header

Вторник, Июль 14, 2026
 
Рейтинг:   / 10
ПлохоОтлично 

ӘТНӘ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

МББУ КҮҢГӘР ГОМУМИ УРТА

 БЕЛЕМ МӘКТӘБЕ

                                                                                                              

 

 

                                                   Нинди һөнәр яхшырак

 

 

 

 

                     

                             (ТӘРБИЯ СӘГАТЕ ЭШКӘРТМӘСЕ)

          Укытучы  Шагалиева Әлфия Хәйдәровна

II кв категорияле башлангыч сыйныф укытучысы

 

2014


Илүзә.  Исәнмесез, кадерле кунаклар, без бүген төрле һөнәрләр турында сөйләшербез, безне кызыксындырган сорауларга җаваплар ишетербез. Бүген ишеткән сүзләр, киңәшләр безгә һөнәр сайларга ярдәм итәр дип ышанабыз.

Марат . Җир йөзенә кеше хезмәт итәргә килә. Хезмәт белән бөйле тормыштан ул үзенә ямь табып яши.  Кешене кеше итүче дә, яшәвенә мәгънә , көч бирүче дә хезмәт.

 Һәркем  үзенең күңеленә ошаган һөнәрне сайларга хокуклы. “Хезмәте барның,  хөрмәте бар” дип халык юкка гына әйтмәгән. Ул үзенең сайлаган һөнәре белән халыкка хезмәт итә.

Илүзә. Бакчаларда шомырт, сирень

Күпме чәчәкләрнең төрләре

Безне көтә алда төрле юллар

Көтә, дуслар, тормыш үрләре.

Марат. Дәшә серле юллар, башта төрле уйлар

Яшь йөрәктә кайный мең сорау

Алда әле – тормыш киртәсе

Күп сынаулар әле үтәсе

Максатларга әле ирешәсе

Хыялларны чынлык итәсе.

Илүзә. Җирдә кеше булу өчен

Кеше күпме юллар үтә

Ашкын, кешем, сине җирдә

Еллар көтә. Юллар көтә.

Бу юлларны һәркем үтә.

Укытучы. Укучылар, баласы булган ата-ананы, иртәме-соңмы, бер сорау борчый: улыбыз яки кызыбыз кем булыр? Кемнәрдер:”улыбыз балаларны бик ярата, мөгаен, укытучы булыр, яки кызыбыз рәсем белән мавыга, оста рәссам чыгар ахыры, яки, әтисе кебек, кырлар патшасы булыр, диләр. Гаҗәпләнесе юк, чөнки һәр ата-ана үз баласының күренекле һөнәр кешесе булуын тели. ә кем сон ул күренекле һөнәр кешесе, моны берәү дә ачык кына күз алдына китерә алмый. әйе, тормышта кайбер әйберләрне сайлап булмый. Мәсәлән, әти-әни, Ватан һ. б. ә күп әйберләрне безнең сайлау мөмкинчелегебез бар, шул исәптән һөнәрләрне дә. әйе, һөнәр сайлау – үзеңә ошаганын, җәмгыять өчен файдалысын сайлап алу, киләчәктә син гомер буе адашмыйча барачак сукмакны билгеләү җиңел түгел. Укучылар, без бүгенге очрашуда килгән кунаклар ярдәмендә үзебезне борчыган сорауларга җавап табарга тырышырбыз. Шулай итеп,”    һөнәр сайлау    - җаваплы эш дигән темага  сөйләшүебезне башлап җибәрәбез.

   Һөнәр сайлау – кеше тормышында иң мөхим мәсьәләләрнең берсе. Заман үзгәрә барган саен, тормыш яңа һөнәрләр таләп итә. Гомерлек юлны сайлау бик авыр. Бу хакта 14-15 яшЬтән үк уйлана башларга кирәк. Тора-бара яңа теләк-хыяллар барлыкка килергә мөмкин. ә инде укучыга югары сыйныфларда укыганда ук үзеңә кирәкле профиль буенча белемнәрен арттыра, ныгыта алу мөмкинлеге булганда,    дөрес профиль сайлау – иң мөһим мәсьәлә.

Профессия сайлаганда без иң элек нәрсә турында уйлыйбыз?

-          әйе, барыннан да бигрәк, теге яки бу һөнәр, эш безгә ошыймы? Безнең өчен кызыклымы ул? Без бу эшне башкарырга сәләтлеме? Аннан соң хезмәт базарында эшләр ничек торуы турында уйлыйбыз: бәлки безне кызыктырган хезмәт җәмгыятькә кирәкле түгелдер? Ул очракта эш таба алмавыбыз да бик ихтимал. Безнең карарыбызга әти-әниебез, дуслар киңәше, массакүләм мәгълүмат чаралары да йогынты ясарга мөмкин.

Беренче сорау барлык катнашучыларга да. әйтегез әле, һөнәр сайлауда нәрсәгә игътибар бирергә кирәк?

Укучы. Хезмәт базарын яхшы белергә, һөнәр турында күбрәк белем тупларга.

Укытучы.Алар турында каян белергә мөмкин?

Укучы. Укытучылардан, газета, телевизорлардан, дуслардан, туганнардан.

Укытучы. Ничек уйлыйсыз, гаиләдә әти-әниләр белән киңәшеп эшләргә кирәкме?

Укучы. әти-әни тормышны безгә караганда күбрәк белә. Алар безгә гел яхшылык кына телиләр һ.б.

Укытучы. Һөнәр сайлау тагын нәрсәләргә бәйле?

Укучы. Сәләткә, сәламәтлеккә, гаилә традицияләренә һ.б.

Укытучы. әйе укучылар, бик дөрес әйтәсез. Һөнәр сайлауда күп нәрсә әһәмияткә ия.(таблица ярдәмендә

Профессия сайлауның 5 принцибы.

-          профессия сайлау җиңел эш түгел. Аны сайлауны үз принциплары бар. Хәзер шулар белән танышып китик:

  1.       баланың шәхси кызыксынулары.(һәр бала ниндидер профессия белән кызыксынулары булырга мөмкин.)
  2.       гаилә традицияләре.(кайбер гаиләләрдә барысы да укытучы, бухгалтер, хәрби хезмәткәр, механизатор һ.б. булырга мөмкин)
  3.       баланың укудагы уңышлары.(аерым фәннән”5”легә генә укып, ул фән белән тирәнтен кызыксыну)
  4.       җәмгыять тарафыннан таләп ителүе.(җәмгыятьтә яңа һөнәрләр барлыкка килә)
  5.       укырга керү өчен мөмкинлекләр булу.(мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, югары уку йортына бер имтихан биреп кенә керү, яки вузның түләүле бүлекләрендә уку өчен финанс кыенлыклары булу)

Сез ничек уйлыйсыз: хәзер ничә төрле һөнәр бар?(җаваплар тыңлана) Соңгы елларда статистика мәгълүматлары буенча, сез башкара алырлык мең төр һөнәр булуы билгеле.

Илүзә . ә хәзер бергәләп кызыклы уен уйнап алырбыз(җилкәлектә ирләр күлмәге эленеп тора).сезгә мондый сорау: бу күлмәкне күлмәк итәр өчен, сонгы төймәсен такканчы, нинди һөнәр ияләренең хезмәте, көче кергән?(җаваплар тыңлана. Уенны сорау-җавап тәртибендә дәвам итәбез)

  1. бу күлмәкне тегү өчен башта тукыманы үлчәп кисәләр, аннан тегәләр. Бу эшне кем башкара?(тегүче)
  2. тукыма ничек барлыкка килә? Эш кем тарафыннан башкарыла?(җептән тукыйлар – тукучы)
  3. җеп ничек ясала?(йонны, мамыкны эрләп – эрләүче.)
  4. мамыкны ничек үстерәләр, нинди һөнәр ияләре бу өлкәдә хезмәт күрсәтә?(агроном, механизотор)
  5.  Безнең якларда мамык үсәме? Мамык кайсы илләрдә үсә?(җаваплар тыңлана)
  1. бу күлмәкне тегү өчен терлекче һөнәре кирәкме?

Укучы. әлбәттә. Һәр сарыктан елына 3 кг чамасы йон алына.һәр фермада 1000 баш сарык асрасалар, димәк, бер елда 3 мең кг йон җитештерелә.

Марат . Нәтиҗә ясап, санап карыйк әле. Бер күлмәкне тегү өчен ничә төр һөнәр иясе тир түккән?(тактада – һөнәр ияләре исемнәре язылган табличкалар. Барысы 6 төр)

 бу эшкә тагын нинди һөнәр ияләренең катнашы бар?

Укучылар.

-          Завод-фабрикалар салырга кирәк.(архитектор, төзүче, буяучы, балата остасы.)

-          эш кораллары, станоклар, тегү машиналары булдыру мөһим.(корыч коючы, эретеп ябыштыручы...)

-          эш кораллары ясау өчен, казылма байлыклар, ягулык кирәк.(шахтер, нефтьче, геолог.)

-          бу байлыкларны кирәкле урынга илтер өчен яхшы юллар һәм транспорт кирәк.(юл төзүче, машинист, шофер, очучы.)

-           

Илүзә. Һөнәр ияләре уңай шартларда эшләсен өчен, җылылык, яктылык,  чисталык булу мөһим. Димәк, тагын нинди һөнәр ияләренең алтын куллары кирәк?(электрик, газ операторы, җыештыручы.)

 бу сорауларны тагын дәвам итеп булыр иде. әйдәгез, шушы урында тукталыйк.

Бүген 22 төр һөнәр турында искә алдык. Гади күлмәк тегә өчен, күпме һөнәр иясенең хезмәте кирәк булуын аңладык.

Илүзә сүзне “Күңгәр “ күмәк хуҗалыгында экономист булып эшләүче Газизова Инсира апага бирәбез. Безнең класста бухгалтер, экономист профессиясен сайлаучылар шактый, шуңа күрә без без бу һөнәр турында беләсебез килә. Инсира  апа безгә үз киңәшләрен биреп китәр дип уйлыйбыз. Һөнәр сайлаганда нәрсәгә игүтибар итәргә? Кешенең бәхете һөнәргә бәйлеме? Сезне һөнәр сайлагандагы хыялыгыз тормышка аштымы? Нинди юллар белән моңа ирештегез?

 

 

Илүзә.  Беләсезме? Мин бит шофер

әйбәт эшли минем мотор

 юл яраткан кеше өчен

һәр җиртигез, һәр җир такыр

алда урам. Артта урам

армый-талмый ерак юлда

кулда рулем машинамны

 кая кирәк шунда борам

кәеф барда карап алга

кабинамда җыр сузамын

машинама шатлык төяп

дөнья кадәр җир узамын

горурланып йөримен мин

армый-талмый ерак юлда

әйтерсең лә дөнья рулен

тотырганнар минем кулга.

Марат. үскәч шофер булу, һәр малайның иң зур хыялыдыр мөгаен. Ләкин ул хезмәтнең авырлыгын, җаваплылыгын шул хезмәттә күп еллар көч куючы кеше генә әйтә ала.  Абый үзенең яратып башкарган шушы хезмәте турында безгә сөйләп китә иде.

Син үзеңнең һөнәреңне ничек күз алдына китердең?

Ул бүгенге көн таләпләренә җавап бирәме?   Чөнки базар экономикасы төп рольне уйнаган заманда һәр нәрсә исәптә булырга тиеш.

Фикерләр

-          Мин сайлаячак һөнәр яхшы түләүле булырга тиеш

-          Җәмгыятҗкә кирәкле булырга тиеш

-          Минем эшләп тапкан акчам чит илләргә барырга, матур иеп киенергә җитәрлек булырга тиеш

-          Мин гаилә белән диңгез буена ял итәргә барырга уйлыйм

-          Эшләп тапкан акчам әти-әнигә булышырга җитәрлек булырга тиеш

 А.Б. Һөнәр сайлаганда нинди кыенлыклар һәм ялгышлар булырга мөмкин дип уйлыйсыз?

- кешегә ияреп, кызыгып һөнәр сайлау. Ярый ла сәләтләрен, кызыксынуын, омтылышларын иптәшеннеке белән туры килсә. Туры килмәсә, кешегә ияреп кенә һөнәр сайлау зыян китерергә мөмкин.

- һөнәр сайларга җиттди карарга кирәк. Хезмәт базарында нинди һөнәрләргә сорау, ихтыяҗ зур, аларның киләчәге нинди- башта шуны ачыклау зыян итмәс иде.

      Күзләрегезне йомыгыз һәм уңайлы итеп утырыгыз. Кулларны учларын өскә каратып,парта өстенә куегыз. Сезнең кулларгыз җылына, һәм сез ул җылыны бөтен тәнегезгә җибәрәсез.  Аякларыгызны  әйбәтләп куегыз, аяк мускулларгызны йомшартыгыз, җылы аркага, муенга, башка менә. Сез гәүдәгезне сизмисез дә. Сезгә шундый рәхәт, җылы. Сезгә беркем дә комачауламый, сез хыялыгыз белән икәү генә.

  15 ел вакыт үткән дип уйлыйбыз.  Үзегезне  15 елдан соң эш урынында дип күз алдына китерегез. Сез нәрсә белән шөгыльләнәсез? Сезнең янда кешеләр дә йөри. Алар төрлечә киенгәннәр, сез дә бик матур итеп киенгәнсез. Ул кешеләр сезнең янга килә. Сез алар белән сөйләшәсез.

  Сезнең эш урыныгыз кайда? Сез нәрсәләр эшлисез? Сез ул эшегездән канәгатьме?

(1-2 укучы җавап бирә)


Озакламый , дусларым,

Сезгә 18 тулыр

Баш ватабыз аптырап:

Нинди һөнәр яхшырак?

Бәхәсләшеп тормагыз,

Менә мине тыңлагыз.

Сүз җаенан сезгә мин

Киңәш бирим сезгә, дим

Илгә кирәкле булу,

Яхшы теләкле булу

Илдә һөнәрле булу-

Ак бәхетләр түгелме?

Күтәренке күңелле,

Шат буласын һәрчакта,

Син хуҗасын һәр якта

Бу елгалар синеке,

син туган һәм син үскән,

Син яшәгән илнеке.

Эштән эшкә сикермә,

Сайла менә бу җирдә

Күңел сөйгән һөнәр син

Кулыңнан гөл түгәрсен

Һөнәрләрнең барасы да

Тигез кеше каршында

Күңел тарткан бер бер һөнәр

Сайла сине кешеләр

“Алтын куллы” дисеннәр.


    әйе, укучылар, сез үзегезнең булачак һөнәрегезне, тормышыгызны бик яхшы күзаллыйсыз икән. Чынлап та җәмгыятьтә үзеңне тулы канлы итеп тою өчен бүгенге заман кешесе һәр яклап белемле, хәбәрдар булырга тиеш. Булачак һөнәренне мәктәп елларында ук сайлап, үзенне шуңа яшьтән үк әзерләсәң максатка ирешергә мөмкин һәм андый кешегә тормышта үз урынын табарга җайлы булачак. Тик монда тагын бер шартны истә тотарга кирәк

Минем киңәшем шул- яраткан һөнәрләрегезне генә сайлагыз. Яраткан эшне генә бөтен күңелне биреп башкарып була. Сез мәктәпне тәмамлаган  вакыт катлаулы чорга туры килде. Ләкин әхлак, намус, вөҗдан, дуслык тугрылык төшенчәләре үз көчендә. Бер-берегезгә авыр чакта җилкәгезне куегыз, шатлыкларны бергә бүлешегез. Зур кайгы да  күп кешегә бүлгәч, кечерәеп кала. Кечкенә генә шатлык та күп кешегә тапкырлагач, зур шатлыкка әйләнә.

  Юллар гел шома һәм такыр гына булмый, сикәлтәле дә булыр. Аларны җиңел үтәргә өйрәнегез. Тирән упкыннар сезгә очрамасын. Авыр вакытта туган мәктәбегезгә, укытучыларыгызга таяныгыз. Кем генә булсагыз да кеше булып калыгыз.

У вас нет прав для создания комментариев.