлар
Әҗәлбикә
Кыш бабай
Кар кызы
Кыш. Чатлама суык. Тышта җил улый. Буран.
Убырлы карчык киселгән агач төбенә утырган да телевизор карый. Үзе сырма кигән, киез итекләрдән, өтеренгән, туңа. Аның янәшәсендә Кощей һәм Шүрәле утыра.
Шүрәле: Әй, сөяк сарае, син минем чибәркәемә бик борыныңны сузма әле! Ул – минеке!
Кощей: Син, урман сарыгы, минем болай да бер нәрсәм дә калмады. Син минем соңгы шатлыгымны да алмакчы буласыңмы? Рөхсәтем юк! Берәүгә дә бирмим!
Убырлы (Бу шау-шу Убырлыны туйдыра) : Булды, җитте! Я авызыгызны ябыгыз, я күземнән югалыгыз! (Бар да тынычлана. Суыктан калтыранып утыралар.) Һай, салкын да соң!
Автор: Тирә-якта бар да шатлана, тиздән Яңа ел җитә бит. Куяннар чыршы тирәли сикерешә, тиеннәр чикләвек җыя, хәтта аю да йокысыннан торып чыккан. Аның да бәйрәмне күрәсе килә шул. Тик Убырлыны гына берни дә шатландырмый! Аның күптәнге хыялы – Кар кызы булу теләге – һаман да тормышка ашмый. Ә яшь гомер заяга узып бара!
Күңелсез уйларын тарату өчен, Убырлы телевизор каналларын күчерә. Анда да күңел күтәрерлек әйбер тапмый – телевизорда Кыш бабай белән Кар кызы Лапландиядән балалар янына ашыга. (Дискотека-Авария җыры “Новый год”)
Убырлы (күңелсез кыяфәттә утыра, үзе һаман телевизор карый) : Юк инде! Болай булмый бу! Тагын Яңа ел һәм тагын минсез генә! Һай, үләм! Нишләргә соң?! Башым тулы ахмак уйлар... Шайтан котырыгы инде бу!
Шайтан (кинәт килеп чыга һәм әкрен генә Убырлыга якынаеп, колагына пышылдый): Сылукаем, гүзәлкәем минем! Алтыным, асылкошым! Син – иң матур Кар кызы, синең чибәрлегеңне аңлатырга сүзем дә җитми минем. Әйдә минем патшалыгыма. Балда-майда гына йөздерермен, муллыкта, алтын-көмешләр эчендә генә яшәрсең, бер хәсрәтең дә булмас. Ышан миңа, йөрәк маем, минем белән югалмассың, минем Карсылуым булырсың.
Убырлы: Шәп сөйлисең инде үзең! Тик синең патшалыгыңда минем эзем дә булмаячак. Анда саргаеп үләргәме? Мин бит анда өзелгән чәчәк кебек сулачакмын. Минем урыным үле җаннар арасында түгел. Кем алдында чибәрләнергә соң анда? Синнән шәбрәге дә табылыр әле. Миңа сокланучы бер син генә түгел! (“Слышишь, отвали” җыры яңгырый) (Телевизор пультына баса, башка каналга күчерә: анда “Бананы, кокосы” биюе) Сокланудан кычкырып җибәрә: Менә сиңа мә! Вәт ичмасам матурлык! Менә бу патшалык ичмасам! Әйләнә-тирәдә бананннар, кокослар! Эсселеген генә кара син анның, барсы да каралып беткәнннәр. ( «Жара, жара» җыры яңгырый)
Убырлыны телевизор үзенә суырып ала. Ул Африкага эләгә. Ә Шайтан һаман тынычлана алмый, Убырлыны үзе белән тәмугка барырга чакыра.
Шайтан: Син бу кара адәмчекләрнең нәрсәсен таптың инде? Иң шәбе - әйдә минем белән, (хыялый рәхәтлектән күзләрен йомып): анда шундый матур, күзләр камашырлык!
Убырлы: Бар әле. Шайтан, югал күземнән!
(Шайтан Убырлыга төкерә дә китеп бара)
Убырлы карана, тирә-якта пальмалар, пальмаларда бананнар, күзне камаштырып утлар, учак яна. Бананлы пальма тирәли негрлар, Кыш бабай һәм Кар кызы утыралар, бергә җырлыйлар.
Негрлар, Кыш бабай һәм Кар кызы :
Утырабыз әле без,
Аякларыбыз бөкләп.
Утырышып торабыз,
Бананнарны күзлибез. (“Я на солнышке лежу” җыры көенә )
Кыш бабай белән Кар кызы сикереп тора да дәвам итә:
Бик тиздән бәйрәм җитә,
Безгә шатлык китерә.
Яңа ел, Яңа ел,
Безгә шатлык китерә. (“Я на солнышке лежу” җыры көенә )
Калганнар да сикерешеп тора һәм җырлый: (Кактус агачы тирәли)
Җәһәннәмдә туган кактус
Җәһәннәмдә үсә.
Беркем дә яратмый аны,
Беркем көтми аны.
Җеннең бәләкәй баласы
Кактус тирәли йөргән.
Кайчагында усал шайтан
Юртаклап йөгергән. («В лесу родилась ёлочка» көенә җырлана)
Негрлар:
Һай Кыш бабай, Кыш бабай,
Кайда соң бүләкләрең?
Кыш бабай:
Мин озак килдем,
Күп юллар үттем.
Ай, харап, харап, харап,
Шул юлларны үткәндә
Бүләкләрем җуелды,
Борыным җимерелде.
Бергәләп:
Тиздән Яңа ел җитә... (Убырлыны күреп алалар һәм шатланып):
Эшләр уңайга килә!
Убырлы (бармаклары белән Кыш бабайның аркасына шакый):
Әй, бабакай, синең Кар кызың буласым килә!
Кыш бабай (бер мизгелгә генә югалып кала, уйланып тора, аннары серле кыяфәттә бер бармагын өскә күтәреп әйтә): Бик шәп! Шулай булыр, син минем Кар кызым – яраткан оныгым булырсың!
Убырлы: Болай булгач, эш пешә!
Ниһаять, хыяллар чынга аша! (шатлыгыннан сикергәли)
Кыш бабай: Тик бер шартым бар, кадерлем! Безнең гореф-гадәрләребез буенча, сиңа бер йоланы үтәргә кирәк булачак, шуннан соң син яшь, матур, сылу кызга әйләнерсең. (читкә карап) Һәм бик тәмле Яңа ел сыена әверелерсең.
Убырлы: Ә? Нәрсә? Син нәрсә дидең?
Кыш бабай (мыгырданып кына): Аннары бергәләп сихри кичке аш оештырырбыз, дим. (усал тавыш белән) Я, син йола үтәргә әзерме?
Убырлы (шатланып): Әйе, әйе! Әзер билгеле!
(Корбан китерергә әзерлек эшләре бара. Яктылык сүрелә. Учак яна. Убырлының өстендәге сырмасын салдыралар, муенына яшелчәләрдән тезелгән төймә тагалар, тоз, борыч сибәләр, күзләрен бәйлиләр)
Убырлы: Ә күзне? Күзне нигә бәйлисез? Шайтаныма кирәкме ул?
Кыш бабай Матурлык корбаннар сорый! (Башын читкә борып) Ә син бакча карачкысына шактый ук кирәк икән әле монда!
Шайтан (килеп чыга, артыннан куган шикелле күбеккә баткан, тузгыган, үзе як-ягына карана. Убырлыны күреп ала): Әһә! (матурлана, төзәтенә башлый, учына төкереп, чәчләрен сыпыра. Әкерен генә Убырлы янына килә): Һай, сылуым минем! Чибәркәем! (башын читкә борып) Моның янында Мона Лиза чүп кенә... (Убырлыга) Нигә инде бу сиңа, Убырлыкаем! Күңелем сизә, бу кара пәриләр синең гүзәллегеңне алырга, бозым салырга, җир йөзеннән юк итәргә телиләр.
Убырлы: Тьфү! Булса да булыр икән, тагын синме бу, карт шайтан. Югал күземнән, олак моннан яхшы чакта.
Шайтан (ачуы килеп) Әй, миңа димәгәе, кал җеннәрең белән!
Җен (кинәт килеп чыгып) Мин монда!
Шайтан (ачуланып) Син дә аяк астында буталма әле!
Негрлар биюе. Убырлы янына киләләр, аны бәйлиләр һәм учак янына алып баралар, кыздырырга җыеналар.
Убырлы: Ай, һай! Пешерә! Җибәрегез мине! Мин болай уйнамыйм! Кәтлит буласым килми! Шайтан, Шайтан! Мин риза. Ал мине үзең белән. Синең Кар кызың булырмын! (“Позови меня с собой” көенә җырлый)
Ал мине үзең белән,
Җир читенә дә китәрмен.
Чакырсаң әгәр кабат,
Һич риза түгел димәмен.
Ал мине үзең белән,
Чакыр инде яннарыңа,
Ал мине үзең белән,
Китик инде әйдә бергәләп.
Ут сүнә. Күренеш алмашына. Арбага Убырлыны утыртып, арбаны төртеп Шайтан килеп чыга. (сызгыру, кычкыру, “әйдә, кызурак”, “куала” дигән тавышлар белән керәләр) Шушында ук җен-пәриләр буталып-сикергәләп йөри.
Убырлы: Әй, Шайтан, куала әйдә, кызурак, туктама!
Шайтан: Баш өсте, Убырлым! Җилдәй җитез йөгерәм, тотыныбрак утыр. (Шушында ук җен-пәриләр буталып-сикергәләп йөри).
Бер җен : Тыр –ррр!
(Шайтан кинәт туктап кала. Убырлы арбадан очып чыгып, җен-пәриләр янына килеп төшә).
Убырлы (Бәрелгән урыннарын уа-уа): Ай-һай! Шәп каршылыйсыз икән, әйтерең бармы?! (Шайтанга бармагын шартлатып) Әй! Миңа ванна кабул итәргә кирәк, аннары берәр чынаяк кофе эчәргә...
Шайтан: Җитте инде сиңа, Убырлы, кыланып торган буласың! Иң яхшысы - менә минем тугры хезмәттәшләрем белән таныш. Җәмәгать, бу – Убырлы карчык.
Убырлы (кулларын ямьсез тырпайтып, сәер тавыш белән): Мин – бөек һәм коточкыч... (йомшак, ягымлы тавыш белән) шаяртам, мин - сезнең яңа гына табадан төшкән Кар кызыгыз.
Шайтан: Яратырга һәм үз итәргә боерам!
Җен-пәриләр егылыша.
Бер җен (басып кала, селкенми дә. Кинәт кыюсыз гына убырлыга төртеп күрсәтеп): Миңа калса, ул чын түгелдер кебек күренә...
Шайтан: (Җенгә әйтеп бетерергә ирек бирми, аны бүлдереп, ягымлы тавыш белән) : Күзеңә күренгәндә чукынырга кирәк! (өстенә бара)
Җен: Һай, кирәкми, кирәкми! (кыргыйланып кычкыра) Кичерә күр, атакаем. Ни теләсәң дә эшлим. Чукындыра гына күрмә! Яшь, гөнаһысыз җанны юкка чыгарма. Җәзалый күрмә, сүз әйтергә ирек бир.
Шайтан: Ярый соң, сайрап кара!
Җен: Үземнең гаебемне юасым килә. Убырлыга үзенең матурлыгын, күз явын алырлык чибәрлеген күрсәтергә телим. (залга эндәшеп) Я, кайсыгыз миңа ярдәм итә? (Билгеле инде, берәү дә ризалашмый. Җен тезләнә һәм кызганыч тавыш белән):
Әй, мәрхәмәтле бәндәләр! Убырлының ачуыннан котылырга ярдәм итегез инде!
Һәр класстан берәр укучы сәхнәгә чакырыла.
Җен биремне аңлата: Сезнең бурычыгыз – Убырлының чын матурлыгын ачып бирү. Күзләрегезне йомган килеш, аның автопортретын ясагыз әле. Булдыралырсызмы? (Уенда катнашучылар ясыйлар).
Җен (аларның һәрберсенә барып пышылдый): “Колагын тырпайт”, “борынын кармак кебек кәкере яса” һ.б.
Убырлы (үзе дә карап йөри): Матуррак яса! ( икенчесенә) Терерәк булсын! Шәп була бу! Тырыша төш!
Убырлы (рәсемнәрне карый, иң матурын сайлап ала, көзгесен чыгарып, үзе белән чагыштыра): Менә! Булган бу! Ике тамчы су кебек үземә охшаган! Мондый эшең өчен приз сиңа! Ә калганнар ачуланмагыз, бер генә дә матур ясамагансыз сез мине.
(Шайтанга эндәшеп) Әйе-ее... Ярыйсы синең монда, яшәп карарга була. Тагы нинди хикмәтләр күрсәтерсең?
Шайтан: Нинди кызык күрсәтергә инде сиңа, Убырлыкаем? Ә, белдем! (Бармагын өскә күтәреп) Алайса, сиңа “Убырлы өчен иң шәп Яңа ел киеме” сайлыйк әле. Әйдәгез, сәхнәгә рәхим итегез! (катнашучыларны чакыра) Киемнәрен күрсәтәләр, шул арада Убырлы үзенә охшаган иң шәп киемне сайлый. (Конкурста катнашучылар арасыннан охшаганы сайлана, бүләкләр бирелә)
Убырлы Рәхмәт! Күңелем булды. Ә хәзер, Шайтан, мине көлдер. Тик мин идәндә тәгәри-тәгәри көләрлек кызык булсын!
Шайтан: Менә хикмәт! Башың түгәрәк икән! Ничегрәк көлдерим икән соң сине? (уйланып тора) .... Ярый, булдырабыз аны! Әйдәгез әле, залда минем ярдәмчеләрем бар микән? (укучыларны чакыра)
Уен-конкурс. Урындыклар тезеп, шулар тирәли биергә. Көй тукталганда утырып өлгермәүче уеннан чыга, тик киткәнче Убырлы аннан үзе теләгән биремне үтәтә (шигырь сөйләтә, әтәч булып кычкырта, табышмак әйтә һәм җавабын таптыра һ.б. ) Бию көйләре итеп төрле халыкларның милли бию көйләрен алырга мөмкин, Убырлы конкурста катнашучылар артыннан кабатларга тырыша, шуннан кызык табып көлә. Яки инде катнашучыларның биюеннән кызык табып көлә. Конкурста катнашучыларга комачаулап йөри, алар урынына утырып шаяра һ.б. Күңеле булганчы көлеп рәхәтләнә. (Конкурс тәмамлана, бүләкләр бирелә)
Убырлы (көлә-көлә эчен тотып, тәхеткә барып егыла): Уф, үләм! Көлә-көлә шартлыйм дип торам! Күптән болай рәхәтләнеп көлгәнем юк иде. Рәхмәт, Шайтан, рәхмәт! Тик барыбер биисем дә килә әле. Әйдә, бию оештыр!
(Җеннәр хороводы) Убырлы да алар белән бергә бии. Музыка тына, җеннәр, арып, кайсы кая егыла. Убырлы да хәлсезләнеп, тәхеткә үрмәли.
Әҗәлбикә (очып керә, ярсыган, тузгыган, ачулы): Әһә! Менә нәкъ син кирәк тә инде миңа, карт Шайтан! Нишләдең син? Ничек шулай булдыра алдың? (кулларын каерып тота, аягы белән дә, чалгысы белән дә бер үк вакытта җиргә сугып): Мин сине якты дөньядан юк итәм. Шайтан булуыңа карап тормам. Менә мин сиңа... (чалгысы белән селтәнә, Шайтан кыргый тавыш белән акырып җибәрә, Әҗәл чалгысын төшерә) Үз башың гына җиттеме? Берәрсе булыштымы? Кая күргәнең бар Шайтанның мәрхәмәтле булганын? (калган җеннәргә эндәшә, тегеләре башларын селкеп ризалаша).
Җеннәр (Бер-берсенә әйтешәләр): “Кайда бар бу?”, “Кайда?”, “Ничек болай?”...
Әҗәлбикә: Мине “Матурлык конкурсы”на җибәрергә?! Миңа алтын таулары вәгъдә итте: беренче урын, призлар! Имеш, чибәр кызыйны – нурсыз Әҗәлбикәне ымсындырды. Ах, хәшәрәт! (йодрыкларын селкеп) Җир йотсын үзеңне! Ничек башың җитте? Анда Көлсылу, Карсылу, Йокыга талган гүзәл ... һәм шулчак мин килеп керәм. Иң шәп киемемнән (әйләнгәләп күрсәтә), аяктан егарлык прическам белән (капюшон астыннан чыккан чәчләренә күрсәтеп): прическамның исеме генә дә ни тора - “Каберстандагы эңгер”! Сугышчан буяулардан, әй инде, тфү, бизәлгән битем белән, менә нәкъ хәзерге кебек, карагыз да сокланыгыз. (Ягымлы тавыш белән): Чыннан да, матур бит мин? (бар да сүзсез тора. Ачу белән): Матурмы, - дим бит, хәшәрәтләр?!
Җеннәр (баш кага): “Әйе”, “билгеле, билгеле”, “чибәррәк берәү дә юк”...
Әҗәлбикә Менә бит, дөрес сүзгә җавап юк! Ә тегендә мине кабул итмәделәр! Ай-һай-һай (акырып елый)... Бар да синең хакта, карт Шайтан! Тинтәк! Чүбек баш! Кирәгеңне бирәм әле мин синең!... Әй сәнә, туйдырдың син мине, бик кирәгең бар иде... (борылып китәргә җыенганда гына, тәхеттә утыручы Убырлыга күзе төшә):
Аңламадым?! Бусы нәрсә тагын? Каян килгән җен карчыгы?
Убырлы (тыныч кына кесәсеннән сүзлек чыгара, бармакларын төкрекли-төкрекли битләрне актара, эзли һәм шатланып): Әһә! Әкәмәт капчыгы! Әвен әүлиясе! Телең нәрсә әйткәнне колагың ишетсен! Булдымы? Бик беләсең килсә, мин монда бүгенге балның патшабикәсе – Кар кызы!
Әҗәлбикә: Нәрсә дидең? Кайсысының башы җитте? (җеннәр Шайтанга күрсәтә)
Җен: (Шайтанга күрсәтеп) Ул ! Ул алып килде. Яңа ел имеш, сюрприз ясый имеш. Безнең бер гаебебез дә юк. Алар үзләре сөйләшкәннәр. Безгә соң? Безгә димәгәе...
Әҗәлбикә: Беттең! Күрмәгәнеңне күрсәтәм мин синең! Син! (Шайтанга күрсәтеп) югал моннан дидем бит!
Шайтан аптырап тора.
Әҗәлбикә: Ычкын моннан диләр сиңа!
Шайтан (вак-вак адымнар белән генә чигенә. Убырлыга “воздушный поцелуй” җибәрергә һәм үзен саткан җенгә типкәләп алырга өлгерә).
Әҗәлбикә (яңадан Убырлыга борылып): Әпипәгә биетермен мин сине! Шундук акылыңа килерсең! (Убырлыга ташлана, чалгысы белән селтәнә. Убырлы “Витас” көенә чаба. Әҗәл аны куып тота, чалгысын селти. Убырлы тезләнә һәм дога укый башлый “SMASH” көе уйный)
Ут яктыра. Беренче күренештәге декорация.
Шайтан белән Кощей телевизорга текәлгәннәр дә “Кая китте соң бу Убырлы?” дигән кыяфәттә аптырап утыралар...
Убырлы боларның артына килеп керә, һаман да бертуктаусыз дога укына, битләрен сыпырына, иелә-бөгелә. Аннары күзләрен уа да, шунда ук идәнгә утыра, яңадан баса, текәлеп карый һәм телевизорга караган Шайтан белән Кощейны күрә.
Шайтан (үзара сөйләнәләр) Кая китте соң бу?
Кощей Кая юкка чыкты!
Убырлы: Их, шулай икән шул! Күрмәгәннең күрәсе килә, күргәннең качасы килә! (Шайтан белән Кощейны урыннарыннан тибеп төшерә) Эшсезләр! Әрәмтамаклар! Хәзер мин сезне! (Себеркесе белән селтәнә).
Шайтан (бер-берсен бүлдерә-бүлдерә): Ә без сиңа сюрприз әзерләдек!
Кощей Әйе, сиңа сюрприз әзерләдек!
Кыңгырау, бубен тавышлары ишетелә.
Шайтан: Кем кыңгыраулар тагылган атка утырып килә икән?
Кощей Кыш бабай түгелме соң? Әйдәгез, чакырыйк әле үзен.
Кыш бабайны чакыралар.
Кыш бабай: Исәнмесез! Үтеп барышлый сезнең тавышларыгызны ишеттем дә, керергә, бәйрәм белән котлап, күңел ачып чыгарга булдым әле. Сездә бик күңелле, җылы икән. Мөгаен сезнең хыялларыгыз бардыр? Шул турыда уйлагыз, ә мин исә таягым белән шакылдатырмын һәм Яңа елда барлык хыялларыгыз чынга ашар.
Убырлы: Рәхмәт, рәхмәт, тели белсәң – теләк, тели белмәсәң – имгәк ди, бүгенгә миңа җитеп торыр...
Кар кызы: Кыш бабай, кара әле, нинди матур чыршы тора! Аны тагын да матуррак ит, ул төрле утлар белән балкысын!
Кыш бабай: Була ул! Моның өчен барыбыз бергә “Әфсен-төфсен, чыршыдагы утлар балкып китсен!” дип әйтергә генә кирәк.
Әйтәләр. Чыршыдагы утлар кабына.
Кар кызы: Халык ышанулары буенча, Яңа елны ничек каршыласаң, ел шулай үтәчәк. Әйдәгез, алдагы ел яхшы, күңелле булсын өчен, бергәләп татарча биеп алыйк.
Барысы да бииләр.
Кыш бабай: Афәрин! Булдырдыгыз! Яңа ел сезнең өчен бик күңелле булыр. Инде мине башка урыннарда көтә торганнардыр. Мин сезгә күңелле бәйрәмнәр телим. Алдагы елда очрашканга кадәр.
Кар кызы: Менә саубуллашыр вакытлар да килеп җитте. Бәйрәмнең шулай тиз тәмамлануы бик кызганыч әлбәттә.
Кыш бабай: Тик без бәйрәмчә кәеф, шатлык хисләрен ел буена саклап калырсыз дип ышанабыз. Без саубуллашмыйбыз, бары: “Киләсе очрашуларга кадәр!” дибез.
*************


