header

Вторник, Июль 14, 2026
 
Рейтинг:   / 7
ПлохоОтлично 

Казан шәһәре Совет районы 20нче гимназия

“Әниемнең җылы кочагы”.

(Конкурс-концерт)

                                                                     

Хамидуллина Мәрьям Хасситулла кызы, татар теле укытучысы                                    

                                                                      

Казан 2014

1нче алып баручы:

Ана – гүя дала-

Колачы киң, йөзе кояшлы,

Ана җирдә бөтен игелекнең

Изгелекнең тугры юлдашы.

Ана булу – изгелекнең таҗы,

Дөньяда иң олы дәрәҗә!

Ана кеше бөтен баласының

Бәхетенә ача тәрәзә...

2нче алып баручы:

Исәнмесез, хөрмәтле әниләребез,балалар! Бүген без сезнең белән һәр елны билгеләп үтелә торган әниләр бәйрәменә җыелдык.

Тормышыбызга ямь бирүче иң шәфкатьле, иң мәрхәмәтле газиз кешеләребез - әниләр! Сезне бәйрәмегез белән котлыйбыз! Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер телибез, һәрвакыт шат, сөйкемле, бәхетле булыгыз!

Укучылар :

1нче укучы:  Дөньдагы иң мәрхәмәтле  кеше –

2нче укучы:   ...- ул минем кадерле әнием!

1нче укучы:   Үзе сөйкемле булу белән бергә күңеле дә матур гүзәл  ханым –

2нче укучы:   ...ул минем газиз әнкәем!

1нче укучы:   Өйне – ямьле, ризыкны тәмле итүче өлгер хуҗабикә -

2нче укучы:    ул минем алтын куллы әнкәем!

3нче укучы:   

 Көннәр буе йөгерсәм дә,

Мин армыймын.

Уку авыр булса булсын-

Зарланмыймын.

Орышсаң да кайвакытта

Еламыймын һич.

Исәнлек – саулыгың сорап,

Дога кылам :

ӘНИЕМНӘН АЕРМАСЫН

БЕРҮК , ХОДАМ!

1нче алып баручы:  

Ана !  Һәркем өчен иң изге, иң кадерле зат – бу якты дөньяга килгәч тә безне, йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, еласак, җыр көйләп юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч-дәрт бирүче, гомер буена кайгы-шатлыкларыбызны уртаклашып яшәүче газиз әниләребез.

Хәзер әниләребезне котлап җыр башкарыла.

4нче укучы: 

Син, әнием, минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

Иң кадерле кешебез син,

Сөекле әниебез.

Син булганга, без бәхетле,

Тыныч, рәхәт яшибез.

Әниләрне, әбиләрне

 Кадерлибез, зурлыйбыз.

Чын күңелдән һәммәгезне

Бәйрәм белән котлыйбыз!

1нче алып баручы:  Әниләрне котлап Рөстәм үзенең  ”Кояш гомере” җыры белән чыгыш ясады .

Укытучы :   Ә кайсыгызның әнисе чибәр дә, уңган да, өстәвенә җырга – биюгә дә оста булуын ачыкларга бүгенге бәйге ярдәм итәчәк. Хөрмәтле әниләр! Хуш киләсез , рәхим итегез! Бәйрәмнең түренә үтегез!

Конкурслар .

1.Әйдәгез, танышыйк. Исем, фамилия, һөнәрегез, яраткан шөгылегез, җырыгыз, ризыгыгыз, тормыштагы девизыгыз, кешеләрдә хөрмәт иткән сыйфатлар, хыялларыгыз турында кыскача   сөйләп бирергә. 

Хәзер сезнең өчен ________________ курайда уйный .

2.Сораулар :

1. Яраткан җырчысы .

2. Нинди төс ярата ?

3. Яраткан ризыгы.

4. Кайсы йолдызлык астында туган ?

5. Әнисе баласына ничек эндәшә?

3.Кадерле әниләр, сезнең һәрберегезнең газиз балары бар. Бала йоклатканда нинди бишек җырлары җырладыгыз икән?  Бәйгебезнең өченче туры – бишек җыры башкару.

Хәзер сезнең өчен баянда чыгыш.

4.”Укымышлы әни” конкурсы .

1) Сөембикә манарасы  ничә катлы?

2) Казанда ничә һәм нинди театрлар бар?

3) Тукай мәйданындагы һәйкәлдә шагыйрь китапны кайсы кулында тотып сурәтләнгән ?

4) Шәһәребездә татар телендә нинди  журналлар чыга ?

5) Быел нинди дөньякүләм зур вакыйгалар булды ?

Татар халык биюе.

5.Хәзер әниләребезне тапкырлыкта һәм зирәклектә дә сынап карыйк . Табышмаклар әйтешү.

Хәзер сезнең алдыгызда ___________________________ җырлый .

6.Хөрмәтле әниләр! Бүгенге бәйгенең соңгы туры – үзешчән сәнгать туры. Бу турда безнең әниләребез төрле халыкларның биюләрен башкарырга тиешләр. Без аларга имтихандагы шикелле билетлар әзерләдек. Билетларда кайсы милләт биюен башкарырга икәнлеге күрсәтелгән. Рәхим итегез, әниләр, билетларыгызны алыгыз .

Кадерле әниләребез, сезнең хөрмәткә _______________җырлый .

1нче А.Б.     

Ана һәм бала! Алар бербөтен, аерылгысыз. Кадерле әниләр! Бу бөтенлек,  бергәлек балагыз үскән саен тагын да ныгысын, бер-берегезне бер сүздән, бер караштан аңлап, бәхет-сәгадәттә яшәргә язсын.

2нче алып баручы:

Кадерле балалар! Әниләргә игътибарлы, итагатьле булыйк, кылган яхшы гамәлебез, ягымлы сүзебез белән аларны куандырып яшик. Әниләр алдында без мәңге бурычлы.

“Әниләрне рәнҗетмәгез “ шигыре .

1нче алып баручы:

“ Әнкәй – ул изге зат. Әгәр битләреңнән назлы җилләр иркәләсә, сандугач сайраулары , агач яфраклары лепердәткән авазлар, йөрәгеңә кереп, бәгыреңне өзсә, бел – бу әниең рухы булыр. Әгәр син шатлансаң, ләззәт алсаң, бәхетеңне тапсаң, бел – һәммәсе дә әниеңнең   йокысыз  төннәреннән, кайнар күз яшьләреннән, “балам, бәгырь итем” дип күргән ачы газап – михнәтләреннән. Үкенүләрем кимрәк булсын дисәң, алар  исән чакта карашларына күләгә төшермә, яхшы укуың, матур яшәвең, игелекле гамәлләрең белән сөендер.”

 “Яратыгыз “ җыры .                                                                                                    

У вас нет прав для создания комментариев.