header

Вторник, Июль 14, 2026
 
Рейтинг:   / 17
ПлохоОтлично 
 

МБОУ «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан

         (Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы  Урта Курса төп гомуми белем

             мәктәбе)

Дәрес планы -  Һөнәри эшчәнлекнең җәмгыятьтәге роле һәм һөнәрне дөрес

сайлау юллары.

Автор: Садриева Нурия Зиннуровна, учитель татарского языка и литературы I кв. категории     (Автор: Садриева Нурия Зиннуровна, I кв. категорияле татар теле     һәм әдәбияты укытучысы)   

2014 нче ел

Тема:   Һөнәри эшчәнлекнең җәмгыятьтәге роле һәм һөнәрне дөрес

             сайлау юллары.

Максат:  Укучыларга һөнәр сайлауда юнәлеш бирү,   аларны һөнәр сайлауның

             җаваплы эш икәненә төшендерү;

             Укучыларда теге яки бу һөнәргә карата кызыксыну уяту, сайларга

             теләгән һөнәр белән киңрәк танышырга ярдәм итү; җәмгыятьтәге

             ролен ачыклау;

             Хезмәткә уңай караш, белем алуга  омты­лыш, хезмәт кешесенә

             хөрмәт  тәрбияләү.

Материал: “Татар халык мәкальләре" китабы, Мәгариф-№6, 2011; №8, 2009;

             интернеттан алынган материаллар, Татар әдәбияты-9 кл,

             Р. Фәхреддин, К. Насыйри хезмәтләре.

Җиһазлау: һөнәр турында мәкальләр язылган плакатлар, анкеталар,  

             дәреслек, рәсемнәр, күренекле   якташларыбыз папкасы, китаплар,

             иншалар  күргәзмәсе,  магнитофон,  электрон күрсәтмәлек.

Техник чаралар: проектор ,интерактив такта,ноутбук, магнитофон.

Дәрес тибы: белем­нәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру, ягъни кабатлау-йомгаклау дәрес.

Метод һәм алымнар:  өлешчә эзләнү, уку мәсьәләсен кую  һәм чишү,

Рәхимовның үстерелешле укыту технологиясе (төркемнәрдә эш)

                                                                  Эпиграф:

Һөнәрле булу гәүһәрле булуга тиң.

Дәрес барышы:

I. Классны дәрескә оештыру.

II.   Төп өлеш. 

  1. 1.                   Укытучының кереш сүзе.

     - Укучылар, без бүген “Һөнәри эшчәнлекнең җәмгыятьтәге роле һәм дөрес һөнәр сайлау юллары” дигән темага сөйләшербез.

      Без яңа гасырда яшибез. XXI гасыр мәктәп тормышына да зур үзгәрешләр алып килде. Сезгә дә 9 нчы классны тәмамларга бик аз вакыт калып бара. Әлеге кат­лаулы үзгәрешләр барыгыз алдында да: “9 нчы сыйныфны тәмамлагач кая ба­рырга? Укуны кайда дәвам итәргә? Нинди һөнәр үзләштерергә?” - дигән сораулар тудырмый калмагандыр.

      Әйе, гомерлек һөнәрне сайлау бик авыр эш. Бу хакта 14-15 яшьтән үк уйлана башларга вакыт. Җылы өең, кайнар ризыгың, әти-әниең, туган авылыңнан аерылып мөстәкыйль яшәргә өйрәнгәндә сынаулар әле күп булачак.

      Бала чакта һәркайсыгыз курчак белән тәрбияче-укытучы, кәгазь битләреннән акча кисеп сатучы, ә малайлар машина белән шофер булып уйнагансыздыр. Ә инде менә бала чактагы  хыял, мавыгулар, кызыксынулар һәркемне  һөнәр сайлауга китерә. 

2. Һөнәр һәм белгечлек сүзләренең мәгънәләрен ачыклау.

    - Нәрсә соң ул һөнәр?    -  Билгеле бер әзерлек таләп иткән һәм акча кертү чыганагы булган хезмәт һөнәр дип атала.  (Табиб-һөнәр) Ягъни, кешеләрнең төп шөгыле, хезмәт эшчәнлеге.

   - Белгечлек, профессия  сүзләрен ничек аңлыйсыз?

   - Билгеле бер әзерлек, белем таләп итә торган хезмәт. 

   (Яки  теге яки бу һөнәр эчендә ке­шенең физик һәм рухи яктан көч куюны таләп итә торган таррак өлкәдә эш башкаруын белгеч­лек дип атыйлар) (теш табибы).

-          Һөнәр белән белгечлек арасында аерма бармы?

-          Бар. Белгеч булу өчен махсус уку мәҗбүри, ә һөнәрләрнең  кайберләрен

укымыйча да үзләштереп була. Мәсәлән, әтидән һ.б.

3.   Һөнәрләр нинди була?    Уен.

        Укытучы.   Мин сезгә һөнәрләр нинди була, дигән бирем бирәм. Мәсәлән, мактаулы һөнәрләр була. Тагын ниндиләрне сайлый алыр идегез? Төркемнәрдә уйлап карагыз әле.

  4. Тормыштан һәм әдәбияттан мисаллар китерү.

Укучылар чыгышы.    1 нче укучы.   Мәгърифәтче язучылар Р.Фәхреддин, З.Бигиев һәм башкалар халыкны фәкыйрьлектән чыгару өчен, аны белем, һөнәр белән коралландырырга кирәк, диләр. Әгәр һәркем белемгә, тормышын җитешле итәрлек һөнәргә ия булса, бар тапканын җилгә очырып, азып-тузып йөрмәсә, даими тырышлык күрсәтсә, ул үзен һәм гаиләсен яхшы тәэмин итә алачак, диләр алар.

  2 нче укучы. К.Насыйриның “Тәрбия китабы” ннан беренче тәрбияне тыңлап үтик әле. Бер хәким балаларга шундый әкият сөйләде. “Әй, җаннарым, угланнарым, хикәятемне ишетегез – һөнәр өйрәнегез. Дөньяның байлыгына ышанырга ярамый. Алтын-көмешләр кеше өчен хәтәрдер. Йорт-җире булган кеше өчен аның тагын бер хәтәр ягы бар: аны я карак алып китә, я утта янып бетә. Әмма һөнәр бер агым судыр, ышанычлы дәүләттер, һөнәр иясе байлыгын югалтса да кайгырмас. Әй, угыл, син дә шулай һөнәр өйрән, тәрбияле бул, белем ал”.

-          Бу хикәяттән ниләр белеп калдыгыз? Нигә К.Насыйри аны беренче

хикәят итеп алды икән?

-          Һөнәргә өйрәнергә өнди. Һөнәрле кешене бай кешегә тиңли.

Балаларны да кечкенәдән һөнәргә өйрәтергә куша.

           Нәтиҗә: Әйе, укучылар, һөнәре булган кеше үз белгәннәрен башкаларга да өйрәтә ала.

5. Һөнәр сайлау турында әңгәмә.

          Укытучы.  Яраткан һөнәреңне таба алу - үзе зур ачыш. Һөнәрләр бик күп. Кайсын гына алсак та, аларның һәрберсе җәмгыятебез өчен бик кирәкле. Һөнәре булган, кулыннан эш килгән кешенең җирдә һәрвакыт үз урыны, үз юлы, үз һөнәр җимешләре була. Нинди генә һөнәр сайласак та, без үзебезнең эшебезне җиренә җиткереп, намус белән башкарырга тиешбез. “Тырышкан табар, ташка кадак кагар” мәкале һөнәр белгән һәр кешегә туры килә. Ә хәзер һөнәр сайлау турында сөйләшеп алыйк.

-          Нинди дә булса һөнәргә ия булу өчен нәрсә эшләргә кирәк?

-          Кайсы да булса уку йортына укыр­га кереп, шул һөнәрне үзләштерергә

һәм белем турында документ - диплом алырга.

-          Дөрес. Сезнең алда иң мөһим сай­лауларның берсе - һөнәр сайлау

мәсьәләсе тора. Тагын нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк? (Кешедә теләк булырга тиеш)

     -  Шулай да, һөнәрне ничек дөрес итеп сайлап алырга соң?

6.   Экраннан сүзләрнең мәгънәләрен аңлату.

ТЕЛИМ                       БУЛДЫРАМ              КИРӘК

-          Телим сүзенең мәгънәсен ничек аңлыйсыз?

-          Иң беренче чиратта үзеңнең кем булырга теләвеңне белергә кирәк, дип

уйлыйм.

-          Беренчедән, сез үзегезнең нинди һөнәргә ия булырга теләвегезне, аның

белән ни дәрәҗәдә кызыксынуыгызны, һәвәслегегезне белергә тиеш. Димәк, сез телим сүзенә җавап бирәсез.

-          Сездә “булдырам” сыйфатлары ни дәрәҗәдә тупланган?

-          Алдыңа максат куйсаң, бар эшкә дә өйрәнергә була.

-          Икенчедән, сездә бу һөнәргә ия булу өчен кирәкле мөһим сыйфатлар –

сәламәтлек, сәләт, омтылыш һ.б. булырга тиеш.

-          “Кирәк” сүзе бүген нинди хәлдә?

-          Хәзерге вакытта кайсы һөнәрләр җитешми, шул һөнәрләрне сайларга

кирәк.

-          Өченчедән, хезмәт базарында бүген нинди һөнәрләргә ихтыяҗ зур,

шуларны исәпкә алырга кирәк. Әгәр дә әле санап киткән шушы төшенчәләрне искә алсагыз, сез үзегезгә тиешле һөнәрне сайлап ала алырсыз.

        Соңгы вакытта безнең районда да ташчыларга, электрикларга, эретеп ябыштыручыларга, штукатур- малярларга, инженер, зоотехник, ветеринар,  авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә ихтыяҗ зур. Ә икътисадчы,  юристларга кытлык юк диелә район мәшгульлек үзәгендә.

Укытучы.           Авыл хуҗалыгы, көнкүреш өчен кирәк булган һөнәрләргә безнең районда да, ягъни Арча аграр  көллиятендә дә өйрәнергә, белем алырга була. (77, 120 нче лицей  турында слайд)

7. Анкета сораулары буенча нәтиҗәләр.

8. Кеше тормышында хезмәтнең роле.

Һөнәрләр күп: кем булсаң да

Игенчеме, эшчеме?

Тик онытма бер нәрсәне:

Хезмәт бизи кешене.

-          Сез бу шигырь юлларын ничек аңлыйсыз?

          Әйе, укучылар, бары хезмәттә генә эшкә өйрәнергә була. Хезмәттә генә кешедә җыйнаклык, эштә ныклык һәм чыдамлылык кебек сыйфатлар тәрбияләнә.  Хезмәттә генә кеше юмарт, намуслы, ярдәмчел була. Кеше, нигездә, сәләтенә, белеменә, профессиональ хәзерлегенә туры килә торган эш белән шөгыльләнергә тиеш.  Борынгы бабаларыбыз да хезмәтне, шөгыльне сәләтләренә карап сайлый белгәннәр: берәүләр мичче, тимерче, калайчы булса, икенчеләре балта остасы, тегүче, читекче, умартачы гармунчы һ.б булган. Еш кына бер үк кеше берничә һөнәр үзләштергән. Өлкән буын тарафыннан тупланган мирас хезмәт аркылы яшь буынга да тапшырылган.  Шуңа күрә тегүче яки мичче, балта остасы яки читекче гаиләсендә бала туса, авылда, тагын бер тегүче яисә мичче дөньяга килде дип әйтә торган булганнар.

9. Авылдагы төрле һөнәр ияләре турында әңгәмә.

Укытучы.  Безнең авылда да  нәселләре белән бер үк һөнәрләрне

 дәвам итүчеләрне, алтын куллы осталарны  белмисезме? Мисаллар китереп карагыз әле.

            Укытучы Гайнуллина Фәния апалар.

            Мич чыгаручы   Мансур бабайлар.(Хайруллин Марс абыйлар)

            Шәл бәйләүчеләр, кәрзин үрүчеләр,  һ.б.

            Болар, нигездә, татар халкының борынгыдан килгән традицион һөнәрләре. Хезмәт традицияләрен буыннан буынга дәвам итүче династияләргә хөрмәт бүгенге көндә дә кимеми, киресенчә, арта гына бара.

Слайд. Механизатор Гыйбадуллиннар.

        Кызганычка каршы, буыннан буынга килгән нәсел һөнәрләре хәзерге вакытта кимүгә таба бара. Ә сез үзегездән өлеш кертә алыр идегезме? (Җаваплар тыңлана)

        Нәтиҗә. Аеруча авыл җирендә һәркем хуҗалыгында кирәкле барлык төр шөгыль-кәсепне эшли белергә тиеш. Ә инде игенчелеккә, терлекчелеккә  кагылышлы эш төрләрен белүне әйтеп тә торасы юк.

10.  “Һөнәр сайлау шәхси эшме?” дигән сорауга җавап эзләү.

Бу сора­уга 3 төрле караш булырга мөмкин:

1.Һөнәр сайлау-шәхси эш. Һәркемнең үз фикере бар.

2.Баланың һөнәрне дөрес сайла­вына әти-әниләр җаваплы.

3.Бу мәсьәләне хөкүмәт хәл итәргә тиеш.

(Укучыларның фикерл­әрен тыңлау).

11. Заманча һөнәрләр буенча белешмә бирү.

Нинди һөнәр яхшырак?

       Заман үзгәрә барган саен, тормыш яңа һөнәрләр таләп итә.

Укытучы. Кайбер һөнәрләр турында безнең ишеткәнебез дә булмаска мөмкин. Мәсәлән, әйтеп карагыз әле, кем ул актуарий?

      Актуарий- ул кеше гомерен озак вакытка страховкалау өлкәсендә эшләүче белгеч.

      Титестерның кем икәнлеген беләсезме?

      Титестер – чәйнең сыйфатын билгеләүче – сирәк очрый торган һөнәрләрнең берсе. Ул чәйнең сортын, сыйфатын, аның “туган җирен” билгели.

     IT –белгечлекләр .  Заманча технологияләр чорында IT –белгечлекләрнең популярлыгы шик тудырмый. Web-дизайнерлар, программалаштыруның бүгенге телен яхшы белгән, үзлегеннән өйрәнергә сәләтле система администраторлары, социаль челтәр белгечләре күп өлкәгә кирәк.

     Менеджерлар. Инглиз теленнән кергән сүз, русча управляющий, татарча идарә итүче, җитәкчелек итүче. Менеджерлар–белемле, актив кешеләр. Алар клиентлар белән уртак тел таба, тәкъдим итә торган товар-хезмәтләрен яхшы белә. Башка оешмалар белән сөйләшү-килешүләр төзи.

       Милли сувенир ясаучылар Казандагы халык сәнгате һөнәрләре лицеенда әзерләнә.   Студентларның  2013 нче елгы бөтендөнья җәйге универсиадасы якынлашкан саен, халыкка көндәлек хезмәт күрсәтү өлкәсенә караган  һөнәрләргә дә ихтыяҗ арта бара.  Әлеге уку йорты яшүсмерләрне милли кул эшләренә бушлай өйрәтә.

12. Видеосюжет күрсәтү.

13. Нәтиҗә ясау. “Уку-энә белән кое казу” . Уку – җиңел эш түгел, ул бик күп тырышлык һәм көч таләп итә.  Укучылар фикерен тыңлау.

-          Сезнеңчә, яхшы уку өчен нинди сыйфатлар кирәк?

-          ТЫРЫШЛЫК, САБЫРЛЫК, СӘЛӘТ, АКТИВЛЫК кирәк.

III. Гомумиләштерү өчен сораулар:

—            Без бүген нәрсә турында сөйләштек?

—            Һөнәрләр турында нинди яңалык белдегез?

—            Дәреснең эпиграфын тагын бер тапкыр укыгыз. Аны үз сүзләрегез белән аңлатыгыз.

—            Димәк, һөнәр сайлауның иң җаваплы эш икәнлегенә инандыкмы?

-          Дәрескә нинди гомуми нәтиҗә ясарбыз?

IV. Йомгаклау.

        Яраткан эшең булу - зур бәхет. Бу бәхет сезне дә читләтеп үтмәсен, илебезгә кирәкле кешеләр булып яшәгез. Барыгыз да мөмкинлекләрегездән чыгып, әти-әниләрегезнең теләген искә алып, тормышта кирәкле һөнәрне сайларсыз, дип ышанам.

V. Өй эше. 

Өйгә эш: “Киләчәктә кем булырга телим?” темасына инша язарга.

У вас нет прав для создания комментариев.